Главная страница

1 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе


Скачать 0.8 Mb.
Название 1 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе
Дата 20.02.2016
Размер 0.8 Mb.
Тип Документы

Чистай муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

“1 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе”

ММБ утырышында каралды.

Беркетмә № ______

«___» _______2015.

_________Г.И.Хөсәенова

Директор урынбасары

ризалыгын бирде.

«___»________2015.

______Х.Х. Закирова

Расланды һәм гамәлгә

кертелде.

30.05.2015.

Приказ № 134_______

_______Н.Н.Ислямова





Беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гайсина Айгөл Рафик кызының

9 нчы А, Б сыйныфлары (рус төркеме) өчен

татар теленнән

календарь-тематик план.
Педагогик киңәшмәсендә каралды.

Беркетмә № 1

«___» _______2015.
2015-2016 уку елы.


9 «А»,«Б» сыйныфларына татар теленнән эш программасына аннотация.


Укытучы: Гайсина А.Р.
Эш программасында исәпләнгән сәгатьләр саны: программа базис план буенча атнага 2, елга 68 сәгать исәбеннән төзелде.

УМК: Татар теле:Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә


сөйләшүче балалар өчен)/Р.Х Хәйдәрова , Р.Л. Малафеева, З.М.Шаһгалиева.- Казан:Мәгариф, 2008.

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теленә өйрәтүнең төп максаты – гамәли максат : телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле ситуацияләре кысаларында белем

бирү, күнекмәләр формалаштыру.


Гомуми белем бирү максаты: укучыларның гомуми белем мәктәбендә үзләштерелгән белемнәрен камилләштерү һәм тирәнәйтү;тел күренешләрен танып белергә, чагыштырырга, гомумиләштерергә күнектерү;татар телен халыкның

рухи, әхлакый, мәдәни хәзинәсе буларак аңларга ирешү;алган белемнәрне аралашу да кулланырга өйрәтү;укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен үстерү, сөйләм культурасын үстерү.

Уку елы ахырында көтелгән нәтиҗәләр:

  1. .Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләренең исемнәрен әйтә, сорау куя,аера белү.

  2. .Гади һәм кушма җөмләләрне аера белергә өйрәтү.

  3. .Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрне сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен булдыру. 4.Җыючы, каршы куючы, бүлүче теркәгечле кушма җөмләләрне сөйләмдә куллану.

  1. .Иярчен хәл җөмләләрнең иярчен вакыт җөмлә, урын җөмлә, максат җөмлә, шарт җөмлә, сәбәп җөмлә, кире җөмләләре белән таныштыру һәм аларны әдәби текстларда тануга ирешу, сөйләмдә урынлы куллануга ирешү.

  2. .Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен дөрес кую һәм аларны тиешле интонация белән әйтү.


Контроль төрләре: контроль эшләр (административ-3 нче чирек)

Аңлатма язуы




9 нчы сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1.«Россия Федерациясе мәгарифе турында»гы федераль закон ( 2012 нче елның 29 нчы декабрендә Россия Федерациясе Президенты тарафыннан имзаланган 273 нче ФЗ; 2013 нче елның 1нче сентябреннән гамәлдә);

2.«Мәгариф турында» гы Татарстан Республикасы законы (№ 68, 2013 нче елның 22 нче июле);

3. Федераль дәүләт белем стандарты( урта(тулы) гомуми белем бирү). 17.05.2012

4.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы . (2004 нче ел, 1 нче июль).

5. ”Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар”:1-11 сыйныфлар\(төзүче авторлары: Ч.М. Харисова, ,К.С.Фәтхуллова ,З.Н.Хәбибуллина) Казан:Татарстан китап нәшрияты,2011. – 239 б); - "Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы(татар балалары өчен)"/Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, В.А.Гарипова/ 1-11 сыйныфлар.

6.-ТР ның Мәгариф һәм Фән Министрлыгы тарафыннан 2012 елның 9 июлендә гамәлгә кертелгән 4154/ 12 номерлы “Татарстан республикасының башлангыч һәм төп гомум белем бирү мәктәпләрендә 2012-2013 нче уку елы өчен базис һәм үрнәк планнарын раслау” һәм 2012 елның 10 нчы июлендә гамәлгә кертелгән 4165 / 12 номерлы “Татарстан республикасының урта гомум белем бирү мәктәпләрендә 2012-2013 нче уку елы өчен базис һәм үрнәк планнарын раслау” дип исемләнгән боерыклары һәм тәкъдим хатлары (№7699/12,23.06.2012,№9777/12,13.08.2012;№9807/12,13.08.2012) .

- ТР ның Мәгариф һәм Фән Министрлыгы “Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту турында” 2013 нче елның 7 сентябрендә чыккан 12138/13 номерлы хаты.

- “Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту турында” 2013 нче елның 7 сентябрендә чыккан 12138/13 номерлы хатына әдәбият фәнен укыту буенча аңлатма.09.09.2013 12192\13 номерлы хаты.

7. 2014-2015 нче уку елында белем бирү процессында куллануга тәкъдим ителгән дәреслекләрнең региональ исемлеге

(приказ МОиН 14.12.2009., үзгәрешләр белән Приказ №16 16.01.2012.)

8. МБББУ “Чистай шәһәренең1 нче гомум белем бирүмәктәбе” нең 2015-2016нчы уку елына укыту планы.

9. МБББУ “Чистай шәһәренең1 нче гомум белем бирүмәктәбе” нең ” Положение о структуре, порядке разработки и утверждения рабочих программ учебных курсов, предметов, дисциплин (модулей) локаль акты. 30.05.2015 ел. Приказ №134

.

Рус балаларына татар теле һәм әдәбиятын укыту, ана телен һәм әдәбиятын укыту белән беррәттән, аларның филологик белемнәрен киңәйтә һәм коммуникатив культурасын үстерә. Татар теле һәм әдәбияты дәресләре бер дәреслек һәм бер программа белән үзара бәйләнештә укытыла.
Укыту планында татар теленең урыны.

Базис укыту планы буенча 9 нчы сыйныфта татар әдәбияты атнага 2сəгать, елга барлыгы 68 сәгать каралган. Эш программасы 68 сәгатькә төзелгән.



Сыйныф

Еллык

сәгатьләр саны

Атналык сәгатьләр саны

Контроль эшләр саны

Дәреслек

9

68

2

5

. Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем

бирүче мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/Р.Х Хәйдәрова , Р.Л. Малафеева, З.М.Шаһгалиева.- Казан:Мәгариф, 2008.


9 нчы сыйныф өчен укыту предметының максаты һәм бурычлары.

Максат:

  • укучыларның гомуми белем мәктәбендә үзләштерелгән белемнәрен камилләштерү һәм тирәнәйтү;

  • тел күренешләрен танып белергә, чагыштырырга, гомумиләштерергә күнектерү;

  • татар телен халыкның рухи, әхлакый, мәдәни хәзинәсе буларак аңларга ирешү;

  • алган белемнәрне аралашу да кулланырга өйрәтү;

  • укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен үстерү, сөйләм культурасын үстерү.

Бурычлар:


  • өйрәнелгән материалга нигезләнгән татар сөйләмен укытучыдан яки башка укучылардан ишетеп аңлау;

  • лексик темаларга караган яңалыкларны, вакытлы матбугат язмаларын тыңлап, әңгәмәдә катнаша белү;

  • сөйләм этикеты үрнәкләрен оста, урынлы файдалану;

  • монологик сөйләмдә төрле җөмлә калыпларын кулланып, фикерне җыйнак һәм төгәл белдерә алу;

  • татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү.

  • язма эшләрне грамоталы башкара белү; рәсми кәгазьләрне (гариза, белдерү, белешмә, эшлекле хат) аңлап укый һәм яза белү.


9 нчы сыйныфны тәмамлаучы рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем-күнекмәләр

- телдән һәм язма сөйләм, диалог һәм монолог, арлашу ситуациясе, тел стильләре, текст төшенчәләрен аңлау һәм гамәлдә дөрес куллану;

- төрле стиль һәм жанрдагы текстларны сәнгатьле итеп уку күнекмәләре булдыру;

- текстның эчтәлеген телдән яки язмача төгәл итеп, сайлап яки кыскача сөйләп бирү, текст буенча куелган сорауларга төгәл бавап бирү;

- бирелгән темага, куелган максатка яраклы рәвештә, төрле ситуацияләрдән чыгып, тасвирлау яки хикәяләү характерындагы текстларны телдән яки язмача әзерләү;

- текстның планын төзү яки эчтәлеген конспект рәвешендә язу;

- җөмләгә һәм җөмләдәге сүзләргә фонетик, лексик, морфологик, синтаксик анализ ясау, сүзләрне төзелеше һәм ясалышы ягыннан тикшерү;

- тормыш-көнкүреш, уку, иҗтимагый, мәдәни темаларга әңгәмә кору, үз фикереңне яклап, әңгәмә-бәхәс формасында сөйләшү күнекмәләренә ия булу;

- сөйләү һәм язуда татар әдәби теле нормаларын (орфографик,орфоэпик, лексик, грамматик, пунктуацион) саклау һәм сөйләм этикеты нормаларын үтәү;

- тәкъдим ителгән текстларны рус теленнән татар теленә һәм татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү.

9 нчы сыйныфны тәмамлаучы рус телендә сөйләшүче укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр

  • Татар теленең төп берәмлекләрен һәм аларның билгеләрен белү;

  • Татар теленең фонетик лексик системаларын, грамматик төзелешен үзләштерү;

  • Грамматик үзенчәлекләренә карап, сүз төркемнәрен аера белү;

  • Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре арасындагы мөнәсәбәтләрне аңлау, бәйләнеш чараларын күрсәтү;

  • Җөмлә төрләрен аеру, алар янында тыныш билгеләрен куярга өйрәнү;

  • Текст төзелешен, текстның тел үзенчәлекләрен билгеләү;

  • Сөйләм стиле, фәнни, публицистик, рәсми-эш, матур әдәбият стильләрен аера белү.



9 нчы сыйныф азагына татар теленнән укучы белергә тиеш

  1. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләренең исемнәрен әйтә, сорау куя,аера белү.

  2. Гади һәм кушма җөмләләрне аера белергә өйрәтү.

  3. Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрне сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен булдыру.

  4. Җыючы, каршы куючы, бүлүче теркәгечле кушма җөмләләрне сөйләмдә куллану.

  5. Иярчен хәл җөмләләрнең иярчен вакыт җөмлә, урын җөмлә, максат җөмлә, шарт җөмлә, сәбәп җөмлә, кире җөмләләре белән таныштыру һәм аларны сөйләмдә урынлы куллануга ирешү.

  6. Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен дөрес кую һәм аларны тиешле интонация белән әйтү.

9 нчы сыйныф өчен уку елы дәвамында формалашырга тиешле белем һәм күнекмәләр:

1.Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләренең исемнәрен әйтә, сорау куя,аера белү. 2.Гади һәм кушма җөмләләрне аера белергә өйрәтү.

3.Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрне сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен булдыру. 4.Җыючы, каршы куючы, бүлүче теркәгечле кушма җөмләләрне сөйләмдә куллану.

5.Иярчен хәл җөмләләрнең иярчен вакыт җөмлә, урын җөмлә, максат җөмлә, шарт җөмлә, сәбәп җөмлә, кире җөмләләре белән таныштыру һәм аларны әдәби текстларда тануга ирешу, сөйләмдә урынлы куллануга ирешү.

6.Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен дөрес кую һәм аларны тиешле интонация белән әйтү.

Программа эчтәлеге





Тәртип

номеры

Темалар исемлеге

Дәрес саны

Темага караган төп төшенчәләр

1.

“Без Татарстанда яшибез”.

11

Хикәя фигыль формаларын үзләштерү. Ия белән хәбәр арасына

сызык кую очракларын өйрәнү.Фигыль формаларын язуда һәм сөйләмдә дөрес куллану.Изафә бәйләнеш. Исем фигыль.Теләк белдерү формалары сөйләмдә куллану.Татар сәнгате турында сөйләшү.Сыйфат һәм сыйфат дәрәҗәләре.

2.

“Китап-киңәшчем,дустым минем”.

15

Алмашлык төркемчәләрен өйрәнү. Сан һәм аның төркемчәләре.Ярдәмлек сүз төркемнәрен сөйләмгә кертү. Җөмләнең

баш һәм иярчен кисәкләре. Каршы бәйлеге, фразеологик берәмлекләр.Хикәя фигыльнең заман формалары өйрәнү.Гади һәм кушма җөмләләр.Сыйфат фигыль.Хәбәрлек сүзләр. Тезмә фигыльләр.Тамырдаш сүзләрне үзләштерү .

3.

“Һөнәр сайлау”.

10

Теркәгечләр.Антоним, синоним сүзләрне өйрәнү.Тезмә кушма җөмләне сөйләмдә куллану.Теркәгечләр.Теркәгечле тезмә кушма җөмлә.Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрне өйрәнү. Кушма җөмлә төрләрен үзләштерү. Шарт фигыль.Җыючы, каршы куючы, бүлүче теркәгечле кушма җөмләләрне үзләштерү.

4.

“Аралашу серләре”.

9

Иярченле кушма җөмлә төрләре.Иярчен сәбәп җөмләле кушма

җөмлә.Иярчен вакыт җөмләле кушма җөмләләрне өйрәнү. Иярчен рәвеш җөмләле кушма җөмлә. Иярчен шарт җөмләле кушма җөмлә.Аваз ияртемнәре. Ымлыклар турында аңлатма бирү. Иярчен күләм җөмләле кушма җөмлә.

5.

“Буш вакыт”.

10

Саннар.Сүз ясалышы.Сыйфат.Сыйфат дәрәҗәләре турында аңлатма

бирү.Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре. Гади һәм кушма җөмләләр.Сыйфат дәрәҗәләре.Гади һәм кушма җөмләләр турында аңлатма бирү.

6.

“Табигать һәм кеше”.

7

Төшем юнәлеше. Уртаклык юнәлеше. Йөкләтү юнәлеше. Иярчен

шарт җөмләне өйрәнү.Фигыль. Фигыль төрләре. Текст.Бәйлек һәм бәйлек сүзләр.Сүзтезмәләр.

7.

“Беркем дә,бернәрсә дә онытылмый”.

6




Инфинитив+кирәк төзелмәсен өйрәнү. Җөмлә төрләре.Хәл фигыль

формалары.Иярчен кире җөмлә турында аңлатма бирү.

Барлыгы

68 сәгать









Сыйныфка бәяләмә.

Мин бу сыйныфларда бишенче ел укытам. 9 а сыйныфында 22 укучы, 9 б сыйныфында 25, минем төркемдә 12 укучы. Сыйныфлар тәртипле һәм кызыксынучаннар. Дәрестә актив катнашалар, ләкин араларында пассив катнашучылары да бар. 9а сыйныфында иҗади фикер йөртүче балалар да бар, шунлыктан иҗади биремнәр үтәүгә игътибар бирелә. Укучыларның белем дәрәҗәләренә карап, биремнәр төрләндерелә.

Укучыларның татар теленнән белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары
Эш төрләре



Эш төрләре

Сыйныфлар










5

6

7

8

9

1.

Уку

55-60сүз

60-70 сүз

70-80 сүз

80-90 сүз

90-95 сүз

2.

Язу:



















Сүзлек диктанты

8-10сүз

10-15 сүз

15-18 сүз

18-22 сүз

22-25 сүз




сочинение

5-7 җөмлә

7-8 җөмлә

8-9җөмлә

9-10җөмлә

10-12җөмлә



Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирүне бәяләү
-Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы булган эшкә “5” ле куела.

-Тыңланган текстның эчтәлеген аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга дөрес җавап бирелгән , 2-3 орфографик, 3 пунктацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы булган эшкә “4” ле куела.

-Тыңланган текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга дөрес җавап бирелмәгән , 5 орфографик, 5пунктацион яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы булган эшкә “3” ле куела.

-Тыңланган текстның эчтәлеге буенча тәкъдим ителгән сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөресбулмаса , 6 орфографик, 6пунктацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы булган эшкә “2” ле куела.
Диалогик сөйләмне бәяләү

-Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, “5”ле куела.

-Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында2-3 хата җибәреп ,эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, “4”ле куела.

-Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп,эчтәлеген бозып, диалогик сөйләм төзегәндә, “3”ле куела.

-Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда “2” ле куела.

Язма эшләрне бәяләү

Сүзлек диктанты һәм аны бәяләү

-Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә “5” ле куела.

-Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган эшкә “4” ле куела.

-Пөхтә, төгәл язылмаган, әмма 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы булган эшкә “3” ле куела.

-Пөхтә, төгәл язылмаган, 6яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә “2” ле куела.
Диктантның күләме һәм аны бәяләү

- Пөхтә, төгәл язылган, 1 орфографик, 1пунктацион хаталы диктантка “5” ле куела.

- Пөхтә, төгәл язылган, 2-3 орфографик, 2-3пунктацион хаталы диктантка “4” ле куела.

- Пөхтә, төгәл язылмаган, 4-6 орфографик, 6 пунктацион хаталы диктантка “3” ле куела.

- Пөхтә, төгәл язылмаган, 7 дән артык орфографик, 7 дән артык пунктацион хаталы диктантка “2” ле куела.

Укучының гомуми урта белем бирү мәктәбен тәмамлаганда сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге белемнәргә ия булуы күздә тотыла.

9 нчы сыйныф өчен уку елы дәвамында формалашырга тиешле белем һәм күнекмәләр:

1.Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләренең исемнәрен әйтә, сорау куя,аера белү. 2.Гади һәм кушма җөмләләрне аера белергә өйрәтү.

3.Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрне сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен булдыру. 4.Җыючы, каршы куючы, бүлүче теркәгечле кушма җөмләләрне сөйләмдә куллану.

5.Иярчен хәл җөмләләрнең иярчен вакыт җөмлә, урын җөмлә, максат җөмлә, шарт җөмлә, сәбәп җөмлә, кире җөмләләре белән таныштыру һәм аларны әдәби текстларда тануга ирешу, сөйләмдә урынлы куллануга ирешү.

6.Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен дөрес кую һәм аларны тиешле интонация белән әйтү.
Региональ компонентны татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә куллану

  • Фоат Хасанов, Кояш Тимбикова, Хәйдәр Гатин, Елизавета Сидорова, Рифкат Гордиев шигырьләрен һәм әсәрләрен өйрәнү;

  • Танылган артистлар: Идрис Мәсгутов, Вера Минкина,Зөфәр Сафин иҗатлары белән таныштыру;

  • Якташ рәссамнарыбыз: Анатолий Зиновьев, Владимир Трунов рәсемнәре белән таныштыру;

  • Атаклы якташларыбыз: Артём Ильин, Венера Уразгильдеева белән таныштыру;

  • “Шәһәр” темасын үткәндә Чистай күренешләрен рәсемгә төшерү;

  • Табигать турында укыганда ял паркына экскурсиягә алып чыгу;

  • Артистлар турында укыганда, Чистай балаларының иҗатлары белән таныштыру.


Мәгълумат һәм белем бирү чыганаклары

УМК

Укытучы өчен методик әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

- Программа: Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы. (1-11 сыйныфлар) К.: “Мәгариф” н-ты, 2003.

Дәреслек- Р.З. Хәйдәрова

Р.Л.Малафеева,З.М.Шаһгалиева. Казан, 2008

- Диктантлар җыентыгы (төрле авторлар)

- Изложениеләр җыентыгы (төрле авторлар)

- Н.В. Максимов.Татар теленнән тестлар

. .


Татар теле морфологиясе. /Ф.М. Хисамова. - Казан, “Мәгариф” , 2005.

Хәзерге татар әдәби теле. / Ф.С. Сафиуллина, М.З.Зәкиев.- Казан, “Мәгариф” , 1994.

Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. / Ф.С.Вәлиева, Г.Ф. Саттаров. – Казан: “Раннур”, 2000.

Сборник правил и упражнений для изучающих татарский язык. Морфология. Части 1,2. / Р.Р.Нигматуллина. – 2004.

Хәйдарова Р.З., Әхмәтҗанова Г.М. Татар теле һәм әдәбияты укытуда яңа технологияләр / Төз. Р.З.Хәйдарова, Г.М.Әхмәтҗанова. - Яр Чаллы, 2011



1. Лингвистик анализ үрнәкләре.

2. Татар телендә тыныш билгеләре.

3.Ф.Г.Сәяпова, Ф.С.Кәримова

«Гади һәм кушма җөмлә синтаксисыннан таблицалар» Яр Чаллы, ӨПББИ,1999

4.Н.В. Максимов.Татар теленнән тестлар

5Насибуллина Р.Н. “ Татарский язык в таблицах и схемах (для русскоязычных учащихся начальных классов)”. Казан: “Гыйлем”, 2008. Р.Нигматуллина. Контроль тестлар һәм текстлар, 2010.

Таблицы по татарскому языку для работы с русскоязычными учащимися. / Р.З.Хайдарова, Р.Л.Малафеева.


Аудиоҗыентык

Күренекле шәхесләр: Г.Тукай, Х.Туфан, Һ.Такташ, Г.Бәширов, М.Җәлил, Ә.Еники, С.Хәким, С.Сәйдәшев, Н.Җиһанов, Р.Яхин, 2006.

Мультфильмнар

Тылсымлы сәхифәләр. - Казан: Татармультфильм, 2013.

Сайтлар

http://www.tatar.museum.ru

http://www.kamalteatr.ru

http://www.tatknigafund.ru

http://www.kitap.net.ru

http://www.balarf.ru http://www.edu.tatar.ru http://www.mon.tatar.ru

Укучыларның белем күнекмәләрен бәяләү материаллары исемлеге:

1.

Контроль эш №1

Кереш контроль эш

2.

Контроль эш №2

“Җөмлә төрләре”

3.

Контроль эш №3

“Иярчен кушма җөмлә”

4.

Контроль эш №4

Административ эш

5.

Контроль №5

Еллык контроль эш



9 нчы сыйныф өчен татар теленнән календарь - тематик план.





Дәреснең темасы

Уку эшчәнлеге төрләре

Көтелгән нәтиҗәләр

Үткәрү вакыты

план

факт

Без Татарстанда яшибез”- 11 сәгать.

1

Хикәя фигыль формалары.

Рәсем буенча әңгәмә,

дәреслектән һәм өстәмә ярдәмлектән логик күнегүләр эшләү.

Хикәя фигыль формаларын

аера белү.



2.09




2

Ия белән хәбәр арасына сызык кую.

Аудирование, презентация, “Казан-тарихи башкала” текстындагы лексик-грамматик материал

Ия белән хәбәр арасында сызык куя белү.

4.09




3

Фигыль

формалары.

Терәк схема куллану,җөмләләр

төзү.

Белемнәрне тикшерү.

9.09




4

Кереш контроль эш №1


Контроль эш.

Тема буенча алган белемнәрне

тикшерү.

11.09




5.

Х.Т.Э .Изафә бәйләнеш.

Ситуатив күнегүләр

башкару,тәрҗемә эше.

Изафә бәйләнешне сөйләмдә

дөрес куллану.

16.09




6

Исем фигыль.

Логик күнегүләр, әңгәмә, “Татар театры” текстындагы лексик-грамматик материал.

Исем фигыльне язуда дөрес куллану.

18.09




7

Исем фигыльне сөйләмдә

куллану.

Логик күнегүләр, әңгәмә,

“Татар театры” текстындагы лексик-грамматик материал.

Исем фигыльне сөйләмдә

дөрес куллану.

23.09




8.

Теләк белдерү формалары.

Парлы диалоглар,җөмләләр

төзү,тәрҗемә итү.

Теләк белдерү формаларын

кулланып дөрес аралаша белү.

25.09




9.

БСҮ. “Татар музыкасы турында сөйләшү”.

Кроссворд чишү, парлы диалоглар төзү.

Бирелгән темага аралаша белү,үз фикереңне белдерә

белү.

30.09






10.

Сыйфат һәм сыйфат

дәрәҗәләре.

Таблица белән эш, тәрҗемә итү

күнекмәләре,терәк схема.

Сыйфат һәм сыйфат

дәрәҗәләрен язуда һәм сөйләмдә дөрес куллана белү.

2.10




11.

“Без Татарстанда яшибез”

бүлеге буенча кабатлау дәресе.

Язмача биремнәр башкару.

Тема буенча алган белемнәрне

язуда куллана белү.

7.10




Китап – киңәшчем, дустым минем” -15 сәгать.

12

Алмашлык төркемчәләре.

Таблица белән эш һәм

күнегүләр башкару.

Алмашлык төркемчәләрен

бүлешен камилләштерү белү.

9.10




13

Сан һәм аның

төркемчәләре.

Диалоглар,хикәя төзеп сөйли

белү.

Сан һәм аның төркемчәләрен

актив кулланышка кертә белү.

14.10




14

Ярдәмлек сүз төркемнәре.

Ситуатив күнегүләр башкару, җөмләләр төзү.

Ярдәмлек сүзләрне гамәли кулланышка кертә белү.

16.10




15

Җөмләнең баш һәм

иярчен кисәкләре.

Сорауларга җавап бирү,тәрҗемә

эше,җөмләләр төзү.

Җөмләнең баш һәм иярчен

кисәкләренең исемнәрен әйтә,сорау куя,аера белү.

21.10




16

Контроль эш №2

“Затланышлы фигыльләр”.

Тест биремнәрен язмача үтәү.

Тема буенча алган белемнәрне

гамәли куллану.

23.10




17.

Хаталарны төзәтү.

Каршы бәйлеге, фразеологик берәмлекләр.

Фразеологик берәмлекләр

белән сүзлек эше, тәрҗемә эше, каршы бәйлеге, фразеологик берәмлекләрне рус теле белән чагыштыру.

Бәйлекләрне,фразеологик

берәмлекләрне гамәли куллана белү.

28.10




18

Хикәя фигыль төшенчәләре.

Ситуатив күнегүләр башкару.

Хикәя фигыльнең заман формаларын язуда һәм сөйләмдә урынлы,дөрес куллана белү.

30.10




19

Хикәя фигыльнең заман

формалары.

Ситуатив күнегүләр башкару,

хикәя фигыльнең заман формаларын активлаштыру.

Хикәя фигыльнең заман

формаларын язуда һәм сөйләмдә урынлы,дөрес куллана белү.

11.11




20

Гади һәм кушма

җөмләләр.

Гади һәм кушма җөмләләрне

аера белергә өйрәтү,тәрҗемә эшен башкару,җөмлә-ләр төзү.

Гади һәм кушма җөмләләрне

гамәли куллана белү.

13.11




21

Кушма җөмләләр.

Кушма җөмләләрне аера

Кушма җөмләләрне гамәли

18.11












белергә өйрәтү,тәрҗемә эшен

башкару,җөмлә-ләр төзү.

куллана белү.







22.

Сыйфат фигыль.

Карточкалар белән эш,җөмләләр

төзү.

Сыйфат фигыль формасын

актив кулланышка кертә белү.

20.11




23.

Хәбәрлек сүзләр.

Сүзләр, Л. Ихсанованың “Бер маҗара” әсәрендәге лексик- грамматик материал (1 өлеш), хәбәрлек сүзләрнең инфинитив белән килүен активлаштыру.

Хәбәрлек сүзләрне гамәли куллана белү.

25.11




24.

Тезмә фигыльләр.

Интерактив тактадагы

җөмләләргә тезмә фигыльләр өстәргә , Л. Ихсанова “Бер маҗара” әсәрендәге лексик- грамматик материал (2 өлеш)

Башка төр фигыльләрдә аера

белү,актив кулланышка кертә белү.

27.11




25.

Тамырдаш сүзләр .

Л. Ихсанованың “Бер маҗара”

әсәре буенча диалогик сөйләмгә чыгу.

Тамырдаш сүзләрне гамәли

куллана белү.

2.12




26.

“Китап – киңәшчем, дустым минем” бүлеге

буенча мөстәкыйль эш.

Язмача биремнәр үтәү.

Тема буенча алган белемнәрне сөйләмдә куллана белү.

4.12




Һөнәр сайлау”-10 сәгать.

27.

Хаталарны төзәтү эше.

Теркәгечләр.

Терәк схема белән эш,

таблица куллану.

Теркәгечләрне гамәли

кулланышка кертә белү

9.12




28.

Антоним, синоним сүзләр.

Әпсәләмовның “Ак

чәчәкләр” әсәрендәге

лексик-грамматик материал, антоним, синонимнарны табарга өйрәнү.

Антоним,синоним сүзләрне

аера белү.

11.12




29.

Тезмә кушма җөмлә.

Терәк схема белән эш.

Башка төр җөмләләрдән аера белү.

16.12




30.

Контроль эш.

“Иярчен кушма җөмлә”.

Язмача тест башкару.

Теркәгечләр темасы буенча

белемнәрне тикшерә белү

18.12




31.

Хаталар өстендә эш.

Теркәгечле тезмә кушма җөмлә.

Терәк схема

куллану,җөмләләр төзү,тәрҗемә эше.

Бу җөмлә төрен сөйләмдә

куллана белү.

23.12




32 .

Теркәгечсез тезмә кушма

Таблица белән эш,җөмләләр

Бу җөмлә төрен сөйләмдә

25.12









җөмлә.

төзү.

куллана белү .







33

Кушма җөмлә төрләре.

Терәк схемалар, җөмләләр

төзү,тәрҗемә эше.

Кушма җөмлә төрләрен аңлата

белү.

13.01




34.

Шарт фигыль.

Таблица куллану, җөмләләр төзү,тәрҗемә эше.

Шарт фигыль турында аңлатма бирә белү.

15.01




35.

Җыючы, каршы куючы,

бүлүче теркәгечле кушма җөмләләр.

Терәк схемалар, җөмләләр

төзү

Җыючы, каршы куючы,

бүлүче теркәгечле кушма җөмләләрне сөйләмдә куллана белү.

20.01




36.

“Һөнәр сайлау” бүлеге буенча

мөстәкыйль эш.

Язмача биремнәр башкару.

Тема буенча алган белемнәрне

сөйләмдә куллана белү.

22.01




Аралашу серләре”-9 сәгать.

37

Иярченле кушма җөмлә

төрләре.

Таблица белән эш,җөмләләр

төзү,тәрҗемә эше.

Иярченле кушма җөмлә

төрләрен сөйләмдә урынлы куллана белү.

27.01




38.

Иярчен сәбәп җөмләле кушма

җөмлә.

Терәк схема, хикәя төзү.

Җөмлә төрен сөйләмдә

урынлы куллана белү.

29.01




39.

Иярчен вакыт җөмләле кушма

җөмлә.

Җөмләләр төзү,интерактив

тактада эш.

Иярчен вакыт җөмләне

сөйләмдә урынлы куллана белү.

3.02




40.

Иярчен рәвеш җөмләле кушма җөмлә.

Интерактив тактада эш, җөмләләр төзү.

Сөйләмдә урынлы куллана белү.

5.02




41.

Иярчен шарт җөмләле кушма

җөмлә.

Тәрҗемә эше,җөмләләр,

диалог төзү.

Иярченле кушма җөмләләрне

куллана белү.

10/02




42.

Аваз ияртемнәре.

Җөмләләр төзү,хикәя төзү.

Аваз ияртемнәрен аера белү.

12.02




43.

Ымлыклар.

Сүзлек эше,сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү.

Ымлыкларны гамәли куллана белү.

17.02




44.

Иярчен күләм җөмләле

кушма җөмлә.

Терәк схемалар, интерактив

тактада эш,тәрҗемә эше.

Язуда һәм сөйләмдә гамәли

куллана белү.

19.02




45.

“Аралашу әдәбе” бүлеге

буенча мөстәкыйль эш.

Язмача биремнәр башкару.

Тема буенча алган белемнәрне

сөйләмдә урынлы куллана белү.

24.02




Буш вакыт”-10 сәгать.

46

Хаталарны төзәтү

Саннарны татарча әйтү,

Саннарны гамәли куллана

26.02









эше.Саннар.

хикәя төзү.

белү.







47.

Сүз ясалышы.

Терәк схема,сүзләр

ясау,тәрҗемә эше.

Ясалыш төрләрен аера белү.

2.03




48.

Сыйфат.Сыйфат дәрәҗәләре.

Табл. белән эш,тәрҗемә эше.

Сыйфат дәрәҗәләрен аера белү.

4.03




49.

Тезмә һәм иярченле кушма

җөмләләрдә тыныш билгеләре.

Терәк схема, тәрҗемә

эше,җөмләләр төзү.

Җөмләләрдә тыныш

билгеләрен куя белү.

9.03




50.

Гади һәм кушма җөмләләр.

Җөмләләрнең схемасын

төзү,җөмләләр төзү һәм тәрҗемә итү.

Гади һәм кушма җөмләләр

аера белү.

11.03




51.

Административ контроль эш. “Җөмлә төрләре”.

Язмача биремнәр үтәү.

Белемнәрне тикшерү, ныгыту.

16.03




52.

Хаталарны төзәтү.Гади һәм

кушма җөмләләр.

Карточкалардан биремнәр

башкару,тәрҗемә эше,җөмләләр төзү.

Гади һәм кушма җөмләләрне

аера белү.

18.03




53

Фигыль юнәлешләре.Төп

юнәлеш.

Таблица белән эш, җөмләләр

төзү.

Фигыль юнәлешләрен аера

белү.

30.03




54.

Фигыль юнәлешләре.Кайтым

юнәлеше.

Сүзтезмәләр, җөмләләр

төзү,терәк схема,тәрҗемә эше.

Кайтым юнәлеше н куллана

белү.

1.04




55.

“Буш вакыт” бүлеге буенча мөстәкыйль эш.

Язмача биремнәр башкару.

Тема буенча алган белемнәрне сөйләмдә урынлы куллана белү.

6.04




Табигать һәм кеше”-7 cәгать.

56.

Хаталарны төзәтү эше.

Төшем юнәлеше. Уртаклык юнәлеше. Йөкләтү юнәлеше.

Терәк схема куллану,

җөмләләр төзү.

Фигыль юнәлешләрен аера

белү.

8.04




57.

Иярчен шарт җөмлә.

Җөмләләр төзү,сорауларга җавап бирү.

Иярчен шарт җөмләне сөйләмдә урынлы куллана белү.

13.04




58.

Фигыль сүз төркеме.

Табл.белән эш, җөмләләр

төзү.

Фигыльләрне кулланып

җөмләләр төзи белү.

15.04




59.

Фигыль төркемчәләре.

Текст төзеп язу,җөмләләр

төзү һәм тәрҗемә

Фигыль төркемчәләрен аера

белү.

20.04












итү,ситуатив күнегүләр

башкару.










60.

Бәйлек һәм бәйлек сүзләр .

М. Гафуриның “Кыр казы”

әсәрендәге лексик- грамматик материал,сүзлек эше.

Сүзтезмәләр, бәйлек һәм

бәйлек сүзләрне сөйләмдә куллана белү.

22.04




61.

Сүзтезмәләр.

Сүзтезмәләр, җөмләләр төзү,тәрҗемә эше

Сүзтезмәләрне сөйләмдә куллана белү.

27.04




62.

“Табигать һәм кеше” бүлеге

буенча мөстәкыйль эш.

Язмача биремнәр башкару.


Бүлек буенча алган темаларны сөйләмдә урынлы куллана белү.

29.04




Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый”- 6 сәгать.

63.

Хаталар төзәтү эше. Инфинитив+кирәк төзелмәсе.

Р. Бәшәр. “Авыру урман” әсәрендәге лексик-

грамматик материал.

Инфинитив+кирәк конструкциясен монологларда

куллана белү.

4.05




64.

Еллык контроль эш.

Язмача тест башкару.

Алган белемнәрне гамәли куллана белү.

6.05




65

Хаталарны төзәтү эше.

Хәл фигыль формалары.

Терәк схема, җөмләләр төзү.

Хәл фигыль формаларын аера

белү.

11.05




66.

Иярчен кире җөмлә.

Җөмләләр төзү,тәрҗемә эше.

Иярчен кире җөмләләрне

гамәли куллана белү.

13.05




67.

Җөмлә төрләрен кабатлау.

Карточкалардан биремнәр үтәү.

Уку елы дәверендә алган белемнәрне гамәли куллану.

18.05




68.

“ Беркем дә, бернәрсә дә

онытылмый” бүлеге буенча мөстәкыйль эш.

Язмача биремнәр башкару.

Бүлек буенча алган темаларны

сөйләмдә урынлы куллану.

20.05