Главная страница

21 нче февраль – Халыкара Туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа!


Скачать 103.46 Kb.
Название21 нче февраль – Халыкара Туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа!
Дата21.04.2016
Размер103.46 Kb.
ТипДокументы



21 нче февраль –
Халыкара Туган тел көне

Җыр булырлык сүзләр биргән,

Туган телем, рәхмәт сиңа!

(Туган тел көненә багышланган кичә)


Укытучы : Галимова Г.Н.

2014 ел.

Максат: Укучыларда ана телләренә һәм башка телләргә карата

кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү; туган тел көне

турында мәгълүматларын арттыру, иҗади сәләтләрен

үстерү, милли үзаң, милли горурлык хисләре булдыру;

Бурычлар: халкыбызның бай, рухи мирасын барлауга ихтыяҗ

тудыру; төрле телләрдәге җырлар, шигырьләр аша

укучыларда ана телләрен өйрәнү, аны ярату, хөрмәт итү

теләге тудыру;

Җиһазлау: мультимедиа слайдлары, музыкаль бизәлеш, “Иң татлы

тел-туган тел”, “ Теле барның- иле бар”, “Туган телем –

киңдер сиңа күңел түрем” плакатлары.

Катнашалар: 5-8 нче сыйныф укучылары, укытучылар.

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Балалар һәм килгән кунаклар залга кергәндә, “ Туган тел” көе яңгырап

тора. Сәхнә түренә “Җыр булырлык сүзләр биргән, туган телем, рәхмәт сиңа!” дип язылган.

Залда “ Теле барның- иле бар” , “Туган телем – киңдер сиңа күңел түрем” “Иң татлы тел-туган тел” плакатлары эленгән.
Кичә “Әссәламегаләйкем ” (Г.Садә шигыре, Р.Ахиярова көе) җыры белән башланып китә

1.Кереш сүз. (Татар теле укытучысы сүзе).

Хәерле көн – хөрмәтле кунаклар, укучылар, туган телебез сагында торучы фидакарь

укытучыларыбыз! Без бүген “Җыр булырлык сүзләр биргән, туган телем, рәхмәт сиңа!”

дигән әдәби кичәгә җыелдык. Ана телебезгә булган мөнәсәбәтебезне, олы ихтирам хисебезне җыр-биюләр, шигырьләр аша белдерербез.
-21 нче февральдә кешелек дөньясы ЮНЕСКО инициативасы белән, күптеллелекне яклау йөзеннән Халыкара телләр көнен билгеләп үтә. Шуңа да туган телебезне саклау бүген безнең алда торган иң зур бурычларның берсе. Чөнки телебез бетсә, татар дигән милләт тә бетәчәк. Туган телебезне, милләтебезне саклау - безнең бурычыбыз. Туган телгә бер генә көн түгел, бөтен гомер бирелергә тиеш. Безнең тел үле тел түгел ул. Ул-яшәү теле. Без шул телдә уйларга, аңларга, аралашырга тиешбез.

Туган тел – ул безнең бала чагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәге беренче аралашу телебез. Шуңа да саклыйк, хөрмәт итик , чит сүзләр белән буямыйк аны.

Сәхнәгә кичәне алып баручылар ......................................... чыга.

1 а.б.: Исәнмесез, кадерле милләттәшләр ! Бүгенге бәйрәм кичәбезне башлыйбыз!

2 а.б.: Кичәбезне сиңа багышлыйбыз, Бөек Татар теле, Анам теле! Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактау җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән һәм үзенең уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән.

1 а.б.: “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле...”- дигән бөек Тукаебыз, һәм ул мең тапкыр хаклы. Ни өчен, ..............?

2 а.б.:Чөнки кечкенәдән өйрәтелгән туган тел халык йөрәген шигърият белән генә сугарып калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, ата-бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт алу мөмкинлеге бирә.

hәр халыкның – үз тарихы, үз кыйбласы, үз гореф- гадәтләре, үз теле. Бик кадерле, бик газиз, әни кебек якын булганга аңа безнең халык ана теле, туган тел дип исем кушкан. Ана hәм туган тел ! Мәңге аерылгысыз , изге төшенчәләр. Кешегә нәселенең , халкының асыл гадәт, сыйфатларын да иң әүвәл тел тәме, тел кодрәте ярдәмендә ана бирә. Ана сүзе йөрәккә үтеп керә.
( Ана булып киенгән кыз һәм бер бала чыга)

Ана:

Аңла, балам...

Илләр, телләр, диннәр алмашына –

Ниләр көтә адәм баласын?

Аңла, балам, сине үзең итеп

Туган телең саклап каласын.

Куштым сиңа сайлап матур исем –

Җисемеңә туры килсен ул.

Милләтеңнең бер мирасы итеп,

Әткәң - әнкәң биргән исем ул.
Вакыт белән бергә үзгәрә бел

Телләр өйрән, балам, дөнья күр.

Йөз чөермә ләкин үз телеңнән:

Бу – Ватанны сату белән бер.

Син тугач та, ана сөте белән

Иренеңә тамган туган тел.

Туган телең җуйсаң, әнкәеңне

Онытуың булыр, балам, бел!

(С. Әхмәтҗанова.)

Бала: Дөньяда иң –иң матур ил

Ул минем туган илем.

Дөньяда иң –иң матур тел.

Ул минем туган җирем.

Халкым теле миңа- хаклык теле

Аннан башка минем телем юк.

Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

Иле юкның гына теле юк.

1 а.б.: “Туган тел- минем өчен иң газиз, иң якын тел. Кешенең бөтен гомере тел белән бәйләнгән. “Әни”,”Ватан” сүзләрен ул ана телендә әйтә. Кешегә туган көненнән соңгы сәгате сукканчы туган теле кирәк. Шуңа да аны кешенең гомерлек юлдашы дип атыйлар. Мин моны танылган шагыйребез Х.Туфан сүзләре белән раслыйсым килә:

Син- минем тере тарихым,

Син –минем киләчәгем.

Тик синдә, газиз туган телем,

Бәхеткә җитәчәгем.

Һәркем өчен “иң моңлы көй- милли көй, иң матур тел- ул туган тел”. Шушы бәхетне югалтмас өчен без үзебезнең туган телебезне белергә тиешбез дә.

Туган тел- тарихның хәзинәсе, рухы, җаны ул. Менә шуңа туган телемә мәхәббәтем көчле минем.
2 а.б.: Безнең телебез – матур, бөек тел. Аның ничәмә-ничә гасырлык тарихы бар. Ә матурлыгы халык җырларында, әдипләребез иҗатында чагыла. Әйдәгез, без дә бергәләп шуларны тыңлап, бер ләззәтле мизгел кичерик әле.

Әдәби монтаж.

1 нче укучы. (Р.Әхмәтҗанов)

И туган тел!

Сине Әнкә итеп

Йөрәгендә саклый бу халык.

Таралган ул...

Әгәр син булмасаң,

Бетәр иде күптән югалып.

Югалмадың,

Югалтмадың безне-

Халык исән калган син барга.

Бу дөньяга күзебезне ачтың,

Хакыбыз юк кабат йомарга.
2 нче укучы. (Х.Туфан).

Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын

Кем аркылы , ничек белдем мин?

Бишектә үк мине өйрәтүчем,

Туган телем- бәгърем, син ул, син!

Рәхмәт сиңа, рәхмәт, тәрбиячем,

Һәр нәрсәнең асыл мәгънәсен

Син аңлаттың миңа, туган телем,

Син өйрәттең һәммәсен.
3 нче укучы. (М.Гафури).

Үз ана телем- минем өчен матур, иң тәмле тел,

Үз телем –үз әйберем булган өчен ярата күңел.

Шул ана телем белән мин максудымны аңлатам;

Шул анам теле белән “балам”диләр ата-анам.

Шул тел аркылы иман, уку-язу өйрәнәм,

Шул тел аркылы укып, белеп булырмын чын адәм.
4 нче укучы. (Х.Туфан).

И минем җандай кадерлем,

И җылы, тере телем!

Кайгылар теле түгел син,

Шатлыгым теле бүген.

Туган телдә сөйләшеп ,

Яшим мин туган илдә.

“Туган ил” дигән сүзне ,

Әйтәм мин туган телдә.

5 нче укучы. (Н.Нәҗми).

Туган җирең Идел буе,

Һәр телнең бар туган иле.

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

Халык кебек уңган да син,

Хезмәттә син көне-төне.

Ир-егетләрдәй дәртле,

Гайрәтле син,татар теле!
Хор: “Татарстан” җыры

6 нчы укучы. (С.Гәрәева).

Кайнар каным булып

Тамырлардан минем агасың,

Башка телле, төрле башкалардан

Аерасың татар баласын...
Төрле- төрле исем йөртсәк тә без,

Төрле –төрле җирдә яшәсәк тә.

Тик бер генә туган телебез,

Тик бер генә туган илебез.

1 а.б.: Татар җыры,татар биюе

Алып килә халкым хәтерен.

Үзе моңлы, үзе ягымлы ул,

Үзе салмак, үзе әкрен.

Җыр: Садыкова Зилә “Мәтрүшкәләр”

Татар халык биюе: Галимова Э.

7 нче укучы. (З.Насыйбуллин).

Туган тел ул

Ничә гасыр

Бездән элек туган тел.

Безгә кирәк булачагын

Алдан белеп туган тел.

Туган тел ул.

Тумышыннан

Безгә кирәк булган тел.

Ызгыш-низаг өчен түгел,

Иҗат өчен туган тел.

Туган тел ул Бездән соң да

Яшәр өчен туган тел.

Бүгенгедән киләчәккә

Дәшәр өчен туган тел.


8 нче укучы. (И.Гыйләҗев)

Ул булганда адашмабыз,

Юлым туры, нурлы көнем.

Күз карасы кебек саклыйм

Анам телен,татар телен!
9 нчы укучы .

Заман миңа: “Югарыга мен!”-дип,

Ике канат биреп үстерде.

Канатымның берсе – татар теле,

Икенчесе- бөек рус теле!
Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле затлы тел.
10 нчы укучы

Татарчасы –туган тел,

Безгә газиз булган тел.

Атаң-анаң , әби-бабаң

Сине сөя торган тел.
Моңлы тел ул, нурлы тел ул –Туган тел.

Баш очында кояш булып тора гел.


2 а.б. Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Иң кадерле “әти”, “әни”, “әби”. “бабай” сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган телебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Туган телне өйрәткән өчен без, ата-анабызга рәхмәтле булырга тиешбез.
Җыр. “Утыр әле әни яннарыма” Валеева Ләйсән башкара.
монтажда басып торган балалар әкрен генә чыгып китәләр. Кырыйда утыручы бер бала уртага чыгып әйтә:

Можномы сезнең янда остаться?

Мин тоже сезгә стих сөйләрмен.
1 а.б.: Ата-анаң татар иде юкса,

Бүтән икән синең милләтең.

Тумыштан бит гарип түгел идең –

Кем ташлады болай имгәтеп?
2 а.б.: Нишләттеләр әле, кемнәр тиде,

Яздырдылар нигә телеңнән?

Хәлләреңне беләсеңме үзең,

Канәгатьме шушы көнеңнән?
Яле –яле сөйләп кара, нинди шигырьне сөйли беләсең икән?
Шул бала: Вил Казыйхановның “И родной тел”

И родной тел, и красивый,

Мамам, папамның теле.

Мог я узнать күп нәрсәне

Син родной тел аркылы.
Бу языкта коляскада

Мамам сказка көйләгән.

А затем төннәр буена

Бабуля рассказ сөйләгән.
А потом ни сәбәптәндер,

Өйрәткәннәр рус язык.

Якобы тик шушы телдә

Алам духовный азык.
Почему же нас детсадта

Сиңа өйрәтмәделәр?

В школе, когда обучали,

Синдә сөйләтмәделәр.

Говорят, син Мамай теле,

Кирәк түгелсең нигде.

Без тебя и хлеблар үсә,

Нефть табыла везде.
Вузга поступать иткәндә

Говорят син кирәкми.

Дальше-больше жить иткәндә

Нужен ли ты, вряд ли.
И родной тел, и матур тел,

Папам, мамамның теле.

Только я их обвиняю

Өйрәтмәгәнгә сине.

И родной тел, аңлаталар,

Можно жить и быть синсез.

Мама, папа и бабуля

Оставили меня телсез.

(Равил Фәйзуллин“Туган тел турында бер шигырь”)

И дускаем! Бер хаҗәтсез кайчак

телне шундый бозып сөйлисең!

Ил колагын хурлап, халкыңның

рухын рәнҗетмәмен димисең!
Мескенләнмә, бакый гомер килгән

тел байлыгын итмә кадерсез.

Бер уйласаң, илаһи бит, изге –

кеше әйткән аваз, һәрбер сүз!
Иренмә син туган телнең

асыл байлыкларын ачарга.

Без ваемсыз булсак, чит-ят сүзләр

хәзинәңне әзер басарга!
Күп телләрне белү – яхшы шөгыль,

туган телең үги калмаса.

Җаның салып әйткән сүзен

синең аша балаң аңласа.

Киләчәкнең башы – бүгенгедә.

Нинди шатлык картлык көнеңдә -

оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә

матур итеп туган телеңдә!
Йомгаклау

2а.б. Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарих көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлелеге өчен барыбызга да армый-талмый көрәшергә, эшләргә кирәк.

1 а.б. Безнең телебез – матур, күркәм тел. Әгәр милләтнең теле кулланылмый башласа, ул юкка чыга. Моның өчен сугыш та, кан кою да кирәкми. Телен бетерсәң, халыкның әдәбияты да, мәдәнияте дә, гореф – гадәтләре дә бетә. Безнең, киләчәк буынның төп бурычы – телебезне саклау. Тел өчен көрәш – милләт өчен көрәш ул.

2 а.б.  

        Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: "Әни!" - дип,

        Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: "Әти!" - дип -

        Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

        Туган телең әле бу булмас.

     1 а.б.

   Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: "Әни!" - дип,

        Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: "Әти!" - дип -

        Күзләреңә яшьләр тыгылыр - 
        Туган телең әнә шул булыр! Зөлфәт (Туган тел хакында)

Инде кичәбез тәмамланып килә. Бәйрәмебезне йомгаклаганда, сезнең басуыгызны һәм бергәләп бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның «И, туган тел!» җыры белән кичәбезне тәмамлавыгызны сорыйбыз.
1 а.б. Халкыбыз элек – электән тапкыр, зирәк булган. Тел турында мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, мәзәкләр уйлап чыгарган. Хәзер дә бу эш дәвам итә. Без сезгә хәзер мәзәкләргә нигезләнгән тамаша тәкъдим итәбез.
Скетчлар

Әби. Балалар шушы зур йортта яшибез дигәннәр иде, аларга кай ишектән керәсе икән соң? (Узып барган хатынны туктата) Скажи, дочка, где тут четвертый подлец?

Хатын Ой, бабушка, тут подлецов много.

Бер карт белән карчык ашханәгә керәләр. Карчыкның ашыннан лавр яфрагы килеп чыккан.
Карчык (официант кызны чакырып китерә)Бу нәрсә инде? Ашка ничек мунча яфрагы эләккән?

Официант: Мунча яфрагы түгел ул, лавровый лист!

Карчык (картына): Нәрсә дип әйтте ул миңа?

Карт (ачуланып) Нәрсә әйтсен, лыгырдамый эч, диде.
Егет армиядә

Дежурный (кереп) Подъем!

Егет (сыңар күзен генә ачып) Куда пойдем?

Дежурный ( бик нык ачуы килеп) Вставай, вставай

Егет Ә, столовой, дисең икән! (тиз генә торып киенә башлый)


Рус кешесе (бабайга) Как проехать в соседнюю деревню?

Бабай. Тут прямо, тут пошел.

Рус кешесе. Чего? Чего?

Бабай. Чаба-чаба баралмассың, әле анда тау менәсе бар.
Ике малай сөйләшә.

1 нче малай. Минем бабай кичә ике рус кешесенә күрше авылга юл өйрәткән.

2 нче малай. Кит аннан! Башта туры барасы, аннан соң уңга борыласы дигәнне әйтә алгандыр инде, зират яныннан үтәсе дигәнне ничек аңлаткан? 1нче малай. “Прямо пойдешь, потом направо повернешь, потом умрешь,” – дигән