11 нче сыйныф1 нче вариантДиктантБеренче ау.Аучылар барлыгы йөз егерме кеше булды. Алардан тыш, төп-төгәл мең кешелек каралар җыелды. Болары төрле эшчеләр, сугымчылар, өйчеләр иде. Беренче ауга – тархан авына шуннан да азрак яисә күбрәк кеше алынмый иде.
Иң алдан аучылар китте.
Алардан бераз калышып, каралар кузгалды. Алар көнчыгышка карап бардылар. Арттан бик үк көчле булмаган салкын җил исте. Югарыга күтәрелгән саен кечерәеп күренгән аксыл-саргылт кояш яктысында, бер болытсыз чалт аяз күк йөзе астында иксез-чиксез дала жәелеп ятты. Йөзләгән, меңләгән тояклар таптавына җавап итеп, каты җир өсте гүләп-дөпелдәп торды.
Кояш төшлеккә җиткәнче, алар шактый кызу бардылар. Кояш төшлеккә җитеп, түбәнәя башлаганда, аучылар тирә-ягында тәбәнәк таллар, карама куаклары, камышлар үскән елга буена килеп чыктылар. Аркача дип аталган бу елга моннан ике көн ераклыктагы Кара тау арасындагы Кылыч кыя төбеннән, куе урман арасыннан агып чыга иде. Бу тирәдә ул, тигез җирдә җәелеп, тынычланып ага иде һәм монда инде аның ярлары да текә түгел, агымы да кискен, шау-шулы түгел иде. Елганың чит-читләрен бүген төнлә юка боз элпәсе каплап алган иде.
(Н.Фәттахтан) (150 сүз)
Биремнәр.1.
Кояш төшлеккә җиткәнче, алар шактый кызу бардылар җөмләсенә синтаксик анализ ясагыз.
2.
Аучылар, көнчыгышка, аксыл-саргылт, башлаганда, бераз, эшчеләр, арттан, күк йөзе, меңләгән сүзләренең ясалыш ягыннан төрен билгеләгез.
3.
Елганың чит-читләрен бүген төнлә юка боз элпәсе каплап алган иде җөмләсендәге баш һәм иярчен җөмлә кисәкләрен табыгыз.
2 нче вариантИзложениеӘкияти манзара.
Зариф урман юлына аяк басуга, ут шары офыкка алсу пәрдә элеп юкка чыкты. Урман тын кебек иде. Очларын күккә төбәгән усак агачларының өске ябалдашлары, ялкын телләрен хәтерләтеп, айкалып-чайкалып тора. Аяк астындагы абага үләне, мулла чалмасы, бакра гөл, кыңгырау чәчәкләр, курай, балтырган, юл читенә елышкан киң яфраклы тигәнәк – һәммәсе, үз төсләрен югалтып, кичке шәфәкъ нурыннан әкияттәге гөлләргә охшап калганнар. Каршыдагы Рә тавы үсеп-зураеп киткән сыман, шуларның барысыннан да күңелгә шөбһә иңә, йөрәккә шом төшә. Ул да түгел, тау артыннан ялангач ай калыкты, тирә-юнь чынлыгын югалтып, күз күрә алган һәммә нәрсә әкият манзараларына әверелде. Рә тавы – гүя Каф тавы, урман исә – балта-пычкы тимәгән карурман.
Күк йөзенә төнге пәрдә сарды, йолдызлар җемелди башлады. Тын кебек иде, ләкин дикъкать белән тыңласаң, күрәсең-ишетәсең: баш өстеннән генә ярканат очып уза, аның канат җиле битеңне ялман ала; ирексезләп, кулың сакка күтәрелә. Биредәге һәр тавыш, һәр аһәң гаммадай көчәеп, яңгырап, куәтләнеп китә, күңелнең иң нечкә кылларына кагыла, йөрәккә әллә ниткән шом сала, ниндидер мизгелдә, барча тавыш юкка чыга; йөрәк тибүең ишетәсең. Ләкин бу тынлык озакка бармый, урманны яңгыратып, тартай кычкырып җибәрә, аңа байгыш ухылдавы өстәлә, кыр-басу ягыннан бытбылдык аваз сала, аларга бакалар кушыла. Түбән карасаң, черек агач төбендә ут коңгызлары җемелди, сөрсеп, кибеп беткән яфрак астында сукыр тычкан кыштырдый.
Зарифка боларның барчасы да якын. Алты яшеннән ул, таң белән торып, зөбәрҗәттәй чыклы үләнне ерып, чылана-калтырый, төнгелек кармакларын карарга төшә иде. Ык буе, аның саф суы, сөзәк ярларына утырып, аякларын сәлендереп, көннәр озын бөке калкавычка карап утырулары, тал чыбыкка тезеп, кәрәкәләр, комкорсаклар, кушбашлар алып кайтулары.
Зариф, урманны узып, болынга килеп чыкты. Ай яктысында алиһәдәй җәелеп яткан болын! Күл буенда атлар пошкыра, кырыкмыш кешнәп куя, таен янына дәшеп, карт бия кешни. Карамалы халкы өчен бу болын – печән. Ә печән ул мал-туар, димәк, ит-сөт дигән сүз. Болынга ялганып, Зур күл ялтырый. Күл ярына килеп җиткән усак урманы биек дивардай тора. Яз килдеме, Ык ташый. Тау-уйдыклардан, чокыр-чакырлардан агып төшкән язгы сулар Ык бозларын күтәрә. Күп тә үтми, мунча биеклек бозлар, яман тавышлар чыгарып, шушы усак урманына ташлана. Ястык-ястык бозлар, этешә-төртешә, бер-берсенә бәрелешкән саен уала-чәрдәкләнә; урман авызындагы шомырт-баланнарны, гөлҗимеш-карлыганнарны егып, гаскәр кебек тезелеп торган усакларга ябырылалар. Яшәү дәверләрендә бик күп язларны, хәтәр ташуларны күргән бозлар бәрелгәннән кәүсә-кайрылары яраланып беткән агачлар ыңгырашып куялар. Шартлап, ботаклары сына, яшел күлмәкләре уела, әмма бозларга юл бирмиләр. Бозлар ачу аталар, берсе өстенә берсе үрмәләп менә торгач, ярылып китәләр һәм ухылдап мәтәлеп төшәләр. Буыла, тыгыла елга; су үзенә юл эзли башлый. Анда ташлана, бире ургыла, ахыр килеп, бәрәңге бакчалары, тыкрыклар аша авылга керә.
Ташу шәп, куәтле елларда урам-тыкрыклардан өстәл чаклы бозлар аккан язлар була. Мондый язларда Карамалы халкының түбән очта яшәүчеләре бала-чагаларын, мал-туарларын алып, ындыр артына менәләр, өй-каралтыларына күз-колак булырга көймә белән генә төшәләр. Бәхеткә каршы, бу хәл озакка бармый. Ике-өч көн үтүгә, урман авызына тыгылган бозларны калдырып, су үзенә юл таба, сәгате-минуты белән урам-тыкрыкларга кергән ташу суы юкка чыга. Кешеләр шундук өйләренә ашыгалар, бүселеп чыккан идән сайгакларын, ишелгән морҗаларын күреп, осталарга чабалар. Усак урманы авызында тукталган, әсир төшкән бозлар май аена чаклы шунда яталар, эссегә түзә алмыйча, әрнешеп елыйлар.
Ташу китүгә, сынып-имгәнеп беткән агачларны күрергә, аннан бигрәк, чокыр-чакырларда, уйдык-тугайчыкларда бүленеп калган балыкларны тотарга болынга малай-шалай сибелә. Бу көннәрдә Карамалы халкы атна-ун көн буена балык ашый.
(М.Хәбибуллиннан) (500 сүз)
Биремнәр.1.
Күк йөзенә төнге пәрдә сарды, йолдызлар җемелди башлады җөмләсенә синтаксик анализ ясагыз.
2.
Ике-өч көн үтүгә, урман авызына тыгылган бозларны калдырып, су үзенә юл таба, сәгате-минуты белән урам-тыкрыкларга кергән ташу суы юкка чыга җөмләсенә морфологик-синтаксик анализ ясагыз.