А
ңлатма язуы.2нче сыйныф өчен эш программасы түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде:
1.”Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы (№68-ТРЗ 22.07.2013);
2.“
Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм татарстанреспубликасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2014 елның 12 июне № 53-ТРЗ);
3. “2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” өчен дәүләт программасы;
4. Гомуми белем бирүче муниципаль бюджет учреждениесе “32 нче гимназия”нең 2015-2016 нчы елга кабул ителгән укыту планы ;
5. ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган «Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы» (1-11 нче сыйныфлар өчен Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, Казан, «Мәгариф»,2014ел,).
6.Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева, Г.М.Әхмәтҗанова. Күңелле татар теле. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 2 нче сыйныфы өчен (рус телендә сөйләшүче балалар өчен).Казан, “Татармультфильм» нәшрияты, 2012. Федераль дәүләт стандарты (ФГОС)таләпләренә җавап бирә.
Укыту предметының максаты һәм бурычлары.Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.
Танып белү максаты:Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.
Үстерү максаты.
Логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;
Хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;
Аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
Ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.
Тәрбияви максат.Программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Татар теленең грамматикасын өйрәнү процессында эчтәлектә әхлакый проблемалар булган кечкенә текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, ягъни, укучыларның эчке кызыксынуы тәэмин ителгән була. Шунлыктан тексттагы лексика, грамматика җайлырак истә кала һәм аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый.
Белем бирү максаты.Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Укучының белеме дигәндә, без аның аерым сүзләрне яки грамматик категорияне тану, аера белүен генә күзалламыйбыз, ә аларны кулланып сөйләшә алуын күзаллыйбыз.
Укыту предметына гомуми аңлатма.Эш программасы балалар бакчасында һәм 1-3 нче сыйныфларда татар теленнән өйрәнгәннәрне эзлекле һәм системалы рәвештә дәвам итүне күздә тота.
Чит тел буларак татар телен укыту түбәндәге компетенцияләрне үстерүгә юнәлтелгән булырга тиеш:
-
коммуникатив компетенция, ягъни өйрәнелә торган телне аралашу чарасы буларак нәтиҗәле файдалану;
- лингвистик (тел) компетенция – тел чараларын аралашу темалары һәм өлкәләренә карап үзләштерү һәм аларны урынлы куллану;
- социолингвистик компетенцияне үз эченә алган социомәдәни компетенция, ягъни татар халкының социомәдәни үзенчәлекләре турындагы белемнәргә ия булу; шул үзенчәлекләрне сөйләмдә истә тоту, укучыларны татар халкының күренекле шәхесләре, милли бәйрәмнәре һәм гореф-гадәтләре, балалар өчен язылган популяр әдәби әсәрләрнең кайбер персонажлары, шулай ук балалар фольклоры үрнәкләре белән таныштыру;
- компенсатор компетенция – аралашу ситуациясендә өйрәнелгән тел чаралары җитмәгәндә, аларны башка сүзләр, сүзтезмәләр белән алыштырып, уңайсыз хәлдән чыга белү;
- танып белү компетенциясе – татар телен өйрәнүне камилләштерергә мөмкинлек бирә торган махсус уку күнекмәләрен алга таба да үстерү.
Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфында татар телен һәм әдәби уку предметын өйрәнү Р.З.Хәйдәрова, Н.Г. Галиева, Г.М. Әхмәтҗанова тарафыннан төзелгән дәреслек буенча алып барыла. Дәреслектә сөйләм материалы һәм аралашу ситуацияләре укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килә. Сөйләм материалы аңлаешлы, аның күләме чамаланылган, грамматик материал лексика белән эзлекле бәйләнгән. Дәреслек эчтәлегенә укучының иҗади фикер үсешен формалаштыруга юнәлтелгән материал салынган. Бу исә үзләштерелгән конструкцияләр аша сөйләмгә, теләсә нинди контекстка һәм лексик тематикага чыгу мөмкинлеге бирә.
Грамматик материал теоретик формада бирелмичә, ә лексик-грамматик төзелмәләр формасында тәкъдим ителде. Аларны үзләштерү сөйләм ситуцияләре нигезендә оештырыла. Ә җиңелрәк дип саналган грамматик материал филологик формада, кагыйдәләр нигезендә өйрәнелә бара. Ләкин кагыйдәләрне ятлау мәҗбүр түгел, ә лексик-грамматик материалны күбрәк аралашуда имитацияләүгә игътибар ителә.
Укыту предметының укыту планында тоткан урыны.Татарстан Республикасы мәктәпләре өчен башлангыч белем бирү баскычында татар теле предметын укытуга 646 сәгать билгеләнә. Шулай ук, базис укыту планында һәр сыйныфта сәгатьләр саны бүленеше түбәндәгечә күрсәтелә.
I сыйныф – 4 сәгать – 136 сәгать;
II сыйныф – 5 сәгать – 170 сәгать;
III сыйныф – 5 сәгать – 170 сәгать;
IV сыйныф – 5 сәгать – 170 сәгать.
Гомуми белем бирүче муниципаль бюджет учреждениесе “32 нче гимназия”нең 2015-2016 нчы елга кабул ителгән укыту планы буенча нигезендә 2 нче сыйныфта татар телен һәм әдәбиятын өйрәнүгә атнага 4 дәрес (барлыгы 136сәг.) Бирелгән. Шуның 102 сәгате(атнага 3 сәг.) - татар теле дәресләрен, 34 сәгате (атнага1сәг.) Әдәбият дәресләрен өйрәнү өчен каралган.
Темалар түбәндәгечә бүленде:
№
| Тема
| Программа буенча
(сәгать)
| Кыскартылган һәм өстәлгән сәгатьләр саны
| Эш программасы
Буенча(сәгать)
|
1
| Без мәктәпкә барабыз
| 49
| -24
| 25
|
2
| Базарда
| 16
| +1
| 17
|
3
| Мин чисталык яратам
| 20
| -7
| 13
|
4
| Кыш җитә
| 17
| -
| 17
|
5
| Безнең гаилә
| 14
| -1
| 13
|
6
| Яз килә
| 10
| -2
| 8
|
7
| Минем туган ягым
| 18
| -
| 18
|
8
| Кибеттә
| 13
| -1
| 12
|
9
| Җәй
| 13
| -
| 13
|
| Барлыгы
| 170
| -34
| 136
|
Укытуның шәхси, метапредмет һәм предмет нәтиҗәләре.Укытуның шәхси нәтиҗәләре.Гомуми белем бирү мәктәбен төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:
Шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
Текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
“гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.
Укытуның метапредмет нәтиҗәләре.Танып белү нәтиҗәләре:
Фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;
Объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;
Төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
Тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.
Регулятив нәтиҗәләр:
Уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;
Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
Билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
Укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
Ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
Дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;
Дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.
Коммуникатив нәтиҗәләр:
Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;
Аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
Парларда һәм күмәк эшли белү;
Мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;
Әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.
Предмет нәтиҗәләре.Тыңлап аңлау.Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;
Тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;
Сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү;
Сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;
Ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.
Диалогик сөйләм.Өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;
Программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү;
Дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.
Монологик сөйләм.Җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;
Тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;
Укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;
Үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә информация бирә белү.
Уку:
Татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү;
Хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;
Дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;
Тексттагы тыныш билгеләренә карата тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү, өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку;
Укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;
Кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;
Укыганда сүзлекләр куллана белү.
Язу:
Татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;
Дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;
Бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу;
Конверт һәм дәфтәр тышына яза белү;
Программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру.
Укыту предметын өйрәнү буенча 2 сыйныфта планлаштырыла торган нәтиҗәләр.Грамматик минимум.
Исемнең төшем килеше белән таныштыру.
Исемнәрнең юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешләрен сөйләмдә куллануны камилләштерү.
Исемнәрнең берлек санда 1,2 затта тартым белән төрләнешен сөйләмдә куллануны камилләштерү.
Исемнәрнең берлек санда 3 затта тартым белән төрләнешен белән таныштыру (аның китабы, сумкасы).
Сыйфатның гади дәрәҗәсен сөйләмдә куллану.
11дән 20 кадәр саннарны сөйләмдә куллану.
Мин, син зат алмашлыкларын юнәлеш килешендә сөйләмдә куллану.
Зат алмашлыкларын күплектә сөйләмдә куллану.
Кайчан? Сорау алмашлыгы белән таныштыру.
Кем? Нәрсә? Кайда? Кая? Кайдан? Нинди? Ничек? Ничә? Ничәнче? Сорауларына җавап бирә, аларны кулланып, сорау бирә белүне камилләштерү.
Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1,2,3нче зат юклык формасы белән таныштыру.
Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта берлек сан 1,2,3нче зат формасы белән таныштыру.
Боерык фигыльнең барлык һәм юклык формалары белән таныштыру.
Кирәк, кирәк түгел, ярый, ярамый хәбәрлек сүзләрен сөйләмдә куллану.
Сабын белән юына – төзелмәсен сөйләмдә куллану.
Чөнки теркәгечен сөйләмдә куллану.
Орфографик һәм орфоэпик минимум.
Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар, аларны дөрес әйтү һәм язу күнекмәләрен камилләштерү. Сингармонизм законы. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары һәм аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы. Сүзләрне транскрипция билгеләре белән яза белү.
Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау авазлар. Алар кергән сүзләрне дөрес әйтә һәм язу күнекмәләрен камилләштерү.
Татар алфавитын яттан белү.
Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Укылган иҗекләр санын билгели белү.
Аралашу өчен бирелгән темаларга караган сүзләрнең дөрес әйтелешенә ирешү.
Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен интонациягә бәйле рәвештә кую.
Укыту программасының эчтәлеге.Без мәктәпкә барабыз (тат.т-22сәг., уку-3сәг.) Беренче сентябрь турында сөйли, укытучыны, дустыңны бәйрәм белән котлый белү. Бер-береңнең ничәнче сыйныфта укуын сорый, җавап бирә белү. Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә белү (сорау); үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкдим итү. Предметларны, саннар кулланып, үзеңә сорый белү.
Бер-береңнең ничәнче сыйныфта укуын сорый һәм җавап бирә белү. Мәктәптәге уку хезмәте турында сорый, сөйли белү, нәрсә эшләгәнне, нәрсә эшләмәгәнне сорый, әйтә белү.
Укучының уку хезмәтенә бәя бирә белү.
Базарда (тат.т-13сәг., уку-4 сәг.)Яшелчә, җиләк-җимеш исемнәрен, төсен, тәмен, нәрсә яратуыңны әйтә белү. Базарга барырга чакыра, кем белән барганыңны әйтә белү. Базарда яшелчә, җиләк-җимеш сатып ала белү. Көз билгеләрен, көзне яратканыңны, яратмаганыңны әйтә белү.
Урамга уйнарга чакыра белү.
Мин чисталык яратам (тат.т-10сәг., уку-3сәг.)Шәхси гигиена предметларының исемнәрен, аларны кулланып, нәрсә эшләгәнеңне әйтә, сорый белү. Тән әгъзаларын атый белү.
Табибка кайсы җирең авыртуын әйтә белү. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итә белү.
Кыш җитә (тат.т-12сәг., уку-5 сәг.)Кыш айларын атый, кыш билгеләрен әйтә белү. Яңа ел бәйрәмендә нишләгәнне әйтә, Яңа ел бәйрәме белән котлый белү. Яңа ел бәйрәменә чакыра белү. Кышкы уеннарның төрләрен әйтә, уенга чакыра; тауга барганыңны, кайтканыңны, тауда чаңгы шуганыңны әйтә белү. Җимлек ясаганны әйтә белү.
Безнең гаилә (тат.т-7сәг., уку-6сәг.)Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, гаиләдә кемнәр, ничә кеше барлыгын, кайда эшләгәнен әйтә белү. Татар халык ашларын атый, нинди ашлар пешергәнне белү, бер-береңне табынга чакыра
, кыстый, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү. Өй хезмәтендә катнашуыңны әйтә белү.
Яз килә (тат.т-6сәг., уку-2сәг.) Яз билгеләрен әйтә белү. Урамга уйнарга чакыра, көннең нинди икәнен сорый, әйтә белү. Бәйрәмдә, нинди бүләк биргәнеңне, кемне котлаганыңны әйтә белү.
Минем туган ягым (тат.т-14сәг,. Уку-4сәг.)Бер-береңнең яшәү урынын сорый һәм кайда яшәгәнеңне әйтә белү. Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белү. Нинди транспортта барганыңны әйтә белү. Кайсы шәһәргә барганны сорый белү. Светофорда нинди төсләр барлыгын әйтә, юл йөрү кагыйдәләрен әйтә белү. Авыл табигате турында сөйли белү. Җәйге уен төрләрен әйтә белү.
Кибеттә (тат.т-8сәг., уку-4сәг.)Кием исемнәрен, бәяләрен сорый, нинди кием яратканыңны әйтә белү. Бер-береңнең киеменә комплимент әйтә белү. Ашамлык исемнәрен, нинди ашамлыклар кирәклеген сорый, әйтә белү. Кибеткә барганыңны һәм нәрсә алганыңны әйтә белү.
Җәй (тат.т-10сәг., уку-3сәг.)Җәй көне турында сөйли белү. Каникулны ничек үткәрү турында сөйләшү. Урманда җиләк җыйганыңны әйтә белү.
Укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормаларыТыңлап аңлауны бәяләүТыңланган татар сөйләмен тулаем дөрес аңлап, эчтәлеген сөйли алганда, “5”ле куела.
Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген якынча дөрес сөйли алганда, “4”ле куела.
Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген өлешчә генә сөйли алганда, “3”ле куела.
Тыңланган татар сөйләменең эчтәлеген тулаем аңламаганда, “2”ле куела.
Диалогик сөйләмне бәяләүБирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, “5”ле куела.
Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2 – 3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалагик сөйләм төзегәндә, “4”ле куела.
Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4 – 6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, “3”ле куела.
Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда, “2”ле куела.
Монологик сөйләмне бәяләүӨйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм өчен “5”ле куела.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2 – 3 хатасы булган монологик сөйләм өчен “4”ле куела.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4 – 6 хатасы булган монологик сөйләм өчен “3”ле куела.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганда, “2”ле куела.
Укуны бәяләүТәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда, “5”ле куела.
Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма тупас булмаган 2 – 3 орфоэпик хата җибәреп ( авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, интонацияне сакламау) укыганда, “4”ле куела.
Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4 – 6 тупас орфоэпик хата җибәреп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда, “3”ле куела.
Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулысынча аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7 дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укыганда, “2”ле куела.
Контроль күчереп язуны бәяләүПөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә “5”ле куела.
Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1 – 3 төзәтү яки 1 – 2 орфографик хатасы булган эшкә “4”ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4 – 5 төзәтү яки 3 – 5 орфографик хатасы булган эшкә “3”ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә “2”ле куела.
Диктантны бәяләү
Пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик хатасы булган диктантка “5”ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылган, 2 – 3 орфографик хатасы булган диктантка “4”ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4 – 6 орфографик хатасы булган диктантка “3”ле куела.Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 7 яки артыграк орфографик хатасы булган диктантка “2” куела.
Язма сөйләмне бәяләү2 – 4 нче сыйныфларда укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен үстерү өчен, өйрәтү характерындагы изложениеләр һәм сочинениеләр яздырыла. Аларны бәяләгәндә, түбәндәгеләрне исәпкә алу сорала: эшнең эчтәлеге ягыннан тулы һәм эзлекле язылуы, грамоталы булуы. Башлангыч сыйныфларда изложение һәм сочинениеләр өчен бер билге куела.
Тәкъдим ителгән эзлекле язылган, 1 орфографик һәм 1 пунктуацион яки 1 грамматик хатасы булган эшкә “5”ле куела.
Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин эчтәлектә ялгыш җибәрелгән, 2 -3 орфографик һәм пунктуацион яки 2 – 3 грамматик хатасы булган эшкә “4”ле куела.
Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган, 4 – 6 орфографик һәм пунктуацион яки 4 – 6 грамматик хаталы эшкә “3”ле куела.
Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 7 дән артык орфографик һәм пунктуацион яки 7 дән артык тупас грамматик хатасы булган эшкә “2”ле куела.