Главная страница

Халкым минем (авторлык программасы)



Скачать 445.8 Kb.
НазваниеХалкым минем (авторлык программасы)
страница1/4
Дата22.02.2016
Размер445.8 Kb.
ТипПрограмма
  1   2   3   4






Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы

Кайбыч муниципаль районы Мәгариф бүлеге

М.К.Кузьмин исемендәге Иске Тәрбит урта гомуми белем бирү мәктәбе

Халкым минем

(авторлык программасы)

Автор:

Иске Тәрбит урта мәктәбенең

югары категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Васильева Римма Николай кызы

Аңлатма язуы
Туган өен белмәгән,

Туган авылын белерме?

Туган авылын белмәгән,

Туган илен белерме?

(Татар халык мәкале)

Тормышыбызның гомумкешелек кыйммәтләре булган гаделлек, намуслылык, шәфкатьлелек кебек асыл сыйфатлар юкка чыгып, кеше күңелен бары матди байлыкка омтылыш кына биләп алган бу заманда яшь буынны тәрбияләү мәсьәләсендә яңа бурычлар килеп баса.

Һәр кеше үз төбәгенең үткәнен, табигатен, шунда яшәгән милләтләр тормышын, гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен, туган телен өйрәнсә генә, халкыбызның киләчәге булыр. Туган җир, туган туфрак, су һәм һава – кешене кеше итә торган кыйммәтле чынбарлык. “Халкым минем” дип аталган электив курс программасының максаты шул:

  • туган туфракның тарихы, халкыбызның милли йолалары, бәйрәмнәре, күренекле шәхесләре, әдәбият-сәнгать эшлеклеләренең хезмәтләре белән таныштырып, яшь буынның интелектуаль дәрәҗәсен үстерү;

  • укучыларда туган телгә, аның иҗатчысы һәм саклаучысы булган туган халкына, туган илгә, туган якка, туган төбәккә, туган авылга тирән мәхәббәт, ихлас ярату тәрбияләү.

Урта мәктәптә туган як тарихын, ономастикасын электив курс итеп өйрәнү өлкән сыйныф укучыларының татар теле һәм әдәбияты буенча алган белемнәрен системага салу, тагын да тирәнәйтү, үстерү һәм ныгыту юнәлешендә алып бару һәм практика белән тыгыз бәйләү тормышка ашыруны күздә тота.

Программа 17 сәгатькә исәпләнә. Нигездә, туган җиребезнең тарихы, истәлекле урыннары, милли бәйрәмнәре, күренекле әдәбият - сәнгать эшлеклеләре эшчәнлеге турында белешмә бирү күздә тотыла.
Программа материалын өйрәнеп тәмамлаганда, укучылар түбәндәге белемнәргә ия булырга тиеш:

  • халкыбыз тарихы, аның тормыш, яшәеш үзенчәлекләре турында тулы мәгълүмат;

  • урындагы ономастик материалларны тупларга, эшкәртергә һәм анализларга;

  • үз фикерләрен әдәби телдә дөрес, төпле һәм мавыктыргыч итеп әйтә белергә;

  • халыкның милли үзенчәлекләрен,тормыш тәҗрибәсен сайлаган белгечлеге, һөнәре кысаларында киләчәк тормышта актив кулланырга;

  • телдән һәм язма сөйләмдә татар теленең барлык чараларынннан, стилистик байлыгыннан тулы һәм дөрес файдалана белергә.


Электив курсның укыту-тематик планы

(17 сәгать)

Бүлек

Дә-рес са-ны

Дәрес темасы

Эш формасы

Кереш

1

“Халкым минем” электив курсның максаты һәм бурычлары.

Кереш дәрес

I бүлек

Авылым, авылкаем...

Максат. Туган җиргә, аның тарихына, истәлекле урыннарына мәхәббәт тәрбияләү.

2-5

  1. Туган авылыңның тарихын беләсеңме?

  2. Теләк һәм таләп. (Авылымның өлкән кешеләрен, зыялыларын очрашуга чакыру)

  3. Топонимнар. Авылымның истәлекле урыннары.

  4. Әгәр мин авыл башлыгы булсам….

  5. Туган җирем һичкайчан да күңелемнән китмәс..

Дискуссия

Очрашу
экскурсия

Анкета

иҗади эш

II бүлек

Без бер тамырдан.

Максат. Керәшен халкының билгеле шәхесләре белән таныштыру. Аларга карата горурлык хисе тудыру.




6-8

1. “Без бер тамырдан” китабын презентацияләү. Керәшеннәр арасыннан чыккан геройлар, генераллар, язучылар.

2. Керәшеннәр арасыннан чыккан артистлар, рәссамнар.

3. Авылыбызның атказанган хезмәткәрләре белән очрашу.

Дәрес-лекция

әңгәмә
практик дәрес

III бүлек

Туган ягымның күренекле кешеләре.

Максат. “Кайбычым-куанычым” җыентыгына гомуми күзәтү. Үз төбәкләреннән чыккан күренекле шәхесләрнең әсәрләрен өйрәнүгә кызыксыну һәм ихтирамлылык тәрбияләү.

9-11

  1. “Кайбычым-куанычым”, “Туган җирем – Кайбычым” җыентыкларына гомуми күзәтү.

  2. Кайбыч төбәгеннән чыккан язучылар. З.Бәшири, Ш.Галиев, Р.Гарифуллин, Г.Хуҗи һ.б. иҗаты.

3. Туган ягым талантлары. Татарстанның халык артисткасы Галия Кайбицкая музеена экскурсия.

Дәрес-лекция
Семинар дәрес

Экскурсия




Халкыбыз бәйрәмнәре.

Максат. Милли традиция һәм йолаларны саклап калу һәм фольклор иҗатын тагын да үстерү. Халкыбызның тарихына, борынгы әби-бабаларыбызның яшәү рәвешенә, тормыш кануннарына, милли бәйрәмнәргә һәм йолаларга мәхәббәт тәрбияләү.




12-15

  1. Бәйрәмнәр һәм йолалар, аларның тарихы, тормыш өчен әһәмияте, халкыбызның рухи байлыгын үстерү юнәлешендәге роле.

  2. Халык йолалары – рухи байлыгыбыз.

  3. Керәшен бәйрәмнәре. Качману, Май чабу, Олы көн, Бермәнчек бәйрәме, Симек, Тройсын, Питрау, Элҗен, Беренче Спас, Урта Спас, Соңгы Спас, Покрау турында мәгълүмат туплау, реферат язу.

  4. Әдәби әсәрләрдә рухи байлыгыбызның чагылышы.

Аңлатмалы сүзлек һәм башка чыганаклар белән эш

анализ


Иҗади эш.






16.

Йомгак. Үтелгән теманы сайлап, сыйныф каршында чыгыш ясау.

Практик дәрес





17.

Электив курс буенча контроль төре: зачет.





Халкым минем” программасының эчтәлеге

Кереш. Курсның төп максаты, бурычлары, актуальлеге турында. Библиографик чыганаклар белән танышу.

I бүлек. Авылым, авылкаем . Туган авыл. Аның тарихы, истәлекле урыннары, топонимикасы. Эзлекле, эмоциональ, ышандырырлык бербөтен мәгънәгә ия булган сөйләм телен үстерү.

II бүлек. Без бер тамырдан. Керәшен халкының билгеле шәхесләре белән таныштыру. Керәшеннәр арасыннан чыккан геройлар, генераллар, язучылар, артистлар, рәссамнар. Авылыбызның атказанган хезмәткәрләре белән очрашу.

III бүлек. Туган ягымның күренекле шәхесләре. Туган як талантлары. Җырчы якташларыбыз. Кайбыч төбәгеннән чыккан язучылар. З.Бәшири, Ш.Галиев, Р.Гарифуллин, Г.Хуҗи һ.б. иҗаты. Керәшеннәр арасында күренекле шәхесләр: Н.В.Максимов (тел галиме), Галина Казанцева (җырчы), Иван һәм Егор Микусевлар ( профессорлар) һ.б.

IV бүлек. Халкыбыз бәйрәмнәре. Бәйрәмнәр һәм йолалар, аларның тарихы. Бәйрәмнәрнең тормыш өчен әһәмияте, халкыбызның рухи байлыгын үстерү юнәлешендәге роле. Әдәби әсәрләрдә халыкыбызның рухи байлыгының чагылышы. Татар халкының милли бәйрәмнәре. Нәүрүз, Сөмбелә, Сабан туе, Нардуган һ.б. Керәшен халкының милли бәйрәмнәре. Халык йолалары – рухи байлыгыбыз..
Файдаланылган әдәбият

  1. Баязитова Ф.С. Кеше гомеренең өч туе. - Казан, 1996.

  2. Баязитова Ф.С. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары.-Казан, 1997.

  3. К.Булатова, Г.Бәширов әсәрләре.

  4. “Кайбычым – куанычым” Кайбыч, 1998.

  5. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 3 томда. -Казан, 1983.

  6. Туган җирем – Кайбычым (Кайбицы – край мой родной). Автор-төзүче Р.А.Гарәфетдинов. – Казан: Идел-Пресс, 2007. – 656 б.

  7. Яхин А.Г., Бакиров М.Х. Фольклор жанрларын система итеп тикшерү тәҗрибәсе.- Казань, 1986.

  8. Без бер тамырдан.


1 нче дәрес.

Кереш

Максат. “Халкым минем” электив курсның максаты һәм бурычлары белән таныштыру.
  1   2   3   4