Главная страница
Бюллетень
Викторина
Глава
Диплом
Доклад

Рограмма кружка "Энҗе җыям" по татарскому языку и литературе для учащихся 2-5 классов


Скачать 0.63 Mb.
НазваниеРограмма кружка "Энҗе җыям" по татарскому языку и литературе для учащихся 2-5 классов
страница3/3
программы
Дата28.02.2016
Размер0.63 Mb.
ТипДокументы
1   2   3

Кушымта №4

Тема: Укучылар иҗаты.“Туган ягым - яшел бишек”. (2 сәг.)

Максат:

  1. Габделхәй Сабитовның туган якка багышланган хикәясен өйрәнү; хикәягә иҗади якын килү;

  2. Сүзлекне баету, балаларның иҗади мөстәкыйльлеген үстерү;

  3. Туган як белән горурлану хисләре, табигатькә мәхәббәт, сак караш тәрбияләү;

  4. Кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү, аларның әһәмиятен аңлату.


Җиһазлау: дәреслек, “Ел фасыллары” рәсемнәр, “Чишмәләр”, “Туган як” видеокасета, “Туган тел” җыры, кошлар тавышы язылган язма, китаплар күргәзмәсе.

Алдан әзерләнгән эш: “Чишмәләр” язма эшләр, шигырь, кошларга ясалган җимлек, “Бу гүзәллек яшәрме?” шигыре.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты.

(дәрес “Туган тел” җыры белән башлана)

  • Исәнмесез, укучылар!

  • Яхшы үтсен көнегез! Кәефләрегез ничек соң? (кояшлы иртә кебек! Тукай телен, туган телне өйрәнергә килдек)

  • Яхшы ниятләрегез өчен рәхмәт сезгә!

  • Укучылар, ни өчен бик күп кунаклар килде икән? (Алар “Туган тел” җырын ишетеп кергәннәрдер)

  1. Яңа тема белән таныштыру.

  • Менә сез туган тел дидегез. “Туган” сүзе кергән тагын нинди матур сүзләр беләсез? ( туган йорт, туганнар, туган нигез, туган җир, туган як)

  • “Туган” сүзен ничек аңлыйсыз? (якын, кадерле, газиз), тактада языла

  • Әйе, балалар, бүген без күңелгә якын, кадерле, газиз булган җир турында сөйләшербез. (Тема, максат әйтелә)


Сүзлек өстендә эшләү (слайдлар күрсәтелә).

Туган – кадерле, газиз (родной)

Шыбырдык – кыштырдык (шуршащий)

Иң – (плечо)

Изрәп – рәхәтләнеп (размякнуть)

Телгә килә - сайрый (запел)

Төнбоек – кувшинка, водяная лилия

Хәзинә - байлык (клад)

Хафа – кайгы, борчу (горе)

Туздырырга – таратырга (тратить)

Пакъ – саф, чиста (чистый)

Имин – тыныч, сугышсыз (спокойный, тихий)
Текст өстендә эшләү.

  • Балалар, текст исемсез. Исем уйларга кирәк булыр.

  • Өлешләргә дә бүләчәкбез. Игътибарлы булыгыз.

а) укытучының укуы

б) исемнәр әйтелә, иң яхшысы сайлап алына һәм тактага языла
Сораулар:

  • Ничә кисәктән тора? (3)

а) караңгы төн. Табигать йоклый

б) таң ата. Табигать уяна

в) кешеләргә киңәш (балалардан һәр кисәк укытыла)

(рәсем күрсәтелә)

  • Рәсем текстның кайсы өлешенә туры килә?

(иҗади эш)Текстка карата тагын нинди рәсемнәр ясарга мөмкин? (йомшак укучылар өчен)

-Чишмәләр саф булсын өчен кешеләр нишлиләр? ( чистарталар, карыйлар)

Язма эшләр укыла, параллель видеотасма.

  • Тавыш режиссерлары булып карыйк әле. (Такта янында “Чишмәләр” сочинениесен укыту).

Нәтиҗә:


  • Табигатьнең матурлыгы, байлыгы кем кулында? ( Кешеләр)

  • Кешенең сәламәтлеге, бәхетле, тыныч, мул яшәве нәрсәгә бәйле? (табигатьнең чисталыгына, суларның сафлыгына, һаваның чисталыгына)

  • Бу видеотасмага тагын нәрсә җитми? (кошлар тавышы)


3. Физминутка.

-Әйдәгез әле, балалар, бераз ял итеп алыйк һәм кошлар сайраган урманга, чишмә буйларына күңелдән сәяхәт ясыйк. (күзләр йомык, күзләр өчен берничә күнегү (төсләр белән). Без кошларга ничек ярдәм кулы суза алабыз? Бигрәк тә кышын. (җимлекләр кую, язын – оялар)

Җимлекләр күрсәтелә (2 укучы сөйли)

-Нинди җимнәр саласыз? (ярма, ипи валчыгы, көнбагыш)

Нәтиҗә:

Сезнең җаваплардан, язма эшләрдән чыгып шуны әйтергә була: димәк, сез дә кайгырасыз, табигатьне сакларга кирәк дигән фикер әйтәсез.

( Энҗе Афзалова шигыре “ Бу гүзәллек яшәрме?” , укытучы сөйли).

-Ни өчен Энҗе апагыз “Җир елый” дип яза? ( ул яралы: урманнар киселә, сандугачлар китә, чишмәләр кибә)

-Ә кем яра сала? (кеше).

-Ә без бу яраны дәвалый алабызмы? (суббботник, чишмәләр чистарту, чәчкәләр утырту)

Нәтиҗә:

Әйе, балалар, табигатне саклау һәр кешенең изге бурычы. Чйнки кеше тормышы табигать белән бәйле. Әгәр без, табигатьне корытсак, без үз – үзебезне дә юк итәбез дигән сүз.

5. Иҗади эш :” Табигатьнең матурлыгы” дигән темага хикәя язу.Рәсем ясау

Бу гүзәллек яшәрме?

6.Йомгаклау.

Кушымта №5

Тема: «Күңелле җәй, ямьле җәй»(2 сәг.)

Дәрес тибы: лексик күнекмәләрне формалаштыру(ЛКФ)

Дәрес максатлары:

1) «Күңелле җәй, ямьле җәй» текстындагы яңа сүзләр белән танышу;

2)укучыларның фикерләү сәләтен, ишетеп аңлау күнекмәләрен үстерү;

3) табигатькә сөю, сакчыл караш тәрбияләү.

Укучы өчен:

Җиһазлау:  дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар.

 Дәрес барышы:

I. Оештыру моменты.        

Уңай психологик халәт тудыру.

 

II-Белемнәрне актуальләштерү

1)Слайдлар аша  хайван исемнәрен искә төшерү.

2) “Дүрт аяклы дустым” темасына сөйләү.

 III. Яңа  тема өстендә эш.

Дәрес темасы белән таныштыру.

Мин сезгә  Габдулла Тукайның шигырьләрен укыйм, ә сез кайсы рәсемгә турыкилгәнен әйтерсез.

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява.

Җирләр дымлана-

Бу кайчак була?(көз)

Һәр җирләр карланган

Сулар бозланган,

Уйный җил-буран,

Бу кайчак була?(кыш)

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Елап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара,

Бу кайсы вакыт

Я.әйтеп кара?(рәсемнәр)

 (“Ел фасыллары” табышмак –шигыре укыла)

      -Дөрес. Көз. Көзге көнгә кайсы рәсем туры килә? Көз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

-Дөрес. Кыш. Кышкы көнгә кайсы рәсем туры килә? Кыш көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

-Дөрес. Яз. Язгы көнгә кайсы рәсем туры килә?Яз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

-Кайсы ел фасылы турында  табышмак юк? ( Җәй турында табышмак юк)

-Дөрес.Димәк, бүген дәресебез җәйгә багышланган.(Слайд).Ул “Күңелле җәй, ямьле җәй” дип атала.

 -Сүзтезмәләрнең кайсысы җәй турында?

(Слайд)

Яшенле яңгыр, карлы буран,салават күпере, җәйге каникул,  язгы җил, бал корты, сары яфрак, кызыл җиләк, салкын көн,ап-ак кар, төрле күбәләкләр.

3. Текст өстендә эш.

1)Текст

Тиздән мәктәптә укулар тәмамлана.Җәй җитә.Көннәр озыная, төннәр кыскара. Кояш кыздыра.Бал кортлары чәчәкләрдән бал җыялар. Төрле күбәләкләр шул чәчәкләргә куналар. Урманда, болында кошлар сайрый. Җәйге каникул башлана. Без каникулны бик яратабыз, чөнки ял итәбез.

Текст буенча әңгәмә.

-Текстка нинди исем биреп  була?(Җәй җитә)

2) Текстка карата рәсемнә ясау.”Минем булачак каникулым”

4.Ял итү минуты.

(Төрле уеннар)

А)-Әйдәгез ,укучылар, ял итеп алыйк. Матур итеп утырдык,күзләрне йомдык. Соңыннан миңа нәрсә ишетүегез турында әйтерсез.(кошлар сайрый,яңгыр ява,, күк күкри).

Б)”Тәрҗемәче” уены . Балалар парларда  бер-берсеннән сүзләрнең тәрҗемәсен сорыйлар.

  V. Дәресне йомгаклау.

Без дәрестә нинди ел фасыллары турында сөйләштек?...

VI.Өй эше

1)“Җәй ” темасына презентация ясау өчен материаллар туплау.

Кушымта №6

Тема: Күрше хакы-тәңре хакы.
Максат.1. Күршеләр белән тату яшәргә кирәклекне төшендерү; 2.Шәфкатьлелек , мәрхәмәтлелек тәрбияләү.

Дәрес барышы.

1. Кереш.

- Кем ул күрше? Кем безгә кадерлерәк, без кемне аеруча хөрмәт итәргә тиешбез: әти-әнинеме, туганнарнымы, күршеләрнеме?

Борынгы китаптан бер өзек:

“Күршеңнең сиңа хөрмәте һәм синең аңа карата эшләгән яхшылыкларың газиз анаңның сиңа һәм синең газиз анаңа күрсәткән хөрмәтеңә тиң күрелә.”

-Күрше-күләннәр туган булмасалар да, гомер буе бергә яшәгәнлектән, үзара ярдәмләшеп, килешеп, тату яшәргә тиешләр. Китап хәтта күрше белән күрше арасындагы мөнәсәбәтләрне ана белән бала арасындагы мөнәсәбәтләр белән бер күрә. Димәк, күрше кешесен без әниебезне хөрмәт иткән шикелле хөрмәт итәргә бурычлыбыз.

2. Төп өлеш.

-Бер кешенең ничә күршесе була соң? Ничә өйгә хәтле күрше санала?...

Бер акыл иясе: “1 кешенең һәр яктан да 40 өйгә хәтле яшәгән кешеләре күрше санала”, - дип әйтеп калдырган.

Бер өй икенчесе белән күрше, икенче өй өченчесе белән,... Шулай итеп, бер авыл эчендә барысы да бер-берсе белән күрше булып чыгалар икән.

-Ә сез күршеләрегез белән дус-тату торасызмы? Сезнең күршеләрегез әйбәт кешеләрме? (Балалар чыгышы)

-Күршегез сезгә елмаймаса да, елмаегыз; сәламгә каршы җавап бирмәсә дә, исәнләшегез; хәерле көн, хәерле кич теләгез. Беркадәр гомер үткәч, күршегез нишләр икән? Һаман шулай сөйләшмичә - исәнләшмичә йөрерме, әллә якын итеп, сөйләшә башлармы?

“Пәйгамбәребез ишегалдына, аны мыскыл итү йөзеннән күршесе чүп ташлый торган булган. Ул, рәнҗемичә, чүпне җыештыра һәм беркөнне чүп булмаганын күрә. Күршесенең хәлен белергә керсә, моңа тегесе бик гаҗәпләнгән. Явызлыкка изгелек белән җавап бирү аның иман китерүенә сәбәп булган.”

Авыл җирендә кешеләр күрше-күләннәр белән бик нык аралашып, ярдәмләшеп яшиләр. Шәһәр җирендә исә кайвакытта бер күрше икенчесенең кем икәнен дә белми, ят кешеләр шикелле яшиләр. Күрше белән күршене шәһәр җирендә таш стеналар аерып тора.

Берәр күршең тормышыннан бизгән,

Өметен өзгән, бәлки, кем белгән...

Иң-иң якындагы кешең синнән

Таш диварлар белән бүленгән.

(И. Юзеев.)

Бер күрше икенчесен белмичә, аның белән кызыксынмыйча, кирәк чагында киңәшләрен бирмичә яшәгәнгә күрә дә, шәһәр җирендә тәртипсезлекләр авыл җиренә караганда күбрәк була. Авыл җирендә исә берәр вакыйга булса, ул турыда бөтен авыл сөйләшә: Дөрес эшләгәннәрме? Аның урынында башка кеше булса, ничек булыр иде? Бу сөйләшүләрне гаеп эш эшләгән кешенең үзенә дә җиткерәләр, кирәк булса, аны ачуланып та алалар. Әгәр берәр кешенең кайгысы булса, күрше-күлән генә түгәл, хәтта бөтен авыл аның хәлен белә, кайгысын уртаклаша.

Хәлең ничек?

Сөенеч – шатлыкларың

Котлы булсын! Әйдә күрешик!

Хәсрәт – бәлаләрең газапласа,

Уртаклашыйк, бергә бүлешик!

(И. Юзеев.)

Авыл кешесе, еракларга китсә дә күршеләрен онытмый, хатларында: “Күрше-күлән ни хәлдә?” “Күрше-күләннәргә күп сәлам” дип яза, читтән кайтканда, аларга да күчтәнәчләр алып кайта.

-Кем ул “Ут күрше”?

-Борын заманнарда, әле кешеләрдә шырпы булмаган вакытта, кешеләр бер кабызган утны озак вакытлар сүндерми саклаганнар. Ниндидер сәбәп белән ут сүнсә, алар иң якын кешеләренә ут алмага кергәннәр. Андый күршене “Ут күрше” дип атаганнар.

-Ләкин күрше белән күрше арасында төрле хәлләр дә булырга мөмкин. Күңелсезлекләрнең һич уйламаганда, көтмәгәндә килеп чыгуы ихтимал. Ф. Хөснинең “Кабак” хикәясендә бер-берсенә орынып торган 2 күрше арасы бер бакчадан икенче бакчага кереп үскән кабак аркасында ямьсезләнә. Хикәядән өзек:

“Маһи белән Мәликә, 2 карчык, нигез күршеләр, тату гына гомер кичерәләр иде. Узган җәйне аларның аралары бозылды.

Инде тәмам ныгыттым, инде күрше тавыклары керә алмаслар дип, тынычланып, бакчадан чыгып барганда, Маһи әбинең күзләре әкәмәт бер нәрсәгә төште, күрше тавыклары керерме-кермәсме, ә менә 1 кабак үзе Мәликәләр бакчасына таба чыгып бара, әй.

Аны-моны карап тормыйча, күршесе Мәликә янына йөгереп кереп китте:

-Берәр ырымың бардыр синең, күрше, тикмәгә генә мондый хәл булмас. Җәй булса, тавыкларым синнән кайтып керми, юньләп күкәй күрмим, инде хәзер, әнә, кабакны кара, - дип кызып-кызып китте ул.

Мәликә шулай ук авызын йомып тормады:

-Синеке булса, синең бакчада булыр иде, ә бу, күрмисеңме, минем бакчада ич,- дип чатылдатып җавап кайтарды.

Менә шулай итеп, 2 күршенең дус-тату көннәре бетә.

-Сез ничек уйлыйсыз укучылар, алга таба 2 күрше ни рәвешле аңлашырлар икән? Алар урынында булсагыз, сез ничек сөйләшер идегез? Мин сезгә берничә вариант китерәм. Сез үзегезгз ошаганын сайлап алырсыз:

1. “Кара әле, Мәликә күрше, минем кабак сезне бик ярата икән, минем бакчадан чыгып, сезнең бакчада үскән бит, рәхмәт яугыры. Әйдә, сезнеке булсын, мине кабак бәлешеннән калдырмассың әле.”

2. “Бу-минем кабак, үзем утырттым, үз кулларым белән. Сезнең бакчага гына кереп үскән ул. Алып кереп ашыйсы булмагыз, карагыз аны!”

3. “Хәзер бу кабак икебезнеке дә булды инде. 1 кабакны урталай бүлеп алып керербез, үзегез генә алып кереп китә күрмәгез тагын.”

4. “Безнең бакчада кабаклар бик күп. Монысы сезгә булсын инде.”

5. “Бу кабак безнең араны бозарга йөри икән. Әйдә, хәзер үк алып кереп, бәлеш пешереп ашыйк әле үзеннән.”

6. “Үсә торгач кабагыбыз кире үзебезгә кайтмасмы икән? Карап карыйк әле. Кире кайтмаса, сезгә насыйп кабак була инде.”

7. “Тавыкларым да сезнең якка кереп күкәй сала, кабагым да сезнең якка кереп үсә. Судка бирәм мин сезне. Хәзер милиция чакырам!”

Инде кайсы вариантны сайлаганга карап, үзегезнең нинди кеше икәнегезне беләсегез киләме?

1 нчесен сайлаган – юмарт һәм шат күңелле кеше.

2 - саран кеше.

3 - вакчыл кеше.

4 - киң күңелле кеше

5 - шаяртырга ярата торган дус.

6 - бераз хәйләкәр, ләкин юмарт кеше.

7 -акылсыз, саран, кеше белән талашып йөрергә ярата торган мәгънәсез кеше.

3.Иҗади эш. (Хикәя язу .”Минем күршем”)

4.Йомгаклау.

Күрше күршегә гел кирәк. Бер-береңә ярдәм итмичә, дус булмыйча яшәп булмый. Борынгы китапта болай язылган: “Әгәр берәр кеше күршесеннән шикләнсә, ул дөрес яшәүчеләрдән булып саналмый”. Тагын шундый хәдис бар: “Күршесе ач булганда үзе тук кеше – безнең өчен ят кеше.”

Күрше хакы – тәңре хакы.

Ерак кардәштән тату күрше яхшы.

Келәм сатсаң, күршеңә сат – бер читендә үзең утырырсың.

Күршеңә якты чырай, такта чәеңне кызганма.

Көлмә күршеңнән – үтәр башыңнан.

Күршеңә бәла килү сиңа җиңеллек түгел.

Күршеләре яхшы булса, аксак кыз да кияү табар.
1   2   3