Главная страница

9 нче сыйныф (68 сәг) Аңлатма язуы Эш программасы статусы


Скачать 0.7 Mb.
Название 9 нче сыйныф (68 сәг) Аңлатма язуы Эш программасы статусы
страница 3/4
Дата 17.02.2016
Размер 0.7 Mb.
Тип Документы
1   2   3   4

Укыту – методик комплекты

1.“ Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (5-11 нче сыйныфларда татар телен

укыту программасын төзүчеләр: Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова, В.А. Гарипова, Р.Р. Җамалетдинов, Г.Ф. Җамалетдинова. Казан: “Мәгариф”

нәшрияте, 2010)

  1. 9 нчы сыйныфта татар теле дәреслеге. (К.З. Зиннәтуллина, Ф.Ф. Фатыйхова, Р.Х. Мирзаһитов - Казан, “Татарстан китап нәшрияты ” , 2011.-159 б. )

  2. Татар теле морфологиясе. /Ф.М. Хисамова. - Казан, “Мәгариф” , 2005.


IX СЫЙНЫФТА ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Татар әдәбиятыннан эш программасы

9 нчы сыйныф

(70 сәг)
Аңлатма язуы

Эш программасы статусы.
Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на нигезләнеп төзелде.

Эш программасы структурасы.

Татар әдәбиятыннан эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.
Эш программасының эчтәлеге.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:

Структурасы – теория ярдәме белән, әдәби әсәрләргә анализ ясап, эчтәлек табу. Белем компонентлары өчәү: теория, өйрәнелә торган объект һәм алар арасындагы бәйләнеш – анализ гамәле.

Татар әдәбиятын укытуның максатлары:

матур әдәбият текстларын форма һәм эчтәлек берлегендә аңлап кабул итү, төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне белү;

дөньяга гуманлы караш, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, әдәбиятка һәм халыкның мәдәни кыйммәтләренә ярату һәм хөрмәт булдыру, ягъни рухи дөньясы бай булган шәхес тәрбияләү;

әдәби текстны эмоциональ кабул итүне, образлы һәм аналитик фикерләүне, иҗади күзаллауны, китап укучы культурасын һәм автор позициясен аңлауны, сәнгать төрләре белән берлектә әдәбиятның сүз сәнгате буларак үзенчәлеге турында карашны; матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗын; укучыларның телдән һәм язма сөйләмен үстерү;

әдәбият белеменең нигез төшенчәләренә һәм әдәбият тарихының төп факторларына нигезләнеп, әдәби әсәрне уку һәм анализлау; әсәрләрдәге конкрет-тарихи һәм гомумкешелек эчтәлекне аерып ала белү; телдән һәм язма чыгышларда әдәби тел байлыгыннан дөрес файдалана белү күнекмәләре булдыру.
Укыту планында 9 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан атнага 2 сәгать вакыт бирелә. Планны “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2003) нигезләнеп төзедем. Программада 68 сәгать каралган: язучы иҗаты – 59 сәгать. Класстан тыш уку –6 сәгать, бәйләнешле сөйләм үстерү – 6 сәгать.




Төп темалар

Сәг.

Белем һәм күнекмәләр

1

Татар халык авыз иҗаты. Риваятьләр һәм легендалар

1

Халык авыз иҗаты буларак риваятьләр һәм легендалар. Риваятьләр һәм легендалардан үрнәкләр. Аларның жанр үзенчәлекләре


2

Язучы иҗатына анализ

Шәриф Камал

2

Тормыш юлы. Иҗаты. “Буранда” хикәясе. Анда күтәрелгән төп мәсьәләләр, образларның бирелеше

3

Хөснул Вәлиуллин

1

Композиторның иҗаты турында белешмә. “ Акчарлаклар” җыры

4

Гаяз Исхакый

3

Татар драматургиясен үстерүдә керткән өлеше. “Җан Баевич”комедиясе. Әсәрнең идеясе һәм образлары

5

Һади Такташ


2

Шагыйрьнең татар поэзиясендә тоткан урыны. “Мокамай” шигыре. Лирик геройның Мокамайга мөнәсәбәте

6

Хәсән Туфан.

2

Иҗаты турында белешмә. “Туган тел турында җырлар”, “Кайсыгызның кулы җылы?”, “Кем сез?” шигырьләре. Аларның темаларын билгеләү, идеясен ачу

7

Мирсәй Әмир


3

Тормыш юлы, иҗады турында белешмә. “Агыйдел” повесте. Әсәрдә 30 нчы еллар башындагы тарихи вакыйгалар, повесьта табигать күренешенең бирелеше. Пейзаж, аның әһәмияте.

8

Фәхри Насретдин

1

Опера сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеге.

9

Шамил Усманов

5

Тормыш юлы. Иҗаты. “ Әптри агай” хикәясе. Әсәрнең идеясе, төп герой образы

10

Таҗи Гыйззәт

3

Тормыш юлы. Иҗаты. “Изге әманәт” драмасы. Әсәрдә халыкның тылдагы батырлыгы, уңай һәм тискәре образларның бирелеше

11

Фатыйма Ильская, Гөлсем Камская

1

Тормыш юлы. Иҗаты. Аларның театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлекләре

12

Шәриф Еникеев

3

Тормыш юлы. Иҗаты. “ Солтангәрәйнең язмышы “ повесте. Тормыштагы авырлыкларны җиңә алуның әсәрдә сурәтләнеше

13

Самат Шакир

3

Тормыш юлы. Иҗаты. “Үлемнән көчлерәк” очеркы. Патриот шагыйрь Хәйретдин Мөҗәй образы һәм аның батырлыгы. Очерк турында төшенчә

14

Аяз Гыйләҗев

4

Тормыш юлы. Иҗаты. “Җомга көн кич белән...” повесте. Бибинур әбинең изгелеге, шәфкатьлелеге. Тормыш авырлыгын җиңүгә ярдәм иткән сыйфатлар. Авторның кешеләрдә яхшылык сыйфатларының кими баруга борчылуы.

15

Илдар Юзеев

5

Тормыш юлы. Иҗаты. “Таныш моңнар”, “Гашыйклар тавы” әсәрләре. Хезмәткә намуслы караш, мәхәббәтнең көче, аңа тугрылык, табигатьне саклау мәсьәләләре.

16

Эдуард Касмыймов

3

Тормыш юлы. Иҗаты.”Гомер ике килми” повесте. Әсәрдә фаҗигале елларның чагылышы, хаксызга рәнҗетелгән кешеләр язмышы.

17

Рәссам Лотфулла Фәттахов

1

Тормыш юлы. Иҗаты. “Игеннәр өлгерде” картинасы. Анда сурәтләнгән вакыйгалар, төсләрнең бирелеше

18

Фәнис Яруллин

4

Тормыш юлы. Иҗаты. “Иң гүзәл кеше икәнсез”, “Ана”, “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәрләре. Укытучыга соклану хисенең, ананың баласына булган олы мәхәббәтенең сурәтләнеше. Автобиографик әсәрләрнең үзенчәлеге

19

Миргазыян Юныс

3

Тормыш юлы. Иҗаты. “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” повесте. Бөек Ватан сугышы вакыйгаларының чагылышы. Персонажларның эчке кичерешләре сурәтләнү, татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолаларының тасфирлануы

20

Энҗе Мөэминова

2

Тормыш юлы. Иҗаты. “Туган илем минем”, “Икмәк” шигырьләре. Әсәрләрнең теле, сәнгатьчә эшләнеше.

21

Наҗар Нәҗми

1

Тормыш юлы. Иҗаты. “Татар теле” шигыре. Анда туган телнең бөеклеге чагылдырылу.

22

Милли бәйрәмнәр.

1

Корбан гаете. Мәчетләр тарихы

23

Класстан тыш уку

6




24

Бәйләнешле сөйләм үстерү

6















1   2   3   4