Главная страница

Аксубай районы Такталы төп гомуми белем бирү мәктәбе


Скачать 186.96 Kb.
Название Аксубай районы Такталы төп гомуми белем бирү мәктәбе
Дата 22.04.2016
Размер 186.96 Kb.
Тип Документы

Татарстан республикасы

Аксубай районы

Такталы төп гомуми белем бирү мәктәбе

Саҗидә Сөләйманова

Тормыш юлы һәм иҗаты

5 сыйныф җитәкчесе

рус теле укытучысы Кадырова Гелнур Габделхак кызы

Саҗидә Сөләйманова

Тормыш юлы һәм иҗаты

файл:сулейманова сажида гадельшевна.jpg

Танылган шагыйрә Саҗидә Гаделша кызы Сөләйманова 1926 елның 3 октябрендә хәзерге Башкортстанның Яңавыл районы Яңавыл авылында туа. 

Саҗидәнең балалык һәм үсмер еллары ул чакта Яңавыл районына караган Урады, Сарашты, Аксәет, Тәтешле авылларында уза. 1944 елда Тәтешле урта мәктәбен тәмамлагач, ул ике ел авылда укытучы булып эшли. С.Сөләйманова 1946–1950 елларда Уфада Башкорт педагогика институтының тарих-филология факультетында белем алганнан соң, башта Башкортстанның Әбҗәлил районында, аннары Татарстанның Минзәлә шәһәрендә урта мәктәптә тарих фәне укыта. 1955 елда Әлмәт шәһәренә күчеп килә һәм 1973 елга кадәр Әлмәт нефть техникумында тарих укытучысы, КПССның Әлмәт шәһәр комитетында лектор һәм шәһәр радиоүзәгендә радиотапшырулар мөхәррире булып эшли. 1973 елның августында С.Сөләйманова профессионал язучылык хезмәтенә күчеп, гомеренең соңгы көннәренә кадәр, нигездә, әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

С.Сөләйманованың исеме әдәбият мәйданында узган гасырның илленче еллары урталарында күренә башлый. Шуннан соң үткән чирек гасыр эчендә ул, иҗат активлыгын һәм әдәби осталыгын үстергәннән-үстерә барып, алтмышынчы-җитмешенче еллар татар поэзиясендә үз шигъри дөньясы, үз аһәңе-моңы булган үзенчәлекле шагыйрәләрнең берсе булып таныла.

.

С.Сөләйманова – нигездә, лирик шагыйрә. Аның шигырьләрендә заман темалары, олы социаль күренешләр авторның үз шәхси биографиясе, кичерешләре белән тыгыз бәйләнештә биреләләр. Аларда яшьлекләре сугыш чоры һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән бөтен бер буынның – авыл мохитендә туып үскән гади крәстиян кызларының һәм егетләренең – олы да, катлаулы да язмышлары мәгънәле шигъри юллар, тәэсирле сүзләр һәм таушалмаган сурәт-образлар аша тасвирлана. Шагыйрә иҗатында зур урын тоткан мәхәббәт лирикасы да хис-тойгыларның тирәнлеге, ихласлыгы һәм халык җырларына хас интонацияләре белән күңелне җәлеп итә. Саҗидә Сөләйманова тормыш турында әхлакый-фәлсәфи мәсьәләләрне шигъри образларда чагылдырган «Җир-су» (1967), «Фал китабы» (1972), «Мәңгелек ут» (1974), «Ак чәчәкле болын» (1976), «Сузган ике кулым» (1977) кебек үзенчәлекле поэмалар һәм «Гүзәлия җыры» (М.Имашев музыкасы), «Күңелем язлар көтә» (К.Хөснуллин музыкасы), «Саубуллашу вальсы» (М.Имашев музыкасы) кебек популяр җыр текстлары авторы буларак та киң танылу ала. Ул шулай ук проза әсәрләре дә яза («Мәхәббәт сынавы», «Гөлбадран», «Бер сәяхәт хакында хикәят» җыентыклары).

С.Сөләйманованың үзе исән чагында Мәскәүдә һәм Казанда русча тәрҗемәдә өч җыентыгы басылып чыга. Аерым шигырьләре украин, үзбәк, әзәрбайҗан һ.б. милли телләргә дә тәрҗемә ителә.

«Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналы редколлегиясе әгъзасы һәм Әлмәт әдәбият берләшмәсе җитәкчесе буларак, С.Сөләйманова яшь авторларны, бигрәк тә хатын-кыз язучыларны эзләп табу һәм тәрбияләүгә күп көч сала. Әдәбият һәм матбугат өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен 1980 елда аңа «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

Ул озакка сузылган каты авырудан соң 1980 елның 10 маенда Әлмәт шәһәрендә вафат була.

С.Сөләйманова – 1963 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

c:\documents and settings\admin\рабочий стол\сс.jpg

Иҗатына анализ.

Егерменче  гасырның икенче яртысында иҗат итеп, татар шигъриятендә үлемсез йолдыз булып кабынган шагыйрә Саҗидә Сөлэйманова гомум-милли күренешкә әйләнгән бөек иҗатчы һәм шәхес. Кызганычка каршы, татарның бер-берсенә карата булган игътибарсызлыгы, рухани яктан чуарлыгы, чын  әдәби тәнкыйтьнең, шәхес фәненең булмавы аркасында, бу үзенчәлекле иҗатчы һәм шәхес әле булса ачылмаган, ул гына да түгел, киресенчә,оят булса да  әйтергә  тиешбез: аның турында әле бездә бүгенгә кадәр бер генә дә тирән, үзенә тиң булган мәкалә дә, фәнни тикшеренү дә, монография дә язылмаган. Бүген, яз башы белән, без бу тупас мәйсезлек бозларын ватарга, ягъни көндәлек тарихыбызда беренче тапкыр Саҗидә Сөлэйманова иҗатына яңачарак караш ташлап, аны милләт кадәр милләткә үзе үк тудырган бөек казаныш рәвешендә кайтарып бирү өчен омтылыш ясарга тиешбез. Ул аңа мохтаҗ да түгел, аңа без, тереләр мохтаҗ, чөнки нәкъ егерме ел элек Саҗидә апа язганча:

Акыл-көчне салып, кичеп барам

Җен кагылган дөньям давылын.

Пәйгамбәрне канатына алып,

Очып бара ап-ак яулыгым...

Әйе, ул данлауларга мохтаҗ түгел, чөнки милләтенең нечкәләрдән нечкә җанлы кызы — аның иң нәзек кыллы мандолинасы, табигатьтән бирелгән олугъ акыл һәм сиземләү белән белә:

Дәшмим, күп сүздән гарык.

Туктарлар әле арып.

Күмелеп калган сүзләрем

Бер чыгар ташны ярып...

Саҗидә Соләйманова иҗаты һәм тоталитар шартларда татар милли рухы. Бәлки шушы ук тоталитар шартларда, коммунистик тәгълиматның иң югары идеалларында тәрбияләнгән, хезмәти һөнәре белән укытучы,журналистка, тарихчы булган шагыйрә иҗатында бу хакта кубарылып сөйләү өчен сәбәп тә, мохтаҗлык та юктыр? Юк, сәбәп тә, мохтаҗлык та бар һәм бик зур икән. Әгәр утызынчы-кырыгынчы еллар баласы буларак, ул бары тик язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителү, бары тик китап чыгару, дан-шөһрәт казану өчен туң бәрәңге шикелле шакырдап торган шигырьләр кораштырган булса, мондый сөйләшүнең кирәге булмас иде, әлбәттә.. Шагыйрьнең алтын фикере һәм кайнар хисе кечкенә бүлмәдән торып та мәйданнарга бөек дәва булып тама ала һәм тамарга тиеш тә. Менә ни өчен бүгенге татар милли-азатлык хәрәкәте белән Саҗидә Сөләйманова иҗатын иң нечкә, иң тере җепләр бәйли. Моның нигезендә шагыйрәнең Кол Гали, Мөхәммәдъяр, Нәҗип Думави, Габдулла Тукайлардан килгән миллилеге ята. Тоталитар шартларда тәмам рухи таркалудан, җаныңны иблискә сатудан Саҗидә Сөләйманованы гомумтатар масштабындагы миллилек коткарды. Шартларыннан чыгып, аңарда бу миллилек искиткеч оста итеп яшерелгән. Вакыт-вакытаны күрү өчен зирәк акыл һәм хис микроскобы кирәк, билгеле, ул ниндидер суверенитет, мөстәкыйльлек һәм бәйсезлек турында сүз алып бара алмый, ул милләте өчен кирәкле булган бердәнбер сүзне эзли, аны тапса, шатлана, үксеп елый, бер салкынга, бер кайнарга керә, тарих олавында берәүнең утырып, икенченең ^ӘЯҮЭ арттан арбаны этеп баруына хурлана. Тормыштан тизрәк китү Дәрәҗәсенә кадәр барып җитеп шомлана, сагына, инкарь итә, ялвара һәм берүк вакытта гражданлык горурлыгын саклап, туган телендә дөньяга эндәшә:

Актарылган хисләр язмышына

Син ваемсыз икән, и акыл,

Боз акканда, атлап чапкан чакта

Мин йөрәгем белән мөстәкыйль.

Шагыйрәнең мөстәкыйльлеге язын сабантуйларда чапкан атлар-ар-гамаклар мөстәкыйльлегеннән милли-дәүләти мөстәкыйльлек масштабына күтәрелә.

Төн кичеп, җан өзеп, кочып

Утырган өстәлемне

Калдырып, озын олауга

Йөк булып өстәлимме?

Бирмәсме эзләгәнемне

Олаулар бэллүкие,

Бармасмы җырлап җырымда

Тукайның «Әллүки»е?..

Теркелдәшә, сер серләшә,

Тукталмый юллар йөге.

  • Бүтәннәрне уятырдай

Сүз әйтсәм — килер йокы.

Үбәр дә керфекләремне,

Урар төн ефәгенә.

Ә ул сүз бара, мөгаен,

Олаулар күчәрендә...

.Шагыйрәнең шәхсән Мәхәббәте шәхси мәхәббәттә чагыштырыла алмас дәрәҗәдә өстен. Менә ни өчен аның лирикасындагы мәхәббәт сортларга һәм сыйныфларга бүленми, еш кына аның капма-каршы полюсындаНәфрәт тора. Аның өчен кешене, аерым шәхесне ярату — ул Туган ил, туган халык, туган җир, туган чишмәләрне ярату.

И туган авылым яңгыры,

Коендыр әле, чылат!

Таралсын алтын толымнар

Чык тамган таңнар сымак.

Юдыр бер лаклы башмакның

Тәкәббер елкылдавын.

Болыным, сулар чәчрәтеп,

Каз көтеп йөргән чагым, —

Син һаман җилбер чәчле кыз,

Кояшлы, чыклы, садә...

Аһ орып китмәсәң дә соң,

Таш орып китмәсәнә.

Яшь чаклар, кемнәр ни эзләп,

Як-якка сибелмиләр?..

Кайтабыз, яңгыр белән без —

Апалы-сеңеллеләр...

«Йөрәге белән мөстәкыйль» шагыйрә мәхәббәтне шуның өчен тыныч бүлмә, бөркү үзәннән торып түгел, тау башына менеп күрәсе һәм татыйсы килә:

Бер йөзәсе иде колач салып!

Кулларымны бәйлим ни белән?

Ниятләрем яулап алу булса,

Төзәмичә туры тидерәм...

Кермим кеше биләмәләренә,

Үз җиремдә ташка таш өям.

Мәһабәт тау түбәсенә басып,

Мәхәббәткә шуннан баш иям...

Менә тагын бер мисал. Шагыйрәнең бөек мәхәббәте һәрчакта да бөек газап, бөек нәфрәт белән тәңгәл килә. Ул яктыда — караңгылыкны караңгыда яктылыкны онытмый торган камил шәхес:

Кем әйтә сөю ләззәт дип?

Дөресе, сөю — газап.

Йөгәнен өзгән йөрәгең

Әллә кол, әллә азат.

Ут белән су арасында

Тукталыр урын эзләп,

Үрсәләнеп өзелә үзәк.

Дөресе, сөю — бизгәк.

Нигә соң эчәм җилләрне

Көйгәнче иреннәрем?

Ник керәм утлар эченә

Күргәнче күмерләрен?

Күпмени иккәнләрем лә,

Азмыни түккәннәрем?

Ник тагын кышның салкынын

Үзәккә үткәрәмен?

Чөнки

Синдә план гел юк, диләр.

Һәм дә нефть бик аз, диләр.

Көн кадагына сук, диләр.

Рекорд куярлык яз, диләр...

Көлә шагыйрә, яшь аша көлә, чөнки замандашлары аны аңламыйлар. Еш кына ул тапкан йөзек кашларын ашлы суга чумыралар. Шагыйрә яшәгән мохит, гади күренсә дә, алай ук гади түгел, чөнки ул менә ничә дистә елхалык байлыгын факелларда яндыру исәбенә һәм бер тиенсезгә читкә озата. Бүгенгәчә туры оран салалмыйча, «мөстәкыйль йөрәге» белән сыкрый:

Исәнме, Әлмәт, исәнме!

Җан атып кайтып киләм.

Ни гомер тәбрикләмәдем

Хәерле иртә белән.

Җил иссә, ялкын исеннән

Җиксенә идем бер мәл, —

Факеллар җилфердәвенең

Җегәрен җилгә бирмәм...

Милләтебезнең каны кебек кадерле җиребез каны — нефтьнең җегэрен җилгә бирмәү — ул бит бөек шагыйрәбезнең изге васыяте. Әмма бердәнбер васыять түгел, Саҗидә Сөләйманова калдырган иң бөек васыять — ул татар милләтенең миллилеккә кайту мәҗбүрияте.

Бу безгә васыять.

Атлан атларга

Ат казанмаганда,

Чык мәйданга

Йөрәкне май сармаганда,

Җан асраганда,

Баракта,

Казармаларда!

Дәрәҗә җилкәңә менеп басмаганда,

Муенга лавр яфрагы асмаганда

Ас таганнар,

Оч, тирбәл, атын!

И, батыр, атың ялында

Җилфердәр

Минем чиккән тастымаллар!

Бу да — васыять.

Туган илгә, туган телгә

Туры Тукай һаман сафта.

Мәрмәр ташта

Чакматаштай

Тора Тукай:

— Сатылмаска!..

!

Табигатькә бар бәндәләр тигез —

Җир куенына сала кадерләп.

Юлчыларга нинди серләр сөйли

Ак каенлы телсез каберләр?

Сиңа, Казан, яңа җырчыларны

Тукай тарта, гүя кисәтә:

— Гөлбакчага керсәң, күңел кошы,

И алданма купшы бизәккә,

Һәр мизгеле елның исәптә.

Сулыгып-сулыгып, ярга дулкын кага,

Сугып-сугып, сәгать кисәтә...

Шагыйрә әле моннан егерме ел элек Татарстанга һәм татар халкына бәйсез дәүләт төзү декларациясен ачып салган түгелме? Ул шигырь кебек «секретный» жанрда «мөстәкыйльлек!» дип тамак ярмый, әлбәттә, чөнки ул шигырьне үтерү булыр иде.

Безнең җанны кайгырткансың, Тукай,

Атлы бүләк калдырмагансың, юкка —

Без, ахры, куркак.

Һәр тарафта битарафлар арта,

Гарип җаннар уза, җыен юха, —

Ә без чукрак.

Ә бүләгең, бәлки, түгел юкка —

Сикереп менеп атланырга атка,

Атылырга чорның күкрәгенә,

Синең кебек, Тукай.

Ә без туклар.

Милли аңын, милли азатлыгын туклык хакына саткан милләтнең киләчәккә хакы юк. Аның туган теле, чагыштырмача сакланган хәлдә дә, кухня тарлыгыннан чыкмаячак. Шагыйрә моны тирәннән аңлый, авыр кичерә һәм татар милләте кебек кайчандыр гаярь милләтнең «замананың күкрәгенә басып, җыр башлаган кыю яшьләренең» мәйданга чыгачагына өметләнә:

Сибелгәннәр урман-далаларга,

Күтәргәннәр җирнең чирәмен.

Тукай моңын, Такташларның гомерен,

Үткәннәрнең моңын җырга салган

Туфаннарны сагынып киләмен.

Сибгатләрне, Исәнбәтләреңне,

Истә мәңге исән ядьләреңне,

Үткәннәрне таптамаучыларны,

Бүгенгене бирми ятларга.

Татар китабының изге йортын,

Якын, ерак фикердәшләрне,

Замананың күкрәгенә басып,

Җыр башлаган кыю яшьләрне

Сагынып киләм, чорлар чорналышкан

Казаныңда, Казан, кайнарга.

Соңгы богауларны өзгәләргә

Мусаларың чыкты мәйданга...

Саҗидә Сөләйманова бер укуда барысы да аңлашыла торган беркатлы шигырьче түгел. Аны аңлау һәм якын итү өчен иң тәүдә бөтен меңъеллык татар әдәбиятын, аннан дөнья әдәбиятын яхшы белергә, димәк, иң югары мәгънәдә мәдәниятле һәм милли булырга кирәк, чөнки бары тик милли үзенчәлек кенә әдәбиятны дөнья китапханәсе шүрлекләренә күтәрә.

О Россия!

Халкым өчен

Иван патша түгел изге:

Җир йөзендә мәгърур көчең

Түгел корал күплегендә,

Көчкә каршы үчтән ауган

Азмы тарих чүплегендә, —

дип, шагыйрә моннан утыз ел элек бу иң соңгы һәм иң кансыз, кешелексез империянең бетәчәген алдан күргән.

Шуның өчен, шартлардан чыгып, рәсми идеология кушкан шигырьләр дә иҗат итәргә мәҗбүр булган һәм аларның кайберләрен чың инану белән язган Саҗидә Сөләйманова стратегик мәсьәләләрдә Рәсәй беләнбервакытта да килешү шартнамәсенә кул куймады һәм горур килеш тормыштан китеп барды. Сәяси аңы булган милләтнең горурлыгы түгелме бу:

Безнең милләтебез биергә бик ярата.  Сөекле шагыйрәбез монысын да алдан күргән:

Биючегә әллә аяк кирәк?

Биючегә, дуслар, хис кирәк!

Биючегә кирәк кайнар йөрәк,

Сылу гәүдә, ачык йөз кирәк.

Биючегә, дуслар, канат кирәк!

Аның искиткеч тирән шигърияте һәм бүгенге халәтебез турында йөгереп үтешли генә әйтелгән кайбер беренчел фикерләрем менә шулар.

Каплар булса юлын карлы бозлар,

Ярсына да елга, болгана.

Кар сулары белән җыен чүп-чар

Агып төшә язын елгага.

Җир яшәрә, елга болгана.

Бу дөньяның әллә азмы кере?

Җыйсаң, булыр иде сазлавык.

Саф гәрәбә кебек чишмәләре

Ургып чыга тау-таш актарып.

Елга ага һаман сафланып.

Суга төшсәм, чылтырап аккан чишмә

Сорый иде: «Сеңлем, ни йомыш?»

Шул чишмәнең саф тамчысы булып,

Агымыңа чыгыйм, әй, тормыш!..

c:\documents and settings\admin\рабочий стол\8(27).jpg

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Кыр казлары: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 51 б. – 10000 д.
Кем уяткан Ләйләне: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 15 б. – 26000 д.
Бәхетне үзем табам: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 63 б. – 7000 д.
Юллар, уйлар: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 63 б. – 4000 д.
Яшәү хакы: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 79 б. – 3000 д.
Фал китабы: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 62 б. – 6000 д.
Мәхәббәт сынавы: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 174 б. – 13000 д.
Кызыл каурыйлар: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 144 б. – 4500 д.
Гөлбадран: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 188 б. – 15000 д.
Сабыр канатлары: шигырьләр, поэмалар / кереш сүз авт. Н.Юзиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 384 б. – 2700 д.
Гөлбадран: повесть, хикәяләр, юлъязмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 368 б. – 14000 д.
Бер сәяхәт хакында хикәят: повесть, хикәяләр, очерклар, мәкаләләр, юлъязмалар / төз. Ә.Маликов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 319 б. – 3000 д.
Тормыш, исәнме!: шигырьләр, поэмалар / төз. һәм кереш сүз авт. Ә.Маликов. – Казан: Рухият, 1998. – 511 б. – 3000 д.

* * *
Голубое небо: стихи, поэма / пер. с татар. Г.Глазова. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1973. – 109 с. – 2000 экз.
Предсказание: стихи, поэмы / пер. с татар. Л.Щипахиной. – М.: Сов. писатель, 1977. – 118 с. – 10000 экз. 
Красные перья: стихи / пер. с татар. Л.Щипахиной. – М.: Современник, 1978. – 77 с. – 10000 экз.
Дикая рябина: повесть и рассказы / пер. с татар. М.Шилова. – М.: Современник, 1986. – 191 с. – 50000 экз.
Со звездами наедине: стихи / сост. А.Маликов. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2006. – 240 с. – 2000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Гәрәй Р. Җырлап үтик еллар аркылы // Казан утлары. – 1967.– № 3. – 146–147 б.
Хәйруллин Х. «Мәхәббәт сынавы» үтә // Казан утлары. – 1976.– № 1. – 157–160 б.
Сафин Ф. Кайнар хисләр // Соц. Татарстан. – 1976. – 19 дек.
Акмалов Н. Олы язмыш // Соц. Татарстан. – 1980. – 18 июль.
Әгъләмов М. Сахраларга чыккан // Соц. Татарстан. – 1980.– 18 июль.
Юзиев Н. Ач, шигърият, серләреңне! / Н.Юзиев. Шигърият дөньясы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 271–284 б.
Харисов Ә. Саҗидә йолдызы // Әлмәт таңнары. – 1997. – 22 март.
Акмал Н. Кеше барыбер кошлар нәселеннән // Мәдәни җомга. – 1997. – 16 май.
Юнысова А. Шагыйрәгә һәйкәл // Ватаным Татарстан. – 1997. – 12 нояб.
Сәйфуллина Ф. Тирән мәгънәле, бай хиссиятле мирас // Мәгариф. – 1997. – № 12. – 16–19 б.
Фәтхи Ә. Тормыш, исәнме! // Әлмәт таңнары. – 1999. – 23 март.
Миңлебаев К. «...Ахматова түгел мин, бүтән» // Мәдәни җомга. – 2000. – 16 июнь.
Аймәт Р. Шигъриятнең олы тукталышы // Шәһри Казан. – 2001. – 5 окт.
Сәлах Ә. Күкрәүләре һаман яңгырый // Мәйдан. – 2003. – № 7. – 95–99 б.
Маннапов Ш. Шагыйрә мәктүбләре // Мәдәни җомга. – 2004. – 22 окт.
Акмал Н. Шагыйрьлеккә хөкем ителгән зат // Мәдәни җомга. – 2006. – 15 сент.
Бәйрәмова Г. Җырланмаган җырлар ни сөйли? // Казан утлары. – 2006. – № 10. – 176–178 б.

* * *
Авдеев А. Дума сердца // Сов. Татария. – 1973. – 26 авг.
Мустафин Р. Подснежник и магнолия // Лит. обозрение. – 1978. – № 7. С. 67–69.
Юнусова А. Она живет в стихах // Респ. Татарстан. – 1997. – 19 марта.