Главная страница
Бюллетень
Викторина
Глава
Диплом
Доклад

Эчтәлек татар теленнән урта белем дәҮЛӘт стандарты



Скачать 0.5 Mb.
НазваниеЭчтәлек татар теленнән урта белем дәҮЛӘт стандарты
страница2/4
Дата22.04.2016
Размер0.5 Mb.
ТипДокументы
1   2   3   4

2.7. Дөрес язу кагыйдәләре – орфография һәм пунктуация.

Кешелек җәмгыятендә язма сөйләмнең әһәмияте. Аның грамоталы булуы фикерләрне тиз һәм төгәл аңларга ярдәм итүе. Сүзләрне ачык һем башкалар танырлык итеп язу кирәклеге.

Язуда аваз хәрефләрен дөрес куллану, сүзләрне орфографик принципларга нигезләнеп язу.

Орфографик принципларны белү: I) татар теле өчен төп принцип – фонетик принцип һәм аның үзенчәлекләре; 2) морфологик принцип;

3) график принцип һәм аның кулланылышы; 4) тарихи (традицион) прин­цип.

Тыныш билгеләре. Аларны язма сөйләмдә тоткан рольләрне. Татар телендә файдаланыла торган тыныш билгеләре – кызыл юл (искәрмә рәве­шендә тыныш билгеләренең бер төре итеп карала), нокта, нокталы өтер, ике нокта, күп нокта, сызык, куш тырнаклар, квадрат җәяләр, өндәү билгесе һәм сорау билгесе. Синтаксик күренешләргә хас (гади һәм кушма җөмләләр ахырында, тиңдәш кисәкләр, модаль кисәкләр, туры сөйләм, кушма җөмләләр эчендә, тезем...) тыныш билгеләре, аларның рольләре, куштырнакларның кулланылышы.
3. Укучыларның белемнәрне үзләштерү дәрәҗәсенә, осталык һәм күнекмәләренә бердәм таләпләр.
Татар теле курсы, нигездә, 5-9 нчы сыйныфларда тәмамлана. Шуңа, күрә 9 нчы сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсенә, формалашкан осталык һәм күнекмәләренә булган таләпләр санап күрсәтелә.

3.1. Тел системасы. Телне тирән белү буенча.
Фонетика һәм орфоэпиядән.

Әдәби телдә дөрес сөйләү кагыйдәләрен үзләштерү; беренче иҗек­ләрдә |а| авазын, шулай ук татар теленең үзенчәлекле авазларын (|къ|, |гъ|, |w|, |җ|, |һ|, |ң|) дөрес әйтү; басымсыз иҗекләрдә һәм ике сүз арасында сузыклар кыскару очракларын, ике сузык арасында |къ|, |гъ| һәм |п| – тартыкларының яңгыраулашуын норма буларак гамәли үзләштерү. Сингармонизм законын дөрес файдалану. Төрле телләрдән кергән алынма сүзләрне дөрес итеп әйтү. Дөрес интонация белән сөй­ләү; сүз басымын, логик басымны һәм фраза басымын дөрес кую. Кыскасы шул: укучылардан әдәби тел нормалары нигезендә дөрес сөйләү таләп ителә.

Графика һәм орфографиядән.

Алфавитны истә калдыру. Хәреф белән авазны бер-берсеннән аера белү; хәрефләрнең исемен белү һәм аларны дөрес язу, сүздәге орфограммаларны аеру.

Орфографик принцип үзенчәлекләрен белү; шуларга нигезләнеп, сүзләрне дөрес язу, бигрәк тә кушма, ясалма, парлы, тезмә һәм кыскартылма сүзләрнең дөрес язылышын аңлата алу; төрле сүзлекләрдән – беренче чиратта орфографик сүзлектән кирәгенчә файдалана белү; үз хата­ларын төзәтү күнекмәләренә ия булу.

Лексика һәм фразеологиядән.

Сүзлек составында татар теленең үз сүзләрен, башка телләрдән кергән алынма сүзләрне; төрле тармакка караган сүзләрне аера белү, алардан урынлы файдалану. Синоним, антоним һәм омонимнарның үзенчәлекләрен белү.

Аңлатмалы сүзлек. Фразеология һәм синонимнар, шулай ук башка төр сүзлекләрдән нәтиҗәле файдалану.

Укучының үз сөйләмен һәм чит кеше сөйләгәннәрне сүз һәм фразео­логик берәмлекләрне төгәл, стилистик яктан урынлы кулланылуы ягыннан бәяли алуы.
Сүз төзелеше һәм ясалышы буенча.

Сүзнең мәгънәле кисәкләре. Мәгънәле кисәкләренең төп билгеләрен, та­мыр һәм нигез сүзләрне, шулай ук кушымчаларны һәм аларның функцияләре буенча төрләрен аера белү; сүзләрне мәгънәле кисәкләргә тарката белү күнекмәләренә ия булу.

Сүз ясалышы төрләрен белү; сүз ясалышы белән форма ясалышы арасында аерманы аңлату.
Морфологиядән.

Сүзләрне төркемләү принципларын аңлата алу; һәр сүз төркеменең төп билгеләрен, төрләнешен, төркемчәләрен (сыйфатта – дәрәҗәләре, ясалышы һәм дөрес язылышын, җөмләдәге хезмәтен белү. Фигыльнең аеру­ча катлаулы сүз төркеме булуын аңлау, затланышлы һәм затланышсыз фигыльләргә хас үзенчәлекләрне аңлата алу. Морфологик яктан сүзләр­не иркен тикшерә алу күнекмәләренә ия булу. Сөйләмдә сүз төркемнәрен дөрес куллану.
Синтаксистан.

Синтаксисның нәрсәгә өйрәтүен, сөйләм берәмлекләрен белү; сөйләмдә сүзләр бәйләнешен һәм аларны формалаштыру чараларын үзләштерү.

Сүзтезмә һәм җөмлә билгеләрен белү һәм аларны мисаллар белән дәлилли алу.

Гади һәм кушма җөмләләрне бер-берсеннән аера белү; әйтелү мак­сатыннан чыгып, җөмлә төрләрен (хикәя, сорау, боеру җөмләләрне), шу­лай ук тойгылы җөмләне белү аларны дәрес интонация белән укый (әйтә) алу.

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен, аерымланган иярчен кисәкләр­не, тиңдәш кисәкләрне, эндәш һәм кереш сүзләрне тану, аларга хас үзенчәлекләрне мисаллар өстендә аңлата алу.

Тезмә кушма җөмлә һәм шулай ук иярченле кушма җөмләләрнең төзе­леше һәм мәгънәсе ягыннан төрләрен, аларга хас бәйләүче чараларны аңлату; кушма җөмләләрнең өлешләре арасында тыныш билгеләрен дөрес кую, аларны дөрес интонация белән уку (әйтү) күнекмәләренә ия булу.

Катлаулы төзелмәләрне һәм теземне гамәли рәвештә үзләштерү, һәм дөрес интонация белән укый белү.

Туры һәм кыек сөйләмне, аларга хас интонация һәм тыныш билгелә­рен үзләштерү.

Текстны җөмләләре ягыннан тикшерә алу, аерым җөмләләргә тулы синтаксик анализ ясый белү: җөмләнең төре (гади яки кушма; хикәя, сорау һәм боеру җөмлә яки тойгылы җанла; җыйнак яки җәенке, ике яки бер составлы, тулы яки ким җөмләләр; җөмлә кисәкләре – ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл, аныклагыч; башка синтаксик күренешләр – эн­дәш һәм кереш сүзләр, җөмләнең тиңдәш кисәкләре...
Пунктуациядән.

Тыныш билгеләренең мәгънә ачыклыгы өчен бик кирәкле чара булуын төшенү һәм шуны мисаллар өстендә аңлата алу.

Җөмлә ахырында; кушма җөмлә, катлаулы төзелмә элешләре арасында тыныш билгеләрен дөрес кую һәм шуларга аңлатма бирә алу.

Җөмлә кисәкләре арасында (ия белән хәбәр арасында сузык), җөмлә­нең аерымланган кисәкләре (аныклагыч һәм хәлләр), модаль кисәкләр (эндәш сүзләр, кереш сүз һәм кереш җөмләләр), тиңдәш кисәкләр; ымлык һәм аваз ияртемнәре, шулай ук әйе һәм юк сүзләре янында тиешле тыныш билгеләрен дөрес кую.

Куштырнакларның куелу очракларын (диалог формасында язылмаган туры сөйләмне аеру; китап, газета, журнал һәм төрле оешма исем­нәрен белдерү, ия гадәти мәгънәсеннән башкачарак мәгънә белдергән сүз­ләрне сиземләтү өчен) гамәли рәвештә белү; шулай ук күп ноктаның роле (текст яки абзац башында – дәвамы булуын, текст эчендә – төшереп кал­дырылган сүз яки җөмлә булуын, текст азагында сөйләмнең әйтелеп бетмәвен күрсәтү өчен) аңлау.

Шартлы рәвештә тыныш билгесе буларак карала торган кызыл юлның ролен аңлата алу.

3.2. Бәйләнешле сөйләм эшчәнлеге буенча.
Сөйләм эшчәнлеге – сөйләү, уку, тыңлау, аңлау (шартлы рәвештә) һәм язу тел фәненнән алган белемнәрне тирән белү белән тыгыз бәйлә­нештә карала. Шуңа нигезләнеп, укучыларның уй-фикерләрен сөйләм һәм язма формада кабул итүләренә, белдерү һәм тапшыра алуларына тү­бәндәге таләпләр куела:

Таныш һәм әлегәчә таныш булмаган әдәби, публицистик һәм фәнни стильдәге текстларны тиешле темпта аңлап уку күнекмәләренә ия булу. Тавыш белән уку, яттан өйрәнелгән өзек һәм шигырьләрне сөйләү тех­никасын үзләштерү, шулай ук эчтән укып аңлау күнекмәләрен камилләш­терә бару. Текстның эчтәлеген текстка якын итеп, берникадәр киңәйтеп яки кыскартып сөйли, язма формада бирә алу; төп уйны аңлау.

Текстка анализ ясау осталыгы һәм күнекмәләренә ия булу: аның те­масы, сөйләм тере, төп уе; абзац һәм җөмләләрнең үзара бәйләнеш чара­лары…

Тәкъдим ителгән тема чикләрендә сөйләмә һәм язма формада текст төзү. Бу эш тере грамматик биремле дә була. Конкрет темага кечкенә күләмле сочинениеләр төзү.

Изложение текстларына гади һем катлаулы план төзү, шул план нигезендә сөйләү һәм язу.

Сочинение өчен шулай ук гади һәм катлаулы план тезү, материал әзерләү, тәртипкә китерү, ниһаять, язу.

Тексттан яки аерым бер җөмләдән кирәкле орфограммаларны (грамма­тик категория, форма яки күренеш) табу, аларга телдән аңлатма бирү.

Диалогик сөйләмне аңлау. Диалогик сөйләмдә катнаша алу: башка­лар сүзен игътибар белән бүлдермичә тыңлау өчен, аны аңлау, җавап кайтару, сорау бирү; язма тормада диалог төзү.

Монологик сөйләмне мөмкин кадәр образлы итеп төзү (сөйләү), си­ноним сүзләрдән тиешенчә файдалану, сүз һәм фразаларны урынсызга ка­батламау, төрле-төрле төзелештәге җөмләләр белән эш итү, чагыштыру һәм сынландыру кебек сурәтләү чараларын тиешенчә куллану; фикерләрне логик эзлеклелектә һәм мөмкин кадәр җыйнак, шулай ук тыңлаучыга (уку­чыга) аңлаешлы итеп бирә алу.

Гомумән, диалогик һәм монологик сөйләмдә укучыларның сөйләм культурасына ия булуы – сөйләм этикеты формаларыннан оста файдала­нуы.
4. Укучыларның үзләштерү дәрәҗәсен бәяләү күрсәткечләре.

Сүз, гомумән, ана телендә укый торган татар урта мәктәпләре укучыларының татар теленнән белем, осталык һәм күнекмәләрен дөрес һәм гадел рәвештә бәяләү нормаларын эшкәртү турында бара. Бу – бик мөһим проблема: бары тик стандартлаштырылган нормалар ярдәмендә урта мәктәп һәм башка тип урта уку йортлары укучыларының татар теленнән белем, осталык һәм күнекмәләр дәрәҗәсен тикшереп билгеләргә мөмкин. Бердәм күрсәткечләр тагын төрле программалар һәм методикалар (методлар) нигезендә укыган аерым сыйныф яки группа укучыларының ана телен ни дәрәҗәдә үзләштерүләрен чагыштыру мөмкинлеген бирә.

Татар теленнән урта белем дәүләт стандартында бәяләү күрсәткечләрен бирүдән төп максат – тел системасы һәм сөйләм эшчәнлеге буенча укучыларның ана теленнән белемен, шулай ук нинди осталык һәм күнекмә­ләргә ия булу дәрәҗәсен тикшерү нормаларын билгеләү. Бу күрсәткечләр җавап биргән кеше (укучы), мәктәпне тәмамлаганнан соң да, берөзлексез белем бирү (алу) системасында укуын дәвам иттерә алачак.

Мәктәптә сөйләмә һәм язма телне үзләштерү укытуның төп максаты булса, белем системасы һәм тел материалы исә шул сөйләм үстерүнең теоретик нигезе һәм чарасы итеп карала.

Укучыларның татар теленнән белем дәрәҗәсен, осталык күнекмәләрен тикшерү максатында материал сайлаганда, ике максат та күз алдында тотыла.

Теманы йомгаклау яки чирек, ел ахырында гомумиләштереп кабатлау өчен кирәкле материаллар сайлаганда, истә тотыла:

Моңа кадәр укучыларның шул сыйныфта яки алдагы сыйныфларда алган мәгълүматлары, осталык һәм күнекмәләре, хәтта танып белү эшчәнлеге һәм мөстәкыйльлеге искә алына.

Беренчедән, укучылардан татар теле фәненең шул сыйныфта моңа ка­дәр өйрәнелгән бөтен бүлекләре буенча теоретик төшенчәләрне белү, аларны мисаллар белән дәлилләү сорала;

Икенчедән, укучыларның дөрес язу кагыйдәләрен (орфография һәм пунк-туация) белүләре: бу – сөйләм үстерүнең иң кыен проблемаларыннан берсе;

Өченчедән, сөйләм эшчәнлегендә, ана теленә өйрәтүнең әһәмиятле компоненты булып, коммуникатив юнәлеш санала: укучыларның тел чарала­ры ярдәмендә аралашу аңлату, фикер һәм хис-тойгылар белдерү максатында стиль төрлелеген, сөйләм типларын һәм төрләрен искә алып, бәйләнеш­ле сөйләм төзи алулары;

Дүртенчедән, татар теленнән урта белем дәүләт стандарты таләплә­ренә туры китереп, ана теленең тулы курсы буенча (ул IX сыйныфта тә­мамлана) укучыларның әзерлек дәрәҗәләрен тикшерү өчен, үз эченә бөтен өйрәнелгәннәрне эченә алган, шулай ук осталык һәм күнекмәләре истә тотылган биремнәр системасы кирәк. Шуңа күрә андый биремнәр үрнәк буларак тәкъдим ителә. Башка сыйныфларга биремнәр аерым-аерым ките­релә.

Биремнәр системасында мәҗбүри ике таләп истә тотыла:

1) белем системасын шушы стандарт күләмендә чагылдыру; осталык һәм күнекмә­ләр, (тел һәм сөйләмгә караган төшенчәләр, атамалар; грамматик кагый­дә, билгеләмә һәм аңлатмалар... карый); 2) материалны үзләштерү – тел материалы өстендә эшләнә: тексттан кирәкле орфограммаларны табу, та­ну; сүз ясалышын тикшерү, телдән һәм язма рәвештә грамматик анализ ясау, өйрәнелгән теоретик материалларны дифференцияләү, грамматик (фәнни) күренешләрне гомумиләштерү.

Эшнең төренә карап биремнәр төрлечә тәкъдим ителергә мөмкин: тексттан кирәкле сүзләр, җөмләләр, фрагментларны язып алу; сорауларга киңәйтелгән сөйләмә һәм язма формада җавап әзерләү. Өйрәтү характе­рындагы язма эшләрдән тыш, тагын йомгаклау максатында тема, бүлек, бөтен курска бәйле биремнәр башкару.

Контроль диктантлар ярдәмендә укучыларның грамматика, сүз ясалы­шы, дөрес язу буенча белемнәре тикшерелә. Бу эшне 5-6 нчы сыйныфларда лексика, фонетика, сүз ясалышы темаларын өйрәнү этабында үткәрү отыш­лырак. Диктантларны грамматик биремле итеп үткәрергә мөмкин.

Аерым бүлек яки курс буенча укучыларның әзерлек дәрәҗәсен тикшерү максатында изложение һәм сочинениеләр дә яздырыла. Грамоталылык тикшерү белән беррәттән, боларда укучыларның үз сөйләм язма формада төзи алу осталыкларын ачыклауга зур әһәмият бирелә. Бу тар язма эшләрдә фактик, логик һәм сөйләм хаталары да күрсәтелә.

Изложение һәм сочинениеләрне бәяләгәндә, аларга анализ ясау схемасында күрсәтелгәннәр истә тотыла (43 – 46 нчы битләрне кара).

Диктант, изложение һәм сочинениеләрне тикшереп бәяләгәндә, "Та­тар теленнән программа" да (Татар урта мәктәпләренең 5-11 нче сый­ныфлары өчен, Казан: Мәгариф нәшр., 2003) бирелгән "5-11 нче сыйныф укучыларының татар теленнән белемнәрен бәяләү" нормаларыннан файдаланырга кирәк.
4.1. Башлангыч мәктәп өчен

1 нче сыйныф

1 нче вариант

Бирелгән сүзләрдәге сузык авазларга – бер, тартык авазларга ике сызык сызыгыз.
укучы, өстәл, алма, күлмәк, чалбар, кара, зәңгәр, оча, йөзә, күләгә, урындык, колак, кычыткан, эш, элмәк, икмәк, китап, эш
2 нче вариант

Сүзләрне иҗекләргә бүлегез.

укытучы, укыткан, дәфтәр, күлдәвек, күләгә, карга, карарга, бакчачы, бака, көрәк, көрлек, керпе, керүче, тәмләткеч, тәмәке, күплек, күбрәк
3 нче вариант

Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә басым куегыз.
1. Бакча ясалмый алма булмый. (Мәкаль)

2. “Алма!” дисәң дә алалар,

Нәрсә соң ул, балалар? (Табышмак)

3. Балалар тауга менә. 4. Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән. (Г.Тукай) 5. – Я, дус, сине алдарга бик оста дип әйтәләр, мине дә алдый алырсыңмы икән, я алдап кара әле! (Әкият) 6. Кара карга, кара карга! (Тиз әйткеч) 7. Карама беләккә, кара йөрәккә. (Мәкаль) 8. Карама агач еш булмый, картлар сүзе буш булмый. (Мәкаль) 9. Бүре дә тук булсын, куй да бөтен булсын. (Мәкаль) 10. Иртәгесен, балтасын алып, басма янына киткән. (Әкият) 11. Пычрак аяк киемең белән идәнгә басма.

12. Син туктасаң – туктый,

Син барсаң – бара.

Ул нәрсә, я уйлап кара!

(Табышмак)

13. Кулдан кулга йөри ул,

Бөтен телдә сөйли ул.

(Табышмак)

2 нче сыйныф

1 нче вариант
Калын һәм нечкә сузыклардан торган сүзләрне баганалап язып алыгыз.
идән, болын, үлән, сулыш, күзлек, саный, тырышлык, чәчәк, ялкын, көндәлек, балыкчы, җөмлә, хикәя, тынычлык, караңгылык, әсәр, шатлык, үсемлекләр
2 нче вариант
Калын сузыктан гына торган сүзләрне – бер, нечкә сузыктан гына торган сүзләрне – икенче, калын һәм нечкә сузыклардан торган сүзләрне өченче баганага языгыз.
Гали, борын, Агыйдел, игътибар, колак, кәрәкә, өрәнге, кармак, әмма, игълан, баһадир, нәрсәдер, кояш, курай, могҗиза, балык, шифа, дөнья, сагыну, елга, мәйдан, сәгать
3 нче вариант
Җөмләләрдәге баш кисәкләрне табып, астына сызыгыз.
Зәңгәр-аксыл болытлар һәр җәйне киң кырларга яңгырлар ташыды. Тагын көз килде. Тагын яфраклар саргайды. Тагын салкын карлар кырлардан кырларга очты. Тагын карлар эреде дә чәчәкләр уянды. Чәчәкләр һәр иртән кояшка табан әйләнде. Алар көн буе күзләрен кояштан алмый карап торды. (Һ.Т.)
3 нче сыйныф

1 нче вариант
Бирелгән сүзләрдәге авазларны квадрат җәядә (транспкрипциядә) күрсәтегез.
шигырь, ашъяулык, яшь, Мәрьям, көньяк, борыч, гадәт, кадәр, егет, эшче, тау, дәү, елан, диңгез, төнге, комлык, матурлык, гыйбарәт, мәсьәлә, мәкалә, тавыш, йөрәк, хаклык, мәгънә
2 нче вариант
Бирелгән сүзләрне күплек санда языгыз.
бармак, урам, бөре, бура, үлән, болан, таң, толым, барган, килгән, уйнаган, алган, ком, кисем, шатлык, күз, сәлам, шагыйрь, дан, нур, хәл, күлмәк, дала, җил
3 нче вариант
Җөмләләрдәге баш һәм иярчен кисәкләрне билгеләгез.
1. Мин бәләкәймен әле. 2. Җиргә сыек зәңгәр төшә башлады. 3. Иртәдән кичкә кадәр түрдән самавыр төшми. 4. Безнең бакчада бер чикләвек куагы үсә. 5. Чикләвек яфраклары бердәм кыштырдап куя. 6. Дөньям шулай ипле генә бара. 7. Үткән атнада гына сыерчыклар белән карлыгачлар бала очырган иде. 8. Әсгать юаш ала үгезне сыер янына куалап китерде. 9. Тау башын куе озын үлән каплаган. 10. Ул яхшы күңелле, матур кеше иде. (М.К.)

4 нче сыйныф

1 нче вариант
Сүзләргә сан һәм төрле килеш кушымчаларын өстәгез.
бәхет, урман, агач, кыш, бала, тәлинкә, Җәмилә, ярдәм, болын, кыз, юлдаш, күләгә, күгәрчен, гореф-гадәт, сер, абый, өлгерлек, күңел, ялган
2 нче вариант
Җәяләр эчендәге исемнәрне тиешле килешкә куеп, җөмләләрне күчереп языгыз. Калын белән бирелгән сүзләрнең төзелешен тикшерергә.
1. Ике-өч көн эчендә юллар… кара чыкты, күпер төпләре…, мәктәп яннары… күлләвекләр ясалды. 2. Бу караш… мәгънәсе… Гамил абый сизми калмады, әлбәттә. 3. Йөз… йомшак канатлы талгын җил бәрә. 4. Тәрәзә төбендәге яран гөле… йодрык кадәрле чәчәге… ак буяулы борыс… алсу шәүлә төшкән. 5. Каз, кыштыр-кыштыр килеп, оясы… төште дә, үз теле… нидер сөйләнә-сөйләнә, ишек… юнәлде. 6. Эшен төгәлләгәч, Гамил, сукмак… ике адым читкә чыгып, көрәк сабы белән кар өсте… язып куйды. 7. – Әһә! Мина… коткарып калган өчен рәхмәтең шулмы? 8. Ә Гөлүсә ерылырга торган авызы… чак җыеп утыра. 9. Барлык каралама кәгазьләре… җыеп бөгәрләде дә, укытучы өстәле… узышлый, чүп савыты… ташлады. 10. Класс… теңкәгә тиюе җитмәгән. 11. Гамил, самавыр… җылымса су агызып, гөл… сипте.

(Г.Сабитовтан)
3 нче вариант

Бирелгән җөмләләргә морфологик-синтаксик анализ ясагыз.
Көн матур, җылы һәм кояшлы. Елга өстендә кояш нурлары уйный, һавада яз исе, яшь яфраклар исе, үләннәр исе аңкый. Кояш әкрен генә түбән тәгәри. Язгы салкынча һава әкрен генә җирне баса. Көзге елак көннәр якынлашты. Еш кына көнозын вак яңгыр сибәләп тора. Ә кайчак, төннәрдә, каты яңгыр шаулап уза. Аның эре тамчылары тәрәзәләргә килеп бәрелә. Өй эче салкын яңгыр исе белән тула. Морҗа төпләренә килеп, җил уйный. Авыр болытлар, берсе артлы берсе сузылып, көнбатышка таба китеп тарала. Кызарып кояш чыга, калдык болытларга, җирдә җыелып яткан яңгыр суларына, юл буенча сузылган тирән көпчәк эзләренә карап көлә. (А.Шамовтан)
4.2. Тулы булмаган урта мәктәп өчен

5 нче сыйныф

1 нче вариант
Бирелгән сүзләрдәге авазларны күрсәтегез.
яка, яшә, ямь-яшел, ерганак, егерме, куян, юка, югыйсә, тою, кыяр, ялкын, заводта, тәмсез, кыйммәт, җәза, кодрәтле, шомырт, өлкәнрәк, гомер, җәмәгать, шаулый, көнбатыш, картрак, берәү, тау, гаеп.
2 нче вариант
Бирелгән сүзләрнең антонимнарын табыгыз.
бар, яз, көн, башлана, быел, төн, юк, көз, бетә, былтыр, кичә, алда, тозсыз, уңда, аста, бүген, артта, сулда, өстә, һәрвакыт, караңгы, һичкайчан, эшчән, якты, кечкенә, тирән, зур, нечкә, сай, кечкенә, калын, юан, күп, иске, юка, аз, яңа, килә, төньяк, тиз, аяз, озын, китә, көньяк, әкрен, болытлы, кыска, тозлы, ялкау
3 нче вариант
Сүзләрнең ясалышы ягыннан төрен билгеләгез.
дөреслек, йокларга, яңгырлы, фотокүргәзмә, болытларны, чынаяк, киңәшче, салкыннар, “Ватаным Татарстан” газетасы, терлек-туар, алъяпкыч, БДБ, өлешчә, батырларча, бераз, автоузыш, бүген, әйберләреңне, яхшылыкны, ТӘСИ, түләргә, кешедәй, ЮС, берничә, ашлыкларны, исән-сау, башкалардан, телетапшыру, ТР, “Казан утлары” журналы

6 нчы сыйныф

1 нче вариант

Диктант
Төн якты һәм тын иде. Бөтен икмәктәй түгәрәк ай вак, җиңел болытлар арасыннан карап көлә. Күкне чуарлаган кысык күзле йолдызлар да, җирдә, өй түбәләрендә, каралты башларында калын түшәк кебек җәелеп яткан кар да, тәрәзә пыяласына чәчәкләнеп кунган бәс тә күңелне дулкынландырып, күз явын алырлык булып, бик матур, бик матур җемелди.

“Нинди матурлык!” – дип уйлады ул, сокланып.

Рәүфә шулай тәрәзә янында, кар каплаган каралтыларга, төнлә шау чәчәккә күмелгән төсле булып күренгән бәсле агачларга, күктәге исәпсез болытларга карап, аларны беренче тапкыр күргәндәй гаҗәпләнеп һәм балаларча сокланып, үз-үзен онытып, бик озак утырды. Ай, вак болытлар арасыннан шуа-шуа, калын болытлар артына кереп посты. Күкне чуарлаган йолдызлар, кинәт күңелсезләнеп, тоныклана төште.

Ерактан, авылның икенче башыннан, беренче әтәч тавышы ишетелде. Һәм, шуны гына көткән кебек, Рәүфәләр әтәче дә сузып кычкырып җибәрде. Берничә минуттан авыл әтәч тавышлары белән тулды.

(А.Шамовтан) (110 сүз)

Бирем. Җөмлә кисәкләренең кайсы сүз төркеме белән белдерелүен күрсәтегез.
2 нче вариант

Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә морфологик анализ ясагыз.
Күк йөзенең төньяк почмагында асылташтай якты таң йолдызыЧулпан җемелди. Чулпан таңны уята, дип җырлыйлар җырларда. Чыннан да, көнчыгышта, зәңгәрләнеп, таң сызыла башлаган иде. Көмештәй ак бәс белән уралган нәфис каеннар башында, аларга сокланып хәйран калгандай, яңа туган ай эленеп тора. Урамда тирән тынлык. Тик әллә нигә бер кар баскан ботак шартлап куя да ботактан ботакка сикергән тиен артыннан кар коелып кала. Тирә-як үтә тын. Әйтерсең, дөньяда берәү дә калмаган.

(Г.Әпсәләмовтан) (60 сүз)
3 нче вариант
Җөмләләрне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерегез. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә морфологик анализ ясагыз.
1. Урамда кояшлы май. Җылы. Кояш нурлары битләрне, муеннарны иркәли. Яңа юып чыгарылган идән төсле чип-чиста күккә карыйм. Кешеләрнең кояш төшүдән нурланган йөзләренә күз ташлыйм. Мондый матур көндә җир йөзендә бәхетсез кеше юктыр кебек.

2. Бәхет бит ул куркак кош кебек. Аны синең ялгыш хәрәкәтең, уйламыйчарак әйтелгән тупас сүзең, һич югы кырыс чыраең куркытырга мөмкин. (Ф.Яруллиннан)

3. Кояш чыкты. Кар белән капланган агач ябалдашдары аның алтын нурларының яктысында таң калырлык матур булып күренде. Аларга, әйтерсең, энҗе сибелгән ак ефәк япканнар да, шул ак ефәк өстендәге энҗеләр хәзер миллион чаткылар белән җемелди. (Г.Әпсәләмовтан)
1   2   3   4