Главная страница
Бюллетень
Викторина
Глава
Диплом
Доклад

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы гомуми Балтач муниципаль бюджет учреждениесе

Скачать 221.95 Kb.
НазваниеТатарстан Республикасы Балтач муниципаль районы гомуми Балтач муниципаль бюджет учреждениесе
Дата22.02.2016
Размер221.95 Kb.
ТипДокументы
1. /рабочие программы по татарскому языку и литературе/рабочая программа по татарской литературе (домашнее обучение) 10 класс.docx
2. /рабочие программы по татарскому языку и литературе/рабочая программа по татарской литературе 10 класс.docx
3. /рабочие программы по татарскому языку и литературе/рабочая программа по татарской литературе 11 класс.doc
4. /рабочие программы по татарскому языку и литературе/рабочая программа по татарской литературе 6 класс.doc
5. /рабочие программы по татарскому языку и литературе/рабочая программа по татарской литературе 7 класс.doc
6. /рабочие программы по татарскому языку и литературе/рабочая программа по татарской литературе 8 класс.docx
7. /рабочие программы по татарскому языку и литературе/рабочая программа по татарской литературе 9 класс.docx
8. /рабочие программы по татарскому языку и литературе/рабочая программа по татарскому языку (домашнее обучение) 10 класс.docx
9. /рабочие программы по татарскому языку и литературе/рабочая программа по татарскому языку 10 класс.docx
10. /рабочие программы по татарскому языку и литературе/рабочая программа по татарскому языку 11 класс.doc
11. /рабочие программы по татарскому языку и литературе/рабочая программа по татарскому языку 6 класс.doc
12. /рабочие программы по татарскому языку и литературе/рабочая программа по татарскому языку 7 класс.doc
13. /рабочие программы по татарскому языку и литературе/рабочая программа по татарскому языку 8 класс.docx
14. /рабочие программы по татарскому языку и литературе/рабочая программа по татарскому языку 9 класс.docx
Программа түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы

гомуми Балтач муниципаль бюджет учреждениесе

«Карадуган урта гомуми белем мәктәбе»

“Каралды”

Методик берләшмә

җитәкчесе:

__________ Әюпова Г.С..

Беркетмә № 1

21 нче август, 2015 нче ел

“Килешенде”

Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары:

___________Әхмәтова Г.Р.
24 нче август, 2015 нче ел

“Расланды”

ГБМБУ«Карадуган гомуми белем мәктәбе» директоры:

_________ Зарипова Г.Ф.

Боерык № 220

26 нчы август, 2015 нче ел

ӨЙДӘ УКЫТУ ӨЧЕН

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Татар теленнән

Сыйныф: 10 нчы

Сәгатьләр саны: 35

Базалы укыту

Укытучы: Хаҗиева Фәридә Фәрит кызы, беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Педагогик киңәшмә утырышында каралды.

Беркетмә №1, 26 нчы август, 2015 нче ел.

2015 - 2016 нчы уку елы
АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Эш программасы түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде:

1. “Россия Федерациясендә мәгариф турында” Россия Федерациясенең федераль Законы (29.12.2012 №273-ФЗ);
2. Гомуми белем бирү дәүләт стандартының федераль компоненты (Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган № 1089 приказы 05.03.2004 ; ред.19.10.2009);
3. Белем бирү учреждениеләрендә 2015-2016 нчы уку елына укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән региональ дәреслекләр исемлеге ;
4. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы (гамәлдәге редакциядә)
5. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
6. .“2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).
7. Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен ана теленнән программа (5 – 11 нчы сыйныфлар). Төзүче-авторлары: Г.Р. Галиуллина, М.М. Шәкүрова.-Казан 2013.
8. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән төп укыту программасы ”, 5-11 сыйныфлар (Казан ,”Мәгариф”нәшрияты, 2010 );
9 Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының “Карадуган гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең 2015-2016 нчы уку елына педагогик киңәшмә карары нигезендә расланган укыту планы (кабул ителде: беркетмә №1, 26.08. 2015 нче ел, боерык № 220, 2015 нче елның 26 нчы августыннан).
10. ГБМБУ “Карадуган гомуми урта белем мәктәбе”нең эш программасы турында нигезләмә.
Гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәбенең 10 – 11 нче сыйныфларында ана теленнән белем бирүнең максатлары:

  1. коммуникатив максат: укучыларны ана телендә иркен сөйләшергә һәм аралашырга, логик эзлекле итеп уйлый белергә, фикерне төгәл, ачык итеп җиткерә белергә өйрәтү; туган телнең аралашуда, рухи - әхлакый нормалар формалашуда һәм дөньяны танып белүдә төп чара булуын, аның эстетик кыйммәтен аңлату;

  2. фәнни максат: татар теленең фонетик, график, орфографик, орфоэпик, лексик, сүз төзелеше һәм ясалышы, грамматик, стилистик нигезләре турында фәнни мәгълүматны ныгыту, тел берәмлекләрен танып, аларны тикшерә, чагыштыра алу;

  3. тәрбияви максат: укучыларда әлкәннәргә, әти-әниләргә, инвалидларга, ятим балаларга шәфкатьлелек хисләрен тәрбияләү; туган як табигатен яратырга өйрәтү; туган телең белән горурлану, аны саклау һәм армия сафларында намуслы хезмәт итәрлек ил сакчыларын тәрбияләү, хезмәткә, төрле һөнәр ияләренә хөрмәт уяту, сәламәт яшәүнең бер төре булган спорт белән кызыксындыру һ.б.

Әлеге максатларны тормышка ашыру өчен куелган бурычлар:
- татар теленең фонетик, график, орфографик, орфоэпик, лексик, сүз ясалыш, грамматик, стилистик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүнедәвам итү һәм телне тулы бер система буларак күзаллауны булдыру;

- укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү;

телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү;

- язма һәм сөйләмә тел чараларын дөрес куллана белергә, аларны чагыштыра һәм кирәклесен сайлый, бәяли белергә өйрәтү;

- татар әдәби теле нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белүгә өйрәтү;

- телнең милли мәдәниятнең чагылышы булуын, тел һәм тарих берәмлеген аңлату; татар теленең милли – мәдәни үзенчәлегенә төшендерү; татар һәм башка халыкларның рухи мирасына ихтирам тәрбияләү;

- татар халкының этник төркемнәре һәм диалектлары, төрки телләр, татар теле, татар язуы, татар халкының рухи, әхлакый, мәдәни мирасы турында мәгълүмат бирү;

- татар телен иҗтимагый күренеш буларак аңлау, тел нормаларын саклап, тормышның төрле ситуацияләренә бәйле рәвештә тел чараларын дөрес кулланып, аралаша-аңлаша белү;

- тел берәмлекләрен танып, аларны тикшерә, рус теле белән чагыштыра алу һәм аралашуда урынлы куллану күнекмәләрен камилләштерү;

- текст һәм Интернет, электрон уку-укыту ресурслары, башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм шуны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү;

- укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталыгын камилләштерү.

Татар теленә базис укыту планында атнага 1 сәгать вакыт бирелгән ( 35 уку атнасы, барлыгы 35 сәгать).

Эш программасының эчтәлеген үтәү өчен кулланылган уку әсбабы:
Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10-11 нче сыйныфлары өчен д-ек / М.З.Зәкиев, Н.В.Максимов. – Казан: «Мәгариф»нәшрияты, 2008.

Укыту курсының эчтәлеге

Туган телнең үсеше, яшәеше; үле телләр.

Телнең кеше тормышында һәм җәмгы-ятьтә тоткан урыны.Татар халкының теле, мәдәнияте, тарихы. Татар сөйләм әдәбе.

Милли телне саклау, үстерү – милли мәдәниятне, милләтнең үзен саклау, үстерү дигән сүз.

Татарстан Республикасында татар телен һәм башка халыкларның телен ассимиляциядән саклау һәм үстерү чаралары.

Тел һәм сөйләм. Сөйләмнең төрләре (сөйләмә, язма, диалогик сөйләм), үзенчәлекләре.

Татар халкында язу тарихы. Борынгы төрки әдәби тел, иске төрки әдәби тел, иске татар әдәби теле. Тел-рухи мирас ядкяре.

Иске төрки әдәби тел барлыкка килү һәм үсү. Язма әдәбият, хәзерге милли әдәби теле.Гарәп, латин графикасына, кириллицага нигезләнгән язу.

Татар язуында рус графикасы. Татар телендә кирилл орфографиясенең төп принциплары. Килиллицада татар теленең үзенчәлекле авазлары (кыен очраклар). Орфографиянең орфоэпиягә тәэсире.( Әйтелеш һәм язылыш арасында аерма булган очраклар. Әдәби әйтелешне бозу очраклары).

Функциональ стильләр, үзенчәлекләре.Фәнни, рәсми аралашуның телдән һәм язма формаларын куллану. Бәяләмә. Тел берәмлекләре, яруслары бәйләнеше. Хәзерге электрон чаралар теле, аларның үзенчәлекләре.

Татар әдәби теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, грамматик, стилистик, пунктуацион нормалары.

Графика. Телнең орфоэпик һәм интонацион нормаларын саклап, фикерне җиткерү. Сөйләмдә аларны урынлы куллану.

Мөстәкыль, ярдәмлек һәм модаль сүз төркемнәренең сөйләм оештырудагы роле. Татар әдәби теленең сүз байлыгы, тамыр, ясалма, парлы, кыскартылма, тезмә сүзләр. Сүз төркемнәренең үзара мөнәсәбәте.

Татар телендә синонимия. Татар әдәби теленең грамматик, стилистик, пунктуацион нормалары.

Сүз – телнең төп берәмлеге. Сүзнең лексик мәгънәсе, мәгънәле кисәкләре.Сүзләр һәм җөмләләр арасында мәгънә мөнәсәбәтләре, тезүле һәм ияртүле бәйләнеш.

Язма һәм сөйләмә тел төшенчәләре.Әдәби сөйләмгә куелган таләпләр.

Синтаксис турында төшенчә. Сүзтезмә. Гади җөмлә төрләре, тиңдәш кисәкләр, гомумиләштерүче сүз. Эндәш, кереш сүзләр.

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы. Сүз төзелешенең сәнгати чаралары.

Сүзләр һәм җөмләләр арасында мәгънә мөнәсәбәтләре; сүзләр һәм җөмләләр арасында тезүле һәм ияртүле бәйләнешне тәэмин итүче чаралар; кушымчаларның, теркәгечләрнең, кисәкчәләрнең, бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең язылышы; составында аерымланган кисәге, аныклагычы, тиңдәш кисәкләре, гомумиләштерүче сүзе, кереш яки эндәш сүзе, өстәлмәсе булган гади һәм кушма җөмләләр; аларда тыныш билгеләре.

Морфемика, тамыр, кушымча, нигез.Татар телендә сүз ясалыш ысуллары, сүз төзелешендәге тарихи үзгәрешләр.Этимологик анализ турында төшенчә.

Лексиканың стилистик катламнары. Икетеллелек шартларында татар теленең лексик һәм фразеологик составы. Татар теленең төп лексик нормалары. Лексиканың төп сәнгати чаралары. Лексик анализ ясау. Тест ярдәмендә белемнәрен тикшерү.

Кушма җөмләләр. БСУ. Акт, Ышаныч кәгазе язу.Татар һәм рус телләрендә иярченле кушма җөмлә төзелеше. Җөмләләрнең баш һәм иярчен кисәкләре, сүзләр бәйләнеше.

Синтаксисның төп берәмлекләре. Гади һәм кушма җөмләләрне кабатлау, тыныш билгеләре. Синтаксик анализ.

Текст берәмлекләренең үзара бәйләнеше. Татар милли мәдәнияте кысаларында һәм мәдәниятара аралашуга бәйле сөйләм нормалары.Сөйләм этикеты үрнәкләреннән дөрес файдалану.

Аралашуның төрле өлкәләренә караган сөйләм этикеты нормалары һәм аларны урынлы куллану.

Укыту – тематик план

Бүлекнең исеме

Барлык

сәгатьләр саны

Сочинение

Диктант

Изложение

1

Туган телнең үсеше, яшәеше. Телнең кеше тормышында һәм җәмгы-ятьтә тоткан урыны.Татар халкының теле, мәдәнияте, тарихы. Татар сөйләм әдәбе.

1

2

Милли азчылыкны ассими-ляцияләү, саклау һәм үстерү сәясәте. Милли телне сак-лау, үстерү.

1

3

Тел һәм сөйләм. Сөйләмнең төрләре (сөйләмә, язма, диалогик сөйләм), үзенчәлекләре.

1

1

4

Татар халкында язу тарихы. Борынгы төрки әдәби тел. Рун язуы турында төшенчә. Тел-рухи мирас ядкяре.

1

5

Иске төрки әдәби тел барлыкка килү һәм үсү. Язма әдәбият, хәзерге милли әдәби теле.

1

1(к)

6

Гарәп графикасы. Гарәп графикасында язу үрнәкләре. Иске имля алфавиты.

1

7

Латин гарафикасы. Өй сочинениесе язу.

1

+(өй)

8

Функциональ стильләр, үзенчәлекләре.Фәнни, рәсми аралашуның телдән һәм язма формаларын куллану. Бәяләмә. Тел берәмлекләре, яруслары бәйләнеше. Хәзерге электрон чаралар теле, аларның үзенчәлекләре.

1

1(к)

9

Татар әдәби теленең фонетик, орфоэпик, орфографик нормалары. Графика. Телнең орфоэпик һәм интонацион нормаларын саклап, фикерне җиткерү. Сөйләмдә аларны урынлы куллану.

1

1(к)

10

Мөстәкыль, ярдәмлек һәм модаль сүз төркемнәренең сөйләм оештырудагы роле. Татар әдәби теленең сүз байлыгы, тамыр, ясалма, парлы, кыскартылма, тезмә сүзләр. Сүз төркемнәренең үзара мөнәсәбәте.

1

11

БСҮ.Тест ярдәмендә белемнәрен тикшерү.Татар телендә синонимия. Татар әдәби теленең грамматик, стилистик, пунктуацион нормалары.

1

1

12

Татар язуында рус графикасы. Татар телендә кирилл орфографиясенең төп принциплары. Килиллицада татар теленең үзенчәлекле авазлары (кыен очраклар). Орфографиянең орфоэпиягә тәэсире.( Әйтелеш һәм язылыш арасында аерма булган очраклар. Әдәби әйтелешне бозу очраклары).

1

1(к)

13

Сүз – телнең төп берәмлеге. Сүзнең лексик мәгънәсе, мәгънәле кисәкләре.Сүзләр һәм җөмләләр арасында мәгънә мөнәсәбәтләре, тезүле һәм ияртүле бәйләнеш.

1

14

Язма һәм сөйләмә тел төшенчәләре.Әдәби сөйләмгә куелган таләпләр. Сөйләмдә лексик чараларны кулланып, сәламәтлек темасына сочинение язу.

1

+(өй)

1(к)

15

Синтаксис турында төшенчә. Сүзтезмә. Гади җөмлә төрләре, тиңдәш кисәкләр, гомумиләштерүче сүз. Эндәш, кереш сүзләр.

1

16

Синтаксисның төп берәмлекләре. Гади һәм кушма җөмләләрне кабатлау, тыныш билгеләре. Синтаксик анализ.

1

1

1(к)

17

Морфемика, тамыр, кушымча, нигез.Татар телендә сүз ясалыш ысуллары, сүз төзелешендәге тарихи үзгәрешләр.Этимологик анализ турында төшенчә.

1

1

18

Лексиканың стилистик катламнары. Икетеллелек шартларында татар теленең лексик һәм фразеологик составы. Татар теленең төп лексик нормалары. Лексиканың төп сәнгати чаралары. Лексик анализ ясау. Тест ярдәмендә белемнәрен тикшерү.

1

19

Кушма җөмләләр. БСУ. Акт, Ышаныч кәгазе язу.Татар һәм рус телләрендә иярченле кушма җөмлә төзелеше. Җөмләләрнең баш һәм иярчен кисәкләре, сүзләр бәйләнеше.

1

1

20

Тест ярдәмендә белемнәрен тикшерү. Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы. Сүз төзелешенең сәнгати чаралары. Сөйләм төзелешенә бәйле тел-сурәтләү чаралары кулланып сочинение язу.

1

+(өй)

1(к)

21

БСҮ.Текст берәмлекләренең үзара бәйләнеше. Татар милли мәдәнияте кысаларында һәм мәдәниятара аралашуга бәйле сөйләм нормалары.Сөйләм этикеты үрнәкләреннән дөрес файдалану.

1

22

Аралашуның төрле өлкәләренә караган сөйләм этикеты нормалары һәм аларны урынлы куллану. С өлеше буенча сочинение язу.

1

+(өй)

23

Йомгаклау дәрес

1

10 нчы сыйныф укучыларының әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

Гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәбенед 10-11 нче сыйныфларда ана теле предметын өйрәтү тел берәмлекләрен таный, аңлый һәм анализлый белү күнекмәләре белән бергә, сөйләм культурасын үстерүне, төрле типтагы һәм жанрдагы мәгълүматны үзләштерүне, аларны, сөйләм ситуациясенә һәм төренә карап, дөрес, төгәл итеп башкаларга җиткерә алуны, татар теленең әдәби һәм сөйләм әдәбе нормаларын күз алдында тота.

Шәхси нәтиҗәләр:

  • татар теленең татар халкы өчен төп милли-мәдәни кыйммәт булуын, ана телендә шәхеснең әхлакый, рухи һәм иҗади яктан формалашудагы ролен аңлау;

  • туган телгә мәхәббәт һәм аның белән горурлану хисләре тәрбияләү, туган телне саклау һәм үстерү өлкәсендә эшләргә теләк, омтылыш уяту;

  • туган телдә аралашу, үз фикереңне һәм хисләреңне төгәл, анык, күпьяклы итеп белдерү өчен кирәкле булган сүзлек составын һәм грамматик, стилистик чараларны белү;

  • аралашу төренә һәм ситуациясенә бәйле сөйләмне куллана һәм үзара бәйли белү;

  • иптәшләренең сөйләменә игътибар итү, үзеңнең сөйләмеңә күзәтеп бәя бирү, хаталарны төзәтү, бәхәстә катнашу, төрле дәлилләр кулланып, тема буенча фикер алышу.

Предметны үзләштерү барышында ирешкән нәтиҗәләр:

  • сөйләмиятнең барлык төрләрен (тыңлау, аңлау, уку, язу) үзләштерү: язма һәм сөйләм теленә караган мәгълүматның темасын, төп һәм өстәмә фикерен аңлау; төрле стильгә һәм жанрга караган текстларны дөрес уку һәм аңлау; төрле чыганаклардан мәгълүмат туплый белү; сүзлекләрдән һәм электрон чаралардан дөрес файдалана белү; аерым бер темага караган материалны туплый, анализлый, эшкәртә һәм үзгәртә белү;

  • татар теленең төп функцияләрен, татар теленең башка төрки телләр арасында тоткан урынын, телнең мәдәният, җәмгыять белән тыгыз бәйләнешен аңлау;

  • туган тел турындагы фәнни белемнәрнең нигезен булдыру, тел катламнарының, ярусларының үзара бәйләнешен һәм мөнәсәбәтен аңлау;

  • тел белеменең төп төшенчәләрен үзләштерү, аның тармаклары турында мәгълүмат булдыру; тел һәм сөйләм, сөйләм төрләре, аралашу ситуацияләре; сөйләм теле, функциональ стильләр, матур әдәбият теле; текст һәм аның төрләре; телнең төп берәмлекләре, аларның аермалы билгеләрен, сөйләмдә кулланылу үзенчәлекләрен белү;

  • телнең төп стилистик чараларын, телнең әдәби нормаларын, сөйләм әдәбе нормаларын белү, аларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү;

  • тел һәм сөйләм берәмлекләрен аера һәм анализлый белү; тел һәм стилистик чараларның кулланылышына бәйле рәвештә сөйләм төрләрен аера һәм чагыштыра белү;

  • телнең сәнгати чараларын аеру, аларның эстетик функцияләрен белү.

10-11 нче сыйныфларда татар телен укытуның предметара нәтиҗәләре:

  • татар теленең башка фәннәрне өйрәнү һәм белем алу чарасы икәнен аңлау;

  • татар телен әдәбият белән бәйләп, тел чараларының матур әдәбият әсәрләрендәге тәэсир көчен, сәнгатьлелеген булдыруда ролен ачыклау; чор әдәбиятына хас тел-сурәтләү чараларының үзенчәлекләрен ачу;

  • телне әдәбият белән бәйләп, укыган яки тыңлаган әсәрнең эчтәлеген, планын, конспектын, резюмесын логик эзлекле итеп язарга, сөйләргә өйрәтү;

  • телне мәдәният белән бәйләп, татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт, зәвык тәрбияләү;

  • татар телен рус теле белән бәйләп, телләр һәм халыклар арасындагы уртак хәзинә – рухи кыйммәтләргә ихтирам, башка милләт вәкилләренә карата түземле–ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү; телләрнең үзара багланыш-мөнәсәбәтләрен, шул мөнәсәбәтләр нәтиҗәсендә уртак төшенчәләр һәм тел берәмлекләре барлыкка килүне аңлату;

  • рус һәм чит телләр, әдәбиятлар белән бәйләп, татар теленең милли-мәдәни үзенчәлекләрен өйрәтү, алган белемнәрне төрле тел күренешләрен аңлатуда куллану;

  • телне тарих, җәмгыять белеме фәннәре белән бәйләп, дөнья, кешелек җәмгыяте, аның үсеше турында күзаллау формалаштыру, җәмгыять үсешенең телгә турыдан-туры мөнәсәбәте булуын җиткерү;

  • татар теле дәресләрендә алган белем һәм күнекмәләрне телнең кеше һәм җәмгыять тормышында тоткан урынын аңларга ярдәм итү; сөйләмне дөрес куллана, бәяли белергә, үз фикереңнең уңай һәм тискәре якларын аңларга, камилләштерергә өйрәтү;

  • рухи мәдәниятнең нигезе булган татар теле ярдәмендә рухи кыйммәтләрнең асылын аңлату;

  • әдәби әсәрләрнең теле белән эшләгәндә, татар теле – бәйләүче чараларга бик бай тел, шул чаралар системасын, алар белдергән мәгънәләрне нәтиҗәлерәк үзләштерү максатыннан, стиль мөмкинлекләрен дә исәпкә алып, фикерне төгәл бирердәй сүзтезмә һәм җөмләләрне телебез хәзинәсеннән сайлап ала белү.

Календарь – тематик план

Дәрес темасы

Сәгатьләр саны

План

Үтәлеш

Искәрмә

1

Туган телнең үсеше, яшәеше. Телнең кеше тормышында һәм җәмгыятьтә тоткан урыны.Татар халкының теле, мәдәнияте, тарихы. Татар сөйләм әдәбе.

1

1.09

2

Милли азчылыкны ассимиляцияләү, саклау һәм үстерү сәясәте. Милли телне саклау, үстерү. Кереш диктант.

1

8.09

3

БСҮ.Изложение язу.

1

15.09

4

Тел һәм сөйләм. Сөйләмнең төрләре (сөйләмә, язма, диалогик, монологик сөйләм), үзенчәлекләре.

1

22.09

5

Татар халкында язу тарихы. Борынгы төрки әдәби тел. Рун язуы турында төшенчә. Тел-рухи мирас ядкяре.

1

29.09

6

Иске төрки әдәби тел барлыкка килү һәм үсү. Язма әдәби телнең барлыкка килүе, хәзерге милли әдәби теле.

1

6.10

7

Контроль диктант язу.

1

13.10

8

Хаталар өстендә эш. Гарәп графикасы. Гарәп графикасында язу үрнәкләре. Иске имля алфавиты.

1

20.10

9

Латин гарафикасы. Өй сочинениесе язу.

1

27.10

10

Функциональ стильләр, үзенчәлекләре.Фәнни, рәсми, публицистик, эш кәгазьләре стиле. Көнкүреш сөйләм, матур әдәбият теле. Хәзерге электрон чаралар, энтернет теле, аларның үзенчәлекләре.

1

10.11

11

Контроль диктант язу.

1

17.11

12

Хаталар өстендә эш. Татар әдәби теленең фонетик, орфоэпик, орфографик нормалары. Графика.Татар алфавиты. Телнең орфоэпик һәм интонацион нормаларын саклап, фикерне җиткерү. Сөйләмдә аларны урынлы куллану. Өй сочинениесе язу.

1

24.11

13

Контроль изложение.

1

1.12

14

Хаталар өстендә эш.Мөстәкыль, ярдәмлек һәм модаль сүз төркемнәренең сөйләм оештырудагы роле. Татар әдәби теленең сүз байлыгы, тамыр, ясалма, парлы, кыскартылма, тезмә сүзләр. Сүз төркемнәренең үзара мөнәсәбәте.

1

8.12

15

БСҮ.Тест ярдәмендә белемнәрен тикшерү.Татар телендә синонимия. Татар әдәби теленең грамматик, стилистик, пунктуацион нормалары.

1

15.12

16

Ирекле темага сочинение язу.

1

22.12

17

Татар язуында рус графикасы. Татар телендә кирилл орфографиясенең төп принциплары. Килиллицада татар теленең үзенчәлекле авазлары (кыен очраклар). Орфографиянең орфоэпиягә тәэсире.( Әйтелеш һәм язылыш арасында аерма булган очраклар. Әдәби әйтелешне бозу очраклары).

1

12.01

18

Сүз – телнең төп берәмлеге. Сүзнең лексик мәгънәсе, мәгънәле кисәкләре.Сүзләр һәм җөмләләр арасында мәгънә мөнәсәбәтләре, тезүле һәм ияртүле бәйләнеш.

1

19.01

19

Язма һәм сөйләмә тел төшенчәләре.Әдәби сөйләмгә куелган таләпләр. Сөйләмдә лексик чараларны кулланып, сәламәтлек темасына сочинение язу.

1

26.02

20

Контроль диктант язу.

1

2.02

21

Хаталар өстендә эш. Синтаксис турында төшенчә, синтаксик нормалар һәм чаралар. Сүзтезмә. Гади җөмлә төрләре, тиңдәш кисәкләр, гомумиләштерүче сүз. Эндәш, кереш сүзләр.

1

9.02

22

Синтаксисның төп берәмлекләре. Гади һәм кушма җөмләләрне кабатлау, тыныш билгеләре. Синтаксик анализ.

1

16.02

23

Контроль изложение язу.

1

23.02

24

Хаталар өстендә эш. БСУ.Ирекле темага сочинение язу.

1

1.03

25

Морфемика, тамыр, кушымча, нигез.Татар телендә сүз ясалыш ысуллары, сүз төзелешендәге тарихи үзгәрешләр.Этимологик анализ турында төшенчә.

1

8.03

26

Контроль изложение язу.

1

15.03

27

Хаталар өстендә эш. БСУ.Сочинение язу.

1

5.04

28

Лексиканың стилистик катламнары. Икетеллелек шартларында татар теленең лексик һәм фразеологик составы. Татар теленең төп лексик нормалары. Лексиканың төп сәнгати чаралары. Лексик анализ ясау. Тест ярдәмендә белемнәрен тикшерү.

1

12.04

29

Сочинение язу “Мин-замана баласы”.

1

19.04

30

Кушма җөмләләр. БСУ. Акт, Ышаныч кәгазе язу.Татар һәм рус телләрендә иярченле кушма җөмлә төзелеше. Җөмләләрнең баш һәм иярчен кисәкләре, сүзләр бәйләнеше.

1

26.04

31

Тест ярдәмендә белемнәрен тикшерү. Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы. Сүз төзелешенең сәнгати чаралары. Сөйләм төзелешенә бәйле тел-сурәтләү чаралары кулланып сочинение язу.

1

3.05

32

БСҮ.Текст берәмлекләренең үзара бәйләнеше. Татар милли мәдәнияте кысаларында һәм мәдәниятара аралашуга бәйле сөйләм нормалары.Сөйләм этикеты үрнәкләреннән дөрес файдалану.

1

10.05

33

Арадаш ймгаклау контроль эше (Грам.биремле контроль диктант язу.)

1

17.05

34

Хаталар өстендә эш. Кулланылыш ягыннан сөйләм төрләре, үзенчлекләре:көнкүреш, фәнни, иҗтимагый-сәяси, рәсми аралашу теле. Сөйләм ситуациясе, компонентлары.С өлеше буенча сочинение язу.

1

24.05

35

Йомгаклау дәрес.

1

31.05

Укыту – методик әсбаплар исемлеге

1.Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10-11 нче сыйныфлары өчен дәреслек / М.З.Зәкиев, Н.В.Максимов. – Казан: «Мәгариф»нәшрияты, 2008.

Өстәмә әдәбият исемлеге
1. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы, К..: Раннур н-ты, 2000 ел.

2. Зәкиев М.З ,Максимов Н. В.

Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10-11 нче сыйныфлары өчен дәреслек /– Казан: Мәгариф, 2008.

3. Зәкиев М.З. Татар синтаксисы: Югары уку йортлары өчен д-лек.- Казан: Мәгариф, 2008.-399б.

4. Максимов Н.В, СМ.Трофимова, М.З. Хәмидуллина.- Татар теленнән диктантлар һәм изложенияләр җыентыгы.- Казан: Мәгариф, 2005.- 159б.

5. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле: Күнегүләр: Югары һәм урта уку йортлары өчен.- Казан: Мәгариф, 2002.- 344б.

6. Хәбибуллина З.Н. Диктантлар җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5-11 с-флары өчен: Укытучылар өчен кулланма.- Казан: Мәгариф, 2006.- 223б.

7. Харисова Ч.М. Татар теле.Анализ үрнәкләре: Югары сыйныф укучылары, абитуриентлар, студентлар, укытучылар өчен ярдәмлек.- Казан: Мәгариф, 2009.- 119б.

8. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе: Югары уку йортлары өчен д-лек.- Казан: Мәгариф, 2006.-335б.
Электрон укыту ресурслары

  1. miras.belem.ru

  2. job. belem.ru

  3. konkurs. belem.ru

  4. mon.tatarstan. ru/tat

  5. anatele. ef.com

  6. mugallim.com

  7. tatar.com. ru

  8. tarkhanova. ru

  9. http://www.languages-study.com/tatar-links.html

  10. http://www.tugantelem.narod.ru

  11. http://gabdullatukay.ru

  12. http://www.tatknigafund.ru

  13. http://tatarile.org/tatartele/

Әсбап төре

Исеме

Электрон мультимедияле ярдәмлек

“Татар теле – 5”, общественный фонд “Сәләт” молодеңи РТ, по заказу Министерства образования РТ.

Мультимедияле программа

“Татар теле. 5 -11”, “Белем. ру” ҖЧҢ, 2009

Якынча контроль диктант тексты.
Гаилә балага нәрсә бирә?
Әйбәт гаилә балаларга нәрсә бирә ала? Барыннан да элек, ул сабыйлыкның алтын чорын бүләк итә, ә бу, мөгаен, бөтен гомернең иң бәхетле чорыдыр. Сабый чак – кеше гомеренең кабатланмас бер чоры, һәм гаилә сабыйлар үсешендә искиткеч зур роль уйный.

Үсемлекнең тиешенчә үсүе өчен, кояш нуры кирәк булган кебек, балага да әти-әни мәхәббәтенең яктысы кирәк. Нәкъ менә шул мәхәббәт һәм ата-ананың шәхси тәрбиясе – кешене кеше итә торган төп этәргеч.

Нәкъ менә гаиләдә, мәктәпкә кадәрге чорда, шәхеснең иң мөһим психологик нигезләре барлыкка килә. Шул вакытта безнең психикабызның иң озын гомерле сыйфатлары, тормышка эмоциональ һәм әхлакый мөнәсәбәтнең нигезләре өлгерә башлый. Соңрак алар өстенә тормышның башка йогынтылары катлам-катлам булып урнашачак, әмма әлеге йогынтыларны үзләштерү, аларны үз гамәлләреңнең этәргеченә әверелдерү – болар барысы да бала шәхесенең гаиләдә салынган төп нигезенә бәйле булачак.

Ата –аналар баланың рухи дөньясын формалаштыралар, дөньяны танып белергә, тормышны аңларга өйрәтәләр.Шуңа күрә гаиләдәге мәхәббәт, кешелекле мөнәсәбәтләр, җылы атмосфера – балага һава кебек үк кирәк нәрсәләр.
Бирем: Соңгы абзацны сүз төркемнәре буенча тикшерергә.