Главная страница

Сочинение язу. Язгы матурлыкка соклану хисе уяту. Оештыру


Скачать 22.81 Kb.
НазваниеСочинение язу. Язгы матурлыкка соклану хисе уяту. Оештыру
Дата21.02.2016
Размер22.81 Kb.
ТипСочинение

Мастер класс:

Тема: Сүздән текстка

Максат.

  1. БСҮ күнекмәләре булдыру

  2. «Яз» турында кыска күләмле сочинение язу.

  3. Язгы матурлыкка соклану хисе уяту.


  1. Оештыру.

  2. Психологик халәт тудыру

Кереш

- Бу гүзәл күренешләргә карап, җырны тыңлап, дөнья шундый матур дип кычкырасы килә. Чыннан да, дөнья шундый матур. Бу-могҗиза. Ә тормыш ничек матур. Тормыш матурлыгын тудыручы могҗиза нидән гыйбарәт. Бу да могҗиза. Бу могҗизаны иҗат белән чагыштырып була. Ә иҗат итәргә сәләт табигатьтән биреләдер дип уйлыйм. Ә без бүген шуны үзебездә тоемлап карарбыз.

- Хөрмәтле коллегаларым, мин сезне «Сүздән текстка» дигән мастер-класска чакырам.

-Без сезнең белән сүзләр дөньясында очрашабыз, бер-беребез белән аралашабыз, кайвакыт нинди сүзләр кулланганыбызны да белмичә калабыз. Сүз ул-кабатланмас бер дөнья. Сүзләрне әйткәндә бернинди дә гаҗәпләнерлек нәрсә юк кебек, ә балалар исә шул сүзләр артында төрле образлар тудыралар. Ә минем укытучы буларак максатым-сүзләрне аңлау һәм тоемлау. Бүген яз сүзе белән эшлибез. Яз- матур ай. Табигатьтә яз фасылы. Безнең күңелләребез дә язга тартыла. Сүзнең мәгънәсен аңлар өчен аны тоярга кирәк.

- Әйтегез әле, хөрмәтле коллегаларым, сүзне ничек тоеп була

-

- Ә аны тотып карап буламы

-

- Шушы вакытта сүзнең күңелләрдә хис-кичерешләр барлыкка килә

-

- Сезнең алдыгыздагы кәгазьләрдә яз элементлары бирелгән. Сез аны ничек күз алдына китерәсез… Күчерелмә мәгънәдә кулланылса тагын матур булыр ( Яз гөле, умырзая, нәүрүз, яз йолдызы, яз чәчкәсе, яшьлек, матурлык)

- Ә укучылар исә, менә шушы яз рәсемен ачык, матур төсләр белән чагыштырып бирәләр. Димәк аларның күңеленә яз ачык матур төсләр алып килә.

- Ә язның лексик мәгънәсен ничек аңлыйсыз

-

- Кыштан соң килгән вакыт, кыш белән җәй арасындагы ел фасылы.

- Сүз ул – төзүче материал Ә хәзер яз сүзеннән яңа сүзләр язып карагыз әле.

- ….Язын, язгы, язгылыкта, язлый, яздай, язлык (язга калдырылган)

- Хәзер яңа сүзләр ясап алыйк. Чөнки яңа сүзләр ясау укыту процессы белән тыгыз бәйләнгән

-

- Сүзләргә рифмалар уйлагыз.

-

- Сөйләм барлыкка килсен өчен фикерне дәвам итегез

- слайд № 11

- Сүзләрдән төрле җанрларда иҗат итеп була. Ә без кечкенә генә шигырь язып карыйк.(синквейн)
- Беренче юлда төп сүз үзе генә булсын,

икенче юлга яз сүзенә караган сыйфатлар кулланыгыз

Өченче юлга сыйфатлар, сүрәтләү алымнары куллансагыз да ярый

Дүртенче юлга күчерелмә мәгънәсен уйлап карагыз
- Күпме җылы, матур сүзләр яңгырады. Чөнки без – укытучылар. Безнең күңелләрдән күпме җылылык, мәрхәмәтлелек, игелеклелек бөркелеп тора.
-Әкрен генә сүзләрдән текст төзергә керешик.

-

-Бу сезнең һәрберегезнең иҗат җимеше, сезнең матурлыкны тоюыгыз, белемегез, илһамыгыз.сәләтегез. Без бүген яз сүзе турында сөйләштек. Сезнең күңелләрегездә һәрвакыт кояшлы, җылы, чәчәкле язлар гына булсын. Рәхмәт.