Бюллетень Викторина Глава Диплом Доклад |
Эчтәлек татар теленнән урта белем дәҮЛӘт стандарты |
 Скачать 0.5 Mb. |
Эчтәлек
ТАТАР ТЕЛЕННӘН УРТА БЕЛЕМ ДӘҮЛӘТ СТАНДАРТЫ Аңлатма язуы ………………………………………………………………. 4
1. Татар телен өйрәнүнең гомуми мәсьәләләре …………………………….. 5
1.1. Татар теленең педагогик функциясе ……………………………………… 5
1.2. Ана телен өйрәнү максатлары …………………………………………….. 5
1.3. Укыту предметы буларак, татар теле …………………………………….. 7
1.4. Татар теле фәненең эчтәлеге …………………..………………………….. 7 2. Татар теленнән үзгәрмә (инвариатив) белем күләме…………………….. 8
2.1. Тел системасы: фонетика, орфоэпия, орфография………………………... 8
2.2. Лексика һәм фразеология ………………………………………………….. 9
2.3. Сүз төзелеше, сүз ясалышы ………………………………………………… 10
2.4. Морфология …………………………………………………………………. 10
2.5. Синтаксис ……………………………………………………………………. 12
2.6. Телне тирәнтен белү, гамәли куллану (тыңлау, аңлау, уку һәм
сөйләү) ……………………………………..…………………………………….. 16
2.7. Дөрес язу кагыйдәләре – орфография һәм пунктуация…………………... 17 3. Укучыларның белемнәрне үзләштерү дәрәҗәсенә, осталык һәм
күнекмәләренә бердәм таләпләр …………………………………………. 18
3.1. Тел системасы, телне тирән белү буенча …………………………………. 18
3.2. Бәйләнешле сөйләм эшчәнлеге буенча …………………………………… 21 4. Укучыларның белемнәрен үзләштерү дәрәҗәсен бәяләү күрсәткечләре .. 23
4.1. Башлангыч мәктәп өчен (беренче баскыч) ………………………………… 26
4.2. Тулы булмаган урта мәктәп өчен (икенче баскыч)………………………... 31
4.3. Урта мәктәп өчен (өченче баскыч)…………………………………………. 46 ТАТАР ТЕЛЕННӘН УРТА БЕЛЕМ ДӘҮЛӘТ СТАНДАРТЫ Аңлатма язуы Тәкъдим ителә торган “Татар теленнән урта белем дәүләт стандарты” татар телендә укытыла торган урта мәктәпләр, гимназияләр, лицейлар, училищелар һәм колледжлар өчен эшләнә. Стандартта татар теле буенча урта белемнең укучы өч баскычта үзләштерергә тиеш булган минималь күләме, укучының шул күләмне үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү нормалары күрсәтелә.
Татар теленнән белем бирү күләменең үзгәрми торган варианты урта белемгә ия булу күрсәткече итеп карала.
Киметү ягына үзгәреш ясалмаса да, төрле типтагы урта уку йортлары (гимназия, лицей, училище, колледжлар), үзләренең үзенчәлекләренә туры китереп, татар теленнән бирелергә тиешле теоретик материалны берникадәр киңәйтә, бәяләү күрсәткечләрен күтәрә ала.
Татар теле тирәнрәк өйрәтелә торган сыйныфларда теоретик характердагы яңа материалларга да урын бирелергә мөмкин.
“Дәүләт стандарты”на туры китерелеп, татар теленнән программа һәм дәреслекләр төзеләчәк, укучыларның белемнәрен, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары кабул ителәчәк.
Татар теле фәне татар баласына, ана теле буларак, өч баскычта – башлангыч мәктәптә (1 – 4 нче сыйныфларда), тулы булмаган урта мәктәптә (5 – 9 нчы сыйныфларда), урта мәктәптә (10 – 11 нче сыйныфларда) укытыла.
Беренче баскычта бала ана телендә укырга, язарга өйрәтелә; сөйләмә һәм язма телдә башка фәннәрне ана телендә үзләштерергә әзерләнелә. Икенче баскычта татар теле фәне нигезендә эзлекле үстерелештәге теоретик белем бирелеп, башлангыч мәктәптә алынган белем һәм күнекмәләр тагын да ныгытылып, баланың сөйләмә һәм язма тел культурасы формалаштырыла. Өченче баскычта тел фәнендәге теоретик белемнәр, гамәли күнекмәләр тагын да тирәнәйтелә, ана телен җәмгыятьтә куллану күнекмәләре камилләштерелә.
1. Татар телен өйрәнүнең гомуми мәсьәләләре.
1.1. Татар теленең педагогик функциясе.
Белем һәм тәрбия бирү максатында, укыту татар телендә алып барыла торган башлангыч, тулы булмаган урта һәм урта мәктәпләрдә, гимназияләрдә, лицейләрдә гуманитар предметлар рәтеннән татар теленә беренчел дәрәҗәге әһәмият бирелә – татар теле төп укыту предметы буларак карала. Бу аның иҗтимагый функциясе белән дә аңлатыла: 1992 нче елның 8 нче июлендә Татарстан Җөмһүриятенең Югары Советы "Татарстан халыкларының телләре турында" Татарстан Республикасы Законын, 1994 нче елның 20 нче июлендә “Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасының дәүләт программасы”н кабул итте. Закон нигезендә, татар теле һәм рус теле Татарстан Республикасында тигез хокуклы дәүләт телләре итеп карала. Программада татар теленең татарлар һәм Татарстанда яшәүче башка халыклар арасында үзара аралашу чарасы булуын тәэмин итү максатында, төрле эшләр билгеләнде. Шул сәбәпле, бүгенге көндә татар теленең иҗтимагый функциясе тагын да киңәя, тәрбияви роле үсә.
Татар баласы исә, ана телендә тәрбия ала, үз милләттәшләре белән ара-лаша; алдагы буыннарның бай тормыш тәҗрибәсе, тарихы, гореф-гадәт-йола-лары белән таныша; фикерләү сәләтен үстерә; сөйләмә һәм язма тел культу-расын баета; уку предметларының башкаларын да ана телендә үзләштерә ала.
Боларның барысы да татар укучысын җәмгыятьнең төрле өлкәләрендә актив катнашучы шәхес буларак формалаштырырга ярдәм итә, аның акыл, эмоциональ һәм әхлакый үсешенә йогынты ясый. 1.2. Ана телен өйрәтү максатлары. Татар теленнән төзелгән дәүләт стандарты укыту программаларын төзүдә төп вариант буларак тәкъдим ителә. Анда күрсәтелгән күләмдәге белем һәм күнекмәләр өч баскычка бүлеп бирелә. Аның күләмен кыскарту ягына үзгәрешләр кертелә алмый, әмма киңәйтү мөмкинлеге бар.
Белем, осталык һәм күнекмәләрнең күләме җәмгыятебезнең иҗтимагый таләпләренә, татар тел гыйлеме үсешенә, ана теленең иҗтимагый функцияләре-нә туры китереп билгеләнә. Төп идеясе - укытуның гамәли нигездә оештыры-луы, телне тирән белү; туган тел ярдәмендә үзара иркен аңлашу, уй-фикереңне һәм хис-тойгыларыңны белдерү һ.б. Ана телен өйрәтүнең максатлары түбәндәгеләр:
1) укучыларның актив һәм пассив сүзлек запасын арттыруга, шул сүзләр-не эзлекле рәвештә куллануга игътибарны киңәйтү аша, укучының сөйләмә һәм язма телен үстерү белән беррәттән, рухи дөньясын баету, реаль чынбарлыкка карашын формалаштыру, тормыш вакыйгаларыннан хәбәрдарлыгын булдыру;
2) татар теленнән алынган теоретик материалны (тел системасын) аңлы үзләштерүне, тел фәнен яхшы белүне тәэмин итү; гамәли тел материалларын хәтердә калдырып һәм тәрбияви максатны күздә тотып, әдәбият дәресләрендә бирелгән һәм сайланган текстларны анализлауны яки язылган изложение һәм сочинениеләр өстендә уй-фикер уртаклашуларны оештыру ярдәмендә, укучыларның хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, үз-үзләрен бәяләү күнекмәләрен камилләштерү;
3) теоретик материалларны үзләштерү һәм текст өстендә эшләү күнекмәләрен камилләштерү барышында, укучыларның гомуми белем дәрәҗәсен үстерү; информация чыганакларыннан кирәкле мәгълүматларны таба белергә өйрәтү;
4) укучыларда китап (дәреслек) белән эшләү, конспектлар төзү, белешмә әдәбияттан (сүзлекләрдән, фәнни чыганаклардан) дөрес файдалану күнекмәләре булдыру;
5) укучыларның бәйләнешле сөйләм культурасын үстерү өчен, сөйләмне кабул итү, сөйләмнән урынлы файдалану осталыгы (уку, сөйләү, тыңлау, аңлау, язу, сөйләшү, аралашу) күнекмәләрен формалаштыру.
1.3. Укыту предметы буларак татар теле. Татар теле – гуманитар предметларның берсе һәм иң мөһиме санала. Ул сөйләм эшчәнлеге, теоретик материалларны үзләштерү һәм ныгыту өчен кирәкле гамәли материалларны (сүз, җөмлә, күнегүләр, төрле стильләргә караган әсәрләрдән китерелгән өзекләр һ.б.); татар теле гыйлеменнән тәкъдим ителгән теоретик материалларны – тел системасын (лексика, фразеология, фонетика, орфоэпия, морфология, сүз ясалышы, синтаксис һ.б.) үз эченә ала.
Укучының сөйләмә һәм язма тел культурасын формалаштыру – ана телен өйрәтүнең төп максаты.
Төп максатка ирешү өчен, телне рефлектик үзләштерү генә җитми, бәлки телгә өйрәтүне аңлы рәвештә эзлекле оештыру кирәк. Моның өчен тел системасы ярдәмгә килә: сөйләмә һәм язма формалардагы тел фактлары фәнни яктан нык эшкәртелгән законнар – грамматик аңлатма, билгеләмә һәм кагыйдәләр җирлегендә үзләштерелә.
Белем бирү һәм аны үзләштерүнең шундый системасы укучыларның татар теленнән белем дәрәҗәсен, сөйләм осталыкларын һәм күнекмәләрен бердәй бәяләү нормаларына таянып тикшерергә мөмкинлек бирә.
Татар теленнән белем системасының зур әһәмияте истә тотылып, стандартта алар билгеле бер тәртиптә бирелә. 1.4. Татар теле фәненең эчтәлеге. Мәктәптә татар теле мөстәкыйль уку предметы, аңа гуманитар предметлар рәтеннән беренчел дәрәҗәдәге әһәмият бирелә; ул ана телендә укытыла торган башка предметларны өйрәнү теле дә, укучының рухи дөньясын формалаштыруның көчле чарасы да. Ана теле ярдәмендә укучы буыннар тәҗрибәсе белән тупланган мәдәният һәм сәнгать кыйммәтләре белән таныша, алардагы уңай сыйфатларны үзләштерә.
Татар теленнән төзелгән дәүләт стандартында укучыларның бәйләнешле сөйләм һәм язма тел культурасын, тулы грамоталылыгын тәэмин итү өчен, ана теленнән иң кирәкле минималь теоретик белем тупланмасы гына китерелә. Анда мәктәптә уку чорында үзләштереләчәк тел системасының бүлекләре күрсәтелә. Алар:
1) тел системасы: туган тел турында кереш, лексика, фразеология, фонетика, орфоэпия һәм орфография, сүз составы һәм сүз ясалышы, грамматика (морфология һәм синтаксис);
2) сөйләм эшчәнлеге: ана телендә бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре; бәйләнешле сөйләм төрләре, тип һәм формалары;
3) тулы грамоталылыкны тәэмин итүнең иң катлаулы өлеше буларак, дөрес язу кагыйдәләре – орфография һәм пунктуация. 2. Татар теленнән үзгәрмәс (инвариатив) белем күләме.
2.1. Тел системасы, телне дөрес тою һәм тирән белү.
Тел турында. Җәмгыятьтә телнең роле. Татар теле, аның башка телләр арасында тоткан урыны.
Татар теле турында галимнәр, язучылар һәм шагыйрьләр әйткән фикерләр; туган тел турында мәкаль һәм әйтемнәр.
Тел белеме – тел турындагы фән. Күренекле тел галимнәре. Тел белеме фәненең төп бүлекләре. Фонетика. Орфоэпия. Авазлардан торган сүзләр – уй-фикер белдерүнең төп формасы. Басым, интонация. Әйтелеше ягыннан укучының үз сөйләмен һәм чит кешенекен бәяли алуы.
Фонетиканың өйрәнү предметы. Хәреф һәм аваз төшенчәсе.
Сузык авазлар. А, а хәрефе һәм [а] авазы. Ә, ә хәрефе һәм [ә] авазы. Я, я хәрефе һәм [й + а], [й + ә] авазлары. У, у хәрефе һәм [у] авазы. Ү, ү хәрефе һәм [ү] авазы. Ю, ю хәрефе һәм [й + у], [й + ү] авазлары. О, о хәрефе һәм [о] авазы. Ө, ө хәрефе һәм [ө] авазы. Ы, ы хәрефе һәм [ы] авазы. Э, э хәрефе һәм [э] авазы. Е, е хәрефе һәм [й + ы], [й + э] авазлары. И, и хәрефе һәм [и] авазы. Татар сүзләрендә сузыклар гармониясе (сингармонизм законы).
Тартык авазлар. Тартык авазларның яңгыраулыкта яки саңгыраулыкта ярашуы. П, п хәрефе һәм [п] авазы. Б, б хәрефе һәм [б] авазы. Ф, ф хәрефе һәм [ф] авазы. В, в хәрефе һәм [в], [w] авазлары. К, к хәрефе һәм [къ], [к] авазлары. Г, г хәрефе һәм [гъ], [г] авазлары. Т, т хәрефе һәм [т] авазы. Д, д хәрефе һәм [д] авазы. Ч, ч хәрефе һәм [ч] авазы. Җ, җ хәрефе һәм [җ] авазы. Ш, ш хәрефе, [ш] авазы. Ж, ж хәрефе һәм [ж] авазы. С, с хәрефе һәм [с] авазы. З, з хәрефе һәм [з] авазы. Х, х хәрефе һәм [х] авазы. Һ, һ хәрефе һәм [һ] авазы. Й, й хәрефе һәм [й] авазы. Л, л хәрефе һәм [л] авазы. Р, р хәрефе [р] авазы. [ , ] (хәмзә) авазы.
Борын авазлары. М, м хәрефе һәм [м] авазы. Н, н хәрефе һәм [н] авазы. ң хәрефе һәм [ң] авазы.
Тавышсыз хәрефләр. ь, ъ.
Иҗек. Сүз басымы. Сүзләрнең язылыш һәм әйтелеш үзенчәлекләре. Логик басым. 2.2. Лексика һәм фразеология.
Сүз – телнең төп берәмлеге. Сүзнең фикер формалаштыру һәм хис-тойгы белдерү вазифасы.
Татар теленең сүзлек составы. Сүз байлыгын тулыландыру һәм баету юллары. Диалектлар һәм диалектизмнар.
Туган телнең үз сүзләре һәм алынмалар.
Сүзнең төп һәм күчерелмә мәгънәләре. Сүзнең күпмәгънәлелеге. Синонимнар. Антонимнар. Омонимнар.
Сөйләм стильләре.
Фразеологик берәмлекләр; аларның лексик мәгънәсе, төрле сөйләм стильләрендә кулланылышы һәм сөйләмдәге төп вазифалары.
Төрле типтагы сүзлекләр, алардан файдалану. 2.3. Сүз төзелеше. Сүз ясалышы.
Сүз ясалышы – телнең сүзлек байлыгын өзлексез тулыландыручы төп чыганак.
Сүз төзелеше.
Сүзнең мәгънәле кисәкләре.
Мәгънәле кисәкләренә нигезләнеп, сүзнең лексик һәм грамматик мәгънәләрен ачыклау.
2.4. Морфология.
Морфологиянең өйрәнү предметы.
Сүз төркемнәре турында төшенчә, сүз төркемләүнең төп принциплар.
Исем. Ялгызлык һәм уртаклак исемнәр. Исемнең ясалышы буенча төрләре (тамыр, ясалма, парлы, кушма, тезмә, кыскартылма исемнәр). Исемнең сан белән төрләнеше. Исемнең тартым белән төрләнеше. Исемнең килеш белән төрләнеше. Исемнәргә морфологик анализ ясау. Исемнең җөмләдә кулланылышы. Исемнәргә морфологик-синтаксик анализ ясау. Исемнең төзелешен тикшерү. Антоним, синоним, омоним исемнәр.
Сыйфат. Сыйфатның ясалышы буенча төрләре (тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә сыйфатлар). Сыйфат дәрәҗәләре. Синоним, антоним сыйфатлар. Сыйфатка морфологик анализ ясау. Сыйфатның җөмләдә кулланылышы. Сыйфатларга морфологик-синтаксик анализ ясау. Сыйфатның исемләшүе. Исемләшкән сыйфатка морфологик һәм морфологик-синтаксик анализ ясау. Сыйфатның төзелешен тикшерү.
Сан. Гарәп һәм рим цифрлары. Санның ясалышы буенча төрләре (тамыр, кушма, парлы, тезмә саннар). Сан төркемчәләре (микъдар, тәртип, бүлем, җыю, чама саннары). Санга морфологик анализ ясау. Санның җөмләдә кулланылышы. Саннарга морфологик-синтаксик анализ ясау. Санның исемләшүе. Исемләшкән санга морфологик һәм морфологик-синтаксик анализ ясау. Санның төзелешен тикшерү.
Рәвеш. Рәвешнең ясалышы буенча төрләре (тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә рәвешләр). Рәвеш төркемчәләре (саф, күләм-чама, охшату-чагыштыру, вакыт, урын, сәбәп-максат рәвешләре). Рәвешләргә морфологик анализ ясау. Рәвешләрнең җөмләдә кулланылышы. Рәвешләргә морфологик-синтаксик анализ ясау. Рәвешнең төзелешен тикшерү. Синоним, антоним рәвешләр.
Алмашлык. Алмашлык төркемчәләре (зат, тартым, күрсәтү, сорау, билгеләү, билгесезлек, юклык алмашлыклары). Алмашлыкка морфологик анализ ясау. Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы. Алмашлыкларга морфологик-синтаксик анализ ясау. Синоним, антоним алмашлыклар.
Фигыль. Фигыльнең төрчемчәләре (боерык, хикәя, шарт, сыйфат, хәл, исем, инфинитив фигыльләр. Фигыльнең барлык, юклык формалары. Фигыль юнәлешләре. Затланышлы фигыльләр. Затланышлы фигыльләргә морфологик анализ ясау. Затланышлы фигыльләрнең җөмләдә кулланылышы. Затланышлы фигыльләргә морфологик-синтаксик анализ ясау. Затланышсыз фигыльләр. Затланышсыз фигыльләргә морфологик анализ ясау. Затланышсыз фигыльләрнең җөмләдә кулланылышы. Затланышсыз фигыльләргә морфологик-синтаксик анализ ясау. Синоним, антоним фигыльләр.
Бәйләгеч сүз төркемнәре (теркәгеч, бәйлек). Теркәгеч һәм бәйлекләрнең җөмләдә кулланылышы.
Модаль сүз төркемнәре. Кисәкчәнең төрләре, язылышы. Кисәкчәләрнең җөмләдә кулланылышы.
Модаль сүз. Модаль сүзләрнең төркемчәләре. Ымлык. Ымлыкларның төркемчәләре. Ымлыкларның җөмләдә кулланылышы.
Ияртем. Ияртемнәрнең төркемчәләре. Ияртемнәрдән ясалган фигыльләр. 2.5. Синтаксис. Сөйләм төзелешен өйрәнә торган фән буларак синтаксис. Сөйләмдә сүзләрне, җөмләләрне үзара бәйләү.
Тел һәм сөйләм. Сөйләмнең фикерне формалаштырудагы, фикерне тыңлаучыга җиткерүдәге роле. Сөйләм берәмлекләре. Сөйләмнең аерылгысыз элементы буларак интонация. Җөмләдә сүз тәртибе, сүз тәртибенең роле.
Сүзләр бәйләнеше. Тезүле һәм ияртүле бәйләнешләр. Ияртүле бәйләнешнең төрләре, аларның сөйләм оештырудагы роле.
Сүзтезмә. Сүзтезмәнең номинатив функциясе, төзелеше, төрләре һәм мәгънәләре. Сүзтезмәдә бәйләүче чаралар.
Сөйләмнең төп берәмлеге буларак җөмлә. Җөмлә турында төшенчә. Җөмләнең хәбәр итү һәм чынбарлыкка мөнәсәбәт белдерү функциясе. Җөмләнең грамматик нигезе.
Җөмлә. Гади җөмлә. Ике составлы һәм бер составлы җөмләләр. Җәенке һәм җыйнак җөмләләр. Тулы һәм ким җөмләләр. Хикәя, сорау, боеру, тойгылы җөмләләр.
Җөмлә кисәкләре. Җөмләнең баш кисәкләре. Ия, аның төп билгеләре, белдерелүе, мәгънәләре. Хәбәр, аның төп билгеләре, белдерелүе, мәгънәләре. Ия белән хәбәр арасына сызык кую очраклары.
Иярчен кисәкләр. Аергыч, тәмамлык, хәлләр, аныклагыч, аларның төп билгеләре, белдерелүләре һәм мәгънәләре.
Җөмләнең модаль кисәкләре – эндәш һәм кереш сүзләр, алар янында тыныш билгеләре.
Җөмләнең аерымланган кисәкләре, алар янында тыныш билгеләре.
Җөмләнең тиңдәш кисәкләре, алар янында тыныш билгеләре.
Гомумиләштерүче сүзләр, алар янында тыныш билгеләре.
Кушма җөмлә. Кушма җөмлә турында төшенчә. Кушма җөмләнең тезелеше ягыннан төрләре.
Тезмә кушма җөмлә. Теркәгечле тезмә кушма җөмләләр. Теркәгечле тезмә кушма җөмләдә бәйләүче чаралар. Теркәгечле тезмә кушма җөмләдә тыныш билгеләре.
Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә бәйләүче чаралар. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә тыныш билгеләре.
Иярченле кушма җөмлә. Аналитик һәм синтетик иярченле кушма җөмләләр. Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре.
Иярчен ия җөмлә. Аналитик иярчен ия җөмлә. Аналитик иярчен ия җөмләдә бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре. Аналитик иярчен ия җөмләгә синтаксик анализ ясау.
Иярчен хәбәр җөмлә. Аналитик иярчен хәбәр җөмлә. Аналитик иярчен хәбәр җөмләдә бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре. Аналитик иярчен хәбәр җөмләгә синтаксик анализ ясау.
Иярчен тәмамлык җөмлә. Синтетик һәм аналитик иярчен тәмамлык җөмләләр. Синтетик һәм аналитик иярчен тәмамлык җөмләләрдә бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре. Аналитик һәм синтетик иярчен тәмамлык җөмләгә синтаксик анализ ясау.
Иярчен аергыч җөмлә. Синтетик һәм аналитик иярчен аергыч җөмләләр. Синтетик һәм аналитик иярчен аергыч җөмләләрдә бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре. Аналитик һәм синтетик иярчен аергыч җөмләгә синтаксик анализ ясау.
Иярчен хәл җөмләләр.
Иярчен вакыт җөмлә. Синтетик һәм аналитик иярчен вакыт җөмләләр. Синтетик һәм аналитик иярчен вакыт җөмләләрдә бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре. Аналитик һәм синтетик иярчен вакыт җөмләгә синтаксик анализ ясау.
Иярчен урын җөмлә. Синтетик һәм аналитик иярчен урын җөмләләр. Синтетик һәм аналитик иярчен урын җөмләләрдә бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре. Аналитик һәм синтетик иярчен урын җөмләгә синтаксик анализ ясау.
Иярчен рәвеш җөмлә. Синтетик һәм аналитик иярчен рәвеш җөмләләр. Синтетик һәм аналитик иярчен рәвеш җөмләләрдә бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре. Аналитик һәм синтетик иярчен рәвеш җөмләгә синтаксик анализ ясау.
Иярчен күләм җөмлә. Синтетик һәм аналитик иярчен күләм җөмләләр. Синтетик һәм аналитик иярчен күләм җөмләләрдә бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре. Аналитик һәм синтетик иярчен күләм җөмләгә синтаксик анализ ясау.
Иярчен сәбәп җөмлә. Синтетик һәм аналитик иярчен сәбәп җөмләләр. Синтетик һәм аналитик иярчен сәбәп җөмләләрдә бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре. Аналитик һәм синтетик иярчен сәбәп җөмләгә синтаксик анализ ясау.
Иярчен максат җөмлә. Синтетик һәм аналитик иярчен максат җөмләләр. Синтетик һәм аналитик иярчен максат җөмләләрдә бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре. Аналитик һәм синтетик иярчен максат җөмләгә синтаксик анализ ясау.
Иярчен шарт җөмлә. Синтетик һәм аналитик иярчен шарт җөмләләр. Синтетик һәм аналитик иярчен шарт җөмләләрдә бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре. Аналитик һәм синтетик иярчен шарт җөмләгә синтаксик анализ ясау.
Иярчен кире җөмлә. Синтетик һәм аналитик иярчен кире җөмләләр. Синтетик һәм аналитик иярчен кире җөмләләрдә бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре. Аналитик һәм синтетик иярчен кире җөмләгә синтаксик анализ ясау.
Иярчен аныклагыч җөмлә. Аналитик иярчен аныклагыч җөмлә. Аналитик иярчен аныклагыч җөмләдә бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре. Аналитик иярчен аныклагыч җөмләгә синтаксик анализ ясау.
Иярчен җөмләләрнең синонимлыгы.
Катлаулы төзелмәләр.
Катлаулы кушма җөмлә. Күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә. Күп тезмәле катлаулы кушма җөмләләрдә бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре. Күп тезмәле катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау.
Күп иярченле катлаулы кушма җөмлә. Күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрнең төрләре.
Тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә. Тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрдә бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре. Тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау.
Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә. Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрдә бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре. Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау.
Бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә. Бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрдә бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре. Бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау.
Берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә. Берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрдә бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре. Берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау.
Катнаш кушма җөмлә. Катнаш кушма җөмләләрдә бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре. Катнаш кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау.
Тезем. Теземнең төзелеше. Теземдә санау һәм нәтиҗә бүлекләре. Теземнең интонацион үзенчәлекләре. Анда тыныш билгеләре.
Туры сөйләм. Туры сөйләмнең төп үзенчәлекләре. Кыек сөйләмнең тел үзенчәлекләре. Чит сөйләмле текст турында төшенчә. Туры сөйләмдә тыныш билгеләре. Туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерү. 2.6. Бәйләнешле сөйләм эшчәнлеге. Тел фәнен һәм лингвистиканы тирәнтен белү (аңлау, тыңлау, уку һәм сөйләү). Сөйләм.
Сөйләм – тел чаралары ярдәмендә формалашкан аралашу ысулы. Аралашу өчен кирәкле төп шартлар: сөйләүче, тыңлаучы, сөйләм-предметы, сөйләү сәбәбе (мотивы) һәм уртак тел.
Сөйләм төрләре: формалары буенча – сөйләмә һәм язма; аралашу процессында сөйләүче белән тыңлаучының икесе дә яки тик сөйләүче генә катнашуына карап диалогик һәм монологик сөйләмнәр.
Процесс буларак сөйләм – сөйләм эшчәнлеге, аның нәтиҗәсе буларак текст. Сөйләм эшчәнлегенең төрләре – тыңлау, аңлау, сөйләү, уку һәм язу; фазаларын аралашу шартларын һәм сөйләм предметын белү, фикерне әйтү программасын төзү, шул программаны тормышка ашыру; нәтиҗәсен тикшерү.
Сөйләм культурасы: орфоэпик нормаларны саклап, мөмкин кадәр җыйнак һәм образлы итеп сөйләү, бер тема эчендә читкә китмичә сөйли алу осталыгы, диалогик сөйләмнән актив файдалану (игътибар белән тыңлау һәм дөрес җавап кайтару...).
Текст. Аның төп билгеләре – тема һәм төп уй; фикер агылышы – "сөйләм предметы" һәм "сөйләм яңалыгы" текстның абзацларга бүленеше һәм төзелеше (баш өлеше, урта өлеш, ахыргы өлеш); гади һәм катлаулы планнар; тексттагы җөмлә һәм абзацларның үзара бәйләнү ысуллары һәм чаралары.
Сөйләм стильләре язма һәм сөйләмә стиль, функциональ стильләр: 1) матур әдәбият стиле һәм аның лексик һәм грамматик үзенчәлекләре; 2) вакытлы матбугат теле һәм аның үзенчәлекләре; 3) фәнни стиль һәм аның үзенә хас сыйфатлары; 4) эш кәгазьләре стиле; 5) эпистоляр стиль һәм аның тел тарихында тоткан урыны.
Сөйләм типлары – хикәяләү, тасвирлау (сыйфатлама), фикер йөртү һәм аларның үзенчәлекләре, телдә кулланылышы.
|
|
|