Главная страница

Рограмма кружка "Энҗе җыям" по татарскому языку и литературе для учащихся 2-5 классов



НазваниеРограмма кружка "Энҗе җыям" по татарскому языку и литературе для учащихся 2-5 классов
страница1/3
программы
Дата28.02.2016
Размер0.63 Mb.
ТипДокументы
  1   2   3



Образовательная программа кружка “Энҗе җыям”

по татарскому языку и литературе

для учащихся 2-5 классов

Автор программы:

учитель первой квалификационной категории

МБОУ “Аксубаевская СОШ№2”

Хамидуллина Резида Рахимзяновна


2012-2013


Аңлатма язуы

Халык педагогикасы балаларга хезмәт, әхлак, акыл, физик һәм эстетик тәрбия бирүне күздә тота. Алар бер-берсе белән нык бәйләнгән.Тәрбия бербөтен,күпкырлы, киң колачлы.Ул һәрвакыт, һәр җирдә: урамда, өйдә, мәктәптә, һәрбер дәрестә, һәр тәнәфестә тормышка ашырыла. Димәк, без бу чорда тәрбия эшен аеруча зур җаваплылык белән, эзлекле алып барырга тиеш Түгәрәк эшчәнлеге ярдәмендә балаларны халкыбызның культура мирасы белән таныштыруны, аларның рухын баетуны, әхлагын камилләштерүне һәм төрле өлкәләрдә сәләтен үстерүнеүз алдыма максат итеп куйдым.Эшне түбәндәге юнәлешләрдә алып барам:

-безнең тарихыбыз, туган ягыбыз;

-халкыбызның уен, җыр, бию һәм музыка сәнгате;

-халык авыз иҗаты.

Шушы максатларны тормышка ашыру максатыннан, мин мәктәп компонентыннан бирелгән сәгатьләрне уздыру өчен махсус курс программасын төзедем. Махсус курсның исеме “Чишмә” дип атала. Программа рус мәктәпләренең 2-5 нче сыйныфларында укучы рус һәм татар балалары өчен 128 сәгатькә исәпләнгән. Татар әдәбияты дәресләрендә әсәрләре белән укучыларны уйланырга мәҗбүр иткән, әхлак сыйфатларын тәрбияләгән бүгенге көн авторларына зур урын бирү зарур. Шуны истә тотып мин программага татар халкының танылган язучыларының әсәрләрен, әкиятләрен дә керттем.

Халык авыз иҗаты әсәрләре белән таныштыруны укуга яки әңгәмә үткәрүгә генә кайтарып калдырмыйча, эш формаларын һәм алымнарын төрлечә үзгәртәм.Табышмаклар кичәсе, әкиятләрне язу һәм сәхнәләштерү, бәетләр иҗат итүче кешеләр белән очрашу түгәрәк эшен җанлы һәм кызыклы итеп оештырырга ярдәм итә.

Бүгенге көндә укытучыларының төп бурычы - балаларны белемле, рухи яктан бай, әхлаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Шулар арасында иң әһәмиятлесе,үтемлесе һәм нәтиҗәлесе-уеннар.

“Уен-баланың тормышка әзерләнү күнекмәсе ул. Уеннар балага зур файда китерәләр, алар ярдәмендә ул үзенең характерына нигез ташы булып урнашып кала торган гадәтләргә, күнекмәләргә өйрәнә, моның өстенә бу уеннар балада, гадәттә, зур канәгатьләнү хисе уяталар”,- дип язган профессор П.Ф.Лесгафт. Дөрестән дә, уеннар, бер яктан, физик тәрбия чарасы булса, икенчедән, күп кенә уеннар эстетик тойгылар тәрбияләүгә зур ярдәм итә. Хәрәкәтләрнең төгәллеге, уенның сүзләрен сәнгатьле итеп әйтү, балаларның төрле образлар башкарулары - болар барысы да балаларда канәгатьләнү хисләре уята, матурлыкны аңларга ярдәм итә. Алай гына да түгел, уен вакытында баланың күңеле күтәренке, көр була, һәм бу халәт аның нерв системасына уңай йогынты ясый. Уен вакытында туган шатлыклы кичерешләр уенны көчле тәрбия чарасына әверелдерә. Танылган шәхесләребезнең берсе – Ризаэддин Фәхреддин балаларга язган үгет – нәсыйхәтендә: “ Балаларның тәрбиялесе илә тәрбиясезе уйнаган вакытларында бик ачык беленер. Аның өчен уйнаган чакларында балалар бик каты ихтыярлы булырлар, зурлардан курку кеби нәрсәләр күңелләреннән чыгып та китәр”, - дигән.

Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда үз көченә ышану, күмәклек, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар да тәрбияли. Шигъри такмаклы уеннар балаларның хәрәкәтчәнлеген арттыру белән бергә, сөйләм телен дә үстерә, уен барышында һәммәсенә дә катнашырга мөмкинлек туа.

Укучыларда үзләренең иҗади активлыгын гамәлгә ашыру, нәрсәгә сәләтле, ни дәрәҗәдә зыялы булуларын һәм нәрсәгә ирешүләрен күрсәтү ихтыяҗыннан чыгып, программага зыялылык уеннары да кертелде. Төп игътибар баланың зирәклегенә, логик фикер йөртә алуына, фараз итүенә юнәлтелә. Чөнки кешенең мәгърифәтлелеге белем күләмендә генә түгел, ә аны төрле хәлләрдә куллана алу мөмкинлегендә дә чагылырга тиеш. Соңгы елларда мондый уеннар мәктәп, район, республика күләмендә еш үткәрелә башлады. Укучылар бик теләп катнашалар.

Программа түгәрәк эше буенча укучылар өчен бер айга 16 сәгать, атнага 4 әр сәгать исәбеннән 8 айга исәпләп төзелгән, барысы 128 сәгать. Ике сәгатьнең бер сәгате сыйныф бүлмәсендә (теория), ә икенчесе спорт залда яки саф һавада ( һава шартларына карап) хәрәкәтле уеннар формасында үткәрелә ( практика). Программа биш бүлектән тора: безнең тарихыбыз-28, балалар фольклоры – 24 сәгать, кызыклы грамматика – 36 сәгать, шагыйрьләр безнең белән -26 сәгать, кеше һәр яктан гүзәл булырга тиеш -14 сәгать.Укучылар бу түгәрәктә алган белемнәрен 5-8 сыйныфка кадәр “ Сүзләр илендә” исемле түгәрәктә, ә 9-11 кадәр “Эрудит” түгәрәгендә дәвам итә алалар.

Кызыклы грамматика бүлегендәге эш төрләре кушымта буларак бирелә. Кайбер материаллар “Мәгариф” журналыннан, “ Ачык дәрес”, “ Мәгърифәт” газеталарыннан алынган, алар кушымтада искәртелә.

Максат:

Балаларны шәфкатьле, миһербанлы, изгелекле, кешелекле итеп тәрбияләү, сөйләм культурасын, сүз байлыгын арттыру, хәтерен үстерү; укучыларның акыл-зиһен үсешен, ягъни танып-белүен, хәтерен, күзаллау, иҗади логик фикерләү, күзаллау сәләтләрен үстерү; физик һәм рухи яктан сәламәт үстерү.

Балаларны шәфкатьле, миһербанлы, изгелекле, кешелекле итеп тәрбияләү, сөйләм культурасын, сүз байлыгын арттыру, хәтерен үстерү максатыннан программаның теория өлешендә сүзле уеннар, тел шомарткыч такмазалар, тел көрмәкләндергечләр, үртәвечләр, такмаклар, мәкальләр һәм әйтемнәр, мәзәкләр, табышмаклар, һәм әкиятләр урын алды. Телдәге кимчелек баланың акыл үсешен тоткарлый, фикер йөртүенә комачаулый, нәтиҗәдә укучы үз фикерен тулысынча сөйләп бирә алмый. Дөрес сөйли алмаган укучы дөрес яза да белми. Бу күнегүләр, мавыктыргыч итеп, уен формасында оештырыла һәм укучыларның телләрендәге кимчелекләрне төзәтергә ярдәм итәләр.

Укучыларның акыл-зиһен үсешен, ягъни танып- белүен, хәтерен, күзаллау, иҗади логик фикерләү, күзаллау сәләтләрен үстерү максатыннан шигъри мәсьәләләр, викториналар, ребуслар, олимпиадалар, конкурс-уеннар кертелде. Бу уеннар барысы да укучыларның үз–үзләренә ышанычын арттыра, шулай ук киләчәктә бердәм дәүләт имтиханнарын бирергә әзерлек тә булып тора.

Укучыларны физик һәм рухи яктан сәламәт үстерү максатыннан программаның практика өлешенә төрле хәрәкәтле уеннар кертелде, чөнки физик һәм рухи яктан сәламәт бала гына яхшы укый, ата – анасына һәм җәмгыятькә файда китерә ала.

Шушы максатлардан чыгып, түбәндәге бурычлар куелды:

- укучыларның психологик үзенчәлекләрен истә тотып, уен эшчәнлеген оештыру;

- уенны баланың һәр төр эшчәнлегенә кертү;

- һәр баланың характерын, темпераментын, шәхси мөмкинлеген, теләген истә тоту;

- предметлы уен тирәлеге булдыру.

Укучылар белергә тиеш:

- үткән тарихыбызны;

- татар халкының гореф-гадәтләрен;

- мәдәниятын, мирасын;

- халкыбызның гасырлар дәвамында тупланып килгән поэтик һәм педагогик мирасы булган балалар фольклорын;

- халык педагогикасын;

- әхлак кагыйдәләрен;

- йөгерек санау һәм телдән исәпләү күнекмәләрен;

- әдәп-тәртип кагыйдәләрен.
Укучылар булдыра алырга тиеш:

- коммуникатив компетент;

- акыллы, игелекле, гадел, ярдәмчел, яхшы күңелле, хезмәт сөючән;

- туган илне, туган телне ярату;

- тату, дус;

- зирәк, тапкыр;

- мөстәкыйль;

- җитез, өлгер, кыю;

- физик һәм рухи яктан сәламәт.


1 Программа

1.1 Безнең тарихыбыз (28 сәг.)

Татар теле –Дәүләт теле.Флаг. Герб. Гимн.

Казанның истәлекле урыннары. Сөембикә манарасы. Кремль..

Татар халкының гореф гадәтләре. Бәйрәмнәр. Йолалар.”Сабантуй”,

”Сөмбелә”,”Нәүрүз”.

Спорт уеннары. Универсиада 2013.

Татар халкының борынгы эш кораллары .

1.2 Балалар фольклоры (24 сәг.)

Халык авыз иҗаты, аның төрләре.

Уен, аларның төрләре. Сүзле уеннар: ( CD диск) “Посылка килә”,”Көз, яңгыр”,“Кап та коп”, ”Эшләсәң эш табыла”,”Нәрсә кирәк”, “Шулай буламы, әллә юкмы?”, ”Тигез түгәрәк”, “Бу өйдә нәрсә яши?”, “Бармакларга исем кушу”. Хәрәкәтле уеннар: “Чыпчыклар һәм мәче “Түгәрәктә көрәш”, ”Әтәч”, ”Төлке һәм тавыклар”,”Төенчек”, ”Гөрләмеш, яки кача-кача”, “Буш урынлы”, ”Кап та коп”, ”Кабыргалы камчылар”, ” Ак,димә,кара, димә”.

Такмазалар, аларның туу тарихы, функциясе. Тел шомарткыч такмазалар: “Әби битен юмаган”, “Барыр идем урманга”, ”Бардым базарга”, “Уймак”,”Өч патшаның бер улы”,”Булган, ди, бер кеше”, ”Үлгән арба”, ”Шаян такмаза”,”Бар иде яшь чаклар”, ”Җыйдык кура җиләк”, ”Бабай бишектә чакта”,”Кызыклы сәфәр”, ”Безнең бабай”, “Дыр”

белән “бугай”.

Такмазалар: “Борын-борын заманда”,”Давыт”,”Бер өер тай”, ”Әтәч”,”Әби битен юмаган”,“Барыр идем урманга”,”Бардым базарга”,“Уймак”, ”Өч патшаның бер улы”,”Булган, ди, бер кеше”, ”Үлгән арба”.

Тел көрмәкләндергечләр: ”Елама, җамалый”,”Чи чия”,”Тимербаевның тае”,”Сирай суы”,”Карамалы малае”, “Кәбирләрнең кәҗәсе”,“Кәбир кызы Кәримә”, ”Карамага карама”,”Бәдрибанат бармагы”,” Бәдерниса бияләе”,”Бытбылдык балалар”, ”Мәче”, ”Мин агамны агалаган”,”Үгезегез мөгезе”, ”Абага”.

Үртәвечләр. Такмаклар: “Күкәй салган әтәч”,”Канатлы кәҗә”,“Тәртипсез чебиләр”,”Шапшак сарыклар”“Аучы кәҗәләр”,”Ялкау ата каз”,”Печән ашаучы казлар”,”Янгынчы песи”,”Эшчән песи”,”Елак каз”,”Усал тавык”,”Гармунчы сарык”, ”Са-ран сыер”,”Юньсез көтүче”,”Бакалар”,”Су ташучы карга”,”Эшлексез чебен”,”Бур кә-җә”, ”Карт песи”,“Елак әти”,”Мәзәк әби”, ”Өтерге”,”Хәйләкәр такмакчы”,”Ипи-хлеб”.

“Зур шалкан” әкиятен ( Күмәк уен ), Абдулла Алишның “ Куян кызы” әкиятен сәхнәләш-терү.

Әкият-табышмаклар: “Өч роза”,”Илдә булмаган ат”. Табышмак – сораулар: ”,”Бездән сорау сездән-җавап”,”Географияне беләсезме?”, ”Уналты шакмак”,”Шаян табышмак-сораулар”.

Мәкальләр һәм әйтемнәр: Ата-ана, ата-ана һәм балалар, ана һәм бала, ата һәм бала, юньле бала һәм юньсез-игелексез балалар, эш-хезмәт, Туган ил турында, галиҗәнап икмәк, белем-гыйлем, китап, уку-язу, табигать күренешләре.

Мәзәкләр: Ата-ана һәм балалар. Мактанчык, ялганчы, куркак кешеләр. Ялкау, эшкә җавапсыз карау-чылар, белемсезләр, наданнар.

Табышмаклар: Уку-язу турында. Сорау табышмаклар. Тел турында. Табигать күренешләре, ел фасыллары. Үсемлекләр, куаклар, агачлар. Бөҗәкләр, кошлар, җәнлекләр, йорт хайваннары. Яшелчә-җиләк җимеш. Тапкырлар, зирәкләр өчен табышмаклар.

7нче апрель - Сәламәтлек көне. К.Чуковскийның “Юындыр”(DVD диск) фильмын карау, эчтәлеге буенча фикер алышу, нәтиҗә ясау.

Зоологик эстафета (уен-ярыш).

Татар халык әкиятләре тыңлау ( CD диск). Абдулла Алишның“Бал корты һәм Шөпшә” ”Сертотмас үрдәк” әкиятләрен тыңлау, эчтәлеге буенча фикер алышу, нәтиҗә ясау. Әкиятләр язу,өйрәнү, сәхнәләштерү.

1.3 Кызыклы грамматика (36 сәг.)

Хикмәтле математика. Шигъри мәсьәләләр: “Нинди тизлектә очалар”,”Ничә яшьтә”, “Ничә сәгатьтә куып җитә?”,”Ничә гөмбәне юк иткәннәр?”,”Күпме яфрак ашарлар”, ”Ничәшәр сәгать эшлиләр?”,”Күпме таралган?”, ”Һәркайсы ничәшәр”.

Викторина: Нәрсә? Кайда? Кайчан?

Математик сандык. Математик табышмаклар.

Могҗизалар иленә сәяхәт. Шарль Перроның”Көлкәй”(Золушка) әкиятенә сәяхәт. Әкият герое каршындагы кыенлыклар математик мисал, мәсьәләләр, башваткычлар рәвешендә бирелә.

Ребуслар, аларны укуның элементар кагыйдәләре, алымнары. Ребуслар чишү.

Математик олимпиада. Мөстәкыймовлар олимпиадасы.

Хәрәкәтле уеннар: “Самовар”, Ябалаклар,күбәләкләр,бөҗәкләр”, “ Тасманы ал”, “Ике суык”, .”Күз бәйләш”, “Алырмын кош”, “Кәбестә”, “ Очты, очты ”, “Туп йөртеш”, “Челтәр элдем читәнгә”, ” Почмак алыш”, ” Чума үрдәк, чума каз “, ” Буяу сатышлы “,

” Өлгерсәң өлгер “.

Дидактик - уеннар: «Зирәк тиен”- 2011, 2012. “Русский медвежонок”- 2010. 2011. 2012.

“Кенгуру” – 2010. 2011. 2012.

Ярыш – уен: Уеннарда – хәрәкәт, хәрәкәттә - бәрәкәт.

Язгы һәм җәйге сынамышлар

1.4 Шагыйрьләр безнең белән (26сәг.)

Г.Тукайның иҗатын өйрәнү.Призентация “Туган як серләре” ;Г.Тукай әкиятләре.”Шүрәле”. Призентация ясау; М.Җәлилнең тормыш юлы, призентация карау; М.Җәлилнең фронтан язган хатларын, әкиятләрен өйрәнү; Муса Җәлилнең әнисе белән очрашу вакыйгасы һәм алар кичергән хисләр, шагыйрь күңелендәге әрнү сагыш хисләренең бирелеше турында фикер алышу; Практик дәрес

“Татар шагыйрьләре - тыйнаклык үрнәге” дигән темага эссе; Рус халык әкиятләрен өйрәнү.”Колобок”, “Теремок” Рус халык әкиятләрен (”Колобок”, “Теремок) сәхнәләштерү; Якташ язучылыр белән танышу; Хәбибуллина М.И.; Н.Гыйматдинова.; Х.Туфан; Яшь драматург Илгиз Зәйниев.

V. Кеше һәр яктан гүзәл булырга тиеш (14 сәг.)

Әдәбиятта” ана” темасының чагылышы турында фикер алышу; Бәхет турында уйланулар;

“Миңа үрнәк булырдай кеше” темасына презентацияләр бәйгесе; укучылар иҗаты; иҗади эшләр,эсселар. презентацияләр конкурсы; йомгаклау дәресе; нәтиҗәләр ясау.

Көтелгән нәтиҗә

Халык авыз иҗаты әсәрләре аша укучы тормыш фәлсәфәсен төшенә,аның фикерләү сәләте үстерелә, коммуникатив эшчәнлеге арта. Бала үз җирлегендә, үз мөхитендә, үз туган телендә камил тәрбия ала. Балада ныклы үзәк,әхлакый иммунитет формалаша. Сабый күңеле сизгер була: ул яхшылыкка бөтен күңеле белән тартыла, кояшка үрелгән гөл кебек ачыла. Йөзе нурлана, теле тәмләнә, җаны сафлана. Бик оялчан балалар да үз фикерен каушамыйча төгәл әйтеп бирергә, үзләрен кирәкле, файдалы итеп тоярга, сабыр, әдәпле, иркен тотарга өйрәнә.

2 Тематик планлаштыру




Тема

Сә-гать

саны

Шулардан


Үткәрү

урыны

тео-рия

прак-тика

1.1

1.Безнең тарихыбыз .(Үткәнебез һәм киләчәгебез)

Оештырe дәресе.Түгәрәкнең планы, максаты белән танышу.

Татар теле –Дәүләт теле.

Презентация карау

.


28


1
1

+



+

Сыйныф бүлмәсе
Сыйныф бүлмәсе


1.2

Казан Татарстанның башкаласы

Презентация карау



1

1

+


+

Сыйныф бүлмәсе

Сыйныф бүлмәсе


1.3

Казанның истәлекле урыннары Презентация карау


1

1

+



+

Сыйныф бүлмәсе

Сыйныф бүлмәсе


1.4

Татар халкының гореф-гадәтләре Хәрәкәтле уеннар уйнау. “Чүлмәксатыш”

уенын өйрәнү.

1
1

+


+

Сыйныф бүлмәсе
Спорт зал

1.5

Татар халкының борынгы эш кораллары һәм савыт-сабалар

Хәрәкәтле уеннар уйнау”Түбәтәй алыш”

Уенын өйрәтү

1

1

+



+

Сыйныф бүлмәсе
Спорт зал


1.6

Туган ягым –Аксубай

1

1

+


+

Туган як музеен а бару

1.7

Аксубай чишмәләрен өйрәнү

1

1

+


+

Чишмәгә бару

1.8

Проект эшләре төзү

1

1

+


+

Сыйныф бүлмәсе

1.9


Казан-Универсиада.2013.

1

1

+


+

Презентация карау

1.10

Спорт уеннары

1

1

+


+

Спорт зал


1.11

Бүгенге Казан.

1

1

+


+

Кино-фильм карау

1.2

Казан.Метро.(яңа төзелеш)

1

1

+


+




1.13

Туган як музеена экскурсия

1

1

+


+




1.14

Туган телгә багышланган дәрес.Матур сүзләр кулланып бер-берсенә хат язу.

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе




2. Балалар фольклоры.


24










2.1

Хәрәкәтле уеннар уйнау. “ Чыпчыклар һәм мәче” уенын өйрәнү.

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе Спорт зал


2 .2

Сүзле уеннар

Хәрәкәтле уеннар уйнау. “ Түгәрәктә көрәш” уенын өйрәнү.

1

1

+


+

Сыйныф бүлмәсе

Спорт зал(яки саф һавада)

2.3

Тел шомарткыч такмазалар.

Хәрәкәтле уеннар уйнау.” Әтәч”уенын өйрәнү.

1

1

+


+

Сыйныф бүлмәсе

Спорт зал(яки саф һавада)

2.4

Такмазалар. Тел көрмәкләндергечләр. Үртәвечләр. Такмаклар.

Хәрәкәтле уеннар уйнау.” Төлке һәм тавыклар” уенын өйрәнү.

1
1

+

+
+

Сыйныф бүлмәсе
Спорт зал(яки саф һавада)

2.5

“Зур шалкан” әкиятен сәхнәләштерү.(Күмәк уен”)

Такмазалар. Тел көрмәкләндергечләр. Үртәвечләр. Такмаклар.

Хәрәкәтле уеннар уйнау.”Әбәк” уенын өйрәнү

1
1

+



+

Спорт зал(яки саф

һавада)

Спорт зал(яки саф

һавада)

2.6

Абдулла Алишның “ Куян кызы” әкиятен сәхнәләштерү.

Хәрәкәтле уеннар уйнау.”Төенчек” уенын өйрәнү.

1
1

+



+

Сыйныф бүлмәсе
Спорт зал(яки саф һавада)

2.7

Әкият-табышмаклар. Табышмак-сораулар.

Хәрәкәтле уеннар уйнау. “ Гөрләмеш,яки кача-кача” уенын өйрәнү.


1
1

+



+

Сыйныф бүлмәсе

Спорт зал(яки саф һавада)

2.8

Мәкальләр һәм әйтемнәр.

Хәрәкәтле уеннар уйнау.”Буш урынлы” уенын өйрәнү.


1

1

+



+

Сыйныф бүлмәсе

Спорт зал(яки саф һавада)

2.9

7нче апрель-Сәламәтлек көне. К.Чуковский. Юын-дыр.( DVDдиск).

Зоологик эстафета (уен-ярыш).

1
1

+




+

Сыйныф бүлмәсе
Спорт зал(яки саф һавада)

2.10

Әкиятләр язу.

Рәсемнәр ясау. Хәрәкәтле уеннар уйнау.” Ак,димә,кара, димә” уенын өйрәнү.


1

1

+


+

Сыйныф бүлмәсе

Спорт зал(яки саф һавада)

2.11

Әкиятләрне өйрәнү

Әкиятләрне сәхнәләштерү

1

1

+


+

Сыйныф бүлмәсе

Сыйныф бүлмәсе


2.12

Әкиятләр язу.”Көмеш кыңгырау “ газетасына җибәрү

1

1

+

+

Сыйныф бүлмәсе





3. Кызыклы грамматика.


36












3.1




Хикмәтле математика. “Шигъри мәсьәләләр” чишү.

Хәрәкәтле уеннар уйнау. “Самовар” уенын өйрәнү.



1
1



+

+



Сыйныф бүлмәсе
Спорт зал(яки саф һавада)

3.2

Дидактик - уен «Зирәк тиен”- 2010.

Хәрәкәтле уеннар уйнау. “Ябалаклар,күбәләкләр, бөҗәкләр” уенын өйрәнү.

1

1

+


+

Сыйныф бүлмәсе

Спорт зал(яки саф һавада)

3.3

Дидактик – уен “Русский медвежонок”- 2010.

Хәрәкәтле уеннар уйнау. “ Тасманы ал” уенын өйрәнү.

1

1

+


+

Сыйныф бүлмәсе

Спорт зал(яки саф һавада)

3.4

Нәрсә? Кайда? Кайчан?(Викторина).

Хәрәкәтле уеннар уйнау. “Ике суык” уенын өйрәнү.

1

1

+


+

Сыйныф бүлмәсе

Спорт зал(яки саф һавада)

3.5

Дидактик – уен “Русский медвежонок”- 2011.

Хәрәкәтле уеннар уйнау.”Күз бәйләш” уенын өйрәнү.

1

1

+


+

Сыйныф бүлмәсе

Спорт зал(яки саф һавада)

3.6

Дидактик – уен “Русский медвежонок”- 2012.

Хәрәкәтле уеннар уйнау. “Алырмын кош” уенын өйрәнү.

1

1

+


+

Сыйныф бүлмәсе

Спорт зал(яки саф һавада)

3.7

Дидактик – уен “Зирәк тиен”-2011.

Хәрәкәтле уеннар уйнау. “Кәбестә” уенын өйрәнү.

1

1

+


+

Сыйныф бүлмәсе

спорт зал(яки саф һавада)

3.8

Математик сандык.

Хәрәкәтле уеннар уйнау. “Очты, очты” уенын өйрәнү.

1

1

+


+

Сыйныф бүлмәсе

Спорт зал(яки саф һавада)

3.9

Могҗизалар иленә сәяхәт.

Хәрәкәтле уеннар уйнау. “Туп йөртеш” уенын өйрәнү.

1

1

+


+

Сыйныф бүлмәсе

Спорт зал(яки саф һавада)

3.10

Дидактик – уен “Кенгуру” – 2010.

Хәрәкәтле уеннар уйнау.” Челтәр элдем читәнгә” уенын өйрәнү.

1

1

+


+

Сыйныф бүлмәсе

Спорт зал(яки саф һавада)

3.11

Дидактик – уен “Кенгуру” – 2011.

Хәрәкәтле уеннар уйнау.” Почмак алыш уенын өйрәнү.

1

1

+


+

Сыйныф бүлмәсе

Спорт зал

3.12

Дидактик – уен “Кенгуру” – 2012.

Хәрәкәтле уеннар уйнау.” Чума үрдәк, чума каз “ уенын өйрәнү.

1

1

+


+

Сыйныф бүлмәсе

Спорт зал(яки саф һавада)

3.13

Ребуслар.

Хәрәкәтле уеннар уйнау.” Буяу сатышлы “ уенын өйрәнү.

1

1

+


+

Сыйныф бүлмәсе

Спорт зал(яки саф һавада)

3.14

Математик олимпиада.(Мөстәкыймовлар олим-пиадасы).

Хәрәкәтле уеннар уйнау.” Өлгерсәң өлгер “ уенын өйрәнү.

1
1

+



+

Сыйныф бүлмәсе
Спорт зал(яки саф һавада)

3.15

Татар халык орнаментларын өйрәнү

1

1

+


+

Сыйныф бүлмәсе


3.16

Татар халык киемнәре

1

1

+


+

Сыйныф бүлмәсе


3.17

Тизәйткечләр , әйтемнәр өйрәнү

1

1

+


+

Сыйныф бүлмәсе


3.18

Кроссвордлар,грамматик уеннар.

1

1

+


+

Сыйныф бүлмәсе





4.Шагыйрьләр безнең белән

(Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Хәсән Туфан кебек атаклы шәхесләр

тормышы турында язылган әсәрләр мисалында)

26









4.1

Г.Тукайның иҗатын өйрәнү.Призентация “Туган як серләре”

1

1

+


+

Сыйныф бүлмәсе


4.2

Г.Тукай әкиятләре.”Шүрәле”.Призентация ясау

1

1

+


+

Сыйныф бүлмәсе


4.3

М.Җәлилнең тормыш юлы, призентация карау.

1

1

+


+

Сыйныф бүлмәсе


4.4

М.Җәлилнең фронтан язган хатларын, әкиятләрен өйрәнү

1

1

+


+

Сыйныф бүлмәсе


4.5

Муса Җәлилнең әнисе белән очрашу вакыйгасы һәм алар кичергән хисләр, шагыйрь күңелендәге әрнү сагыш хисләренең бирелеше турында фикер алышу

1

1

+


+

Сыйныф бүлмәсе


4.6

Практик дәрес

“Татар шагыйрьләре - тыйнаклык үрнәге” дигән темага эссе

1

1

+


+

Сыйныф бүлмәсе


4.7

Рус халык әкиятләрен өйрәнү.”Колобок”, “Теремок”

1

1

+


+

Сыйныф бүлмәсе


4.8


Рус халык әкиятләрен (”Колобок”, “Теремок) сәхнәләштерү

1

1

+


+

Сыйныф бүлмәсе


4.9

Якташ язучылыр белән танышу.

1

1

+


+

Сыйныф бүлмәсе


4.10

Хәбибуллина М.И.

1

1

+


+

Сыйныф бүлмәсе


4.11

Н.Гыйматдинова.

1

1

+



+

Сыйныф бүлмәсе


4.12

Х.Туфан

1

1

+


+

Сыйныф бүлмәсе


4.13

Яшь драматург Илгиз Зәйниев.

1

1

+


+

Сыйныф бүлмәсе





5.Кеше һәр яктан гүзәл булырга тиеш

14










5.1

Әдәбиятта” ана” темасының чагылышы турында фикер алышу

1

1

+


+

Сыйныф бүлмәсе


5.2

“Бәхет турында уйланулар” темасы

1

1

+


+

Сыйныф бүлмәсе


5.3

“Миңа үрнәк булырдай кеше” темасы

1

1

+


+

Сыйныф бүлмәсе


5.4

Укучылар иҗаты.“Туган ягым - яшел бишек”.

1

1

+


+

Сыйныф бүлмәсе


5.5

“Күрше хакы-тәңре хакы” Иҗади дәрес.

1

1

+


+

Сыйныф бүлмәсе


5.6

Иҗади эшләр. “Күңелле җәй”.

1

1

+


+

Сыйныф бүлмәсе


5.7

Йомгаклау дәресе.Презентацияләрне яклау.Нәтиҗәләр ясау.

1

1

+


+

Сыйныф бүлмәсе








128

64

64






Кулланылган әдәбият ( укытучы өчен)

  1. Бала бишеге – гомер ишеге. Яр Чаллы. Идел – йорт нәшрияты, 2002.

  2. Балаларга үгет-нәсыйхәт. – Казан. “ Дом печати” нәшрияты, 2001.

4. Балалар фольклоры. Казан. Татарстан Республикасы “ Хәтер” нәшрияты, 2009.

5. Вагыйзов С.Г. Кызыклы грамматика. Казан. Мәгариф нәшрияты, 2002.

6. Гөлбакча. Балалар өчен хрестоматия. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1990.

7. Закирова К.В. Уйный – уйный үсәбез. Казан. Мәгариф нәшрияты 2005.

  1. Күңел ачкычы. Мәзәкләр. Казан. Мәгариф нәшрияты, 2004.

  2. Сәгъдиев И.Г. Хикмәтле математика. Казан. Мәгариф нәшрияты, 2004.

  3. Татар халык табышмаклары. Яр Чаллы. Идел – йорт нәшрияты, 2002.

  4. Татар халык уеннары. Казан. Мәгариф нәшрияты, 2002.

  5. Шәехова Р.К, Закирова К.В. Иҗат баскычлары. Казан: РИЦ Мәктәп, 2001.
  1   2   3