Главная страница

Халкым минем (авторлык программасы)


Скачать 445.8 Kb.
НазваниеХалкым минем (авторлык программасы)
страница3/4
Дата22.02.2016
Размер445.8 Kb.
ТипПрограмма
1   2   3   4

II бүлек.


Без бер тамырдан.

6 нчы дәрес

Тема. Без бер тамырдан.

Максат. Керәшен татарлары турында кыскача белешмә бирү. Халкыма хөрмәт хисе тәрбияләү, сөйләм телен үстерү.

Җиһаз. Без бер тамырдан: Керәшен татарларының этногенезын һәм этнографиясен өйрәнү буенча урта гомуми белем мәктәпләре өчен уку ярдәмлеге /Төзүчесе Н.В.Максимов. – Казан: Мәгариф, 2002. – 223б.

Эпиграф.

Без татарлар:

Болгар татарлары,

Себер татарлары,

Нугай татарлары,

Мишәр татарлары,

Типтәр татарлары,

Керәшен татарлары,

Тагын бик күп, бик күп татарлар.

Төрле-төрле исем йөртсәк тә без,

Төрле-төрле җирдә яшәсәк тә,

Тик бер генә туган телебез.

(Г.Рәхим)

Дәрес барышы.

  1. Башлам. Уңай халәт тудыру.

  2. Керәшен татарлары турында кыскача белешмә.

Татар халкы төрле этник һәм этнографик төркемнәрдән тора: Казан татарлары мишәрләр, керәшеннәр, Нократ, Касыйм, Әстерхан, Себер, Пермь татарлары.

Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев II Бөтендөнья татар конгрессында ясаган чыгышында болай дигән:”...Телдә, музыкада, гамәли сәнгатьтә ата-бабаларыбызның борынгы гореф-гадәтләрен саклап калган өчен, без күп яктан керәшеннәр алдында бурычлы...”

Керәшеннәр барысы да бер төрле түгел, алар үз эчләрендә дә бер-берсеннән шактый нык аерылалар. Тел-сөйләм үзенчәлекләре, шулай ук икътисади һәм рухи мәдәнияткә караган үзенчәлекләрне чагыштырып караганда, шактый ерак араларга сибелеп утырган кеоәшеннәрнең биш зур төркеме бүленеп чыга:

Казан арты керәшеннәре.

Түбән Кама тирәсендә яшәүче керәшеннәр.

Чистай керәшеннәре.

Тау ягы (Мәлки) керәшеннәре.

Нагайбәк керәшеннәре.

Фәнни әдәбиятта, архив документларында һәм Уфа губернасына караган язмаларда бу якларда яшәүче керәшеннәрне 16-17 нче гасырларда элекке Казан ханлыгы территориясенең үзәк өлешеннән күчеп утырганнар дип билгеләп үтелә. Аерым чыганаклар буенча, Тукай, Минзәлә, Алабуга районнарындагы керәшен авылларының бик күптәннән яшәп килгәнлеге мәгълүм. Керәшеннәр - христиан динендәге татарлар.

Керәшеннәрдә ел фасылларына караган, табигать күренешләренә бәйле рәвештә үткәрелә торган йолалар, гореф-гадәтләр бик кызыклы.

Тарихи мәгълүматларга караганда, төркиләрнең бер өлеше 4-5 нче гасырларда ук христианлыкка күчкән булган. Кайбер гарәпчә чыганакларда 9-10 нчы гасырларда Идел болгарларының бер өлеше (бер кабиләсе) христиан булуы хәбәр ителә. Төрки телләрдә, шул исәптән татар телендә дә, христианлыкка караган кайбер төшенчәләр һәм сүзләр әвәлдән бирле яшәп килүе хак: “чукыну” сүзе үзе, Олы көн (Олысның Олы көне), “пасха”, “кулугур”, “монах” һәм “тәре” сүзләре шундыйлардан.

III. “Без бер тамырдан” җыентыгына презентация.

7 нче дәрес.

Тема.

Максат. Керәшеннәр арасыннан чыккан геройлар, генераллар, язучылар, артистлар, рәссамнар, атказанган укытучылар, табиблар һ.б. турында төшенчә бирү. Керәшен халкының күренекле шәхесләренә карата горурлык хисе тудыру. Якташыбыз Советлар Союзы герое М.К.Кузьмин турындагы истәлекләрне яңарту.
Материал. Без бер тамырдан: Керәшен татарларының этногенезын һәм этнографиясен өйрәнү буенча урта гомуми белем мәктәпләре өчен уку ярдәмлеге /Төзүчесе Н.В.Максимов. – Казан: Мәгариф, 2002. – 223б.

Эпиграф.

Әй керәшен, карендәшем минем –

Халкымның бер асыл бизәге.

Синең көйне бер тыңлаганнарның

Гомерлеккә өзелә үзәге.

Г.Рәхим
Дәрес барышы.

I. Башлам. Уңай халәт тудыру.

II. Керәшеннәр арасыннан чыккан геройлар, генераллар, язучылар, артистлар, рәссамнар, атказанган укытучылар, табиблар һ.б. белән таныштыру. (Компьютер презентациясендә)

III. Михаил Кузьмич Кузьмин 1915 елда Иске Тәрбит авылында гади крестьян гаиләсендә 4 нче бала булып дөньяга килә. Миша тырышлыгы, зирәклеге һәм яхшы укуы белән башкалардан аерылып тора. Башлангыч белемне туган авылында Иске Тәрбиттә ала, аннан соң Мәлки җидееллык мәктәбендә укый. Мәктәпне “4” һәм “5” ле билгеләренә генә тәмамланганнан соң, Мәскәү өлкәсендәге Шатура шәһәренә ФЗУ га укырга керә, шунда эшли.

1935 елда Армия сафларына алынгач, аны Горький шәһәренә хәрби училищега укырга җибәрәләр. Аны тәмамлагач, Владивостокта хәрби хезмәттә була, Латвиядә дә хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы башлангач, аның да сугышчан юлы башланып китә.

1941 елның ноябрь ахырлары. Ленинград өлкәсенең Тихвин шәһәре янында каты бәрелеш башлана. Комиссары М.К.Кузьмин булган танк ротасына шәһәрнең көнбатыш ягында тимер юл һәм шоссе юлын өзәргә задание бирелә. Урманчы кордонына күп көч туплаган фашистлар безнең гаскәрләрнең һөҗүмен туктаталар. Көчле сугыш барышында Кузьмин танкы сафтан чыга. Фашистлар тынып калган танкка ябырылалар. Ләкин броня эчендә тормыш сүнмәгән була. Экипаж пулеметтан ут ача. Әмма ул озак дәвам итми, патроннар бетә. Немецлар экипажны әсир алырга теләп, танкны төрле яктан камап алалар. Күзәтү ярыкларыннан төтен бәрә башлый: танкны танкистлар үзләре яндыралар. Бу 1944 елның 28 ноябрь көне була.

Үз танкларында янып үлгән, әмма дошманга бирелмәгән танкистларны хөрмәтләп күмәләр. Совет хөкүмәте коммунист – комиссар Михаил Кузьминга , үлгәннән соң, Советлар Союзы Герое исеме бирелә.


8 нче дәрес.

Практик дәрес.

Авылыбызның атказанган хезмәткәрләре белән очрашу.


III бүлек

Туган ягымның күренекле шәхесләре.

9 нчы дәрес

Тема .Туган ягым талантлары.

Максат.“Кайбычым-куанычым”, “Туган җирем – Кайбычым” җыентыкларына гомуми күзәтү. Г.Тукай исемендәге филармония солисткасы Лена Бичарина һәм Татарстанның атказанган җырчысы, Татар Дәүләт кинемотография оркестры солисткасы Лидия Әхмәтовалар белән танышу.

Җиһаз. “Кайбычым-куанычым” китабы. Стенд.

Дәрес барышы.

I.Башлам.

II. 1. “Кайбычым-куанычым” дип исемләнгән җыентык “Җырлыйм сине, Кайбычым” һәм “Кайбычым-туган ягым” дигән ике бүлектән тора. Ә икенче бүлек үзе “Яшьлегеңә кайттың, Кайбычым”, “Тиңдәшсез гүзәл ягым” һәм “Кайбычым уңганнары” дип исемләнгән бүлекчәләрне берләштерә. Бу китап – үз җирлегебездә туган беренче күмәк җыентык, уртак хәзинәбез.

Биредә Кайбыч җирлегендә туган җырлар, шигырьләр, анда туып үскән, Ватаныбызның төрле төбәкләрендә яшәүче якташлабызның иҗат җимешләре тупланган.

(Укучылар туган төбәккә багышланган шигырьләрне яттан сөйлиләр)

2. “Туган җирем – Кайбычым” җыентыгы Президентыбыз М.Ш.Шәймиев тарафыннан игълан ителгән Әдәбият һәм сәнгать елында әзерләнде. Бу китап Кайбыч районы төбәгенең гүзәллеген, шигъриятле матурлыгын, бай тарихын, уңган сугыш һәм хезмәт батырларының рухи хәзинәләрен чагылдыра. Әлеге китапта Кайбычның үткәне һәм бүгенгесе, Кайбыч белән бәйле язмышлар, тирән эзле шәхесләр, хәрби якташларыбыз, районны данлаучылар, сәхнә йолдызлары һ.б. турында бик күп мәгълүмат тупланган.

“Туган җирем – Кайбычым” дип

Язылган тышлыгына.

Китап үзе багышланган

Районның тарихына.

3. Җырчы якташларыбыз.

1. Лидия Әхмәтова тумышы белән Кайбыч районы Соравыл авылыннан. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Алабуга мәдәният-агарту училищесында белем ала, аннары Казан музыка училищесын, Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый

Лидия Әхмәтова - күпкырлы талант иясе. Ул Татарстанның халык артисты, Татар Дәүләт кинемотография оркестры солисткасы, укытучы... Шулар өстенә ул композитор да. Аның илледән артык җыры бар. М.Миншин, Г.Зәйнашева, Ә.Гаффар, Р.Миңнуллин, Н.Яхина сүзләренә иҗат ителгән җырларны үзе үк башкара да. Ул иҗат иткән “Иске Тәрбит мәктәбе” безнең мәктәп гимнына әверелде. Ә хәзер без Лидия Әхмәтова буенча хәзерләнгән компьютер презентациясе белән танышыйк.

2. Лена Бичарина 1951 елның 12 апрелендә Иске Корбаш (Мәлки) авылында туа. Ленаның әнисе Анастасия кызын керәшен татарларының бормалы су буедай моңлы җырлары белән тәрбияләп үстерә. Мәлки җидееллык мәктәбендә укыганда ук керәшен җырларын көйләп йөри.

Ә безнең мәктәпкә, ягъни Иске Тәрбиткә йөреп укый башлагач, җыр бәйгеләрендә катнаша. Лена Бичарина ул вакытта популяр кинолардагы һинд һәм рус җырларын өйрәнә. Кечкенәдән укытучы булырга хыяллана. Шушы халәте КДПИга алып килә. Конкурстан уза алмагач, күн заводына эшкә урнаша, бер үк вакытта “Сәйәр” ансамблендә чыгыш ясый башлый. Ансамбльнең баш хормейстры, Татарстанның халык артисты В.Гәрәева аның турында:

- Хорда эшли башлаган елларда ук Лена башкаруында яңгыраган “Чатырлар” җыры татар тамашачысының күңелен җәлеп итте, - ди.

Аның җырлары озын гомерле. Аларның нигезендә кыйммәтләре вакланмый торган тормыш фәлсәфәсе ята. Җырчы аларны тикмәгә генә “Әнием җырлары” дип атамый торгандыр. Димәк, алар җырчыга ана сөте белән кергән. Лена Бичарина татар сәнгатенең йөзек кашы булырдай керәшен җырларын яшь буыннарга тапшырып калдырырга кирәк дип саный.
10 нчы дәрес

Тема. Кайбыч төбәгеннән чыккан язучылар.

Максат. З.Бәшири, Ш.Галиев, Р.Гарифуллин, Г.Хуҗи һ.б. иҗаты белән таныштыру. Туган төбәк язучыларына карата мәхәббәт тәрбияләү.

Материал. З.Бәшири, Ш.Галиев, Р.Гарифуллин, Г.Хуҗи китаплары.

Язучылар иҗаты буенча хәзерләнгән презентацияләр.
Дәрес барышы.

  1. Башлам.

  2. Укытучының кереш сүзе.

Безнең якның кыю, эшчән халкы, мәшһүр шәхесләре Ватаныбыз, халкыбыз тарихында тирән эз калдырганнар. Талантлы фән, әдәбият һәм сәнгать вәкилләре – ягыбыз горурлыгы. Прзаик, шагыйрь, 45 исемнән артык китаплар авторы, Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Гаяз Исхакый чорында иҗат иткән, тумышы белән Чүти авылыннан булган Зариф Бәшири, Кошман авылы үстереп биргән язучы һәм шагыйрь Әбрар Сәгыйди, Олы Кайбыч чишмәләреннән илһам алган язучы Әбрар Шамин кебек үткән буын затлары - татар әдәбияты тарихында танылган шәхесләр. Кайбыч урманнарыннан искән җилләр шавын тыңлаган, чишмәләр челтерәвен ишетә алган, табигатьнең серен аңлаган җан иясе каләмгә тотынмый. Элекке Кайбыч районы “Колхоз бригадасы” газетасы редакциясендә эшләгән чорда ук каләмен чарлый башлаган күренекле татар халык шагыйре, Андерсен, Тукай, Муса Җәлил исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты Шәүкәт Галиев (Олы Бакырчы авылы), танылган фронтовик-шагыйрь Гали Хуҗиев (Карамасар авылы), күпләгән шигырьләр, поэмалар авторы Мәгъсүм Хәкимов (Олы Кайбыч авылы) һ.б. ларның иҗаты аеруча игътибарга лаек.

  1. Укучылар Кайбыч төбәгеннән чыккан язучылар иҗаты буенча хәзерләнгән презентацияләрен яклыйлар.


11 нче дәрес

Тема. Туган ягым талантлары.

Татарстанның халык артискасы Галия Кайбицкая музеена экскурсия.

IV бүлек

Халкыбыз бәйрәмнәре.

12 нче дәрес

Тема. Бәйрәмнәр һәм йолалар, аларның тарихы.

Максат: Бәйрәмнәрнең тормыш өчен әһәмияте, халкыбызның рухи байлыгын үстерү юнәлешендәге ролен төшендерү. Борынгы әби-бабаларыбызның яшәү рәвешенә, тормыш кануннарына, милли бәйрәмнәргә мәхәббәт тәрбияләү.

Материал. Баязитова Ф.С. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары.-Казан, 1997.

Дәрес барышы.

  1. Башлам. Уңай халәт тудыру.

  2. Актуальләштерү.


Халык бәйрәмнәре – шул халык милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Һәр халыкның үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Алар халыкның милли горурлык, милли хисләр культурасын тәрбияләргә, формалаштырырга ярдәм итеп кенә калмыйлар, ә шул хисләрне кичергән кешеләрдә рухи канәгатьләнү дә тудыралар.

Халык бәйрәмнәре - шәхесне иҗтимагый тормыш таләпләренә күнектерү чарасы да. Эш шунда, ул бәйрәмнәрдә халыкның олысы-кечесе актив катнаша. Һәр буын кешесе бәйрәмдә катнашу тәртибен гадәт, традиция рәвешендә үзенә сеңдерә.

Халык бәйрәмнәре һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, чөнки җыр, бию, яңа көйләр башкару, очрашу-танышулар шушы көннәрдә була.

Халык бер милләт булып оешканда уртак бәйрәмнәр системасы барлыкка килә. Традицион бәйрәмнәр мирасы килеп чыгышы, тамыры төрле булган элементларны туплау һәм үзләштерү юлы белән барлыкка килгән.

Татар халкының милли бәйрәмнәре: Нәүрүз, Сөмбелә, Сабантуй, Нардуган һ.б турында фикер алышу.

13 нче дәрес

Тема. "Халык йолала­ры - рухи байлыгыбыз"

Максат. Балаларда милли үзаң тәр­бияләү, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклау.

Тактага Г. Бәшировның "Хал­кымның гасырлар буена туп­лана килгән, искерми торган күңел җәүһәрләре беркайчан да тутыкмас, һичшиксез, яңа тормышка да хезмәт итәр" дигән сүзләре һәм Ш. Мәрҗанинең "Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк" ди­гән сүзләре плакатка язып элеп куела.

Журналның беренче бите. "Милли бәйрәмнәр".

(Залда әкрен генә татар халык көе ишетелә.)

Укытучы. Укучылар, бүген без халкыбызның тарихына, борынгы әби-бабаларыбызның яшәү рәвешенә, тормыш ка­нуннарына, бигрәк тә милли бәйрәмнәренә күзәтү ясарбыз. Һәр кешедә үз милләте бе­лән горурлану хисе яши. Ә милләт белән горурлану хисе үз халкыңның милли мәдә­ниятен, аның танылган шә­хесләрен белгәндә генә уяна ала.

Әби-бабаларыбызның тор­мыш-көнкүреш тәртибе әхлаклылыкка, иманлы булуга ни­гезләнгән күп йолалар баш­кару белән бәйләнгән.

Әхлаклы, иманлы кеше булу... Халкыбызның аңына бик борынгыдан сеңгән тө­шенчәләр бу. Иманлы булу ул әхлакый кагыйдәләр буенча тормыш итүне аңлата. Шуның өчен дә бит әби-бабаларыбыз безне начар гадәтләрдән тые­лырга, пөхтә, чиста, матур итеп киенергә, ярдәмчел бу­лырга өйрәтәләр. Мондый матур сыйфатлар буыннан-буынга мирас булып килгән. Гомумән, халкыбыз әдәп сак­ларга, инсафлы булырга, ата-ана хакын хакларга өйрәткән.

Гаиләдә ана ─ иң изге җан. Халкыбыз педагогикасында ана булу иң югары дәрәҗә санала. "Анаң өчен уч төбең­дә тәбә кыздырсаң да, буры­чыңны кайтара алмассың", "Әнкәм йорты - алтын би­шек", "Өйнең яме ана белән" кебек халык мәкальләре ана­га булган мөнәсәбәтне, хөр­мәтне ачык аңлатып бирә. Чөнки ана мәхәббәте - бер­дәнбер тугрылыклы, игелек­ле, эчкерсез, гаҗәеп зирәк мәхәббәт ул.

Халык гаиләдә атаның да урынын югары бәяли. Әти кешенең сабырлыгы, һәр сүзен уйлап сөйләшүе, кыл­ган гамәлләренә җавапчыл булуы татар гаиләсе өчен гадәти күренеш булган. Халык педагогикасында ата кеше гаиләне яклаучы, туйдыручы, җылытучы, мал табучы, гаи­лә намусын саклаучы итеп күрсәтелә. "Атасы барның ─ бәхете бар", ─ ди халык. Го­мумән, халкыбыз үзенең го­реф-гадәт, йолаларында ата-анага хөрмәт булырга тиеш­леге турында гел искәртеп торган. Үзе бер могҗиза бул­ган тормыш бүләк иткән ата-аналарыбызга шундый изге җан итеп карарга өйрәткән халкыбызның бәйрәмнәре дә искиткеч матур, тәрбияви эчтәлекле узган.

Бәйрәмнәр милләт тормы­шының, мәдәниятнең аерыл­гысыз бер өлеше булып тор­ганнар. Чыннан да, теге яки бу милләтнең аерымлылыгын, үзенчәлеген күрсәтәсе килгән­дә, шул милләткә хас булган йола, гадәт, бәйрәмнәр атап әйтелә. Ә хәзер әби-бабаларыбыз үткәргән кайбер бәй­рәмнәрнең эчтәлекләре белән танышып китәрбез.

1 нче укучы. Халкыбыз­ның гореф-гадәтләре, йола бәйрәмнәре, әлбәттә инде, буш җирлектә тумаган. Алар ара­сында елның төрле вакытла­рына бәйле булганнары да бар. Шуларның берсе - Нәү­рүз. Бу сүзнең мәгънәсе фар­сыча "яңа көн" дигәнне аңла­та. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер баш­ка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн бе­лән төн тигезләшкән чорга -21-22 нче мартка туры килгән. Язгы чәчү эшләре алдын­нан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз көннәрен­дә (ул берәр атна-ун көнгә сузылган) йорттан-йортка ке­реп "нәүрүз әйтеп" йөрү га­дәте булган. Моны укучы ба­лалар ─ шәкертләр башкар­ган. Нәүрүз такмагын укып яки яттан әйтеп, хуҗаларга бәхет-уңышлар теләп йөр­гәннәр. Бу шәкертләрнең кү­ңел ачу чарасы гына булып калмаган. Шулай йөреп, алар авылдашларының күңелен күтәргәннәр, бергәләшеп шат­ланганнар, язны каршылаган­нар.

Нәүрүз такмагы төрлелеге белән аерылып торган. Еш кына шәкертләр, үз авыл халкына җайлаштырып, аларны үзләре дә уйлап тапкан­нар.

Мәсәлән,

Ач ишегең, керәбез,

Нәүрәз әйтә киләбез,

Хәер-дога кылабыз.

Аш-сый көтеп торабыз,

Нәүрүз мөбөрәкбад.

"Мөбәрәкбад"- фарсы те­лендә "котлы булсын" дигән­не аңлата.

Бу бәйрәм әби-бабалары-бызның тормышына яшәү яме өстәгән, бер-берсенә ихтирам, хөрмәт тәрбияләгән.

2 нче укучы. Татарларда күпчелек йола һәм бәйрәм­нәр язгы-җәйге чорга карый. Игенче яз җитүен түземсез­лек белән көтеп алган. Язгы кояш бөтен табигатькә җан өргән: җир, агачлар яшеллек­кә күмелгән, елгалар боздан арчылган. Елга-инешләрдә боз кузгалу үзенә бер төрле бәй­рәмгә әйләнә торган булган. Хәтта елга ике-өч чакрым ераклыкта булса да, һәр та­тар авылында яшь-җилбәзәк, киенеп-ясанып, боз киткәнне яки ташуны карарга барган, суга, елгага безнең халкыбыз изге әйбер итеп караган, ел­галарны бервакытта да пыч­ратмаган. "Суга төкерсәң, авызың кутырлар", "су тотар" сүзләре юкка гына әйтелмә­гән. Кайбер төбәкләрдә бу көнне яр буенда саламнан зур итеп карачкы ясаганнар. Атна буена яшьләр көн саен шун­да уйнарга җыелганнар. Соң­гы бозлар киткән көнне ка­рачкыны яндырганнар яисә боз өстенә куеп ут төртеп җибәргәннәр. Яшьләр, коры­рак җир табып, шунда биеп күңел ача торган булганнар.

3 нче укучы. Яз көне кара җир күренгәли башлагач, аксакаллар әйткән көнне,бала-чага, өй борынча йөреп, ярма, сөт, май, йомырка җыеп йөргән. Кайвакытта алар азык-төлекне үз өйлә­реннән дә алып килгәннәр. Азык-төлек җыеп йөргәндә балалар такмаклап җырлаган­нар.

Дөр-дәр-дәрәгә

Иртә пешкән — боткага,

Суңга калган — шурнага...

Шулай җыйган ризыклар­дан болында, тауда, басуда, кайбер очракларда берәр өйдә, бер-ике хатын җитәкчелеген­дә зур казанда ботка пешер­гәннәр. Сыйланырга бөтен авыл баласы җыелган. Һәркайсы савыт, кашык алып килгән. Сыйлангач, төрле уен­нар уйный торган булганнар. Бу карга боткасы - балалар­ны күкәй белән сыйлау бәй­рәме булган. Шул ук вакыт­та ул сабантуй бәйрәменең аерылгысыз өлеше дә булган, бәйрәмгә әзерлек башлау бил­гесе булып хезмәт иткән.

4нче укучы.

Сабан туен ел буе сагынып көткәннәр, аңа олдан ук хәзерләнеп килгәннәр. Ашау-эчү әйберләрен хәстәрләп куйганнар, һәркем­гә нинди дә булса яңа кием-салым хәзерләргә тырышкан­нар. Бигрәк тә аны малайлар көткән. Алар, җир кардан арчылуга ук, йөгерешләр оеш­тырганнар, шома колгага ме­нү буенча да осталыкларын арттырырга тырышканнар. Ә көрәш! Кайсы гына малай Сабан туе батыры булырга хыялланмады икән?!

Күпчелек авыл кешеләре­нең үз атлары булган. Чабыш­кысы булган малай - бәхетле малай. Чөнки ул Сабан туен­да үз чабышкысына атланып ярышкан.

Кызлар исә бүләккә бирер­гә сөлгеләр, тастымаллар, кулъяулыклар чиккәннәр.

(Бу бәйрәм турында күп итеп сөйләтергә була. Яисә Гомәр Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" һәм Фа­тих Хөснинең "Йөзек кашы" әсәреннән сабантуй күренеш­ләре сурәтләнгән өзекләрне яттан сөйләтергә мөмкин.)

Укытучы. Укучылар, без бүген халкыбызның язгы чор­га туры килгән бәйрәмнәре турында гына мәгълүмат ал­дык. Санап карасак, алар бик күп булган. Кызганыч, аларның күпләре онытылып бара. Бу бәйрәмнәр әби-бабаларбызга авыр фаҗигале еллар­ны җиңелрәк кичерергә яр­дәм иткән, күңелләрен җы­лыткан, бер-берсенә якынай­ткан, берләштергән, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләгән.

Журналның 2 нче бите укучыларның милли традици­яләрне ни дәрәҗәдә белүлә­рен барлау максатыннан вик­торина уздыруга багышлана (викторина сораулары 2 атна алдан укучыларга җиткерелә).

Сәхнәгә татар халкының милли киемнәре, бизәнү әй­берләре тезеп куела.

Викторина сораулары

1. Нәрсә ул гореф? (Гореф -үз-үзеңне тотуда ныгыган тәртип ул.)

2. Нәрсә ул гадәт? (Гадәт - халыкка хас, нык урнаш­кан характер үзенчәлеге, кү­
негелгән эш.)

3. Халкыбызның иң әһәмиятле беренчел педагогик әсә­ре нәрсә ул? (Бишек җырла­ры.)

  1. Телдән-телгә күчеп йө­рүче, халыкның тормыш тәҗ­рибәсен туплаган кыска һәм образлы сөйләм нәрсә ул? (Мәкальләр.)

  2. Язгы чәчүгә кадәр үткә­релә торган бәйрәмнәр һәм йолаларга кайсылары керә? (Нәүрүз, боз озату, сабантуй, сөрән сугу, яшьләр уены һ.б.)

6. Чәчү башлануга бәйле нинди йолаларны беләсез? (Шыйлык, орлык чыгару.)

  1. Нинди көзге-кышкы йо­лалар һәм бәйрәмнәрне белә­сез? (Кунаклашу, каз өмәсе, нардуган һ.б.)

9. Иң озын һәм иң кыска көннәр нинди бәйрәмнәр белән билгеләп үтелгән? (Нардуган бәйрәмнәре белән. Кыш­кы нардуган 25 декабрьдә баш­лана һәм 1 атна дәвам итә.)

  1. Нәүрүз бәйрәме кайсы көннәргә туры килә? (21-22 нче март.)

  2. Сөмбелә бәйрәмен кай­чан үткәргәннәр? (Көзен көн белән төн тигезләшкән чак­та, 21-23 нче сентябрьдә.)

  3. Иң борынгы саналган бизәнү әйбере хәситәне ни өчен сул беләк аша үткәреп уң култык астына кигәннәр? (Борынгылар кешенең җаны тәненнән уң култык асты аша чыгып китә дип уйла­ганнар.)

  4. Сабан туе бәйрәме ни өчен шулай аталган? (Сабан сүзе сука дигән мәгънәне аңлата. Әлеге бәйрәм шуны аңлата: табигатьне уятучы яз басуларны эшкәртүгә өнди... Туй - сүзе татарларда нинди дә булса олы бер бәйрәм мәгъ­нәсенә туры килә.)

  1. Халкыбызның гореф-гадәтләрен чагылдырган нин­ди әдәби әсәрләр беләсез? (Ә.Еники. "Әйтелмәгән васы­ять", Г.Исхакый. "Сөннәтче бабай", Г.Бәширов. "Туган ягым - яшел бишек" һ.б.)

Журналның өченче бите укучылар белән халкыбызның җырлы-биюле уеннарын уй­науга багышлана һәм йомгак ясала.


11 нче дәрес

1   2   3   4