Главная страница

02-31 Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе


Скачать 400.47 Kb.
Название 02-31 Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
страница 4/4
Дата 19.02.2016
Размер 400.47 Kb.
Тип Документы
1   2   3   4

Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр.


ДИАЛОГИК СӨЙЛӘМ

МОНОЛОГИК СӨЙЛӘМ

УКУ

ЯЗУ

Лексик тема буенча сөйләшү Тиешле сорау яки җавап репликаларын өстәп, диалог төзү;
Укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеге буенча сораулар куя һәм җавап бирә белү.

Укытучы тәкъдим иткән тема буенча хикәя төзеп сөйләү Хикәянең ахырын уйлап бетерү;

Диалогик сөйләмне монологкаәйләндерү.Укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеген сөйләп бирү. . Әдәби әсәрнең эчтәлеген сөйләп аңлату;

әсәрнең төрен һәм жанрын билгеләү;

автор позициясен ачыклау.Аралашу барышында коммуникатив максатка ирешү һәм үз фикерләрен эзлекле итеп белдерү; тормыштагы вакыйгалар, күренешләр турында хәбәр итү һәм фикер йөртү; укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген мөмкин кадәр эзлекле һәм аңлаешлы итеп сөйләү.


әдәби бәйләнеш тәләпләрен саклаган хәлдә өйрәнелгән әсәрләрне (яки өзекләрне) сәнгатьле итеп уку;

әдәби әсәргә дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтен белдерү;

рус һәм татар телендәге әсәрләрнең уртак һәм милли үзенчәлекләрен билгеләү, әхлакый кыйммәтләрне чагыштырып бәяләү;

татар һәм рус телендәге әсәрләргә телдән һәм язмача фикерен белдерү, аларга бәя бирү;

татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;

диалогта яисә бәхәстә катнашып, үз фикерен исбатлый белү.


Актив үзләштерелгән сүзләрне яттан яза белү;

лексик тема буенча хикәя язу;укылган яки тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү.

Бәйләнешле текстларны рус теленнән татарчага язмача тәрҗемә итү; тәкъдим ителгән тема буенча чыгыш ясау өчен тезислар язу; аралашу ситуацияләрендә сөйләм үрнәкләреннән һәм гыйбарәләреннән файдалану.




МӘГЪЛҮМАТ ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ЧЫГАНАКЛАРЫ


Программа “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 1-11 сыйныфлар / Төз.-авт.: К.С. Фәтхуллова, Ч.М.Харисова. – Казан.Татарстан китап нщшрияты, 2011. Дәреслек: Татар теле : Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 9 нчы с-фы өчен д-лек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, З.М. Шаһгалиева. – Казан : Мәгариф, 2008.

Диктантлар җыентыгы (төрле авторлар)

- Изложениеләр җыентыгы (төрле авторлар)
УМК

- Н.В. Максимов.Татар теленнән тестлар

УКЫТУЧЫ ӨЧЕН МЕТОДИК ӘДӘБИЯТ:

Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф.

Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы, К..: Раннур н-ты, 2000 ел.

2. Галлямов Ф.Г. Татар теле дәресләрендә синтаксик һәм пунктуацион анализ. Алабуга, 1996.

3. Гыймадиева Н., Нуруллина Р.Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: “Мәгариф”, 2007.

4. Зәкиев М.З. Татар синтаксисы. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2005

5. Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Фонетика. Морфология.К.: “Мәгариф” н-ты, 2004.

6.Татар теленнән тестлар: Уку-укыту ярдәмлеге/Н.В.Максимов.-Казан: Мәгариф, 2008

7. Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5-11 с-флары өчен Укытучылар өчен кулланма.Н.В.Максимов, С.М.Трофимова, М.З.Хамидуллина. -Казан: Мәгариф, 2005

8. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар.-Казан: Яңалиф, 2006

9. Бердәм республика имтиханына әзерләнү өчен ярдәмлек.Татар теле.-Казан: РИЦ “Школа”, 2008

10. Эш кәгазьләре үрнәкләре/З.В.Валиев.-Казан: Татар китап нәшрияты, 1999

http://www.tugantelem.narod.ru

http://tatar.com.ru/fonetika.php

http://tatar.moy.su

УКУЧЫЛАР ӨЧЕН ӘДӘБИЯТ:

1. Лингвистик анализ үрнәкләре.

2. Татар телендә тыныш билгеләре.

3.Ф.Г.Сәяпова, Ф.С.Кәримова

«Гади һәм кушма җөмлә синтаксисыннан таблицалар» Яр Чаллы, ӨПББИ,1999

4.Н.В. Максимов.Татар теленнән тестлар

Электрон күрсәтмә:1. www.mon.tatar.ru. 2.www.rus.test.ru

Контроль- исәпләү материаллары

Контроль эш № 1.“Мөстәкыйль сүз төркемнәре”

А1. Хәл фигыль кушымчаларын табыгыз: А8. Теләкне белдерүче сүз:

а) –ырга, -арга, -гач; а) риза; б) телим; в) сорыйм

б) –ып, -еп, -ганчы, -гач; А9. Сыйфат фигыль кушымчалары:

в) –гач, -ып, -ды, -де а) –ган, -гән, -гач

А2. Ия түбәндәге сорауларга җавап бирә: б) –нчы, -лар, -учы, -асы

а) кем? нинди? кая? в) -асы, -әсе, -учы, -үче, -ар, -әр

б) кем? нәрсә? А10. Дөрес тәрҗемәне табыгыз:

в) кайчан? кемгә? 1) көләр

А3. Хәзерге заман хикәя фигыль кушымчалары: а) смеется; б) посмеется; в) будет смеяться

а) –ды, -ый, -ган; 2) тәрбиялелек

б) –ый, -и, -а, -ә, -я; а) воспитанный; б) воспитанность; в) воспитывает

в) –гән, -ачак, -ыр 3) әгәр

А4. Инфинитив түбәндәге сорауларга җавап бирә: а) но; б) если; в) да

а) кая? кемгә? нишләргә? А11. Сүзләрнең дөрес антоним парын табыгыз:

б) нишләргә? нишләмәскә? 1) эшчән

в) кайдан? ничек? а) ялкау; б) куркак; в) начар

А5. Шарт фигыль кушымчасы кайсы сүзгә ялгана: 2) юмарт

а) Әни кайт..., мин аш пешердем. а) әдәпсез; б) саран; в) мактанчык

б) Әни кайт..., кинога китәбез. 3) тыйнак

в) Әни кайт..., кунаклар килде. а) начар; б) ихтирамсыз; в) мактанчык

А6. Исем фигыльнең сораулары: А12. Сыйфатларның ничә дәрәҗәсе бар?

а) нишләү? нишләмәү? а) 1; б) 3; в) 4

б) нишләргә? нишләмәскә? А13. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатны табыгыз:

в) нишли? нишләргә? а) матур; б) сарырак; в) аксыл

А7. Кайсы сүзләрдә “ә” хәрефе языла? А14. Парлы исемне табыгыз:

а) с...йкемле, әңг...м..., т...мле; а) көньяк

б) ...д....пле, т...ртип, х...б...р; б) аш-су в) ашлык

в) г...ди, к...еф, кил...шү

А15. Дөрес тәрҗемәне табыгыз:

  1. через дорогу-

а) юлга

б) юл буйлап

в) юл аша

2) у светофора –

а) светофор янында

б) светофор астында

в) светофордан соң

3) пешеход-

а) юлдаш

б) җәяүле

в) юлчы

В1. Посоветуйте другу:

- ходить только по тротуару

- послушать музыку Сары Садыковой

- быть скромным

- не смеяться над пожилыми людьми

В2. Составьте диалог по схеме:

  • Вопрос

  • Ответ

  • Совет

  • Несогласие

  • Объяснение

  • Согласие

С. Напишите небольшой рассказ о вашем летнем отдыхе ( 10 - 12 предложений

Мөстәкыйль эш. Теркәгечләр.

1.Күп нокталар урынына теркәгечләр куябыз.

Җәй аена кердек, ... көннәр һаман салкын әле. 2. Ярыш көне якынлашканнан- якынлашты, ... Галимнең чынлап торып эшкә тотынганы юк иде эле.(Г. Ә.) 3. Әнкәсе күздән югала, ... колак төбендә тавышы гына ишетелеп тора башлый. (И.Г.) 4. Я үзем барып чыгарармын, ... яисә хаты белән җавап бирелер. (М. Мәһ.)

2.Тәрҗемәитегез.

  1. Если хочешь много знать, надо много читать. 2) На уроке татарского языка мы будем писать изложение или составлять рассказ по картине. 3) Не за то волка бьют, что сер, а за то, что овцу съел. (Посл.)

3.Да, да-да, һәм, ни-ни теркәгечләрен файдаланып, бирелгән ике җөмләдән кушма җөмләләр төзергә.

Җил исте. Болытлар таралды.

Үрнәк: Көн матурланды. Кошлар сайрый башлады. –Көн матурланды да, һәм кошлар сайрый башлады. –Көн дә матурланды, кошлар да сайрый башлады. –Ни көннәр матурланмый,ни кошлар сайрамый.

4.Тиешле теркәгечләр куеп,җөмләләрне дәвам итегез.

  1. Мин лагерьда ял итүче иптәшемнән хат алдым...

2.Җил Илсөярнең үрелмәгән чәчләрен туздырды...

3. Спорт сөючеләр чаңгы ярышыннан кайтып керделәр...
Контроль эш №2. Иярченле кушма җөмлә.

I вариант

Русчага тәрҗемә итегез һәм 2 җөмлә төзегез:

  1. атаклы галим –

  2. яраткан уен –

  3. туган җир –

  4. җыр ишетелә -

  5. чаңгыда шуабыз –




  1. Ике гади җөмләдән кушма җөмлә төзеп языгыз:

  1. Яңгыр яуды.Тузан басылды.

  2. Җәй җитте. Көннәр җылынды.

  3. Кем эшләми. Шул ашамый.

  4. Кич җитте. Әни эштән кайтты.




  1. Кушма җөмләнең төрен билгелә:

  1. Әгәр Руслан килсә, без чаңгыда чыгабыз.

  2. Син кайда булсаң, мин шунда булырмын.

  3. Ишек ачылуга, өйгә салкын һава керде.




  1. Республикабыз флагы турында нәрсә беләсең? (10-15 җөмлә)


II вариант
1. Русчага тәрҗемә итегез һәм 2 җөмлә төзегез:

  1. җир шары –

  2. милли бәйрәм –

  3. туган авыл –

  4. чит ил –

  5. елгада йөзәбез –


2. Ике гади җөмләдән кушма җөмлә ясап языгыз:

  1. Көннәр кыскарды. Көз башланды.

  2. Звонок булды. Дәрес башланды.

  3. Кем тырыш. Шул эшли.

  4. Кемнәр аңлый. Алар дәрестә актив.

  5. Без апам белән сөйләшәбез. Улым чәй әзерли.


3. Кушма җөмләнең төрен билгелә:

  1. Ул килгәндә, мин урамда идем.

  2. Кояш чыккач, көн җылынып ките.

  3. Мин шуны беләм: ул кайтмаячак.




  1. Үзебезнең мәктәп турында яз. (10-15)

Изложение. «Ана».

Шофер автобусын вокзалның ишек төбенә үк китереп туктатты да кереп китте һәм, озак та тормый, бер кулына таяк, икенчесенә кечкенә чемодан тоткан егетне култыклап алып чыкты. Егетне күрүгә, арткы рәтләрнең берсендә утырган апа урыныннан торды, сүзсез генә барып, сукырны җитәкләде һәм үзе янына алып килеп утыртты.

-Улым, исәнме, бәгырькәем! Нишләп кайтасы иттең?Бер атна элек Әлмәткә, сукырлар җәмгыятенә илтеп куйган идем. Әйбәт кенә эшләп калган идең бит.

-Әнием,беләсем килде: үзем генә йөри аламмы икән?Яңадан үзем генә барырмын.Атна саен кайтып, сине күреп торырмын.

Ана белән баланың күз яшьләрен һәм бәхетле йөзләрен күреп, без алар арасындагы якынлыкның никадәр саф, югары, тирән икәнлегенә ышандык.

Факиянең күршеләре, кечкенә Ришатны калдырып, бер-бер артлы үлеп китәләр. Факия туй алдыннан, сөйгән егетен калдырып, малайны үзенә алып чыга. Малай аны “әни” дип йөри башлый. Тик бала тумыштан сукыр була.

Яңадан-яңа ятимнәр йортлары ачылган бу заманда Ришат хакына яшьлек мәхәббәтеннән баш тарткан Факияне, гомерем буена белгән кешем кебек, бик якын иттем. Бу кеше Ана дигән бөек исемгә йөз, мең тапкыр лаек.

Контроль эш №3.Фигыль.
А1.Преобразуйте глаголы прошедшего определённого времени в глаголы настоящего времени:

Ашады______________________

Биеде_______________________

Укыды______________________

Әйтте_______________________
А2. Найдите пары к вопросам:

а). Нишләми? _____әйтсен

б). Нишләгән? _____әйтми

в). Нишләмәде? _____әйткән

г). Нишләргә? _____әйтсә

д). Нишләсә? _____әйтергә

е). Нишләсен? _____әйтмәде
А3. Какого времени аффиксы –ачак/-әчәк, -ячак/-ячәк:

а). Хәзерге заман

б). Билгесез үткән заман

в). Билгеле киләчәк заман

г). Билгесез киләчәк заман
А4. Что обозначает глагол:

а). Предметның билгесен белдерә;

б). Эшне, хәрәкәтне белдерә;

в). Предметны белдерә.
А5. Вместо многоточия напишите окончания:

Син ашханә... эшли... .

Сез өй... чыга... .

Без алдагы машина... күрә... .

А6. Выбирите правильный вариант слов к предложению

Көз ... , һәм торналар җылы якларга ... .

а). Җитте, киттеләр

б). Килде, йөгерделәр

в). Яуды, кайттылар
А7Хәл фигыльнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

Әни кайтканчы,идәннәрне юарга кирәк.

а)после того,как придет мама;

ә)до того,как придет мама;

б)как придет мама.

Бирелгән җөмләләрдәге фигыльләрнең төрен билгеләгез.

Тәрҗемә итегез.

Вакытыгыз булса, татар рәссамнары турында тапшыруны карагыз. Әйтәсе сүзеңне алдан уйла. Син бүләк иткән беләзек миңа ошады. Музейга баргач, без борынгы бизәнү әйберләрен күрдек. Кибеткә барышлый, туганнарыбызны очраттык һәм, сөйләшә-сөйләшә, бергә киттек.

Контроль эш №4 .“Җөмлә төрләре”
1. Әйтү максаты ягыннан җөмләнең төрен билгеләгез:

Нинди саф тавыш! (Ә.Б.)

    1. хикәя җөмлә

    2. сорау җөмлә

    3. боеру җөмлә

    4. тойгылы җөмлә




  1. Җөмләнең төрен билгеләгез:

Класс шауларга тотынды (М.М.)

    1. җыйнак

    2. җәенке




  1. Җәенке җөмләне табыгыз:

    1. Кошлар кайтты

    2. Нигә капка ачык тора?

    3. Сәгать туктаган

    4. Яңгыр ява




  1. Җөмләнен төрен билгеләгез:

Боз әле калын түгел (М.Ә.)

    1. раслау

    2. инкяр




  1. Җөмләнең төрен билгеләгез:

Урамда салкын.

    1. атау җөмлә

    2. фигыль җөмлә

    3. сүз җөмлә




  1. Аерып бирелгән җөмләнең төрен билгеләгез:

  • Син бүген безгә киләсеңме?

  • Әлбәттә!

    1. атау җөмлә

    2. фигыль җөмлә

    3. сүз җөмлә




  1. Атау җөмләне сайлап алыгыз:

    1. Сагындым, бик сагындым сине, Туган ил! (Г.К.)

    2. Эзләр ... Алар, чыннан да, ниләр генә сөйлшми. (Г.Х.)

    3. Туган җир! Аның нәрсә икәнлеге аерылгач беленә (Ә.Б.)

    4. Кич. Кече тирән күл. (М.Ә.

    5. Бер составлы фигыль җөмләнең төрен билгеләгез:

Хәбир абыйны эзләп килүем. (А.Г.)

    1. билгеле үтәүчеле җөмлә

    2. билгесез үтәүчеле җөмлә

    3. гомуми үтәүчеле җөмлә

    4. үтәүчесез җөмлә




  1. Сүз җөмләне сайлап алыгыз:

    1. Кызым, сиңа әйтәм.

    2. Ярар.

    3. Җәйге җылы төн.

    4. Көз.




  1. Бер составлы гомуми үтәүчеле фигыль җөмләне табыгыз:

    1. Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар (М.)

    2. Идел буендагы талларга хәтле яфракларын коеп, сусызлыктан көйрәп утыралар. (К.Н.)

    3. Тауга карап тау булып булмый. (М.)

    4. Ләкин ул чакта инде миңа бик тә кыен булыр (Г.Р.)




  1. Җөмләнең төрен билгеләгез:

Олыларны хөрмәт итәргә кирәк.

    1. атау җөмлә

    2. фигыль җөмлә

    3. сүз җөмлә




  1. Җөмләнең дөрес билгеләмәсен табыгыз:

Зәңгәр сиңа килешә.

    1. гади, ике составлы, тулы, раслау, җәенке, хикәя җөмлә

    2. гади, бер составлы, тулы, раслау, җәенке, хикәя җөмлә

    3. гади, ике составлы, ким, раслау, җәенке, хикәя җөмлә

    4. гади, ике составлы, тулы, инкяр, җәенке, хикәя җөмлә
1   2   3   4