Главная страница

Башлангыч гомуми белем бирү программалары



Скачать 0.63 Mb.
Название Башлангыч гомуми белем бирү программалары
страница 1/3
Дата 17.02.2016
Размер 0.63 Mb.
Тип Документы
  1   2   3


АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Документлар статусы:

1. “Башлангыч гомуми белем бирү программалары”, 2010 дигән Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган программага нигезләнеп төзелде.

2. Дәүләт белем стандартына туры килә.
Башлангыч сыйныфларда татар телен өйрәнүнең төп максатлары:
• әйтмә һәм язма сөйләмне үстерү;

• грамоталы язу күнекмәләре булдыру;

• тел фәненең төп тәгълиматлары белән таныштыру;

• аң-белемне үстерү һәм чын кеше сыйфатлары тәрбияләү.
Курсның төп бурычлары:
укучыларда сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен үстерү һәм телне аралашу чарасы буларак барлык ситуацияләрдә кулланырга өйрәтү;

-аралашу һәм танып белү чарасы булган телне аңлы үз¬ләштерүгә ирешү;

-балаларны текст, китап белән эш итү алымнарына өйрәтү;

-аралашу осталыгы һәм иҗади сәләт арасында бәйләнеш булдыру;

-укучыларның образлы, логик фикерләвен үстерү, аларда аралашу культурасы күнекмәләре тәрбияләү.
Базислы укыту планында фәннең урыны:
Татар теле дәресе атнага 4 сәгать исәбеннән, барлыгы 136 сәгать укытыла.
2 нче сыйныф укучыларының белем дәрәҗәләрендә булачак нәтиҗәләр:
сүзләрне, җөмләләрне, 35-40 сүзле текстны, хәрефләрен бозмыйча, төшереп калдырмыйча, хәреф өстәмичә, урыннарын алыштырмыйча, аңлаешлы, пөхтә итеп, каллиграфик дөрес язу;

сузык һәм тартык авазларны, калын(нечкә) сузыкларны икеләнүсез аеру;

кеше исемнәрен, фамилияләрен, шәһәр, авыл, елга атамаларын, хайван кушаматларын баш хәреф белән язу;

янәшә килгән бертөрле ике тартык аваз хәрефләре булган, нечкә(калын) аеру билгесе кергән гади, программада булган сүзләрне дөрес язу һәм юлдан-юлга күчерү;

сүзгә фонетик анализ ясау;

язганны бирелгән үрнәк белән чагыштырып төзәтү;

сүзләргә дөрес сорау кую һәм шуның нигезендә предметны, предметның эш һәм хәрәкәтен, билгесен белдергән сүзләрне таба белү;

җөмләнең баш кисәкләрен табу, җәмләдәге сүзләр бәйләнешен билгеләү, җөмлә башындагы сүзне баш үәреф белән язу, әйтелү максатына карап, җөмлә ахырында нокта, сорау билгеләрен куеп яза белү

сүзләрнең әйтелешен, кулланылышын, язылышын истә калдыру.

Укыту тематикасы.

Авазлар һәм хәрефләр

Аваз һәм хәреф. Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар. Оо хәрефе һәм [о] авазы. Өө хәрефе һәм [ө] авазы. Ээ хәрефләре һәм [э] авазы. Иҗек. Сүзләрне бер юлдан икенче юлга күчерү. Тартык авазлар. Тартык авазларның бүленеше. Мм, Нн, ң хәрефләре һәм [м][н][ң] авазлары. Вв хәрефе һәм [в],[w] авазлары. Кк хәрефе һәм [к], [къ] авазлары. Гг хәрефләре һәм [г],[гъ] авазлары. Хх, Һһ хәрефләре һәм [х],[һ] авазлары. Йй хәрефе һәм [й] авазы. Ее хәрефе. Юю хәрефе. Яя хәрефе. Бертөрле тартыкларның янәшә килүе. Тавышсыз хәрефләр: ъ һәм ь (калынылк, нечкәлек аеру билгеләре).

Алфавит.

Сүз

Тамырдаш сүзләр. Кушымчалар.

Сүзләрнең мәгънәләре

Сүзләр нәрсәләрне белдерә. Предметны белдерә торган сүзләр. Исем һәм фамилияләрдә баш хәрефләр. Ил, шәһәр, авыл, елга һәм күл исемнәрендә, баш хәреф. Хайван кушаматларында баш хәреф. Билгене белдерә торган сүзләр. Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр.

Җөмлә

Бәйләнешле сөйләм

Кабатлау
Башлангыч сыйныф укучыларының белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр.

Укучылар түбәндәгеләрне белергә тиеш:
-сөйләмдәге авазлар;

-өйрәнелгән сүз төркемнәренең лексик һәм грамматик бил¬геләре;

-сүзнең мәгънәле кисәкләре;
Укучылар чагыштыра һәм аера белергә тиеш:
-аваз һәм хәреф;

-сузык һәм тартык авазлар;

-калын һәм нечкә сузыклар;

-яңгырау һәм саңгырау тартыклар, парлы һәм парсыз яңгырау һәм саңгырау тартыклар;

-исем, сыйфат, фигыль, зат алмашлыклары, кисәкчә;

-тамыр һәм кушымча, сүз ясагыч һәм сүз төрләндергеч кушымчалар;

-җөмләләрнең әйтелү максаты буенча төрләре;

-җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре (төрләргә бүлмичә);

-җөмлә белән сүзтезмәнең аермасы;
Укучыларда түбәндәге эш осталыгы булырга тиеш:
-сүзләрне иҗеккә бүлү;

-сүздә аваз һәм хәреф санын чагыштыру;

-еш кулланышлы сүзләрне орфоэпия нормаларына туры китереп әйтү;

-алфавитны куллана белү (сүзлек, каталог белән эш);

-сүзләрне юлдан-юлга күчерү;

-өйрәнелгән сүз төркемнәренең җөмләдәге ролен күрсәтү;

-сүзнең мәгънәле кисәкләрен һәм ясалышын билгеләү;
Түбәндәге орфограмма һәм пунктограммалар кертелә:

-җөмлә башында һәм ялгызлык исемнәрдә баш хәреф;

-сүзләрдә о—ы, ө—е сузыклары;

-ъ һәм ь хәрефләре кергән сүзләр;

-җөмлә ахырында тыныш билгеләре (нокта, сорау һәм өндәү билгеләре);
План буенча контроль эшләр –10

Администрация буенча контроль эшләр – 2




Эш төре



1 нче яртыеллык




2нче яртыеллык


Грамматик биремле конт. диктант

Конт. күчереп язу
Изложение



3

2




3

2

1




  1   2   3