Главная страница

Казанбаш төп мәктәбе


Скачать 158.54 Kb.
НазваниеКазанбаш төп мәктәбе
Дата22.04.2016
Размер158.54 Kb.
ТипДокументы


МБОУ “Казанбаш төп мәктәбе”

Фәнни-тикшеренү эше

Мөхәммәт Мәһдиевнең педагогик

эшчәнлеге

Башкарды : Габдрахманов Илназ Рәсих улы

8 нче класс укучысы

Җитәкче : Габдрахманова Л.М.

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2013 нче ел

Эчтэлек:

  1. Фәнни-тикшеренү эшенең максатлары................ 3 бит

  2. Кереш өлеш ........................................................... 4 бит

  3. Төп өлеш ................................................................ 5 бит

  4. Йомгаклау өлеше .................................................. 14 бит

  5. Кулланылган әдәбият ........................................... 16 бит


2

Фәнни-тикшеренү эшенең максатлары:

  1. Халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең иҗатын пропагандалау


2. Язучының авыл мәктәпләрендә эшләгән чор тормышын өйрәнү


3. Мәһдиев турында истәлекләр туплау


4. М.Мәһдиевнең педагог буларак эшчәнлегенең иҗатында чагылышын ачыклау


5. Мәһдиев әсәрләренең бүгенге көндәге әһәмиятен билгеләү

3

Кереш өлеш

“Кайбер кешеләр, дөньядан киткәндә, үзләре белән бөтен халәт- яшәешне алып китәләр, ул кеше яшәгән тирәлек озак еллар буена ятим кала...” Бу сүзләрне Мөхәммәт Мәһдиев Хәсән Туфанга багышланган истәлекләрендә язган иде.Инде үзенең дә арабыздан киткәненә 18 ел була.Еллар үткән саен аның исеме онытылмый, киресенчә, яңа буын укучыларда кызыксыну уята.

Мөхәммәт Мәһдиевне күпләр яраткан: гаиләсе дә, китап сөючеләр дә, студентлар да, элекке укучылары да.Ул. гомере буе кеше арасында әйләнде: утыз елдан артык Казан дәүләт университетында укытты, популяр язучы буларак даими рәвештә укучылары белән очрашып, телевидение, радиода чыгыш ясады.Мәһдиев язучы буларак кына түгел, укытучы булып та күпләр хәтерендә саклана.Укытучы хезмәтенең бөтен нечкәлеген белеп, үзе кичергәннәрне “Фронтовиклар” романында сурәтли.Укытучы элек-электән халык каршында абруйлы зат булган. “Укытучы, синең исемең алдында түбәнчелек белән баш иям…” Н.А.Некрасовның бу сүзләрен һәркайсыбыз мәктәп елларыннан ук хәтерли. Кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез.Укытучы профессиясе – безнең илдә иң хөрмәтле һәм мактаулы хезмәтләрнең берсе. Укытучыга меңнәрчә шигырьләр, җырлар, китаплар багышланган. А.Фадеев «Яшь гвардия» романы геройларының берсе Матвей Шульга сүзләре белән укытучы эшчәнлегенә мондый бәя бирә: «Укытучы! Сүзе дә нинди бит!.. Укытучы! Әйтергә генә җиңел! Бездә, һәр бала мәктәптә укыган илдә, укытучы – беренче кеше ул. Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге – укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә. Аны урамда күргәч тә без илле адым килеп җиткәнче үк хөрмәт йөзеннән баш киемебезне салырга тиешбез».Һәр кешенең үз кече Ватаны, тормышка юллама биргән үз мәктәбе, рәхмәт хисләре белән, олылап искә ала торган укытучысы бар.Мөхәммәт Мәһдиев әнә шундый хөрмәтле укытучы булган.Бигрәк тә аның авыл мәктәпләрендә укытучы булып эшләве игътибарга лаек, тормыш мәктәбе үрнәге булып тора. 5

Язучы, әдәбият галиме, тәнкыйтьче Мөхәммәт Сөнгать улы Мәһдиев 1930 нчы елның 1 нче декабрендә Татарстанның Арча районы Гөберчәк авылында туган. 1944 нче елда Сикертән авылындагы җидееллык мәктәпне һәм 1947 нче елда Арча педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, шул ук районның Сеҗе урта мәктәбендә бер ел өлкән пионервожатый булып эшли, аннары, 1948–1950 нче елларда, хәзерге Саба районының Керәнле җидееллык мәктәбендә тарих фәне укыта. 1950–1954 нче елларда Балтик хәрби флотында хезмәт итә. Флоттан кайткач, 1955–1960 нчы елларда Арча төбәге мәктәпләрендә укытучы булып эшли. 1959 нчы елда, читтән торып укып, Казан дәүләт педагогика институтының тарих бүлеген тәмамлый. 1960 нчы елда М.Мәһдиев Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурага укырга керә, һәм уңышлы тәмамлап, 1964 нче елда “Татар совет әдәби тәнкыйте (1917–1932)” дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.

Язучы-прозаик буларак исә М.Мәһдиевнең исеме матбугатта бераз соңрак, 60 нчы елларның ахырларыннан күренә башлый. 1967 нче елны “Казан утлары” журналының бишенче санында “Этюдлар” дигән гомуми баш астында аның беренче кыска хикәясе - әдәби парчалары басылып чыга, ә тагын бер елдан шул ук журнал битләрендә “Без – кырык беренче ел балалары” исемле беренче повесте дөнья күрә. Әлеге повесть укучылар һәм әдәби тәнкыйть тарафыннан татар прозасындагы бер яңалык итеп каршы алына. Шуннан соң иҗат ителгән күләмле әсәрләре – авыл тормышын, сугыш алды, сугыш вакыты һәм сугыштан соңгы чордагы колхоз чынбарлыгын, аның кешеләрен үзәккә алып, шул заманга хас күп төрле иҗтимагый, әхлакый-фәлсәфи проблемаларны рәссам күзе аша анализлаган, актуаль яңгырашлы, халыкчан рухлы “Фронтовиклар” (1972) романы, “Каз канатлары” (1975) романы, “Кеше китә - җыры кала”(1978), “Торналар төшкән җирдә”(1978), “Ут чәчәге” (1980), “Исәнме, Кәшфи абый!”(1982) кебек повестьлары белән М.Мәһдиев татар әдәбиятының алгы сафына баса.

М.Мәһдиевнең прозада беркемне дә кабатламый торган үз стиле, үз язу манерасы бар. Ул әсәр өчен материал сайлауда, аңа якын килү һәм аны сәнгатьчә сурәтләү алымнарында гаять үзенчәлекле язучы.Барлык образларга, вакыйгаларга, предметларга авторның карашы – мөнәсәбәте сеңгән.Шәхси хикәяләүче үз тарихын, үзе күргән вакыйгаларны сөйли.Милли характерларны тудыру остасы саналган Мәһдиев үзе белгән татар менталитетының акрын-акрын гына җимерелә баруын төрле гореф-гадәтләрнең югалуында, онытылуында күрә.

6

Татарстанның халык язучысы, әдәбият галиме, Республиканың Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Мөхәммәт Мәһдиев турында мин «Туган ягым әдибе” дип горурланып әйтәм.М.Мәһдиевнең “Без- кырык беренче ел балалары” повестен укыганнан соң мине аның укытучылык эшчәнлеге кызыксындырды.Арча педагогия училищесын тәмамлагач укытучы булып эшләгәнме ул? Мөхәмммәт абый туган авыл бездән нибары 7-8 чакрым ераклыкта урнашкан.Ул безнең Казанбаш мәктәбендә укытучы булып эшләгән икән. Мәктәп ике катлы агач бинага урнашкан, утын ягып җылытыла, шунлыктан бераз салкынча булган.Атнага бер авылына кайтып йөргән Мәһдиев бераздан әнисе белән апасы Равияне дә Казанбашка алдыра.Алар хуҗалары читкә киткән ике яклы өйгә урнашалар.Авылда бүген дә Мөхәммәт абыйны сагынып искә алалар, аның турында яратып сөйлиләр. Мөхәммәт абый белән бергә эшләгән укытучыларның кайберләре исән-сау, авылда ул укыткан укучылар да яши.Мин Мәһдиевне күреп белгән авылдашларымнан аның турында истәлекләре белән уртаклашуларын сорадым. Бу эшкә мине укытучылар, мәктәп тормышы турында язылган “Фронтовиклар” романын укып чыгу этәрде. Романда аның нәкъ менә Казанбаш мәктәбендә эшләгән чоры тасвирлана. Әсәрдәге Рушад Сулимовлар, Гата Сәлахиевләр, Нәркисләр, Хәкимҗаннар кебек саф күңелле, балаларны чиксез ярата торган укытучылар кемнәр алар, аларның прототиплары кемнәр? Дүрт ел Мәһдиев белән бергә эшләгән китапханәче Галимова Марзия апа үзенең истәлекләре белән бик теләп уртаклашты: “Мөхәммәт бик җор телле, таләпчән, үз өстендә эшли торган тырыш укытучы иде.Мәктәптә тарих укытты, тик әдәбиятны бик ярата иде. Мин китапханәче булып эшли идем, Мөхәммәт миңа сугыш турында китаплар әзерләп куярга кушты. Ул бу китапларны файдаланып бик матур кичә үткәрде.Гомумән, ул көчле оештыручы иде.Укучылар белән сугыш турында җырлар өйрәнеп, коридорда марш атлатып йөрде.Сайлаулар вакытында балалар белән урамда “ура” кычкырып оештырып йөрде.Балалар аны тыңлыйлар, яраталар.Игезәк Исламовлар укыды, аларны аеру читен иде, башка укытучылар миңнәре буенча аералар, Мәһдиев бу турыда белми, билгеләрен буташтырып куя торган иде. “Фронтовиклар” романындагы геройлар – алар безнең укытучылар. Нәзәкатьле, эчке культуралы, кыю, горур, тирән мәхәббәткә сәләтле Нәркис – рус теле укытучысы Фәйзуллина Ләлә, көтелмәгән хәлләр, сюрпризлар кешесе, бунтарь Гата – Рөстәм Бакиров, сөйкемле, кешелекле, саф җанлы, оптимист Бәлкыйс – Мусина Фәсәхәт, кара эчле, белемсез, көнчел Хушият - Һидият, укучыларны шәхси үрнәге белән тәрбияләүче, гадел, сабыр, төгәл кеше физкультура укытучысы Ахунҗанов Хәкимҗан.

7

8

Мәһдиевнең тормыш иптәше булачак Лилия дә безнең мәктәптә биология укытты.Мин мәктәп тәҗрибә участогында балалар белән җиләк җыеп ятканда, зур чемодан күтәргән таныш түгел кыз килеп керде.Ул директорны сорады, мәктәпкә укытырга килгәнен әйтте.Бу кыз язучы Гомәр Бәшировның кызы Лилия Бәширова булып чыкты.Алар Мөхәммәт белән дуслашып йөрделәр һәм тормыш корып җибәрделәр, аннары Казанга күченделәр.”

Лилия ханым күңелендә дә Казанбаш белән бәйле истәлекләр сакланган: “Мине 1958 нче елның августында Казанбаш авылындагы унъеллык мәктәпкә химия һәм биология укытучысы итеп билгеләделәр. Мин Казанбашка килгәндә Мөхәммәт әле авылыннан килмәгән, шулай булса да, бөтен халык дип әйтсәм дә ялгышмамдыр, гел аны телгә алып сөйләшә иде.Мәктәп директоры булып Госман Шакиров дигән кеше эшли иде.Казаннан бергә килгән рус теле укытучысы Ләлә Фәйзуллина белән безнең атна саен өйгә кайтасы килә.Шимбәдә исә дәресләребез бар.Госманнан рөхсәт алып кайтып китәбез.Бервакыт, бил тиңентен пычрак ерып якшәмбе көнне кичке тугызларда көч-хәл белән Казанбашка килеп җиттек.Бер ун минуттан каршы йортта яши торган күрше егете кереп: “Лилия, сине Мөхәммәт чакыра, эш бар дип әйтә”, -диде.Мөхәммәт завуч иде, аның миңа кушасы эше дә булырга мөмкин.Ләкин ачуым чыкты:беренчедән, үзе дә керә ала иде бит, икенчедән, шундый арылган, башта эш кайгысы юк.Утны сүндердем дә, ятып йокладым.Иртәгесен

9

журналларны култык астына кыстырып, Ләлә белән дәрескә керергә тора идек, Мөхәммәт: “Күрсәтегез әле планнарыгызны” ,- дип безне туктатты.Билгеле, безнең икебезнең дә планнар юк иде.Безне дәрескә кертмәде, шелтә үк бирмәде бугай үзе.Соңыннан әйтте, без аны завуч буларак санламыйбыз дип исәпләп йөргән икән.”

Ветеран укытучы Сания апа Галимова Мөхәммәт Мәһдиев турында бик җылы итеп сөйләде: “ Ул безгә килгәндә әле өйләнмәгән егет иде.Мәктәптә тарих фәнен укытты.Бик көчле укытучы иде.Тарихны бик яхшы белә, сөйләм теле матур, укучылар аның дәресен тын да алмый тыңлыйлар.Апасы Равия пионервожатый булып эшләде.Мөхәммәт класстан тыш чараларны бик оста оештыра, укучыларны җәлеп итә белә иде, ул үткәргән кичәләр әле дә хәтердә саклана. Мөхәммәт биергә һәм җырларга да бик оста иде.Ул чорда бәйрәм саен укучылар һәм укытучылар көче белән клубта концерт, спектакльләр куела, бу эшнең дә башлап йөрүчесе Мөхәммәт Мәһдиев иде.Авыл халкы аны бик ихтирам итте.”

Бу турыда М.Мәһдиев “Илленче еллардан бер истәлек” мәкаләсендә болай яза: “Мин авыл мәктәпләрендә эшләгәндә, талантым булмаса да, гел спектакль оештыра идем һәм Казан театрларыннан калышмыйча: алар “Башмагым”ны куялар, мин дә моны оештырам.Алар “Зәңгәр шәл”не- без дә

шуны ук.Мин инде, билгеле, уңай герой, шәп герой.Ул вакытта авылда шулай иде: роль бүлгәндә иң шәп геройны алган кешенең дәрәҗәсе зур:Галиябану, Хәлил(“Галиябану”), Сәрвәр, Галимҗан(“Башмагым”), Фәхриназ, Каһарман(“Фәхриназ”) шулай бүленә иде.Исмәгыйль, Себер бае, Мөстәкыйм рольләрендә уйнарга авыл халкын чак-чак күндереп була иде.Һәр матур кызның уңай, “ведущий” рольдә уйныйсы килә, һәр шәп егетнең Хәлил, Галимҗан, Булат, Каһарман буласы килә, башка рольләрне тәкъдим итсәң үпкәлиләр, катнашмыйлар.Мин дә замана баласы, мин дә авыл егете бит, бу чир миндә дә бик көчле һәм мин спектакльгә роль бүлгәндә бик каты эгоист, уңай персонажны үземә генә алам.Кешегә хут юк.Авылда шулай.

Арча районының Казанбаш авылында “Фәхриназ” драмасын сәхнәгә куябыз.Мин – режиссер да, труппа мөдире дә.Сәнгатькә кагылышлы бөтен терминнарны үземә ябыштырып бетерәсе килә.Адәм баласында бер рухи авыру бар, аның артист, язучы, композитор дигән исем белән яшисе килә.Югыйсә, миңа ни кирәк инде? Мин – укытучы, ярыйсы гына, дәрәҗәле генә.Юк, тагын әле “артист” дигән исем дә кирәк.Бераздан – “әсәрне сәхнәгә куючы” дигән исем дә кирәк икән(режиссер дисәң, ул вакытта әле авыл халкы аңлап бетерми, ә миңа бөтенесенең дә аңлап бетерүе кирәк.)

10

Шулай, “Фәхриназ” драмасын куябыз. Ут чыгасы урында авыздан керосин бөркеп ут көлтәсе бирәбез, шартлатасы урында... дары салган калай банканы шартлатабыз, кадыйсы булганда (Фәхриназ-Мөстәкыймне) чын пычак чыгарабыз.Тик кан гына чын түгел. Мин әйтсәм, анысын да чыгарырга әзер кешеләр бар...Әмма без күрдек инде: мал суя торган озын ак пычакны пәрдә артында хезмәт укытучысы Даниял Исмәгыйлев (Җиһаншаны уйный)шундый итеп кызыл карага буяды ки, Фәхриназ шул пычагын тотып сәхнәгә чыгып баскач халык аһ итте! Нүҗәли Мөстәкыймне (укытучы, алтмыш яшьлек Һидият абзыйны) чынлап торып суйды икән? Хатыны, баласы калды бит! Фәхриназ ролен уйнаучы кызны- унынчы класс укучысы Раушанияне бүген үк төрмәгә утырталар бит!

Сәнгать авылда әнә шулай иде, чын иде, үзебезнеке иде...

Мин һаман теге хәлгә килеп җитә алмыйм әле.Әсәрнең эчтәлеге димәк болай: мин – Каһарман, авыл халкын кулак Мөстәкыймгә каршы оештырып йөрим.Авылда сыйнфый каршылык бервакыт “стресс” дәрәҗәсенә җитә. Җәйнең эссе көне.Тегермән буасынамы, кая, мунчала ясау өчен юкә кабыгы салганнар.Су буенда утырган авылларда үләт башланган.Кыскасы – авылда бунт, халык тетрәнгән, берләшкән, нидер әйтмәк була. Спектакль буенча менә шулайрак бара:

Каһарман (лидер) сәхнәдә кем беләндер сөйләшеп тора.Шул вакыт сәхнәгә Сәетҗан исемле шәкерт йөгереп керергә һәм әйтергә тиеш:

-Каһарман абый, халык мәчет янына җыелып бетте, сине көтәләр...

Сәетҗан ролен тугызынчы класс укучысы Рафис уйный иде.Аның сәхнәгә менүе һич тә очраклы булмагандыр, еллар узгач мин белдем: Рафис Казанда Культура сарайларының берсендә эшли икән.Шулай, Рафис атылып килеп керде, мин исә бик шәпләп кем беләндер сөйләшеп, сәхнәдә буй күрсәтеп тора идем, Рафис килеп керде һәм...

Күрде: каршында әлеге “дөнья явызы Мәхдиеф”басып тора.Рафис бит әле кичә генә тарих дәресендә миннән көчкә-көчкә бер билге алды, әзерләнмәгән иде – факт.Аның бишенчедә укый торган энекәшен әле бүген генә мин бүлмәгә чакыртып, кыздырып чыгардым. Әле дәрес беткәндә генә әтиләре Сөләйман абзый килеп миңа болай диде:

  • Мин- коммунист кеше.Әмма искелекнең бер законында дөреслек бар.Элек шулай иде: мәктәпкә баланы биргәндә “ите сиңа, сөяге миңа” дип тапшыралар иде.Бу малай – сезнең кулда, шуннан кеше ясагыз. Яруын –өйгә кайткач, үзем ярам...- Һәм ул яргалый да иде.Сөләйман абзый, гомумән, һәйбәт егетләр үстерде.

  • 11

Рафис боларны белә.Әйбәт егет, сәнгать егете. Хәзер исә аннан бер генә җөмлә көтелә:

-Каһарман абый, халык мәчет янына җыелып бетте, сине көтәләр...

Һәм Рафис, тугрылыклы укучы, сәхнәдә укытучысы һәм завучын күргәч кинәт каушады.

- Мөхәммәт абый, колхозчылар клуб янына җыелып бетте, сезне көтәләр,- диде. Диде дә...тынсыз калды.

Аннан барыбыз да бергә көлдек: Рафис та, мин дә, зал да.Озак итеп, рәхәтләнеп.Сәхнә ветераны Сәүбән абзый да, Даниял да. Барысы да мәрхүмнәр инде...

Әмма спектакльнең барышын бу хәл һич кенә дә үзгәртмәде.Бу хәл 1957 нче еллар тирәсендә булды, ахрысы.”

Мәһдиевнең бу мәкаләсендә телгә алынган “артистлар” арасыннан Рафис абый гына исән, Казанда яши, авылга гөмбә җыярга кайткалый.

Мөхәммәт Мәһдиев укыткан укучылар әле дә аны онытмый, сагынып сөйлиләр.Озак еллар Казанбаш мәктәбендә химия укытучысы булып эшләгән Римма апа Хәстиева Мәһдиевнең укучысы булган.Ул миңа менә нәрсәләр сөйләде: “Мин үземнең Мәһдиев укучысы булуым белән горурланам.Ул безне тарихтан укытты.Аның белән бәйле кызыклы вакыйгаларны әле дә сабакташлар белән искә алып сөйләшәбез.Бервакыт тарих дәресе алдыннан тәнәфестә класста ду күчеп йөгерешеп йөрдек, класста кешене танымаслык тузан күтәрелгән иде.Звонок булгач укытучыбыз керде һәм безне урамга алып чыгып шактый ара йөгертте.Ә дәресне алып калып үткәрде.Шуннан соң без Мөхәммәт абый дәресе алдыннан беркайчан да тәртипсезләнмәдек.Класста ике-өч тәртипсез малай бар иде, аларның яшьләре өлкән булганлыктан, укытучыларның кайберләрен санламыйлар. Мөхәммәт абый аларга да ачкыч тапты, тәртипкә утыртты.Алар һәммәсе тормышта үз урыннарын таптылар” Римма апа сөйләгән бу вакыйгалар “Фронтовиклар” романында урын алган.

Ветеран укытучы Илсөяр Шәрипова истәлекләре: “ ...Ул җитәкләгән класстан көнләшеп үлә идек, чөнки иртә белән дәрес алдыннан алар гына марш атлап, сугышчан җырлар җырлый иделәр.Мөхәммәт абый безнең классташ Ярхәмне гармуны белән мәктәп коридорына чыгарып утырта да, үзе югары класс малайларына, кызларына вальс, полька биергә өйрәтә иде.Чаналарга төялеп Көтек, Казиле, Күпербаш авылларына концерт, спектакльләр куярга йөрдек укытучыбыз белән.Концертларда мин дә

12

җырлый идем, ләкин Шамил Әхмәтҗанов, Роза Ибәтуллина хәтле булдыра алмадым.Мөхәммәт абый тулай торакта яшәүче кызлар бүлмәсенә мандолиналар алдырды.Кыш көне көрәкләр күтәреп басуга чыгу, язучылар белән очрашулар оештыру, ферма биләмәсендә калган туганнар каберлеген чистарту-болар барысы да Мөхәммәт абый җитәкчелегендә башкарылды.”

Әйе, Мөхәммәт Мәһдиев хезмәттәшләре һәм укучыларының тирән ихтирамын яулаган, зыялы, белемле укытучы булган.Аның вафатыннан соң матбугатта укучылары язган мәрсияләр басылган.Шуларның берсе Казанбаш кызы Раушания Сафина яраткан укытучысының үлеменә бик борчылып яза: “Хөрмәтле укытучым Мөхәммәт абыйның вафаты турында хәбәр килгәнгә әле кичә генә кебек, инде алтын көз җитеп килә. Исән булса, табигатьнең бу сихри фасылына ничек хозурланыр иде ул!Күңел һаман да ышанмый, телевизор кабызсаң, Мөхәммәт абый чыгыш ясыйдыр кебек.Безнең авылга моряк киемендә кайтып төште ул.Балтыйк флотыннан кайткан тере морякны беренче күрүем булганга, миңа бик тәэсир итте ул.Аның дәрес алып барулары!Парта аралары буйлап йөри-йөри сөйли, дәреслеккә карамый да! “Өегездә укырсыз,”- ди.Еллар үтеп,беренче әдәби әсәрләре күренә башлагач, мин Мөхәммәт абыйның иҗатын күзәтә башладым.Кайсы гына әсәрен,кайсы җиреннән укып китсәм дә, үземнең туган авылымны күз алдына китереп укыйм, туган ягымның басу-кырлары, елга-болыннары тасвирланган, үз авылым кешеләре сурәтләнгән кебек. “Фронтовиклар”да боз китү күренешен укыйм да, туган авылым аша агучы Казансу елгасында язгы ташу вакыты күз алдына килә: ярларына сыймаган бозлар, язгы сулар, егетләрнең боз өстенә ягып җибәргән учаклары... “Торналар төшкән җирдә”не кулга алсам, анда сурәтләнгән Масра басулары, Кесмәс елгасы буйлары минем авылымнан 5-6 чакрым гына бит.Мөхәммәт абыйның әсәрләре минем өчен бальзам кебек.Йокысыз төннәремне кыскартыр өчен, өстәл лампасын кабызам да шул китапларны кулыма алам, елый-елый да, елмая-елмая да укыйм мин аларны.Бәхилләшә алмый калдым хөрмәтле укытучым белән.60 еллыгына китап укучылар белән очрашуга барганда, автограф яздырырга дип “Бәхилләшү” китабын алып барган идем.Хәзер үкенәм: “Ник ул исемдәгесен алып бардым икән, чынлап та бәхилләшү булган икән бит”.

Бергә эшләгән хезмәттәше, “Фронтовиклар” романындагы Гата Сәләхиевнең прототибы Рөстәм Бакиров Мәһдиев белән туганы кебек булуын яза: “...Шул көннән башлап Мөхәммәт минем өчен туганым кебек якын кеше булып әверелде.Әкренләп укытучыларның август киңәшмәсе якынлашты.Яшь укытучы буларак, миңа анда чыгыш ясарга куштылар.Куркып калдым.Моны сизеп, Мөхәммәт миңа ярдәм кулын сузды.Чыгыш язганда мин аның тел байлыгына һәм җөмлә төзелешенең аңа гына хас төгәл, шул ук вакытта халыкчан булуын аңладым.Пленар утырышта чыгыш ясап үз урыныма килеп утыргач, ул канәгатьләнү һәм горурлык хисе белән кулымны кысты.

13

Менә түземсезлек белән көткән яңа уку елы да килеп җитте.Мөхәммәт һәрвакыт миңа үзенең файдалы киңәшләрен бирде һәм физика дәресләренә еш керә торган булды.Дәреслеккә генә ябышып ятмыйча, фән-техника яңалыкларын даими биреп баруым аңа бик ошый иде.Мин оста педагог киңәшләрен тыңлап һәм үземнең белемемне кулланып, тиз арада укучыларның үз кешесенә әйләндем. Ул да мине дәресләренә чакыра башлады.Аның дәресләрендә бернинди боеру, тавыш күтәрү юк, ә бары тик иптәшләрчә сөйләшә һәм җирле материалларны кулланып, балаларны шул вакыйгалар эченә алып керә иде.Шуның өчендер инде, ул укыта торган тарих фәне буенча укучылар белем сыйфаты да югары иде.”

Йомгаклау өлеше

Әйе, Мөхәммәт Мәһдиевнең авыл мәктәбендә укытучы булып эшләгән чоры укучылар һәм укытучылар күңелендә якты истәлек булып калган.Укучылары аны таләпчән, гадел, яхшы күңелле булганы өчен яратканнар.Мәһдиев үзе дә укытучы дигән исемгә тап төшермичә тиешле югарылыкта тора белгән, мәктәпкә чын йөрәгеннән бирелгән, үз өстендә даими эшләүче, авырлыкларны җиңә белергә өйрәтүче укытучы булган.Өстәвенә аның матур җырлый- бии белүе, оста оештыручы булуы мәктәп тормышы өчен бик әһәмиятле.

14

Лилия Бәширова аның турында истәлекләрендә: “Тарих укыту буенча ул районда иң яхшы укытучылардан саналды.Мәктәптә аны яратмаган, хөрмәт итмәгән укытучы, укучы юк иде.Атна саен Арчага әләк язып җибәрүче бер укытуны исәпләмәгәндә, әлбәттә” –дип яза.Мәһдиевнең педагогик эшчәнлегенә язучы Гомәр Бәширов та югары бәя бирә: Ул даны еракларга таралган мәшһүр уку йортларының берсе булган Казан университетында утыз ел буена татар әдәбиятын укытты.Аның шушы эшчәнлеге үзе генә дә Мөхәммәтне күренекле шәхесләребез сафына алып кергән иде инде.Аның дистәләгән шәкертләре хәзер республикабызда һәм башка өлкәләрдә бик тырышып мәгърифәт нуры тараталар.Әмма Мөхәммәт педагог булу белән генә чикләнмәде, әдәбият фәненә дә лаеклы зур өлеш кертте”

Марсель Галиев : “Мөхәммәт абыйның лекцияләрен язып бару мөмкин түгел.Шулкадәр тәэсирле сөйли-кәгазь- каләм кыштырдатып, бу илаһи мизгелне бозарга берәү дә җөрьят итми.” –дип яза Мөхәммәт Мәһдиевтә укыган студент еллары турында. Филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина : “Аяклы энциклопедия” – күп белүче, тормышның төрле өлкәләрендә барган яңалыклардан хәбәрдар, рус һәм Ауропа әдәбиятын күп укыган, гомумән, кеше психологиясен яхшы тоемлаучы Мөхәммәт абый мәгълүматны тыңлаучыга кызык булырлык, күз алдына килерлек итеп сөйләү куәсенә ирешкән Мөгаллим һәм Остаз, татар укучысын гаҗәеп иҗаты каршында баш идергән, әсәрләрендә үкенечле-моңсу бер моң белән кеше җанындагы дулкынга кагыла алырлык көй тудырган Оста һәм Рәссам, рухи дөньясы бай башкаларны үз янына тарта, җәлеп итә белүче Шәхес иде.Дәрес буе йотлыгып тыңларга мәҗбүр иткән, тирән белемле һәм эрудицияле укытучыны, белем биреп кенә түгел, иронияле-әче репликалары белән камилрәк-гыйлемлерәк булу теләге уята торган остазны, һәр нәрсәгә үзенчәлекле, борчулы-моңсу карашы булган, 20 нче йөз башы вакытлы матбугатын тулысы белән энә күзеннән үткәргән галимне, гадәти булмаган, һәр детальдә – образ, һәр кешедә яшәеш фәлсәфәсе күрә белгән шәхесне университетның укытучылары һәм студентлары гына түгел, чал диварлары да сагына кебек.”- дип яза.

Мәһдиевнең татар авылына дан җырлаган әсәрләре киләчәк буын укучыларын да дулкынландырыр, исеме халык күңелендә мәңге сакланыр. Татар халкы һәм Татарстан да үз улын онытмас, аны һәрчак сагынып, олылап искә алыр.

15

Кулланылган әдәбият:

  1. Бәхилләшә алмый калдым...Р.Сафина, Китап палатасы хезмәткәре, Мәгърифәт, 1995,16 нчы сентябрь

  2. “Илленче еллардан бер истәлек” М.Мәһдиев, “Арча хәбәрләре”, 3 нче декабрь, 1988

  3. Мөхәммәт Мәһдиев Язучы турында замандашлары Казан Татарстан китап нәшрияты, 2004 Төзүче-редактор Гәүһәр Хәсәнова

  4. “Мөхәммәт абый укытты” И.Шәрипова, “Татарстан яшьләре” 30 нчы март, 2010

  5. М.Мәһдиев иҗатына бер караш А.Шәмсутова Казан утлары 2003, 12 нче сан

  6. “Олы җанлы кеше иде” Рөстәм Бакиров Мәгърифәт 1995

  7. Хөрмәтле Мөхәммәт ядкәре Сөембикә 12 нче декабрь 1995

7. http://tt.wikipedia.org/

  1. http://adiplar.narod.ru/mahdiev.htm

  2. http://do.gendocs.ru/docs/index-

  3. Җирле материаллар

16