Главная страница

Килешенде мб җитәкчесе /Гильмутдинова Л. Х./ Беркетмә №1


Скачать 377.34 Kb.
НазваниеКилешенде мб җитәкчесе /Гильмутдинова Л. Х./ Беркетмә №1
страница1/3
Дата21.04.2016
Размер377.34 Kb.
ТипДокументы
  1   2   3


Килешенде

МБ җитәкчесе
______ /Гильмутдинова Л.Х./
Беркетмә №1

26.08.15 ел

Килешенде”

Директор урынбасары
_____________/Фаизова Ф.С./
2015 ел

Расланды”

Мәктәп директоры
_________/Гиматутдинова И.Л./
Боерык №

2015 ел

Казан шәһәре Совет районы “Аерым предметларны тирәнтен өйрәнә торган

141 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”
Татар теленнән эш программасы

3 нче сыйныф рус төркеме
Төзүче: Салихҗанова И.Л.

.

Педагогик совет

утырышында каралды

Беркетмә№1 26.08.15 ел

2015 – 2016 нчы уку елы
ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНЕҢ ТЕМАТИК ПЛАНЫ

Сыйныф : 3 класс

Сәгатьләр саны: 105

Барысы: 35атна; атнага: 3 сәгать.

Тематик план Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан төзелгән үрнәк программаларга таянып төзелде. (Казан 2013 ел)

Уку-укыту әсбабы: Литвинов И.Л. Татар теле һәм уку китабы/Татарский язык и литературное чтение: рус телендә башл.гомуми белем бирү мәкт. 3 нче с-фы өчен д-лек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/ И.Л.Литвинов, Э.Р.Садыйкова, Л.И.Гарипова. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2013. – 135 б.

Программаның практик өлеше






Уку елына

I чиректә

II чиректә

III чиректә

IV чиректә

Диктант

2

1







1

Сүзлек диктанты

2




1




1

Күчереп язу

2




1

1





Тематик план

План Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгының «Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен укыту программалары» нигезендә төзелде. Казан, «Мәгариф»нәшрияты, 2013 ел.


Предмет

Сыйныф

Барлык сәгатьләр саны

Атнага сәгатьләр саны

Контроль эшләр саны

БСҮ дәресләре саны

Дәреслекнең авторы, елы

Татар теле

3

105

3

6

7

И.Л.Литвинов, Э.Р.Садыйкова “Татар теле ; 3 класс”,2013


Эш программасы статусы.

Программа нигезенә Федераль Дәүләт Белем Бирү Стандртлары, рус телендә гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбияты укытуның үрнәк программалары салынды.

Эш программасы структурасы.

Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуы, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлеге.

Аңлатма язуы

Федераль Дәүләт стандартларында белем бирү системасының төп үсеш юнәлеше – системалы-эшчәнлекле (системно-деятельностный подход) юнәлеш, ә системаны барлыкка китерүче төп компонент – нәтиҗә: шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнелә. Стандартларда күрсәтелгән бу концептуаль методологик нигез барлык фәннәрне укыту системасына да, шул исәптән рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту системасына да карый. Ягъни рус телле балаларга татар теле һәм әдәбияты укыту системасыныңбарлык компонентлары да: программалар, укыту-методик комплектлары, дәрес процессы, контроль, идарә итү, белем күтәрү һ.б. – бар да бер максатка – нәтиҗәгә хезмәт итә.

Билгеле булганча, укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү.

Төп һәм (урта)гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Башлангыч гомуми белем бирү баскычларында татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • Укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

  • “Татар теле һәм әдәбияты” фәненә карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.

Укытуның предмет нәтиҗәләре.

Сөйләшү.

Диалогик сөйләм.

  • сайланган эчтәлек аша әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

  • дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

Монологик сөйләм:

  • җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;

  • өйрәнелгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү.


Ишетеп аңлау (аудирование).

Аралашу өчен, төп шартларның берсе – әңгәмәдәшләрнең бер-берсенең сөйләмен аңлавы. 4 нче сыйныфта ишетеп аңларга өйрәтүнең бурычлары түбәндәгеләр:

  • нормаль темп белән әйтелгәннең ишетү аша мәгънәсен аңларга, аңлаган турында фикер йөртергә, аралашуда кулана белергә өйрәтү;

  • сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аерырга өйрәтү;

  • ишетү хәтеренең күләмен үстерү.

Язу.

  • 3 нче сыйныфта язуга өйрәтүнең төп максаты – татар әлифбасы хәрефләрен, программага кергән сүзләрне дөрес язарга өйрәнү.

  • Иптәшеңә яки әниеңә төрле бәйрәмнәр белән котлау, уенга чакыру язу, үзең турында кечкенә белешмә яза белү күнекмәләрен булдыру.

  • Программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру

  • Дөрес күчереп язу күнекмәләрен формалаштыру.



Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Башлангыч гомуми белем бирү баскычын төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

  • “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Башлангыч белем бирү баскычында татар теле һәм әдәбиятын укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып-белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Танып-белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • ихтыяр көче,максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.


Укытуның предмет нәтиҗәләре:

  • коммуникатив компетенция, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашуга әзер булу;

  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

  • “Татар теле һәм әдәбияты” фәненә карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру, шулай ук тиешле гомуми һәм махсус күнекмәләр формалаштыру.

  • Яңа сүзләрне дөрес язу, дөрес әйтү, транскрипциядә күрсәтә белү

  • Сүзләрне дөрес басым белән әйтә белү

  • Бирелгән терәк сүзләрне кулланып җөмләләр төзи белү.

  • Теманы мисаллар ярдәмендә аңлата алу

  • Коммуникатив бурычлар куя һәм аларны хәл итә белү.


Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре.




Эш төрләре

Сыйныфлар

I

II

III

IV

1.

Тыңлап аңлау.

Сүзләр, сүзтезмәләр

0,1 – 0,2 минут

0,2 – 0,4 минут

0,3 – 0,5 минут

2.

Диалогик сөйләм.

3 реплика

4 реплика

5 реплика

6 реплика

3.

Монологик сөйләм.

4 фраза

5 фраза

6 фраза

7 фраза

4.

Уку.

15-25 сүз

25 – 35 сүз

35-45 сүз

45-55 сүз

5.

Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

2

2

3

4

6.

Язу:

Күчереп язу.


1 – 2 җөмлә


3 – 4 җөмлә


4-5 җөмлә


5-6 җөмлә




Сүзлек диктанты.




5 – 6 сүз

7 – 8 сүз

8 – 9 сүз




Диктант.




25 – 30 сүз

30 – 35 сүз

35 – 40 сүз




Сочинение (өйрәтү характерында).







4 – 5 җөмлә

5 – 6 җөмлә
  1   2   3