Главная страница

02-31 Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе



Скачать 400.47 Kb.
Название 02-31 Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
страница 1/4
Дата 19.02.2016
Размер 400.47 Kb.
Тип Документы
  1   2   3   4

02-31 Татарстан Республикасы

Алабуга муниципаль районы

«2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”

гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

“КАРАЛДЫ” “КИЛЕШЕНДЕ” “РАСЛЫЙМ”

Татар теле һәм әдәбияты ТР АМР”2 нче ТР АМР “2нче

метод.берләшмәсе урта гомуми белем урта гомуми белем

җитәкчесе мәктәбе"ГБМБУ мәктәбе”ГБМБУ
______________________ _____________________ ______________________

К.Г.Абдуллина А.М.Сахабиева С.М.Немтырев
1нче номерлы протокол 1нче номерлы протокол 114 нче номерлы приказ

27 нче август,2013 нче ел 28 нче август,2013 нче ел 29 нчы август,2013 нче ел

Татар теленнән эш программасы , 9А сыйныфы

Төзүче: Һадиуллина Әнисә Рашит кызы

беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Алабуга

2013

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

ЭШ ПРОГРАММАСЫ ТҮБӘНДӘГЕ ДОКУМЕНТЛАРГА НИГЕЗЛӘНЕП ТӨЗЕЛДЕ:

1. “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 1-11 сыйныфлар / Төз.-авт.: К.С. Фәтхуллова, Ч.М.Харисова. – Казан.Татарстан китап нәшрияты, 2011.

2.Дәреслек Хәйдәрова Р.З. Татар теле : Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 9 нчы с-фы өчен д-лек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, З.М. Шаһгалиева. – Казан : Мәгариф, 2008.

3.Бу ТР АМР ”2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” ГБМБУ боерыгы белән № 114 нче беркетмәгә 29.08.2013 елдан эш планына нигезләнеп төзелде.

ТАТАР ТЕЛЕНӘ ӨЙРӘТҮНЕҢ МАКСАТЛАРЫ

Гамәли максат - телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле сөйләм ситуацияләре кысаларында белем бирү һәм күнекмәләрен үстерү.

Гомуми белембирү максаты укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, телдән һәм язмача аралашу күнекмәләрен һәм осталыкларын камилләштерү, сөйләм культурасын үстерүдән гыйбарәт.

Тәрбияви максат балаларның рухи дөньяларын баету, аларны татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисе тәрбияләүгә юнәлтелә.

ТАТАР ТЕЛЕ УКЫТУНЫҢ ТӨП БУРЫЧЛАРЫ

-ТАТАР ТЕЛЕНДӘГЕ СӨЙЛӘМНЕ ФОНЕТИК, ЛЕКСИК, ГРАММАТИК ЯКТАН ДӨРЕС ТӨЗЕРГӘ КҮНЕКТЕРҮ;

-сөйләмне тыңлап аңлау күнекмәләрен тирәнәйтү;

-бирелгән ситуация буенча диалогик һәм монологик сөйләм булдыруга ирешү;

төрле жанрдагы текстларны адлап уку һәм текстта күтәрелгән проблемаларны төгәл билгеләргә һәм аларга карата үз мөнәсәбәтеңне белдерергә өйрәтү;

-татар халкының фән, мәгариф, сәнгать мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре һәм әдипләре белән таныштыру.

УКУ ЕЛЫ БАШЫНДА УКУЧЫЛАРНЫҢ ГОМУМБЕЛЕМ ҺӘМ ФӘН БУЕНЧА БЕЛЕМ КҮНЕКМӘЛӘРЕНӘ ХАРАКТЕРИСТИКА

Укучылар җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен аера; кушма исем һәм кушма фигыль хәбәрләрне билгели; затланышлы һәм затланышсыз фигыльләрне сөйләмдә дөрес куллана; аналитик фигыльләрне сөйләмдә аңлап куллана һәм рус теленә тәрҗемә итә; фигыльнең төшем һәм йөкләтү юнәлешләрен; тәрҗемәле, антонимнар, синонимнар, фразеологик һәм башка төр сүзлекләрдән файдалана; бер составлы фигыль җөмләнең сөйләмдә актив кулланыла торган төрләрен; атау җөмләләрне сөйләмдә таный; диалогик сөйләмгә хас булган сүз җөмләләрне аера; татар җөмләсендә сүз тәртибе үзенчәлекләрен; туры сөйләм турында; актив үзләштерелгән сүзләрнең синонимнарын, антонимнарын, фразеологик берәмлекләрне сөйләмдә куллана белергә тиеш.

УКУ ЕЛЫ ДӘВАМЫНДА ФОРМАЛАШТЫРЫРГА ТИЕШЛЕ БЕЛЕМ ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘР

Курс телдән һәм язмача аралашу темаларына бүлеп өйрәнелә. Программада сөйләмнең орфоэпик, интонацион, орфографик ягын, лексик ягын, грамматик ягын үзләштерүгә таләпләр куелган. Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр төгәл һәм ачык билгеләнгән. 9 нчы класста грамматик материал элек өйрәнелгәннәрне кабатлауга корылган, ләкин тулыландырыла, кызыклы мәгълүматлар белән баетыла. Татар теленә өйрәткәндә предметара бәйләнеш әһәмиятле урын тота: география, тарих, рус теле һәм башка фәннәрне кулланып укыту дәресне эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп оештырырга мөмкинлек бирә.

9 нчы сыйныфта өйрәнәсе грамматик минимум:

Гади һәм кушма җөмләләрне аера белергә өйрәтү.

Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрне сөйләмдә куллану күнекмәләре булдыру.

Җыючы, каршы куючы, бүлүче теркәгечле кушма җөмләләрне танып белергә һәм сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.

Иярченле кушма җөмләләрнең сөйләмдә актив булган аналитик һәм синтетик төрләрен үзләштерү.

Иярченле кушма җөмләләрнең төрләрен аңлап куллануга ирешү.

Сөйләмнең иң зур берәмлеге – текст турында мәгълүмат бирү.

9нчы сыйныфта программада каралган материалдан тыш аваз ияртемнәре, ымлыклар, фигыль юнәлешләре өйрәнелә. Кабатлау өчен хикәя фигыльнең заман формалары, исем фигыль, сыйфат фигыль, шарт фигыль, сан төркемчәләре кертелде. Алган белемнәрне һәм күнекмәләрне тикшерү максатыннан ел башында, чирек ахырында, ел ахырында контроль эшләр; үтелгән теманы үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү өчен тикшерү эшләре; бәйләнешле сөйләм үстерү максатын күздә тотып изложение һәм сочинение төрендәге язма эшләр планлаштырылды.

ПРОГРАММАНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ



Төп темалар

Сәг.саны

Белем һәм күнекмәләр


1

Без Татарстанда яшибез

10

Сан һәм тартым белән төрләнгән исемнәргә кушымчалар ялгау тәртибен гамәли үзләштерү.

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнүен кабатлау.

Алмашлыкларның җөмләдә куллану үзенчәлекләрен белү.

Берлек һәм күплек сандагы исемнәрне сөйләмдә дөрес куллануга ирешү. Хәл фигыль төрләрен белү.

Фигыльнең инфинитив формасын модаль сүзләр белән куллану, җөмлә калыплары төзергә өйрәтү.

Хәзерге заман хикәя фигыльне сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләрен ныгыту.

Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыльне зат-сан белән төрләндереп, сөйләм оештыру өстендә эшләү.

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльне зат-сан, барлык-юклык белән төрләнүен үзләштерү.

Баш һәм юнәлеш килешләрен таләп итүче бәйлекләрне танып белергә һәм сөйләмдә файдаланырга күнектерү.

Ас, өс, ал, урта, ян сүзләреннән ясалган бәйлек сүзләрнең мәгънәсен, русчага тәрҗемә итү

2

Белем һәм китап


14

3

Һөнәр сайлау


7

4

Ата-анага хөрмәт мәңгелек

9

5

Тирәбездә яхшы кешеләр

11

6

Кеше һәм мохит

6

7


Беренче хисләр

12




Барлыгы

69




ТАТАР ТЕЛЕННӘН ПРАКТИК ЭШЛӘР КҮЛӘМЕ



Эш төре

1чирек

2чирек

3чирек

4чирек

Еллык сәгать саны

1

Контроль эш.

1

1

1

1

4

2

Изложение

-

-

1

-

1

3

Инша.

-

-

1

1

2
  1   2   3   4