Бюллетень Викторина Глава Диплом Доклад |
Сочинение язу. Язгы матурлыкка соклану хисе уяту. Оештыру |
 Скачать 22.81 Kb. |
Мастер класс:
Тема: Сүздән текстка
Максат.
БСҮ күнекмәләре булдыру
«Яз» турында кыска күләмле сочинение язу.
Язгы матурлыкка соклану хисе уяту.
Оештыру.
Психологик халәт тудыру
Кереш
- Бу гүзәл күренешләргә карап, җырны тыңлап, дөнья шундый матур дип кычкырасы килә. Чыннан да, дөнья шундый матур. Бу-могҗиза. Ә тормыш ничек матур. Тормыш матурлыгын тудыручы могҗиза нидән гыйбарәт. Бу да могҗиза. Бу могҗизаны иҗат белән чагыштырып була. Ә иҗат итәргә сәләт табигатьтән биреләдер дип уйлыйм. Ә без бүген шуны үзебездә тоемлап карарбыз.
- Хөрмәтле коллегаларым, мин сезне «Сүздән текстка» дигән мастер-класска чакырам.
-Без сезнең белән сүзләр дөньясында очрашабыз, бер-беребез белән аралашабыз, кайвакыт нинди сүзләр кулланганыбызны да белмичә калабыз. Сүз ул-кабатланмас бер дөнья. Сүзләрне әйткәндә бернинди дә гаҗәпләнерлек нәрсә юк кебек, ә балалар исә шул сүзләр артында төрле образлар тудыралар. Ә минем укытучы буларак максатым-сүзләрне аңлау һәм тоемлау. Бүген яз сүзе белән эшлибез. Яз- матур ай. Табигатьтә яз фасылы. Безнең күңелләребез дә язга тартыла. Сүзнең мәгънәсен аңлар өчен аны тоярга кирәк.
- Әйтегез әле, хөрмәтле коллегаларым, сүзне ничек тоеп була
-
- Ә аны тотып карап буламы
-
- Шушы вакытта сүзнең күңелләрдә хис-кичерешләр барлыкка килә
-
- Сезнең алдыгыздагы кәгазьләрдә яз элементлары бирелгән. Сез аны ничек күз алдына китерәсез… Күчерелмә мәгънәдә кулланылса тагын матур булыр ( Яз гөле, умырзая, нәүрүз, яз йолдызы, яз чәчкәсе, яшьлек, матурлык)
- Ә укучылар исә, менә шушы яз рәсемен ачык, матур төсләр белән чагыштырып бирәләр. Димәк аларның күңеленә яз ачык матур төсләр алып килә.
- Ә язның лексик мәгънәсен ничек аңлыйсыз
-
- Кыштан соң килгән вакыт, кыш белән җәй арасындагы ел фасылы.
- Сүз ул – төзүче материал Ә хәзер яз сүзеннән яңа сүзләр язып карагыз әле.
- ….Язын, язгы, язгылыкта, язлый, яздай, язлык (язга калдырылган)
- Хәзер яңа сүзләр ясап алыйк. Чөнки яңа сүзләр ясау укыту процессы белән тыгыз бәйләнгән
-
- Сүзләргә рифмалар уйлагыз.
-
- Сөйләм барлыкка килсен өчен фикерне дәвам итегез
- слайд № 11
- Сүзләрдән төрле җанрларда иҗат итеп була. Ә без кечкенә генә шигырь язып карыйк.(синквейн) - Беренче юлда төп сүз үзе генә булсын,
икенче юлга яз сүзенә караган сыйфатлар кулланыгыз
Өченче юлга сыйфатлар, сүрәтләү алымнары куллансагыз да ярый
Дүртенче юлга күчерелмә мәгънәсен уйлап карагыз - Күпме җылы, матур сүзләр яңгырады. Чөнки без – укытучылар. Безнең күңелләрдән күпме җылылык, мәрхәмәтлелек, игелеклелек бөркелеп тора. -Әкрен генә сүзләрдән текст төзергә керешик.
-
-Бу сезнең һәрберегезнең иҗат җимеше, сезнең матурлыкны тоюыгыз, белемегез, илһамыгыз.сәләтегез. Без бүген яз сүзе турында сөйләштек. Сезнең күңелләрегездә һәрвакыт кояшлы, җылы, чәчәкле язлар гына булсын. Рәхмәт. |
|
|