Главная страница

Мәчкәрә урта гомуми белем бирү мәктәбе



Скачать 268.8 Kb.
НазваниеМәчкәрә урта гомуми белем бирү мәктәбе
Дата22.04.2016
Размер268.8 Kb.
ТипПрограмма

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

“Мәчкәрә урта гомуми белем бирү мәктәбе”


Телукытучыларының МБ утырышында каралды

Беркетмә №1 27 август

2015 нче ел

МБ җитәкчесе

__________

/Р.М.Җиһаншина/




Килешенде:

Укыту-тәрбия эшләре

буенча директор

урынбасары

_______/М.Ш.Әһлиуллина/

27 август 2015 нче ел
Раслыйм:

Мәчкәрә авылы урта гомуми

белем бирү мәктәбе

директоры:_________/М.В.Хадиев/

29 август 2015 нче ел

Боерык №141
7 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан

эш программасы

Программаны төзүче :

Сабитова Ания Фәрхәт кызы – татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Программаның төзелү елы: 2015- 2016 нчы уку елы

Аңлатма язуы

Программа түбәндәге норматив документларга нигезләнеп язылды:


  1. 2012 нче елның 29 нчы декабрендә кабул ителгән 273 нче номерлы, “Россия Федерациясендә мәгариф турындагы” РФ законы.

  2. Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Мәчкәрә авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенең укыту программасы.

  3. Татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре (5-9 нчы сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа, – Казан, 2013.

  4. Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Мәчкәрә авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1-11 сыйныфлар өчен 2015-2016 нчы елгы укыту планы.(Приказ №135,29 август,2015)

  5. “2014 - 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү”


Татар урта белем бирү учреждениеләренең урта баскычында әдәбият укытуның максаты:

    • матур әдәбият әсәрләрен форма һәм эчтәлек берлегендә аңларга һәм анализларга өйрәтү.

Бурычлар:

  • төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне җиткерү һәм кулланырга күнектерү;

  • дөньяга гуманлы караш, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, әдәбиятка һәм халыкның мәдәни кыйммәтләренә ярату һәм хөрмәт тәрбияләү;

  • матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗы булдыру;

  • укучыларның телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү.

Укыту планында укыту сәгатенең саны.
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Мәчкәрә авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1-11 сыйныфлар өчен 2015-2016 нчы елгы укыту планында 7 нче сыйныфларга татар әдәбиятын өйрәнү өчен атнага ике сәгатьтән елга 68 сәгать каралган.

7 нче сыйныфта эш программасын төзү өчен төп документ булып татар телендә урта белем бирү мәктәпләре (V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа тора. Класстан тыш уку, бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресләренең күләме программага таянып билгеләнде. Уку елы дәвамында 4 сочинение яздыру күздә тотыла, шуның берсе контроль.
Кулланыла торган укыту-методик комплект.

Дәреслек: Д.М.Абдуллина, Л.К.Хисмәтова, Ф.Х.Җәүһәрова.Татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. Әдәбият. 7 нче сыйныф.- Казан: Тат.кит. нәшр., 2014

Программаның эчтәлеге



Төп темалар

Эш прог-раммасын-дагы сә-гать саны

Белем һәм күнекмәләр



Сәнгать төре буларак әдәбият

1

Әдәбиятның башка сәнгать төрләре арасында урыны. Сүз сәнгатендә тормыш моделен төзү үзенчәлекләре. Тормышны һәм кешенең бай рухи дөньясын танып–белү чарасы буларак әдәбият. Аның әхлакый һәм эстетик яктан кешегә йогынтысы



Халык авыз иҗаты.”Идегәй” дастаны

3

Дастан жанрына хас сыйфатлар, аның төркемчәләре. Тарихи дастан буларак «Идегәй» дастаны



ХХ гасыр башы әдәбияты

1

ХХ гасыр башы әдәбиятында сүз сәнгатенең шәрык һәм рус-Европа әдәби-фәлсәфи, мәдәни казанышларын үзләштерүе. Милләт проблемасының үзәккә куелуы, язучыларның әхлакый, фәлсәфи һәм әдәби–эстетик эзләнүләре, тәҗрибәләр. Яңа тип геройлар мәйданга чыгу



Г.Тукай. «Милләтә», “Милли моӊнар”, “Өзелгән өмид”, “Шагыйрь”, “Театр” шигырьләре

3

Г. Тукай иҗаты үрнәгендә гражданлык лирикасы, автор позициясе төшенчәләре



Н.Думави. «Яшь ана» хикәясе.

3

Әсәрдә хикәя жанры үзенчәлекләренең чагылышы. Әдәби әсәрдәге образлылык. Кеше образлары: төп герой, ярдәмче герой, катнашучы геройлар, җыелма образлар



Ш.Камалның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү.

3

«Акчарлаклар» повесте (өзекләр). Әсәрдә жанр үзенчәлекләренең чагылышы. Әдәби әсәрдәге образлылык. Образ, символ, деталь, аллегория. Табигать образы, әйбер образы. Пейзаж, портрет. Психологизм. Әдәби әсәрдә урын һәм вакыт образы



Чор: 1920-1930 еллар әдәбияты. Әдәби барышка тәэсир иткән тарихи сәбәпләр. Аларның әдәбиятны каршылыклы үсешкә китерүе

1

Әдәби әсәрләр төрлелек: милли традицияләрне дәвам иттерүче һәм яңа идеология кысаларында иҗат ителгән әсәрләр



Һ.Такташның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү

3

“Мокамай” поэмасы. Лиро-эпик жанр - поэма. Лирик һәм эпик төр сыйфатларының поэма жанрында чагылышы. Персонаж, характер. Композиция: тышкы һәм эчке корылыш. Әсәрдә сурәтләнгән дөнья. Әдәби әсәрдә урын һәм вакыт.Текст: эпиграф, багышлау



Г.Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү. “Җан Баевич” комедиясе

4

«Җан Баевич» комедиясе. Драма төренең комедия жанры турында белгәннәрне тулыландыру. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту




Г.Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү

4

Кызыл чәчәкләр” повесте.Эпик жанрлар турындагы белемнәрне киңәйтү. Әдәби әсәрдәге образлылык. Образ, символ, деталь, аллегория. Эчтәлек: вакыйга, күренеш, яшерен эчтәлек, контекст. Тема, проблема, идея, пафос. Идеал. Чәчмә сөйләм үзенчәлекләре.



Чор әдәбияты. ХХ гасыр.

1

ХХ гасырның икенче яртысында татар әдәбиятының милли нигезләргә кайтуы, аның тарихи сәбәпләре.Әдәбиятның яңалыкка омтылышы: яңа иҗади агымнарга, жанр формаларына, темаларга мөрәҗәгать итү, әдәби герой мәсьәләсендә эзләнүләр



С.Хәкимнең тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү

2

«Әнкәй», «Бу кырлар, бу үзәннәрдә...» шигырьләре. Лирик жанр - күңел лирикасы. Тел–стиль чаралары (лексик, стилистик, фонетик чаралар һәм троплар). Тезмә сөйләм үзенчәлекләре.



Ә.Еникинең тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү.

4

“Әйтелмәгән васыять» хикәясе.Әдәби әсәрдәге образлылык. Образ, символ, деталь, аллегория. Кеше образлары: төп герой, ярдәмче геройлар, җыелма образлар. Персонаж, характер, тип. Хикәяләүче, автор образы, автор позициясе



Ш.Хөсәеновның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү.

4

«Әни килде» драмасы. Драма төренең драма жанрына хас үзенчәлекләр. Тема, проблема, идея, пафос. Идеал. Әдәби иҗат. Сәнгати алымнар һәм стиль. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту



Г. Сабитовның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү.

3

«Тәүге соклану», “Ярсулы яз” хикәяләре. Композиция: әсәр кору алымнары. Тема, проблема, идея, пафос. Идеал. Әсәрдә сурәтләнгән дөнья



М.Мәһдиевнең тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү

4

«Без кырык беренче ел балалары» повесте. Хикәяләүче, автор образы, автор позициясе. Әсәрнең геройлары. Сәнгати алымнар һәм стиль. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту (ретроспекция).



М.Галиевның тормыш юлына кыскача күзәтү. “Уйна әле” хикәясе.

2

Эпик жанрлар турындагы белемнәрне киңәйтү. Әдәби әсәрдәге образлылык. Тема, проблема, идея. Чәчмә сөйләм үзенчәлекләре



Г.Гыйльмановның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү

3

«Язмышның туган көне» хикәясе. Эчтәлек: вакыйга, күренеш, яшерен эчтәлек, контекст. Конфликт, сюжет, сюжет элементлары.



З.Хәкимнең тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү

3

«Сәер кыз» драмасы. Драма төренең драма жанрына хас үзенчәлекләре. Тема, проблема, идея. Идеал. Сәнгати алымнар һәм стиль.



Р.Харисның тормыш юлына кыскача күзәтү. «Сабантуй» поэмасы

3

Лиро-эпик жанр - поэма. Лирик һәм эпик төр сыйфатларының поэма жанрында чагылышы. Персонаж, характер. Композиция: тышкы һәм эчке корылыш. Милли бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр



Р. Фәйзуллинның тормыш юлына кыскача күзәтү

3

“Биеклек”, “Туган тел турында бер шигырь” әсәрләре, лирик жанрларны тану күнекмәсен үстерү, лирик герой сыйфатларын билгеләү.



Дәрестән тыш уку өчен әсәрләр

3

1. Г.Исхакый “Кәҗүл читек”

2. С.Хәким “Дәверләр капкасы”

3. Укучылар мөстәкыйль рәвештә хәзерге чор әсәрен сайлап укый



Бәйләнешле сөйләм үстерү

8

Сочинение темалары:

1. “Җан Баевич” образы дигән темага инша язу

2.“Чын дустым”

3. “Әнием – бәгырем”

4.“Шинельле һәм шинельсез солдатлар”




Барысы

68




УКЫТУНЫҢ ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН НӘТИҖӘЛӘРЕ

Урта сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның гомуми (метапредмет) нәтиҗәләре түбәндәгеләр:

  • укучыда әдәби әсәрне аңлап укырлык, мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү;

  • сүз сәнгатен халыкның яшәү рәвешен, рухи кыйммәтләрен саклап калган һәм беркетә килгән хәзинә буларак кабул итәргә өйрәтү;

  • язу һәм сөйләм осталыгын үстерү, мәсьәләне аңлый, гипотеза куя, материалны төркемли, үз фикерен дәлилли, кирәк икән – үзгәртә-төгәлләштерә, нәтиҗәләр чыгара, материалны гомумиләштерә белергә, үз хисләреңне сүзләр ярдәмендә аңлата алырга һәм бер үк вакытта башкалар белән бергәләп эшләргә күнектерү;

  • баланың үз эшчәнлеген һәм әйләнә-тирәдәге тормышны мөстәкыйль бәяли белүенә, мөстәкыйль карарлар кабул итә һәм аларны җиренә җиткереп үти алуына ирешү;

  • төрле чыганаклар белән эшләргә, аларны табарга, мөстәкыйль рәвештә кулланырга, төркемләргә, чагыштырырга, анализларга һәм бәяләргә өйрәтү.

Урта сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның предмет нәтиҗәләре түбәндәгеләр:

Танып-белү өлкәсендә:

  • аерым төр һәм жанрга караган әсәрләрне аңлап укый һәм кабул итә, эчтәлеген кабатлап (аерым очракларда текстны яттан) сөйли, кирәк чакта тексттан өзекләр китерә алуга ирешү;

  • укыган әдәби әсәрнең эчтәлеген, темасын, проблемасын, идеясен билгели, геройларын һәм әдәби дөньясын бәяли алуына, аның нинди төр һәм жанрга каравын аеруына ирешү;

  • укучының классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын белүе;

  • әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгарып, укыган буенча тезислар һәм план төзү, геройларга характеристика бирү,сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен билгеләү күнекмәсе булдыру;

  • укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашырга, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларын расларга һәм дәлилләргә, әдәбият белеме төшенчәләренә мөрәҗәгать итәргә өйрәтү.

бәяләү өлкәсендә:

  • милли әдәбияттагы рухи-әхлакый кыйммәтләрне күңелдән уздырып кабул итәргә өйрәтү;

  • әдәби әсәрләргә шәхси мөнәсәбәт һәм бәя булдыру;

  • өйрәнелгән әсәрләрне шәрехли белүенә ирешү;

  • автор позициясен ачыклый алу һәм аңа үз мөнәсәбәтеңне булдыру күнекмәсен формалаштыру.

эстетик яктан:

  • әдәби әсәрнең образлы табигате хакында гомуми мәгълүматый күзаллау булдыру, аның эстетик кыйммәтен тою хисе тәрбияләү;

  • баланың әдәби текстны эстетик бөтенлекле, шул ук вакытта әдәби һәм тел-сурәтләү алымнарының, образлылыкның үзенчәлекләрен һәм әһәмиятен аңлап бәяли белүенә ирешү;

  • рус һәм татар телендәге әдәби әсәрләрне чагыштырып бәяләргә, геройларның, әхлакый идеалларның охшаш һәм аермалы якларын билгеләргә өйрәтү.

Шәхси нәтиҗәләр арасында түбәндәгеләре аерым әһәмияткә ия:

  • укучының җаваплылык хисен активлаштыру;

  • укуга һәм хезмәткә уңай мөнәсәбәт булдыру;

  • баланың үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;

  • әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен төшендерү;

  • төрле чыганаклардан (сүзлекләр, энциклопедияләр, интернет-ресурслар һ.б.) танып-белү һәм коммуникатив ихтыяҗларны канәгатьләндерерлек мәгълүматлар табарга күнектерү.

Календарь- тематик планлаштыру



Дәреснең темасы

Вакыты

Искәрмә

Тиешле вакыты

Фактик вакыты

1

Кереш. Тормышны һәм кешенең бай рухи дөньясын танып - белүчарасы буларак әдәбият. Аның әхлакый һәм эстетик яктан кешегә йогынтысы

5.09







2



Дастан жанрына хас сыйфатлар.

«Идегәй» дастаны


8.09







3

“Идегәй” дастаны. Тема, проблема, идея. пафос.

12.09







4

"Идегәй" дастаны. Тотырыклы мотивлар: гадел идарәче, мәрхәмәтлелек, игелекле исем - ат, камил инсан

15.09







5

БСТҮ "Идегәй" дастаныннан өзекне яттан сөйләү

19.09







6

Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты. "Милләтә" шигыре. Татар милләтенең уянырга, үсәргә тиешлеге кебек мәсьәләләрнең көнүзәктә торуы.

22.09







7

Г.Тукай “Өзелгән өмид”, “Шагыйрь”, “Театр” шигырьләре

26.09







8

Н.Думавиның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Яшь ана» хикәясе.

29.09







9

Н. Думавиның «Яшь ана» хикәясе. Эчтәлек: вакыйга, күренеш, яшерен эчтәлек, контекст

03.10







10

ХХ гасыр башында сүз сәнгате. Милләт проблемасының үзәк куелуы. Яңа тип геройлар мәйданга чыгу.

6.10







11

Г.Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗаты. “Җан Баевич”комедиясе.

10.10







12

Г.Исхакый “Җан Баевич” комедиясе . Әсәрнең сюжет, композициясе

13.10







13

Гаяз Исхакыйның “Җан Баевич” комедиясе. Әсәрнең темасын, идеясен, проблемасын билгеләү.

17.10







14

ДТУ Г.Исхакый “Кәҗүл читек”хикәясе.

20.10







15

БСТҮ “Җан Баевич” образы дигән темага инша язарга әзерлек

24.10







16

БСТҮ “Җан Баевич” образы дигән темага инша язу

27.10







17

Ш.Камалның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Акчарлаклар” повесте

31.10







18

Шәриф Камалның “Акчарлаклар” повесте. Кеше образы: төп һәм ярдәмче геройлар, катнашучы геройлар.

10.11







19

Ш. Камалның “Акчарлаклар” повестенең әһәмияте һәм актуальлеге. Символ

14.11







20

Һ.Такташ. Тормыш юлы һәм иҗаты

17.11







21

Һ.Такташның "Ак чәчәкләр" һәм "Урман" шигырендә лирик герой һәм образлар

21.11







22

Һ.Такташ “Мокамай” әсәренә анализ

24.11







23

Галимҗан Ибраһимов. тормыш юлы һәм иҗаты

28.11







24

Г.Ибраһимов “Кызыл чәчәкләр”

1.12







25

Г.Ибраһимов “Кызыл чәчәкләр”

5.12







26

Г.Ибраһимовның “Кызыл чәчәкләр” әсәрендә образлар системасы

8.12







27

БСТҮ "Чын дустым"

12.12







28

БСТҮ Иншаны бергәләп тикшерү

15.12







29

ДТУ Хәзерге татар хикәяләре

19.12







30

ХХ гасырның икенче яртысында татар әдәбияты

22.12







31

Сибгат Хәким – лирик шагыйрь

26.12







32

С.Хәким. «Әнкәй», «Бу кырлар, бу үзәннәрдә...» шигырьләре

12.01







33

ДТУ С.Хәким. “Дәверләр капкасы”

16.01







34

Әмирхан Еникинең тормыш юлы һәм иҗаты

19.01







35

Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәрендә халыкның рухи байлыгы

23.01







36

Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәрендә образлар системасы

26.01







37

Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” хикәясенә анализ

30.01







38

Ш. Хөсәенов “Әни килде” драмасы

2.02







39

Ш. Хөсәенов “Әни килде” драмасында ана образы

6.02







40

Ш. Хөсәенов “Әни килде” драмасында образлар системасы

9.02







41

Ш. Хөсәенов “Әни килде” драмасында конфликт

13.02







42

БСҮ “Әнием – бәгырем” темасына сөйләшү

16.02







43

БСҮ “Әнием – бәгырем” темасына сочинение

20.02







44

Г. Сабитов. «Тәүге соклану» хикәясе

27.02

1111




45

Г. Сабитов. “Ярсылу яз” хикәясе


01.03







46

Г. Сабитов әсәрләрендә күтәрелгән проблемалар

05.03







47

Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары” әсәрендә сугыш авырлыкларының чагылуы

08.03







48

Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары” әсәрендә яшүсмерләр образлары

12.03







49

Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары” әсәрен анализлау

15.03







50

БСҮ“ Сугыш елы балалары” темасына сөйләшү

19.03







51

М.Галиев. “Уйна әле” хикәясе.

22.03







52

М.Галиев. “Уйна әле” хикәясендә төп герой

05.04







53

БСҮ. “Шинельле һәм шинельсез солдатлар” темасына сөйләшү

09.04







54

БСҮ. “Шинельле һәм шинельсез солдатлар” темасына сочинение

12.04







55

ДТУ Хәзерге чор әдәбияты

16.04







56

Г.Гыйльманов. «Язмышның туган көне» хикәясе.

19.04







57

Г.Гыйльманов. «Язмышның туган көне» хикәясендә төп образ

23.04







58

Г.Гыйльманов. «Язмышның туган көне» хикәясенең идеясе, проблемасы.

26.04







59

З.Хәким «Сәер кыз» драмасы

30.04







60

З.Хәким «Сәер кыз» драмасында образлар системасы

03.05







61

З.Хәким «Сәер кыз» драмасында сюжет элементлары

07.05







62

Р.Харисның тормыш юлына кыскача күзәтү

10.05







63

Р.Харис «Сабантуй» поэмасы.

14.05







64

Р.Харис «Сабантуй» поэмасында образлар системасы

17.05







65

БСҮ.“Кама таңнары” әдәби берләшмәсе

21.05







66

Р. Фәйзуллин. “Биеклек” шигыре

24.05







67

Р. Фәйзуллин. “Туган тел турында бер шигырь”

28.05







68

7 сыйныфта өйрәнгән әсәрләр буенча тест

31.05







Кушымта

7 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан 2015-2016 нчы уку елы өчен арадаш аттестация эше өчен биремнәр

А өлеше биремнәре

Сорауларга төгәл җавап бирергә:

1.“Мокамай” әсәре авторы.

2.Агыйдел” повестеның авторы, төп геройлар.

3.“Син һәркемгә очрыйсыңдыр, әнкәй,

Мөлдерәмә килеш чиләгең”.

Әлеге шигырьнең исеме, авторы.

4.Әлеге әсәр хат жанрында язылган. Төп герой иптәшенең

сүзенә карап туй көнендә сөйгәнен ташлап китә. Әсәрнең исеме, авторы, төп герой.

5.Әлеге шагыйрь әтисенең мулла икәнен әйтмичә комсомолга

кергәне өчен кулга алына. Сугышта разведчик була.

6.Ул 4 бала тәрбияләп үстерә. Барасына да яхшы белем бирә.

Ләкин гомеренең соңгы көннәрендә балалары аның соңгы теләкләрен тыңламыйлар . Сүз кем турында бара ? Әсәрнең исеме, авторы.

7. Бу шигырендә автор татарларның да әлеге ил кебек бетүен теләми. (ул илне су баса). Шигырь ничек атала? Авторы кем ?

8.Әлеге әсәрдә авылга нефтьчеләр килүе, нефть табылу

турында бара. Әсәр ничек атала ? Авторы кем ?

9.Әлеге әсәрдә ана биш егет тәрбияләп үстерә. Өч улы вакытсыз бу дөньядан китә. Әсәр ничек атала? Ананың исеме.

10.Әлеге шагыйрь бик бай була. Үз хисабына китаплар чыгара, укучыларны укыта, ярлыларга ярдәм итә. Кушаматы “сагышлы, моңлы “ дигәнне аңлата.

В өлеше биремнәре

Төшенчәләргә билгеләмә бирергә:

Дастан, композиция, проблема, хронотоп, символ

С өлеше биремнәре

70 сүздән ким булмаган сочинение язарга.(теманы укучы сайлап ала)

  1. Икмәк кадерен мин ничек аңлыйм?

  2. “И газиз туган ягым”

  3. Әгәр дөньяны үзгәртә алсам...

Арадаш аттестация эшен бәяләү

А өлеше биремнәре:

Һәр сорауга 1 балл куела

“5” ле билгесе: 9 - 10 балл

“4” ле билгесе: 6 - 8 балл

“3” ле билгесе: 4 - 5 балл

“2” ле билгесе : 4 баллдан түбән

В өлеше биремнәре:

Һәр төгәл җавапка 1 балл куела

“5” ле билгесе: 5 төгәл җавапка яки тупас булмаган төгәлсезлеккә

“4” ле билгесе: 1 - 2 төгәлсезлек булган җавапка

“3” ле билгесе: 3 - 4 төгәлсезлек яки ике җавабы бөтенләй язылмаган очракта

“2” ле билгесе : 3 җавап язылмаган, икесе дә төгәлсезлекләр белән башкарылган

С өлеше биремнәре:

1) “5” ле билгесе: эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса; җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә; хаталар булмаса яки 1 хата (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик) җибәрелсә;

2) “4” ле билгесе: эчтәлек дөрес ачылып та, эзлеклелек сакланмаса, текстның башлам өлешендә төгәлсезлекләр китсә, 3 хата булса;

3) “3” ле билгесе: текстның төп эчтәлеге бирелеп тә, эзлеклелек сакланмаса, текстның башлам һәм бетем өлешләрендә төгәлсезлекләр китсә, 5 хата (мәсәлән, бер орфографик, бер грамматик, бер пунктуацион, ике стиль хаталары) изложениедә, 6 хата сочинениедә җибәрелсә;

4) “2” ле билгесе : эчтәлек дөрес һәм эзлекле ачылмаса, текстның күләме бик кечкенә булса, 12 хата китсә.

Татар әдәбиятыннан укучыларның белемнәрен бәяләү критерийлары һәм нормалары

I. Уку күнекмәсен тикшерү һәм бәяләү:

7 нче сыйныфларда – 120 – 130 сүз.

II. Язма эшләрне бәяләү:

Сочинениене бәяләү:

1) Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса; җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә; хаталар булмаса яки 1 хата (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик) җибәрелсә, «5» ле куела.

2) Эчтәлек дөрес ачылып та, эзлеклелек сакланмаса, текстның башлам өлешендә төгәлсезлекләр китсә, 3 хата булса, «4» ле куела.

3) Текстның төп эчтәлеге бирелеп тә, эзлек­лелек сакланмаса, текстның башлам һәм бетем өлешләрендә төгәлсезлекләр китсә, 5 хата (мәсәлән, бер орфографик, бер грамматик, бер пунктуацион, ике стиль хаталары) изложениедә, 6 хата сочинениедә җибәрелсә, «3» ле куела.

4) Эчтәлек дөрес һәм эзлекле ачылмаса, текстның күләме бик кечкенә булса, 12 хата китсә, «2» ле куела.

Уку-укыту барышының матди-техник яктан тәэмин ителеше.

  1. Д.М.Абдуллина, Л.К.Хисмәтова, Ф.Х.Җәүһәрова.Татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. Әдәбият. 7 сыйныф.- Казан: Тат. кит. нәшр., 2014

  2. С. Ш. Поварисов. Мәктәптә әдәби әсәрләрнең телен өйрәнү / Әдәбият укытучыларына ярдәмлек. - Казан: Тат. кит. нәшр., 1978

Татар әдәбияты: Теория. Тарих / Д. Ф. Заһидуллина, Ә. М. Закирҗанов, Г. Ш. Гыйләҗев. – Казан: Мәгариф, 2004

  1. Д. Ф. Заһидуллина. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы: Методик кулланма. – Казан: Мәгариф, 2000

  2. С. Г. Исмәгыйлева. Мәктәптә әдәбияттан сыйныфтан тыш эшләр. – Алабуга, 2002

  3. Исә Болгар җилләре ... Риваятьләр, легендалар, бәетләр һәм тарихи ядкарьләр. – Казан, 1992 “Казан” журналы китапханәсе - №№ 11-12

  4. Сак-Сок . Татар халык бәете. - Казан: Тат. кит. нәшр., 1990

  5. Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры. - Казан: Тат. кит. нәшр., 1976

  6. Ф. Әмирхан. Халык кызлары.- Казан: Тат. кит. нәшр., 1995

9 Р. Фәхретдин. Казан ханнары. - Казан: Тат. кит. нәшр., 1995

10 “Мәгариф” журналы, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газетасы