Главная страница

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды: "Россия Федерациясендә мәгариф турында" Федераль Законы, декабрь, 2012 ел



НазваниеПрограмма түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды: "Россия Федерациясендә мәгариф турында" Федераль Законы, декабрь, 2012 ел
страница1/6
Дата22.04.2016
Размер0.9 Mb.
ТипПрограмма
  1   2   3   4   5   6



Каралды

Методик берләшмә җитәкчесе

__________ Хәйруллина Г.Р.

Беркетмә №1,

“___” ___________ 2015 ел.

Килешенде

МББУ Муса Җәлил исемендәге

“1нче гимназия” уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары ___________ Сафиуллина З.З.

“____” ___________ 2015 ел.

Раслыйм

МББУ Муса Җәлил исемендәге

“1нче гимназия” директоры

_________ Әхмәтҗанова Ә.С.

Боерык № 74\3

“1нче” сентябрь, 2015 нче ел.

Түбән Кама муниципаль районы

МББУ Муса Җәлил исемендәге

“1нче гимназия”нең

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хәйруллина Гөлназ Рәшит кызының 5 нче А сыйныфы өчен

татар теленнән эш программасы

Педагогик киңәшмә утырышында кабул ителде.

Беркетмә № 1, 28нче август, 2015 ел.

Түбән Кама

2015-2016нчы уку елы

АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

  1. “Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль Законы, декабрь, 2012 ел.

  2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013 ел.

  3. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

  4. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).

  5. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту турында” 12138/13 номерлы (7.09.2013) хаты

  6. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы. ”Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен ана теленнән программа” (5 – 9 нчы сыйныфлар), төзүче авторлар: Г.Р. Галиуллина, М.М. Шәкүрова, Казан, 2011

  7. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының якынча эш программасын раслау турындагы 29.04.2010 нчы елдан 1763/10 нчы номерлы хаты

  8. Муса Җәлил исемендәге МБГББУ “1нче Гимназия”нең 2015-2016 нчы уку елына укыту планы.

  9. М.Җәлил исемендәге МБГББУ “1нче Гимназия ”нең 2015-2016 нчы уку елына уку фәннәре буенча эш программасы төзү нигезләмәсе.


Программаның эчтәлеге

Эш программасы татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандартына, татар урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программага, Муса Җәлил исемендәге МБГББУ “1 нче гимназия” нең укыту планына нигезләнеп төзелде. 2010 нчы елда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән программада татар теленә 105 дәрес каралган, гимназиянең базис укыту планы буенча да уку елы дәвамында 105 дәрес үткәрү планлаштырыла (атнага 3 сәгать). Һәр тема программада каралган сәгать санынча өйрәнелә.. Диктант язу – 8 сәгать (саны - 8); Изложение язу – 4 сәгать (барысы – 4 изложение, икесе – контроль изложение); Сочинение язу – 2 сәгать (барысы – 2 сочинение, берсе – контроль сочинение) + өй сочинениеләре.

5 нче б сыйныфы укучыларының сөйләм теле әдәби сөйләм нормаларына туры килә, сыйныфта иҗади һәм эзлекле фикер йөртү сәләтенә ия укучылар белем ала.
5 нчы сыйныфта татар теленнән белем бирү максатлар

  • укучыларның башлангыч мәктәптә фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү;

  • укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү;

  • телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү;

  • татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү, сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен аңлату;

  • баланың үзен тәрбияләү, үзе белән идарә итү, үз фикерен яклый алу сәләтен үстерү;

  • укучының үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;

  • җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләренә, әхлак нормаларына төшендерү.


Бурычлар:

- исем, фигыль, зат алмашлыкларын табарга өйрәтү, аларның морфологик үзенчәлекләрен һәм җөмләдә кулланылышын аңлату;

  • сүз төркемнәрен дөрес язу, аларны сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләрен үстерү;

  • җөмләдәге үзара бәйләнешкә кергән сүзләрне табарга, сүзтезмәләрне аерырга, алардагы ияртүче һәм иярүче сүзне билгеләп, бәйләүче чараларны күрсәтергә өйрәтү;

  • әйтү максаты буенча төрле җөмләләрне аера белү, аларны дөрес интонация белән әйтү, алардан соң тиешле тыныш билгеләре кую осталыгы һәм күнекмәләре булдыру;

  • җөмләнең грамматик нигезен табарга өйрәтү;

  • сүзләрдән – җөмләләр, җөмләләрдән бәйләнешле текст төзү осталыгы булдыру;

  • өйрәнелгән күләмдә сүзләргә - морфологик, җөмләләргә синтаксик анализ ясау элементлары белән таныштыру;

  • сузыкларны һәм тартыкларны дөрес әйтү, сузык һәм тартык аваз хәрефләрен дөрес яза белү күнекмәләрен үстерү. Сөйләмдә сүзләрне дөрес басым һәм тиешле интонация белән әйтә белү осталыгын һәм күнекмәләрен камилләштерү;

  • сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, юлдан юлга дөрес күчерү кагыйдәләрен аңлап куллану күнекмәләре булдыру;

  • алфавиттан, төрле сүзлекләрдән дөрес һәм нәтиҗәле файдалана белү күнекмәләрен камилләштерү;

  • сөйләмдә сүзләрне дөрес куллана белергә өйрәтү;

  • -телдән һәм язма сөйләмне синонимнар, фразеологизмнар белән баету, бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләрдән дөрес файдалана белү, сүзләрне туры һәм күчерелмә мәгънәдә куллану күнекмәләрен үстерү;

  • төрле телләрдән кергән сүзләрнең мәгънәләрен аңлап куллану һәм дөрес әйтү күнекмәләре булдыру;

  • татар телендәге сүзләрне мәгънәле кисәкләргә бүләргә өйрәтү;

  • кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибен күзаллау һәм аларның төрләрен билгеләү осталыгы булдыру;

  • сүзләргә фонетик, лексик, сүз төзелеше һәм ясалышы буенча шартлы билгеләр белән һәм телдән сөйләп анализ ясау күнекмәләре булдыру;

  • сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыруны дәвам итү.

- телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү.

Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр:

  • татар теленең төп берәмлекләрен һәм аларның билгеләрен белү;

  • татар теленең фонетик, лексик системаларын, грамматик төзелешен үзләштерү;

  • грамматик үзенчәлекләренә карап, сүз төркемнәрен аера белү;

  • җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре арасындагы мөнәсәбәтләрне аңлау, бәйләнеш чараларын күрсәтү;

  • җөмлә төрләрен аеру, алар янында тыныш билгеләрен куярга өйрәнү;

  • текст төзелешен, текстның тел үзенчәлекләрен билгеләү;

  • сөйләм стиле, фәнни, публицистик, рәсми-эш, матур әдәбият стильләрен аера белү.

Формалашырга тиешле күнекмәләр:

  • телдән һәм язма сөйләм, диалог һәм монолог, аралашу ситуациясе, тел стильләре, текст төшенчәләрен аңлау һәм гамәлдә дөрес куллану;

  • төрле стиль һәм жанрдагы текстларны сәнгатьле итеп уку күнекмәләре булдыру;

  • текстның эчтәлеген телдән яки язмача төгәл итеп, сайлап яки кыскача сөйләп бирү, текст буенча куелган сорауларга төгәл жавап бирү;

  • бирелгән темага, куелган максатка яраклы рәвештә, төрле ситуацияләрдән чыгып, тасвирлау яки хикәяләү характерындагы текстларны телдән яки язмача әзерләү;

  • текстның планын төзү яки эчтәлеген конспект рәвешендә язу;

  • җөмләгә һәм җөмләдәге сүзләргә фонетик, лексик, морфололик, синтаксик анализ ясау, сүзләрне төзелеше һәм ясалышы ягыннан тикшерү;

  • тормыш-көнкүреш, уку, ижтимагый, мәдәни темаларга әңгәмә кору, үз фикереңне яклап, әңгәмә-бәхәс формасында сөйләшү күнекмәләренә ия булу;

  • сөйләү һәм язуда татар әдәби теле нормаларын (орфографик, орфоэпик, лексик, грамматик, пунктуацион) саклау һәм сөйләм этикеты нормаларын үтәү;

  • тәкъдим ителгән текстларны рус теленнән татар теленә һәм татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү.

Укучыларга җиткерелә торган мәгълүматлар:

тел системасы, аның үсеш-үзгәреше, тел берәмлекләрен тирәнтен анализлау өчен кирәк булган өстәмә теоретик мәгълүмат;

  • төрле типтагы сүзлекләр һәм белешмәләр, электрон чыганаклар.

Предметара эшчәнлек:

  • татар теленең башка фәннәрне өйрәнү һәм белем алу чарасы икәнен аңлау;

  • татар телен әдәбият белән бәйләп, тел чараларының матур әдәбият әсәрләренең тәэсир көчен, сәнгатьлелеген булдырудагы ролен ачыклау;

  • телне мәдәният белән бәйләп, татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт, зәвык тәрбияләү;

  • татар телен рус теле белән бәйләп, телләр һәм халыклар арасындагы уртак хәзинә - рухи кыйммәтләргә ихтирам, башка милләт вәкилләренә карата түземле - ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү;

  • телне тарих, җәмгыять белеме фәннәре белән бәйләп, дөнья, кешелек җәмгыяте, аның үсеше турында кузаллау формалаштыру;

  • татар теле дәресләрендә алган белем һәм күнекмәләрне телнең кеше һәм җәмгыять тормышында тоткан урынын аңларга ярдәм итү.
    Укучыларнын шәхси үсеш-үзгәреше:

  • баланың акыл, мөстәкыйль фикерләү эшчәнлеген активлаштыру;

  • баланың үзен тәрбияләү, үзе белән идарә итү, үз фикерен яклый алу сәләтен үстерү;

  • сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен аңлау;

  • укучының үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү,

  • горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;

  • җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләренә, әхлак нормаларына төшендерү.


Программаның эчтәлеге





Бүлек темасы

төп программада с.с.

эш программасында с.с




1

Тел- кешеләрнең аралашу коралы

Тел кешене дус итә, бер-берсенә беркетә

1 сәг

1 сәг





2

Башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү

-морфология, орфография турында гомуми төшенчә;

-сүз төркемнәре турында төшенчә: исем, фигыль, алмашлыкларны танып белү, аларның морфологик билгеләрен, җөмләдәге рольләрен аңлау;

3сәгать

3 сәг




3

Морфология

-исем;

-алмашлык;

-сан;

-сыйфат;

-фигыль;

-рәвеш;

22сәгать

22сәгать




4

Синтаксис һәм пунктуция

-синтаксис һәм пунктуация турында гомуми төшенчә;

-сүзтезмә, сүзтезмәдә иярүче һәм ияртүче сүзләр;

-җөмлә, гади һәм кушма җөмләләр;

-әйтү максаты буенча җөмлә төрләре: хикәя, сорау, тойгылы, боеру җөмләләр;

-җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре, җөмләнең грамматик нигезен табу;

-сүзләрне өлешчә морфологик яктан тикшерү;

-җөмләләрне синтаксик һәм пунктуацион яктан тикшерү.

18сәгать

18 сәгать







Фонетика, орфоэпия һәм орфография

- фонетика һәм орфоэпия турында гомуми төшенчә;

-сузык авазлар;

- сингармонизм законы, сузыкларның кыскаруы;

-дифтонглар турында төшенчә;

-тартык авазлар;

- сөйләмдә тартыкларның үзгәреше(охшашлану, охшашсызлану, җайлашу);

-тартык авазлар таблицасы төзү;

-иҗек;

- басым;

- интонация, интонациянең төп өлешләре(фраза басымы, пауза, логик басым, тойгы басымы, сөйләм көе), интонация төрләре;

- графика һәм орфография турында гомуми төшенчә, алфавит;

-сузык аваз хәрефләре, аларның дөрес язылышы;

-тартык аваз хәрефләре, язуда бирелеше;

-ь, ъ хәрефләренен дөрес язылышы;

-сүзләрне юлдан юлга күчерү;

-графика һәм орфография буенча өйрәнгәннәрне кабатлау, ныгыту;

-сүзләрне фонетик яктан тикшерә белү;

- алфавиттан һәм орфографик сүзлектән дөрес файдалану;

10сәгать

12сәгать

2 сәгать фонетик анализ ясауга бәйләнешле сөйләмнән алынды

5

Лексика һәм сөйләм культурасы

-лексика һәм сөйләм культурасы турында төшенчә;

-татар теленең сүз байлыгы, сүз һәм аның лексик мәгънәсе;

- бер һәм күп мәгънәле, туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр;

-омоним, синоним, антоним, фразеологик әйтелмәләр;

-татар теленең чыгышы ягыннан сүзлек составы: гомумтөрки, гарәп- фарсы, рус, рус теле аша башка телләрдән алынган сүзләр;

- татар теленең кулланылыш өлкәсе ягыннан сүзлек составы: гомумхалык, әдәби, диалекталь, профессиональ сүзләр, атамалар;

-татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы: тарихи сүзләр һәм архаизмнар, неологизмнар;

-сүзлекләр һәм алардан файдалану күнегүләре;

-лексика бүлеген кабатлау һәм ныгыту;

-сүзләрне сөйләмдә дөрес куллана белү;

-сүзләрне лексик яктан тикшерергә өйрәнү;

-аңлатмалы, фразеологик, татарча - русча, русча - татарча сүзлекләрдән файдалана белү.

14сәгать

16сәгать

2 сәгать лексик анализ ясауга бәйләнешле сөйләмнән алынды

7

Уку елы дәвамында үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау

3 сәгать

3 сәгать




8

сочинение

4

4




9

изложение

4(2)

4(2)




10

-белешмә

- хат

-диалогик-монологик сөйләм

-мәкалә

2

2

2

2

2

2

2

2




11

Бәйләнешле сөйләм үстерү:

-хаталар өстендә эш (изложение һәм сочинениеләрне берәләп тикшерү)

-укылган текст нигезендә гади план төзү


2

4


2

4







диктант

8(4)

8(4)










105 сәгать

105 сәгать



  1   2   3   4   5   6