Главная страница

02-31 Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы



Скачать 0.57 Mb.
Название 02-31 Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы
страница 1/4
Дата 19.02.2016
Размер 0.57 Mb.
Тип Документы
  1   2   3   4



02-31 Татарстан Республикасы

Алабуга муниципаль районы

“2 нче урта гомуми белем мәктәбе”

гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе



“КАРАЛДЫ»

Татар теле һәм

әдәбияты метод

берләшмәсе җитәкчесе

_____________________

Әхмәтшина А.Ф.

1 нче номерлы беркетмә

27 нче август, 2015 нче ел

«КИЛЕШЕНДЕ» ТР АМР “2 нче

урта гомуми белем

мәктәбе” ГБМБУ

___________________

Һадиуллина Ә.Р.

1 нче номерлы беркетмә

27нче август, 2015 нче ел


«РАСЛАНДЫ» ТР АМР “2 нче урта гомуми белем

мәктәбе” ГБМБУ

________________

Немтырев С.М.

93 нче номерлы боерык

28 нче август, 2015 нче ел


Татар теленнән эш программасы, 2 нче Б сыйныфы

Төзүче: Һадиуллина Әнисә Рашит кызы

беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Алабуга

2015

2 НЧЕ СЫЙНЫФ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫНЫҢ АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы. “Рус телендә башлангыч гомуми бирү мәктәбендә татар теле укыту: гомуми программа” (татар төркемнәре өчен). Казан, 2011.

2. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 сыйныфлар/[басма өчен Ч.М.Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина җаваплы]. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.

3. Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы “2 нче урта гомуми белем мәктәбе “ гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең 2015-2016 нчы елга укыту планы .

Дәреслек : Татар теле: рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) / Ф. Ф. Харисов, Ч. М. Харисова, Е. А. Панова: рәссамы Л. Хисамова. - Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2013.

Мәктәпнең укыту планы нигезендә 2 нче сыйныфта татар теле атнага 3 сәгать укытыла. 34 х 3 = 102, барлыгы 102 сәгать.

Укыту-тәрбия эше рус телендә алып барыла торган мәктәпләрдә татар балаларына татар телен өйрәтүнең төп максаты һәм бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

1.Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнүгә теләк уяту, үз милләтеңә, телеңә мәхәббәт хисләре тәрбияләү кебек уңай сыйфатлар булдыру.

2.Балаларда татар теленең барлык тармаклары буенча мәгълүматлылык булдыру:

3.Укучыларда аралашу өлкәсенә караган мәгълүматлылык булдыру. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча аралашканда, тел чараларыннан урынлы файдаланырга өйрәтү.

4.Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.

5.Укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү.

Рус мәктәбенең 2 нче сыйныфы татар төркемнәрендә татар теле укытуның төп максаты - 2 нче сыйныф ахырына планлаштырылган (яки көтелгән) нәтиҗәләргә ирешү. Алар түбәндәгеләр:

шәхси нәтиҗәләр: укучының өйрәнгән предметы (татар теле) буенча алган белем һәм күнекмәләре аның шәхес булып формалашуы өчен нигез була ала; уку һәм танып белүгә битараф булмау, тормышка актив караш тәрбияләнә. Бу нәтиҗәләр баланың рухи-әхлакый үсешенә, сәламәт һәм хәвеф-хәтәрсез яши белүенә дә бәйле;

– төрле предметларны өйрәнү белән бәйле предметара яки универсаль нәтиҗәләр танып белү һәм аралашу өлкәсенә карый. Татар теле дәресләрендә укучыларның рус теленнән алган белем һәм күнекмәләре дә ярдәмгә килә. Мондый нәтиҗәләр телнең төрле бүлекләрен үткәндә дә, аралашканда да күренә;

аерым предметны (татар телен) өйрәнү нәтиҗәләре шушы өлкәгә караган белемгә ия булуны, аны үзгәртеп (яки үзгәртмичә) гамәлдә куллана белүне күз уңында тота.

Башлангыч мәктәптә татар телен өйрәнүгә нигез салына. Татар теленнән гомуми башлангыч белем бирү (1–4 сыйныфлар) мәктәбендә укучылар телне аралашу чарасы һәм милли мәдәниятнең чагылышы буларак аңларга өйрәнәләр, татар теленең милли-мәдәни үзенчәлегенә төшенәләр. Татар теле укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү өчен нигез булып тора. Татар телен өйрәнү вакытында укучылар телдән һәм язма аралашу мөмкинлегенә ия булалар һәм телне, уку биремнәрен үтәү максатыннан чыгып, кирәкле мәгълүматны төрле чыганаклардан эзләп табу өчен кулланырга өйрәнәләр.

Башлангыч мәктәпнең гомуми белем бирү программасын үзләштерүче укучыларда телдән һәм язма сөйләмгә карата, кешенең гомуми культурасы күрсәткече буларак, уңай караш формалаша. Укучылар татар әдәби теленең төрле нормалары (орфоэпик, лексик һәм грамматик), сөйләм әдәбе кагыйдәләре турында башлангыч белем алалар, аралашу вакытында куелган максат, бурыч һәм чаралардан чыгып, өйрәнгән материалны кулланырга өйрәнәләр, бу, катлаулы булмаган монологик сөйләм һәм язма текстлар төзегәндә, коммуникатив бурычларны уңышлы үтәү өчен, туры килгән тел чараларын сайлау өчен нигез булып тора.

Балаларда кара-каршы сөйләшүдә уңышлы катнашу өчен кирәк булган дәрәҗәдә эш күнекмәләре формалаша: әңгәмәдәшең фикерен искә алу, аралашканда төрле фикерләрне һәм үз фикереңне, үз карашыңны төгәл белдерергә омтылу, сораулар бирә белү.

Башлангыч белем бирү мәктәбендә укучылар:

  • хатасыз язу культура дәрәҗәсенең бер күрсәткече булуын аңлый;

  • татар теленең авазларын һәм хәрефләрен, аларның әйтелеш һәм язылыш үзенчәлекләрен өйрәнә;

  • үзе төзегән һәм тәкъдим ителгән текстларны язганда, орфография һәм тыныш билгеләрен дөрес кую кагыйдәләрен өйрәнелгән күләмдә куллана һәм язылганнарны тикшерә ала;

  • татар теленең системасы һәм төзелеше турында башлангыч мәгълүмат ала: тел белеме бүлекләре – фонетика, графика, лексикология, сүз төзелеше һәм сүз ясалышы, морфология һәм синтаксис белән таныша, курс эчтәлеге күләмендә аваз, хәреф, сүз кисәге, җөмлә кисәге, сүз төркеме һәм гади җөмлә кебек тел берәмлекләрен таба белергә, аларны үзара чагыштырырга, үзенчәлекле билгеләрен табарга өйрәнә.

Тел системасы

Татар теленнән 2 нче сыныфны тәмамлаган укучы:

Фонетика, орфоэпия һәм графика

  • аваз һәм хәрефләрне аера;

  • ана теленең авазларын һәм хәрефләрен, аларның әйтелеш һәм язылыш үзенчелекләрен аңлый, авазларга характеристика бирә ала;

  • хәрефләрнең алфавитта урнашу тәртибен һәм, кирәкле мәгълүматны табу өчен, алфавитны куллана ала.

  • Укучыга дәреслектә тәкъдим ителгән үрнәк буенча сүзгә мөстәкыйль рәвештә фонетик-график (аваз-хәреф) анализ ясарга өйрәнә. Укучы:

  • үз сөйләмендә татар әдәби тел нормаларын саклый һәм әңгәмәдәшенең сөйләмендә бу нормаларның дәреслектә бирелгән материал күләмендә үтәлүен бәяли;

  • сүзгә басым куйганда яки сүзнең дөрес әйтелешендә икеләнү туган очракта, дәреслектәге сүзлек буенча мөстәкыйль рәвештә җавап таба яки укытучысына һәм әти-әнисенә мөрәҗәгать итә ала.

Морфология

Бу бүлектә укучы:

  • исемнәрнең сан кушымчасын ялгый белү;

  • сыйфатларның лексик-семантик һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләрен;

  • фигыльнең лексик-семантик үзенчәлекләрен өйрәнә.

Синтаксис

Бу бүлектә укучы:

  • җөмлә, сүзтезмә һәм сүзләрне аерырга;

  • сораулар ярдәмендә сүзтезмә һәм җөмләләрдәге сүзләр арасындагы бәйләнешне табарга;

  • җөмләнең әйтү максаты буенча төрен аерырга;

  • җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләргә;

  • тиңдәш кисәкле һәм тойгылы җөмләләрне интонациясе буенча билгеләргә өйрәнә.

Орфография һәм пунктуация

Укучы:

  • дөрес язылыш кагыйдәләрен өйрәнгән күләмдә кулланырга;

  • сүзләрнең дөрес язылышын орфографик сүзлек буенча ачыкларга;

  • текстны дөрес итеп күчереп язарга;

  • Укучы орфографик хата ясау мөмкинлеге булган очракларны аңлау, аерым орфограммаларга мисаллар сайлау, текстлар төзегәндә орфографик һәм пунктуацион хаталарны булдырмау өчен, язганнарны үзгәртү, хаталар өстендә эшләгәндә, аларның сәбәпләренә төшенү һәм алдагы язма эшләрдә хата җибәрмәү юлларын ачыклау мөмкинлеге ала.


2 НЧЕ СЫЙНЫФ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ УКЫТУ ПРОГРАММАСЫНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ

1нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау. Сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм юлдан-юлга күчерү. Бирелгән иҗекләрдән сүзләр, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзеп әйтү һәм язу. Баш хәреф белән языла торган сүзләрне кабатлау. Дәресләрдә өйрәнелә торган язучыларның исем-фамилияләрен дөрес язу. 6 сәгать.

Авазлар һәм хәрефләр. Алфавит. Сузык авазлар һәм аларның хәрефләре . Калын һәм нечкә сузыклар. [а] авазы. А хәрефе. [ә] авазы. Ә хәрефе.[о] авазы. О хәрефе. [ө ] авазы. Ө хәрефе. [у], [ү] авазлары. У, ү хәрефләре. [ы] авазы. Ы хәрефе. [э] авазы. Э хәрефе. Ы, э хәрефләре.Тартык авазлар һәм аларның хәрефләре. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. [к], [къ] авазы. К хәрефе. [г], [гъ] авазы. Г хәрефе. [ч] авазы. Ч хәрефе. [в], [w] авазлар. В хәрефе. [һ],[ х] авазлары. Һ, х хәрефләре. [җ] авазы. Җ хәрефе. [ң ] авазы. ң хәрефе. [й] авазы һәм й хәрефе. [йа],[ йә] аваз кушылмалары. Я хәрефе. [йу], [йү] аваз кушылмалары. Ю хәрефе. [йы], [йэ] аваз кушылмалары. Е хәрефе. ь хәрефе. ъ хәрефе. [ц] ,[щ] авазлары. Ц, щ хәрефләре. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар.Татар алфавитын яттан белү. Укытучы биргән сүзләрне яки сыйныфташларның фамилияләрен алфавит тәртибендә язу. Калын һәм нечкә сузыкларны аерып, татар телендәге сүзләрнең сингармонизм законына буйсынуын яки буйсынмавын (шәһәр, китап) аңлату. Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аеру. ъ һәм ь хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм язу (кулъяулык, көньяк). Я, ю, е хәрефләрен дөрес язу. 35 сәгать.

Сүз. Сүз турында төшенчә бирү. Татар телендә сүз басымын кую, рус сүзләре белән чагыштырып күрсәтү. Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Иҗек калыплары.5 сәгать.

Морфология. Исем сүз төркеме. Берлек һәм күплек сандагы исемнәр. Борын авазына беткән исемнәргә күплек кушымчасы ялгау.Баш хәрефтән языла торган сүзләр. Фигыль. Фигыльнең барлык һәм юклык формасы. Фигыль заманнары. Сыйфат. Сыйфат билгеләре.Сыйфатның җөмләдәге урыны. Татар һәм рус телләрендә сыйфатлар. Исем, сыйфат, фигыльләрне кабатлау.Сүз төркемнәреннән исем, фигыль, сыйфатларның мәгънәләрен аңлап, җөмлә эченнән табып әйтү. Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формаларын аеру, фигыльләрнең юклык, заман кушымчаларын билгеләү. 19 сәгать.

Синтаксис. Җөмлә.Сүзләрдән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү. Җөмләдә сүз тәртибе. Җөмләнең баш кисәкләре. Җөмләнең иярчен кисәкләре. Җөмлә ахырында тыныш билгеләре. Хикәя һәм сорау җөмләләр. Диалог төзү . “Телефоннан сөйләшү”. Җөмләнең баш кисәкләрен билгеләү, аларның урнашу тәртибен аңлату. 11 сәгать.

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау. Авазлар һәм хәрефләрне кабатлау.Сүз. Сүз төркемнәрен кабатлау. 4 сәгать.

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Бәйләнешле сөйләм үстерү темалары: “Безнең сыйныф бүлмәсе”, “Уку – язу әсбаплары”, “Алтын көз”, “Безнең мәктәп”, “Светофорның өч күзе”, “Көзге уңыш”, “Бакчада көзге эшләр”, “Яраткан ризыгым”, Яңа ел бәйрәме”, “Кышкы уеннар”, “Кошлар безнең дусларыбыз”, “Чыршы бәйрәме”, “Якын дусларым”, “Минем җәйге ялым”, “Яшелчә бакчасында”, “Татар теле дәресендә”, “Туган көнем“,“Әниемә булышам”,“Милли ризыклар“,“Шәһәр транспорты”, “Алабугам – туган ягым”, “Җәй җитте”. 22 сәгать.

Барлыгы 102 сәгать.
2 НЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ БЕЛЕМ ДӘРӘҖӘЛӘРЕНӘ ТАЛӘПЛӘР

  • татар алфавитын яттан белү;

  • укытучы биргән сүзләрне яки сыйныфташларның фамилияләрен алфавит тәртибендә язу;

  • калын һәм нечкә сузыкларны аерып, татар телендәге сүзләрнең сингармонизм законына буйсынуын яки буйсынмавын (шәһәр, китап) аңлату;

  • яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аеру;

  • ъ һәм ь хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм язу (кулъяулык, көньяк);

  • я, ю, е хәрефләрен дөрес язу;

  • татар телендә сүз басымын кую, рус сүзләре белән чагыштырып күрсәтү;

  • сүз төркемнәреннән исем, фигыль, сыйфатларның мәгънәләрен аңлап, җөмлә эченнән табып әйтү;

  • исемнәрнең берлек һәм күплек сан формаларын аеру, фигыльләрнең юклык, заман кушымчаларын билгеләү;

  • җөмләнең баш кисәкләрен билгеләү, аларның урнашу тәртибен аңлату;

  • өйрәнелә торган сүз төркемнәре кергән мәкаль- әйтемнәрне, табышмакларны ятлау һәм аларны язу.

  • 15 – 20 сүз чамасы булган текст буенча укытучы куйган сорауларга җавап бирү юлы белән изложение язу. Сөйләм үстерү өчен бирелгән темалар ( яки укытучы үзе сайлаган башка бер тема) буенча 10 – 15 сүзле сочинение яздыру. Сүзлек диктантларының якынча күләме – 7-10 сүз, контроль диктант текстлары 20 – 25 сүздән тора



2 НЧЕ СЫЙНЫФ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ПРАКТИК ЭШЛӘР КҮЛӘМЕ





Эш төрләре

I чирек

II чирек

III чирек

IV чирек

Барлыгы

1

Сүзлек диктанты

1

10.10.2014

1

3.12.2014

1

16.01.2015

1

22.04.2015

4

2

Күчереп язу

1

10.09. 2014

(кереш контроль эш)

1

12.12.2014

1

18.03.2015

1

29.04.2015

4

3

Контроль диктант

1

27.10.2014


1

15.12.2014


1

13.03.2015

-

3

4

Инша

-

1

8.12.2014

-

-

1

5

Изложение

-

-

1

26.01.2015

-

1

6

Арадаш аттестация эше

(диктант)

-

-

-

1

15.05.2015

1
  1   2   3   4