Главная страница

Халкым минем (авторлык программасы)


Скачать 445.8 Kb.
НазваниеХалкым минем (авторлык программасы)
страница2/4
Дата22.02.2016
Размер445.8 Kb.
ТипПрограмма
1   2   3   4

I бүлек.

Авылым, авылкаем...


2 нче дәрес.

Тема. Авыл тарихы.

Максат: Ономастика турында төшенчәне киңәйтү. Туган авыл тарихы турында мәгълүмат туплау. Логик эзлекле, эмоциональ, ышандырырлык бербөтен мәгънәгә ия булган сөйләм телен үстерү. Туган төбәккә карата мәхәббәт һәм горурлык хисләре тәрбияләү.

Җиһаз. Альбом. “Иске Тәрбит авылы тарихы”.

Компьютер презентациясе.

Материал. Ф.Гарипова. Авыллар һәм калалар тарихыннан.

Эпиграф.

Туган өен белмәгән,

Туган авылын белерме?

Туган авылын белмәгән,

Туган илен белерме?

(Татар халык мәкале)
Дәрес барышы.

  1. Башлам. Уңай халәт тудыру.

  2. Актуальләштерү.

  • Укучылар, тел белеменең, төгәлрәк итеп әйтсәк, лексикологиянең бер тармагы булган ономастика нәрсә өйрәнә?

  • Туган авыл тарихы турында ниләр беләсез?

  • Авылның исеме турында уйлаганыгыз булдымы, ни өчен Иске Тәрбит дип атала?

  • Авыллар тарихы турындагы китаплар күргәнегез бармы?




  1. Яңа тема.

Без бүген авылыбызның тарихы, атамасының килеп чыгышы турында сүз алып барырбыз.

Авылыбыз тарихыннан

Татарстан Республикасы Кайбыч районы үзәгеннән утыз чакрым ераклыкта, Чуваш Республикасы белән янәшәдә Иске Тәрбит авылы урнашкан. Авылны икегә бүлеп Ырым елгасы ага. Ул 7-8 км ераклыктагы Гөбенә елгасына коя.

600 еллар элек Ырым, Гөбенә елгалары буенда кара урман шаулап утырган. Кош сайраулары, җәнлек авазларыннан тыш, бу җирләрнең тынычлыгын җилләр генә бозгандыр.

Бу урыннарга мари, чирмешләр яшәгән җирләрдән сунарчылар ауга йөргән. Алар урман эчендәге шомлы, тирән чокырларда аю, поши аулаган. Елга, ерганак, кизләүләргә, үзләре ял иткән аланнарга, уңышлы ау урыннарына тамга салып, исем кушып калдырганнар.

Болгар ханлыгына караган бу җирләргә 14 нче гасыр ахырында Тәтеш якларыннан болгар чувашлары күчеп килә. Ыру башлыгы Хачым Ырым елгасы башына барып чыга һәм үз кешеләре белән шунда төпләнеп кала. Бу урында Шәлтәм авылы барлыкка килә. Авыл тирәсендә кечкенә елгачык хәзерге вакытта да Хачым атамасы белән йөри, бу елгачык Ырымга кушыла. Озак еллар мондагы җирләрне тирә-як чувашлары “Изге урын”, “Кирәмәт урыны” дип саный.

“Ырым” ─ чуваш сүзеннән (“варам”) – вырым – озын дигән сүзне аңлата.

Хачым кулы астындагы халык Ырым белән Зөя елгалары арасындагы җирләрдә игенчелек, сунарчылык белән шөгыльләнгән, балык тоткан, урман кискән, мал асраган. Җир уңдырышлы була, яшәү өчен шартлар яхшыра, халык ишәя. Ырым елгасы буенда әкренләп авыллар барлыкка килә: Ырымбашы, Шәлтәм, Яңа Шәлтәм, Иске Шәлтәм һ.б. (Шәлтәм – мари сүзе, “аучы”, “сунарчы” мәгънәсен бирә).

1445 ─1552 елларда бу җирләргә хан кешеләре килеп чыга. Халык Казан ханына буйсынып яши. Ырым елгасы буена Иске Тәрбит авылы урнашкан җиргә Тәңребирде исемле морза үз кешеләре белән килеп төпләнә.

(Борынгы мәҗүси болгар-татар кеше исемнәренең байтагы, Татарстан топонимиясендәге авыл атамаларына әверелеп, безнең көннәргәчә сакланган. Тәңребирде ─ борынгы төрки мәҗүси исем. Ул борынгы төрки халыкларда гаиләдә озак вакыт ир бала тумыйча торганнан соң, Тәңредән (Алладан) бала сорап, билгеле бер нәзер-йола (келәү йоласы) башкарылганнан соң туган ир балага, “безнең нәзер-теләгебезне Тәңре ишетте, безгә бу баланы Тәңре бирде” дип ышану нигезендә кушылган.)

Тирә- яктагы чувашлар Тәңребирде кул астына күчә. Татарлар барлыкка килә. Җанлы сөйләм телендә Тәңребирде исеме, кыскартылып, Тәберде, соңрак Тәрбит дип кулланылган. Авылыбызны тирә-якта яшәүчеләр “Ырым” (Орым) дип тә йөртәләр.

(Очрашуга килгән өлкән кешеләрнең авыл тарихы турындагы чыгышларын тыңлау.)

  1. “Иске Тәрбит авылы тарихы” альбомын документ камера аша экранда карау һәм фикер алышу.

  2. “Авылым – авылкаем” дигән компьютер презентациясе белән танышу.

  3. Өй эше. Туган яктагы чат-чокырлар исемнәренең килеп чыгышы турында мәгълүмат туплау.


3 нче дәрес

Тема. Топонимнар.

Максат. Топонимика һәм топонимнар турындагы төшенчәне киңәйтү. Туган төбәкнең истәлекле урыннары турында мәгълүмат туплау. Халкыбызның тарихына, аның искиткеч бай мирасына хөрмәт аша нәфислек, гүзәллек, тормышка аек караш, әдәплелек һәм шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү.

Җиһаз. Альбом. “Иске Тәрбит авылының микротопонимикасы”.

Компьютер презентациясе.

Дәреснең барышы.

  1. Башлам. Уңай халәт тудыру.

  2. Актуальләштерү.

  • Укучылар, топонимика фәне нәрсә өйрәнә?

(Топонимика географик атамаларның җыелмасын, аларның килеп чыгышын, ясалышын, кулланыш һәм үсеш эволюциясен, мәгънәсен, таралышын өйрәнә һәм тикшерә)

  • Микротопонимика нәрсә ул?

( Микротопонимика топонимика фәненең аерым төбәк, шул тирәлек-урын кешеләре өчен генә билгеле булган географик атамалар (микротопонимнар) җыелмасын өйрәнә торган бер бүлеге.

III. Яңа тема. Туган җир... Туган авыл... Һәркемнең йөрәгенә бик якын һәм кадерле бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истәлекле урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп аккан чишмә буйлары, балыклы күлләр, туган ягыбызның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелгә рәхәтлек биреп, туган туфракка мәхәббәт тәрбияли. Туган төбәгебезнең һәр сукмагы, һәр агачы, кешеләре күңелгә ифрат якын. Без бүген туган нигезебезнең топонимнар атамаларының килеп чыгышы хакында сүз алып барырбыз.

Иске Тәрбит авылының микротопонимиясе

Күп кенә авылларга һәм алар тирәсендәге кыр-басу, елга-инеш, күл-чокыр, тау, урман, юл-сукмак һ.б. җирле физик-географик объктларга ерак заманнарда ук исем бирелгән. Авыл исемнәре, барлык төр җирле географик атамалар кебек, халык һәм тел тарихы, география, табигать һәм башка фәннәр өчен гаять мөһим фәнни мәгълүматлар хәбәр итәләр.

Иске Тәрбит авылының микротопонимик системасын тәшкил итүче микротопонимнар арасында бик күптәннән исемләнеп, әллә ни зур үзгәрешләр кичермичә, буыннан буынга күчеп, ерак гасырлар аша безнең көннәргә килеп җиткәннәрен дә, әле генә атала башлаганнарын да очратырга мөмкин. Шулай да аларның күбесе борынгы атамалар. Шуларның берничәсенә тукталып үтик.

Колмаксар

Авылыбызның төньягында урман сузылып китә. Урман артында чуваш авыллары башлана. Ике арада бик матур җәйләү җәелеп ята. Чуваш халкы монда колмак үстерү белән шөгыльләнгән һәм шуңа күрә бу җирне Колмаксар дип атыйлар.

Мондагы җирләрне үлчәп йөргәндә, авылыбызның бер карты җир үлчәп йөрүчедән бу җирләрне безгә бирүен үтенә.

Ул аңа бер тавык һәм бер савыт белән сыйлармын дип әйткән икән. Өенә кайтып тавык суйган, бер ярты алып, шул карт янына барган һәм аны сыйлаган. Шуннан соң Колмаксар җире безгә күчкән.

Җәйләрен хәзер дә “Гөбенә” агрофирмасының маллары шунда көтүлектә йөри. Биредә иркен чатлар, печәнлекләр күп.

Пуар, Күчмәмәт чатлары

Пуар исемле кешенең чабатасы да, үзе дә бик зур булган ди. Бер чатны кичеп киткәндә чабатасы төбенә ябышкан балчык төшеп кала икән. Ә икенче аягының чабатасына ябышкан балчык, зур итеп адым ясаганга, икенче чатка төшә.

Шулай итеп, бер аягына ябышып төшеп калган балчык урынын—Пуар чаты, ә икенчесен— Күчмәмәт дип йөрткәннәр. Бу чатларның исемнәре шул Пуар исеме белән бәйле икән.

Күмерле чаты

Күмерле чаты урынында элек күмер ясаганнар. Күмер ясау өчен, бер метр тирәнлегендә чокыр казыганнар. Шул чокырга имән утыннары салып ут якканнар. Утын янып күмергә әйләнгән. Барлыкка килгән күмердән тимерчеләр файдаланган. Моның белән халык сату да иткән, чөнки урман ерак булган авылларга ул менә дигән чимал булган. Бу җир авыл халкы тарафыннан “Күмерле чаты” дип аталган.
Карлыган чаты һәм Карлыган күпере

Кәрзин белән карлыган алып кайканда, бер хатынның карлыганнары күпер астына коела. Шул чокырда карлыган агачы үсеп чыга. Шуннан бирле бу чат ─ Карлыган чаты, ә күпер  Карлыган күпере дип йөртелә.

Әтәч төбәге

Авылдан 1-1,5 километр ераклыктагы болын Әтәч төбәге исемен йөртә. Анда элек зур тавык фермасы булган. Әлбәттә, иртән бу урын әтәчләр тавышыннан яңгырап торган. Ул ферма күптәннән беткән, авыл халкы бу урынны бүген дә Әтәч төбәге дип йөртә.

Йомгак. Без бүген туган җиребездәге микротопонимнар, атамаларының килеп чыгышы турында сөйләштек. Туган ягыбыга, аның халкына, табигатенә ихтирамлы булыйк. Яшел яфраклар шаулап, чишмәләр чылтырап аккан ямьле урында яшәү – үзе зур бәхет.

Дәресне шигырь юллары белән тәмамлыйсы килә:

Туган як күгендә йолдызлар

Тоныкланса беркөн нишләрмен,

Әгәр дә корыса соңгы тал,

Серемне кемнәргә сөйләрмен?

Сандугачлар бизсә бакчамнан,

Ят күрсә җиремне торналар,

Нишләрмен, кипсәләр күлләрем,

Корыса күкеле урманнар?

Тургайлар очмаса биектә,

Тозланса саф сулы чишмәләр,

Саекса илемдә елгалар,

Киләчәк буыннар нишләрләр?
4 нче дәрес.
Тема. Әгәр мин авыл башлыгы булсам… (Анкета)
5 нче дәрес.

Тема. Туган җирем һичкайчан да күңелемнән китмәс..

Максат. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү.Туган җир, туган туфракка мәхәббәт тәрбияләү.

Эпиграф.

Әй туган җир! Синең чибәрлегең,

Иркенлегең, көчең сафлыгың.

Сиңа булган йөрәк тирәнлегем,

Шигъриятем, кайгы-шатлыгым.

Әй газиз җир! Синең чәчәкләрең,

Чыклы иртәң, тыныч кичләрең.

Сиңа булсынҗырым, мәхәббәтем,

Батырлыгым, көчле хисләрем. (Ш.М.)
“Туган җирем һичкайчан да күңелемнән китмәс..” дигән темага әңгәмә кору һәм инша язу.

1   2   3   4