Главная страница

Илһамым туган ягым



Скачать 70.58 Kb.
НазваниеИлһамым туган ягым
Дата22.04.2016
Размер70.58 Kb.
ТипДокументы


Әтнә муниципаль районы

муниципаль белем бирү учреждениесе

Күәм урта мәктәбе “

АЧЫК ДӘРЕС ЭШКӘРТМӘСЕ

ТЕМА: “ Илһамым – туган ягым”

(бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе, 7 нче сыйныф)

Укытучы: югары кв. категорияле татар

теле һәм әдәбияты укытучысы

Сөнгатова Гөлнара Зөлкарь

кызы.

2013 нче ел
Тема: «Илһамым – туган ягым» сәяхәт дәрес.
Дәреснең максатлары:

- пейзажның матур әдәбиятта, сәнгатьтәге урынын билгеләү;

- әдәбиятның рәсем сәнгате, җыр сәнгате белән тыгыз бәйләнештә булуын

танып – белергә өйрәтү;

- якташ әдипләр иҗатына, туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү;

- укучыларның сөйләм әдәбен үстерү.

- экологик тәрбия бирү.
Җиһазлау:
компьютер, презентация, диск (Нәфкать Нигъмәтуллин «Мине юллар чакыра», Сибгат Хәким “Туган як”, авылыбызда елның төрле фасыллары сурәтләнгән рәсемнәр, “Оста куллар” түгәрәгендә ясалган чәчәкләр, гөлләр рәсемнәре, халык мәкальләре, якташларыбыз С.Хәким, С.Шакир, Ф.Зыятдинова, Л.Шагыйрьҗан фотосурәтләре, С.Хәким, С.Шакир, Л.Шагыйрьҗан, Ф.Зыятдинова иҗаты буенча китаплар күргәзмәсе, укучыларның үзләре язган шигырьләре һәм язмалары.
Дәреснең методы:

эзләнү, әңгәмә.
Дәреснең барышы:

  1. Оештыру өлеше.

  2. а) Исәнләшү:

  • Исәнмесез, укучылар.

  • Исәнмесез, саумысез.

  • Кәефләрегез ничек?

Бүгенге иртә кебек.

Татар телен, Тукай телен

Өйрәнергә дип килдек.
б) Кизү укучының рапорты. (Ел фасылына, һава торышына игътибар ителә).

Бүген 6 нчы февраль? Тышта саф ачык һава, кояш салкын булса да, елмаеп карый.

Шундый матур көнне без укырга дип мәктәпкә килдек. Дәрестә барлык укучы

да катнаша . сыйныф дәрескә әзер.


  1. Н. Нигъмәтуллин башкаруында “Мине юллар чакыра” дигән талгын гына җыр астында дәреснең темасын, максатларын хәбәр итү.



  1. Төп өлеш.


Укытучы: Укучылар, дәресебезне юкка гына шушы җырдан башламадык.

Бүген без сезнең белән туган як буйлап сәяхәткә чыгабыз. Туган як һәркем өчен изге,

кадерле. Ул кешегә яшәү өчен көч, куәт бирсә, язучыларга, шагыйрьләргә илһам, дәрт

өсти. Һәр язучының, шагыйрьнең әсәрләрендә туган як, якты образ булып, иҗатының

буеннан – буена сузыла.
Без дә сезнең белән, туган як матурлыгын күрергә омтылып, сәяхәткә чыгабыз.
Иҗат максатыбыз - туган як табигатенең матурлыгы белән горурлану, илһам алу, аны күзәтеп, үзебезнең иҗади эшләребез өчен материал туплау. Шулар нигезендә без сезнең белән сочинение язарга әзерләнербез. Һәр сәяхәтченең кулында кәгазь – каләм була. Алар сезнең өстәлегездә ята.
Сәяхәтебезне “ Туган ягым – гөлләр иле” исеме астында башлыйк.

Укытучы: Укучылар, Татарстаныбызда нинди чәчәкләр үсә икән безнең.

Укучылар тактага чыгып, чәчәк рәсемнәреннән тәкыя ясыйлар.

Игътибар итегез әле, нинди матур чәчәкләр үсә безнең Татарстаныбызда. Бу матурлык-

ны укучылар, табигать тудырган. Безгә, һәрберегезгә, табигатьтәге матурлыкны күрә белергә өйрәнергә кирәк.
Ә хәзер сәяхәтебезне дәвам итәбез
Халык әйтсә, хак әйтә” тукталышына тукталыйк. Туган як һәркемгә газиз.

Ә халкыбыз туган якны нәрсәгә тиңли? Сезгә өйгә туган як турында мәкальләр

табып килергә бирелгән иде. Әйдәгез, тыңлап китик.

Укучылар туган як турында мәкальләр укыйлар:

  • Туган як – алтын.

  • Туган як – яшел бишек.

  • Туган як - әни һ. б.



Шулай укучылар, туган як турында мәкальләр, әйтемнәр бик күп. Сез дә беләсез икән.

Булдыргансыз укучылар.

Сәяхәтебезне дәвам итик. Карагыз әле, монда без киләсен белепме, ниндидер хәрефләр калдырганнар.Әйдәгез җавабын табыйк әле. ( ШИГЫРЬЛӘР сүзенең хәрефләре буташтырып бирелә. Сүзне җыярга).

Шигырьләр икән ләбаса, шигырьләр дигәч кемнәр күз алдына килә безнең? Бик дөрес.

Шагыйрьләр турында сүз бара. Игътибар итегез әле, бу исемнәр сезгә берәр нәрсә турында сөйләмиләрме?
Якташ язучыларыбыз.

Укытучы:Әйе, болар безнең районыбызда туып – үскән шагыйрьләребез.

Укытучы: Укучылар, бу шагыйрьләр белән без таныш, кайларда очраштык без

алар белән.

Укучы: Тәрбия сәгатьләрендә, дәресләрдә.


Ф,Зыятдинова Л.Шагыйрьҗан С.Хәким С.Шакир
Укытучы:Әйе, укучылар, С.Хәким - ул безнең горурлыгыбыз, йөзек кашыбыз. Аның тормыш юлы, иҗаты турында без хәзер тыңлап китәрбез.

Укучы С.Хәким турында сөйли.

  • Ә хәзер мин сезгә менә бу язманы укып китмәкче булам. (Өзек. С.Хәким “Сайланма әсәрләр”),

Бер укучы С.Хәкимнең “Туган як” шигырен сөйләп күрсәтә.


  • Әйдәгез, инде Ф.Зыятдинова Турында тыңлап китик.

  • Ф.Зыятдинова. (Бер укучы “Мамышым” шигырен укый).

Укытучы:Автор нәрсә әйтергә тели? Кайсы юллары ныграк ошады?

- С.Шакир турында мәгълүмат тыңлана, Аның “Күәмнәрдә минем туган җирем “

шигыре сөйләнә.

-Л.Шагыйрьҗан турында мәгълумат тыңлана, “Төнге пейзаж” шигыре сөйләнә.

-Укучылар үзләре язган шигырьләрен укыйлар.

Укучылар, шагыйрьләренең шигырьләрендә туган як табигатенең матурлыгын, туган якка булган ярату хисләрен һәр укучының күңеленә үтеп керерлек итеп җиткерә алганнар. Сезнең арада да бар икән әле талантлар.Рәхмәт бик зур.


Бу тукталышыбыз “Шигырь юлларында туган як матурлыгы” дип аталыр.

Физминут. Ә хәзер ял итеп алыйк. Менә мондагы сурәтләргә карап җыр тыңлыйк. С.Хәкимнең «Сусау» җырын тыңлау.

Укытучы: Без сезнең белән тактадагы рәсемнәргә күз салдык.

Укучылар матурлыкны күрә, таный белүче, башкаларга җиткерә алу сәләт-

ләре булган иҗат кешеләре бар. Менә аларның иҗаты. Кемнәр алар укучылар?

Укытучы: Бик дөрес. Алар рәссамнар. Сезнең арагызда да рәсемне оста ясаучы укучылар бар. Кемнәрне атарсыз? Әйе, Фәнил бик матур итеп рәсем ясый. Әйт әле,Фәнил син рәсем ясаганда нинди хисләр кичерәсең?
Укучы. Мин туган якны яратуымны үземнең рәсемнәрдә күрсәтергә тырыштым. Туган якның матурлыгы сокландыра, шуңа күрә мин аның матурлыгын рәсемнәргә төшерәм.
Укытучы: “Туган як бизәкләре” тукталышы дип атыйк бу тукталышны укучылар.

Укытучы: Әйе, укучылар, сезнең рәсемнәрегездә дә пейзаж сурәтләнгән.

Ә шигырь

белән рәсем арасында нинди аерма бар соң?

Укучы: (Беренчесендә сүзләр сурәт ясый, ә икенчесендә буяулар, төсләр телгә килә).

-Укучылар, сезне шулай матур ясарга кем өйрәтте соң?

- Фәрдия Төхфәтуллина – “Оста куллар” түгәрәгенең җитәкчесе.

Укытучы: - Шулай, Фәрдия Римхатовна – үз эшенең остасы. Ул матурлыкны күрә

белә, сезгә җиткерү алымнары дөрес сайлый, сезне дә шуңа өйрәтә.

Укытучы: Юлыбызны алга таба дәвам итәбез. Безне күзәтеп тә, шатланып та кошлар озатып кала. Аларның безгә әйтер сүзләре бар, ахыры.

(Конверттан диск алына). Аннары туган як турында җырлар тыңланыла,Хәния Фәрхи “Туган як”, И.Сафиуллин “Китмә туган җиреңнән”.

Укытучы: Укучылар, без беренче тукталышта туган як турындагы шигырьләр белән танышкан идек инде, ә монысында җырлар тыңладык. Җыр белән шигырь арасында нинди аерма бар?

Укучы: Җырның 2 авторы була: шагыйрь һәм композитор.

Укытучы:Туган як кырларында үскән матур чәчәкләр дә, ап – ак каеннар да, таулар да, гомумән, барча табигать күңелгә бик якын. Шагыйрьләр аны сүзләр белән, композиторлар моң аша чагылдыралар.

Тукталышыбызга, шулай итеп, “Туган як моңнары” дигән исем бирәбез.
Укытучы: Укучылар, безнең юлыбыз дәрьяга килеп җитте – тел дигән дәрьяга.

Иң элек искә төшерик әле: дәрья безнең сөйләмдә нинди мәгънә белдерә?

Укучылар: - Зур су, елга, диңгез.

- Әйдәгез әле шушы урында “Туган тел” җырының бер куплетын җырлыйк. Туган

телебезне ничек яратасыз икән?

- Рәхмәт, балалар, булдырдыгыз.

- Туган ягыбыз турында сочинение язганда нинди сүзтезмәләрдән файдаланыр-

сыз инде, тыңлап үтик?

Укучы: Олы шагыйрь, бөек шәхес, изге җирем, сихри урман, гүзәл җир, назлы

гөлем , ап-ак каеннар, кошларның моңлы тавышлары һ. б.

Тукталышыбызга “Туган тел дәрьсында” дигән исем бирербез.

Ә хәзер соңгы тукталышка юл алабыз.

Ул “Туган ягым матурлыгын таулардан эзлим” дип аталыр. Әнә алда иҗат тавы. Сез шул тауга менәргә тырышыгыз. Анда инде болай гына менеп булмый. Сез тау итәгенә утырып, иң элек бүген күргәннәрегез, ишеткәннәрегез тәэсирендә туган якның матурлыгы турында сочинениенең каралама өлешен язарга тиеш буласыз. Без язган тукталыш исемнәре сезнең планыгыз булыр. Әйдәгез әле, аларны әйтеп карыйк . Шул план нигезендә сез сочинение язарсыз.

Без сезнең белән шуның кадәр матурлыктан тау өйдек. Безгә аны ишмичә сакларга кирәк. Ул бездән тора укучылар! Табигать матурлыкны сакларга куша. Ә.без сакларга бурычлы. Кошларны, суларны, һаваны, урманны безгә пычранудан сакларга кирәк. Сочинение язганда бу мәсьәләгә дә игътибар итеп, үз фикерегезне язарсыз дип өметләнәм.


  1. Дәрескә йомгак. Димәк, безнең түбәндәге план килеп чыкты:




  1. Туган ягым – гөлләр иле.

  2. Халык әйтсә, хак әйтер.

  3. Шигырь юлларында туган як матурлыгы.

  4. Туган як бизәкләре.

  5. Туган як моңнары.

  6. Туган тел дәрьясында.



  1. Өй эше бирү. Сочинениене дәфтәрләргә язып килерсез.




  1. Билгеләр кую. Саубуллашу.