Главная страница

Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исрафилова Әлфия Рафаел кызының


Скачать 99.53 Kb.
Название Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исрафилова Әлфия Рафаел кызының
Дата 21.02.2016
Размер 99.53 Kb.
Тип Документы

Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исрафилова Әлфия Рафаел кызының

педагогик эшчәнлегенә иҗади отчеты

Мин, Исрафилова Әлфия, педагогик эшчәнлегемне 1981 нче елда Теләкәй урта мәктәбендә пионервожатая буларак башладым. 1986 нчы елда Чалманарат урта мәктәбенә тәрбияче итеп билгеләндем. 1987 нче елдан татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып дәвам итәм.
Балалар белән эшләү елларында шуңа инандым: баланың тырышып белем алуына ирешү өчен, анда кызыксыну уятырга кирәк. Минем төп максатларымның берсе – дәресләрдә заманча педагогик технологияләр кулланып, укучыларның иҗади сәләтен, логик фикерләвен үстерү.

Укучының иҗат итү сәләте, күп очракта, дәрестә ачыла. Мин тел дәресләрендә классның үзенчәлегенә карап, бөтенесенә бер төрле эш яки төркемнәргә бүлеп, һәркайсына төрле эш бирергә тырышам. Белемнәрнең нәтиҗәлелеге дәрестә оештырылган эшчәнлеккә дә нык бәйле. Укучыларның катлаулы биремнәрне төркемнәрдә башкарулары, индивидуаль эшкә караганда, югарырак нәтиҗәләр бирә. Төркемдә эшләгәндә йомшак укучы укытучы ярдәмен генә түгел, ә иптәшләренең киңәшен дә тоя. Көчле укучы исә, киңәшче һәм ярдәмче ролен башкарганда, үз белемен дә активлаштыра, конкретлаштыра, билгеле бер системага сала. 
Дәрес – ул зиһен, хыял, фикерләү чыганагы. Тып – тын, укучыларны йоклата торган дәресләрне яратмыйм. Шуңа күрә дәресләрне җанлы, укучыларны мавыктыра торган итеп оештырырга тырышам.

Укучыларның иҗади яки фикер йөртү сәләтен үстерүдә изложение язган вакытта сочинение элементларыннан да файдаланалар, текстка үз фикерләрен дә өстәп язалар. Шулай ук төрле төрдәге иншалар язуны да бик отышлы дип уйлыйм. Картина буенча инша барлык сыйныфта да яздырыла һәм, укучыларның яшь һәм белем дәрәҗәсенә карап, темасы, биреме ягыннан төрле катлаулылыкта була. Картина буенча инша яздырыр алдыннан әзерлек эше үткәрү мөһим. Иң беренче шарт: картина эчтәлеге укучыга аңлаешлы, таныш булсын. Укучыга үзенә таныш күренешләрне тасвирлау җиңелрәк, һәм автор әйтергә теләгән фикер дә бала күңеленә тизрәк үтеп керәчәк.

Гомумән, язма эшләр башкарганда, укучыларның күзаллаулары киңәйтелә, логик фикерләү сәләте үстерелә. Бу эшне башкарганда укучы мөстәкыйль фикер йөртә, эзләнә, яңалык таба, нәтиҗә ясый һәм дәрестә алган белемнәрен ныгыта. Дәресләрдә эзлекле эш, өстәмә биремнәр бирү, иҗади биремнәр башкару укучыларның сәләтен үстерергә дә булыша. Бу шулай ук укучыларның белемен тирәнәйтә, аның сөйләм телен тагын да камилләштерә, фикер йөртү дәрәҗәсенең үсүенә йогынты ясый.

Татар телен укытудагы бүгенге көн таләпләре һәм мәгариф системасында бердәм дәүләт имтиханнарының үтеп керүе, укытучыларны иҗади эзләнүгә этәрде. Билгеле булганча, БДИ нигезен төрле формадагы тестлар тәшкил итә. Ә тестларга дөрес җавап бирү өчен, фәнне камил белү генә җитми, әлеге тестлар белән эшләү күнекмәләрен үзләштерү дә зарури. Кәгазьдә язып, аны укытучыларга таратып, соңыннан тикшерү укытучыда бик күп вакыт сорый. Замана техникасында тестлар төзү һәм чишү укытучының эшен күпкә җиңеләйтә ала. Бу очракта, әлбәттә, компьютер белән эшли белү күнекмәсе кирәк. Инде компьютер технологиясен файдаланып, белемнәрне тикшерүгә киңрәк тукталып китик. Мәсәлән, сүз төркемнәрен өйрәнү, белемнәрне системага салу, ныгыту өчен компьютер кулланырга мөмкин. Соңгы дәрес контроль дәрес итеп алына һәм компьютер программасы кулланып уздырыла.
Һәр уңышлы уздырылган дәресемнән ләззәт табып, яңа дәрес үрнәкләре эзлим. Эзлим һәм табам. Шул яңалыкларны, туплаган тәҗрибәмне һәрчак һәм һәркем белән теләп уртаклашам. Шул максатымны тормышка ашырып мин хезмәттәшләрем алдында даими чыгышлар ясыйм, ачык дәресләр һәм чаралар үткәрәм.

Шуңа күрә компьютер технологиясен уңышлы файдаланырга тырышам..

Компьютер – яңа технологияләр дөньясына керергә теләгән теләсә кайсы белгеч өчен ярдәмче. Компьютерда эшли белү, аның мөмкинлекләрен аңлау укытучы алдына яңа проблемалар куя. “Уку материалының аеруча катлаулы өлешләрен аңлатканда, белемнәрне тикшергәндә компьютердан файдаланырга мөмкинме?” – дигән сорау да безне кызыксындыра башлый. Хәзер теләсә кайсы педагог информацияне эшкәртүнең барлык мөмкинлекләрен үзләштерергә, шул исәптән мультимедиа технологияләрендәге информация белән эшли белергә тиеш. Компьютер техникасыннан файдалану педагогның белгеч буларак дәрәҗәсен дә күтәрә.

Дәрестә һәм дәрестән тыш вакытта компьютердан түбәндәге максатларда файдаланам:

-интернет челтәрендә информация эзләү;

-дәресләрдә һәм төрле иҗади конкурсларда катнашу өчен реферат,

-презентация ясау, доклад һәм башка материаллар эзләү;

-викториналарда катнашу өчен материаллар эзләү;

-тестлар чишү;

Мәсәлән, 1бирем: (“Фигыль” темасын үткәндә) Һәр фигыль формасына икешәр мисал языгыз дигән бирем таблицада бирелә.




Хикәя фигыль

Боерык фигыль

Сыйфат фигыль

Хәл фигыль

Исем фигыль

Шарт фигыль

Инфинитив

1

2






















2 нче бирем. Үзегез язган фигыльләрне зат-сан белән төрләндерегез.

Берлектә Күплектә




Хикәя фигыль

Хикәя фигыль

Боерык фигыль

Боерык

фигыль

Шарт

фигыль

Шарт

фигыль

I зат



















II зат



















III зат




















Тестлар биремнәре үтәлә һәм укучы шунда ук үзенең дөрес эшләвен яки эшләмәвен тикшерә. Компьютер билгеләр дә куя.

Барлык сыйныфлардагы балаларның белем дәрәҗәләре төрлечә. Берүк сыйныфта белемне үзләштерү буенча төрле булган балалар утыра: көчлесе дә, уртача сәләтлесе дә, йомшак үзләштерүчесе дә. Мондый сыйныфтагы балалар белән нишләргә, аларга ничек белем бирергә? Әлеге мәсьәләне хәл итү юлы – укытуны дифференцияләштерү.

Төп игътибарны уртача укучыларга һәм өлгермәүчеләргә юнәлтәм. Сәләтлеләргә катлаулырак күнегүләр тәкъдим итәм. Дифференцияле эш алымнарының максаты – көче һәм белеменә, сәләтенә карата биремнәр эшләтеп һәр укучының теманы үзләштерә алуына ирешү һәм бер үк вакытта аеруча сәләтлеләрнең үсешенә дә мөмкинлек тудыру.

Билгеле булганча, һәр дәрес яңа күнекмәләр һәм эш алымнары формалаштырудан гыйбарәт. Яңа теманы өйрәнгәндә көчле укучыларга, ә ныгыту, кабатлау өлешендә йомшаграк укучыларга игътибар итәргә кирәк. Шулау ук өйрәнелә торган теманың үзенчәлекләрен һәм ни өчен авыр үзләштерелүен исәпкә алып, укучыларга индивидуаль-дифференцияләштерелгән биремнәр, сораулар әзерләү бик мөһим.

Дифференцияле укытканда, һәр укучы үз мөмкинлегенә, сәләтенә туры килердәй эшне башкара, үз көче җитәрлек кыенлыкларны җиңеп чыга.

Тел дәресләрендә, билгеле булганча, мөстәкыйль эшләргә дә киң урын бирелә. Әлеге алымны гадидән катлаулыга, җиңелдән авырга бару принцибын күз алдында тотып оештырганда гына тиешле нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Әйтик, карточкалар белән эшләү алымын карыйк.

I дәрәҗәдәге карточкалар – * көчле укучылар өчен

II дәрәҗәдәге – *(уртача)

III дәрәҗәдәге – * ( йомшак)

9. Кушма җөмлә.

Берничә гади җөмләдән торган җөмлә кушма җөмлә дип атала.

Тезмә кушма җөмлә___________________тезмә кушма җөмлә дип атала.

Мәсәлән:_________________________________________________

Схемалары:________________теркәгечле тезмә кушма җөмлә дип атала.

Мәсәлән:__________________теркәгечсез тезмә кушма җөмлә дип атала.

Мәсәлән:_________________________________________________

Иярченле кушма җөмлә_____________иярченле кушма җөмлә дип атала.

Мәсәлән:_________________________________________________

Төзелеше буеча төрләре_______________аналитик иярчен җөмлә д.а. Бәйләүче чаралары, схемасы _____________________________

Мәсәлән:_______________________________синтетик иярчен җөмлә д.а. Бәйләүче чаралары, схемасы _____________________________

Мәсәлән:_________________________________________________

Әлеге төр карточкаларны билгеле бер теманы узгач үткәрү кулай. Шулай ук һәр дәрестән соң, лексиканы кабатлау, ныгыту карточкалары белән эшләү бик отышлы.
Дәресләрдән тыш чараларны да зур әзерлек белән үткәрергә омтылам. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштырам һәм үткәргән чараларда шуларны балалар белән уйнап та күрсәтәбез. Дәресләрдә җирле компонентларга, милли традицияләргә яңа технологияләргә таянам.
Сәләтле балалар белән эшләүгә зур игътибар бирәм. Район, республика, бөтенрәсәй күләмендә үткәрелгән төрле чараларда, олимпиадаларда, конкурсларда балалар белән бик теләп катнашам һәм призлы урыннар яулавыбыз белән горурланабыз. Балаларны шигырь , хикәяләр иҗат итү һәм мәкаләләр язу серләренә төшендерәм.
Һәр бала – шәхес, ягъни иҗади шәхес. Мәктәптә сәләтле балаларны ачыклап бетерү һәм аларның иҗади сәләтен үстерүгә игътибар җитеп бетми.

Баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес буларак тәрбияләү – заман таләбе. Укучыларны әдәбият дөньясына ничек алып керергә, иҗади активлыкларын ничек булдырырга? Бигрәк тә татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынучы балаларның саны артык күп булмауны искә алсак, мондый юнәлештәге эш укытучыдан белем һәм күнекмәләр генә түгел, тәвәкәллек һәм фидакарьлек таләп итүне билгеләп үтү урынлы булыр.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысының төп бурычларының берсе – укучының тел һәм әдәбият буенча иҗади активлыгын үстерү, фикерләү сәләтен арттыру.

Укучыларның иҗади активлыгын һәм фикерләү сәләтен үстерүдә карточкаларның да әһәмиятенә тукталмыйча булмый. Карточкалар укытуны индивидуальләштерү, вакыттан дөрес файдалану, укучыларны мөстәкыйль эшләргә өйрәтү һәм аларның фикер йөртүләрен, акыл эшчәнлекләрен үстерү, дәресләрнең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен гаять файдалы.
Укучылар әдәби әсәрдәге геройларга характеристика да бирә белергә өйрәнергә тиеш. Әсәрдәге геройга үзенең мөнәсәбәтен чагылдырсын. Бу очракта дәрестә һәр укучының фикере тыңланып гомуми нәтиҗә ясалса бигрәк тә яхшы. Дәресләрдә мөстәкыйль эшләр үткәрү баланың (укучының) фикерләү, уйлау эшчәнлеге үсүгә дә йогынты ясый. Бу эшне оештыргандаиукучының игътибарлылык дәрәҗәсе, белемне кабул итә алу мөмкинлеге, хәтер үсеше, фикерләү сәләте исәпкә алынырга тиеш. Укучыларны гадидән катлаулыга таба фикер йөртергә өйрәтергә күнектерергә кирәк.

Иҗади активлыкны үстерүдә дәрестән тыш чаралар да (КВН, викторина, бәйге, брейн-ринг) ярдәм итә. Әлеге чараларга әзерләнгәндә, укучылар, иҗади фикер йөртеп, төрле биремнәр башкара, яңа фикерләр тәкъдим итә. Чаралар барышында алар төрле ситуацияләрдә уйланырга, акылны эшкә җигәргә өйрәнәләр, үз фикерләрен курыкмыйча әйтә алалар.

Профессор Ә.Рәхимовның " Иҗади үсеш технологиясен" дәресләрдә куллану да уңай күренеш. Модельләр, схемалар белән эш итәргә даими өйрәткәндә, фәнни сөйләм кыскара, автоматлаша һәм фикергә әверелә. Шул рәвешле, тыштан материальләшкән чара укучыларның фикерләү чарасы булып хезмәт итә башлый.

Модельләштерү дәреснең аерым бер этабы буларак кертелә. Модель төзү - иҗади эш. Аның аша укучылар төшенчәнең үзенчәлекле билгеләрен һәм эчке бәйләнешләрен ачалар. Шул нигездә, ул белем алуга кызыксыну уяту чарасы да булып тора.

Мәсәлән, мин "Хәл фигыльнең ΙΙΙ төр формасы"темасын өйрәнгәндә, модель төзү һәм төшенчәгә билгеләмә бирүне түбәндәгечә башкарам:

1 нче бирем. Хәл фигыльнең моделен төзергә (төркемләп һәм тактада эшләү).

2 нче бирем. Модельгә таянып, хәл фигыльнең билгеләмәсен чыгарырга һәм бер-береңә, үз-үзеңә әйтергә.

3 нче бирем. Укучылар төзегән билгеләмәнең дөреслеген дәреслектә бирелгән билгеләмә белән чагыштыру, тулыландыру. Нәтиҗә чыгару.

Иҗади фикерли белү исә - иң кыйммәт бәяләнүче сыйфат.

“Иҗадилык – үз шәхесеңне, фикерләвеңне, аң һәм интеллектыңны даими камилләштерү. Иҗади эшчәнлектә кеше үсә, махсус тәҗрибә туплый, үзенең табигый сәләтен һәм мөмкинлеген ача, ихтыяҗын канәгатьләндерә. Шул рәвешчә, иҗадилык кеше тормышын алга илтүче төп көчкә әверелә”, - ди “Иҗат психологиясе” дигән китабында Әхмәт Зәки улы Рәхимов. Балада мондый үсешне аны шәхес итеп караганда гына күреп була. Яңача укыту технологиясенең нигезендә нәкъ шул – укучы һәм укытучы арасында яңача мөнәсәбәт тора. Укытучы укучыны үзе белән тигез шәхес итеп карарга тиеш. Дәрес балага авырлык китермәскә, киресенчә шатлык – бәхет алып килергә, дәрестән бала ниндидер ләззәт, канәгатьләнү хисе алып чыгарга тиеш. Моны бары тик яңача фикерләүгә омтылган укытучы гына булдыра ала. Ул укучысын үз фикере, бәясе, үзенә генә хас тормыш тәҗрибәсе булган, иҗади сәләткә ия шәхес итеп кабул итә ала.

Мәктәптә эшләү дәверемдә һәр эшемнең нәтиҗәле булуы өчен тырышам. Ата-аналар белән даими элемтәдә торып, җыелышларда төрле темаларга чыгышлар ясыйм, педагогик-психологик темаларга укулар оештырам.
Үткәргән һәр дәресемдә балаларның актив булуына, иҗади сәләтен, логик фикерләвен үстерүгә игътибар итәм. Укучыларның телебезне яратуына, чын күңелдән фәнгә бирелеп, конкурентлыкка сәләтле балалар тәрбияләүгә омтылып эшлим. Дәресләрдә үзләштерелә торган теманы тормыш белән бәйләп, укучылар уйланырлык, кызыксынырлык итеп оештырырга тырышам. Үз хезмәтемдә һәр баланы кабатланмас олы шәхес итеп күреп, аерым якын килеп, эшләренә тиешле бәя биреп, укучыларның күңелен төшермичә, түбән билгеләр куймыйча эш алып барам.

Киләчәктә новатор - укытучыларның эшләрен тирәнтен өйрәнеп, яңа технологияләр кулланып, балаларны яратып эшемне дәвам итәргә уйлыйм.