Бюллетень Викторина Глава Диплом Доклад |
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы гомуми Балтач муниципаль бюджет учреждениесе |
 Скачать 246.85 Kb. |
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы
гомуми Балтач муниципаль бюджет учреждениесе
«Карадуган урта гомуми белем мәктәбе»
“Каралды”
Методик берләшмә
җитәкчесе:
__________ Әюпова Г.С..
Беркетмә № 1
21 нче август, 2015 нче ел
| “Килешенде”
Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары:
___________Әхмәтова Г.Р. 24 нче август, 2015 нче ел
| “Расланды”
ГБМБУ«Карадуган гомуми белем мәктәбе» директоры:
_________ Зарипова Г.Ф.
Боерык № 220
26 нчы август, 2015 нче ел
|
ЭШ ПРОГРАММАСЫ
Татар әдәбиятыннан
Сыйныф: 9 нчы
Сәгатьләр саны: 68
Базалы укыту
Укытучы: Хаҗиева Фәридә Фәрит кызы, беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Педагогик киңәшмә утырышында каралды.
Беркетмә №1, 26 нчы август, 2015 нче ел.
2015 - 2016 нчы уку елы
АҢЛАТМА ЯЗУЫ Эш программасы түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде: 1. “Россия Федерациясендә мәгариф турында” Россия Федерациясенең федераль Законы (29.12.2012 №273-ФЗ);
2. Гомуми белем бирү дәүләт стандартының федераль компоненты (Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган № 1089 приказы 05.03.2004 ; ред.19.10.2009);
3. Белем бирү учреждениеләрендә 2015-2016 нче уку елына укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән Федераль һәм региональ дәреслекләр исемлеге (приказ МО и Н РФ 19.12.12. №1067, г.Москва, зарегистрирован в Минюсте РФ 30.01.2013г. Регистрационный №26755);
4. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы (гамәлдәге редакциядә)
5. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
6. .“2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).
7. Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен ана теленнән программа (5 – 9 нчы сыйныфлар).Төзүче-авторлары: Г.Р. Галиуллина, М.М. Шәкүрова.-Казан 2013.
8. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар әдәбиятыннан программа (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
9. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының “Карадуган гомуми урта белем мәктәбе” нең 2015-2016 нчы уку елына педагогик киңәшмә карары нигезендә расланган төп укыту программасы (Беркетмә № 1, 2015 нче елның 26 нчы августыннан);
10. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының “Карадуган урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең 2015-2016 нчы уку елына педагогик киңәшмә карары нигезендә расланган укыту планы (кабул ителде: беркетмә №1, 26.08. 2015 нче ел, боерык № 220, 2015 нче елның 26 нчы августыннан).
11. ГБМБУ “Карадуган урта гомуми белем мәктәбе”нең эш программасы турында нигезләмә.
9 нчы сыйныфларда татар әдәбиятыннан урта (тулы) гомуми белем бирүнең максатлары
Татар әдәбиятының тарихи барышы турында гомуми караш булдыру.
Татар әдәбиятының барышын, аның аерым чорлардагы торышын, чор әдәбиятының йөзен билгеләүче язучылар иҗатын анализларга һәм бәяләргә өйрәтү.
Әдәби-теоретик белемнәр нигезендә әдәби әсәрнең, язучы иҗатының, чор әдәбиятының, гомумән, татар әдәбиятының үзенчәлекләрен табарга күнектерү.
Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү.
Иҗади фикерләүдәге уртак һәм милли үзенчәлекләрне танырга өйрәтү.
Бурычлар
Өйрәнелгән әдәби әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә системалы итеп күзалларга ярдәм итү.
Әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен, төрен һәм жанрын билгеләргә өйрәтү.
Әдәби әсәрне анализлау күнекмәләре булдыру.
Шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрләрдән өзекләрне ятлату.
Укучының мөстәкыйль фикерләвен, гомумиләштереп нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү.
Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләре булдыру.
Рефератлар, докладлар әзерләргә өйрәтү.
Әдәби әсәрләр һәм ирекле темалар буенча сочинение язу күнекмәләрен үстерү.
Әдәбият теориясе, әдәбият тарихы, сәнгатьнең башка төрләре бергәлегендә укучыда әдәбиятны мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру һәм әдәбият-сәнгать белән даими кызыксыну тәрбияләү.
Матур әдәбиятта халык тарихы, милләт язмышы гәүдәләнешенә укучыларның игътибарын туплау.
Әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен, поэтикасын аңларлык эстетик зәвык булдыру.
Укучыларда кешелеклелек, горурлык, үз кадереңне белү хисләре тәрбияләү.
Татар әдәбиятына базис укыту планында атнага 2 сәгать вакыт бирелгән ( 34 уку атнасы, барлыгы 68 сәгать).
Эш программасының эчтәлеген үтәү өчен кулланылган уку әсбаблары: 1. Әдәбият (Борынгы һәм Урта гасыр, ХИХ йөз татар әдәбияты): татар телендә төп гомуми белем мәкт. һәм гимназияләрнең 9 нчы сыйныфы, урта махсус уку йортлары, педагогия училищелары, колледж һәм лицей укучылары өчен дәреслек/ Х.Й.Миңнегулов, Ш.Ә.Садретдинов.- Төзәтелгән 4 нче басма.-Казан: Тат. кит. нәшр., 2011.-407 б.:рәс.б-н.
2. Әдәбияттан хрестоматия: Татар урта гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен/ Төз. Х.Й.Миңнегулов, Ш.А.Садретдинов.- Өченче басма.-Казан: Мәгариф, 2005.-495 б.:рәс.б-н.
9 нчы сыйныф өчен «Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары”нда (2010) татар әдәбиятына 68 дәрес каралган, эш программасында да уку елы дәвамында 68 сәгать (атнага 2 сәгать, 34 уку атнасы) үткәрү планлаштырыла.
Укыту курсының эчтәлеге
Кереш. Сүз сәнгате буларак, әдәбият, әдәбиятның формалашуы, үсүе. Сүз сәнгатендә тормыш моделен төзү үзенчәлекләре.
Борынгы һәм урта гасырлар татар әдәбияты. Борынгы һәм урта гасырлар татар әдәбиятының шәрык әдәбиятына йөз тотып үсү-үзгәрүе, ислам идеологиясенә, фәлсәфәсенә нигезләнүе.
Сүз сәнгатендә яңа төр һәм жанрларның аерымлануы. Бу чор әдәбиятында төп тема һәм мотивлар буларак аң-белем, мәгърифәт, әхлак, тәрбия.
Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Шәркый жанрлар системасы. Традиция, яңачалык. Дини әдәбият, дөньяви әдәбият.
Заһир Бигиевның тормыш һәм иҗат юлына күзәтү. ” “Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә” романы. Әсәргә анализ ясау. Образларга характеристика бирү.
Б.с.ү. “Хәдичәнең гүзәллеге нидә?”
Сыйныфтан тыш уку. Заһир Бигиевнең “Зур гөнаһлар” романына анализ ясау. З. Бигиевнең “Ауропа сәяхәтнамәсе”. Төрара форма, сәяхәтнамә.
XX йөз — ХХI йөз башы татар әдәбияты. Фатих Әмирхан тормыш юлы, иҗаты. “Хәят” әсәре. ХХ гасыр башында сүз сәнгатенең шәрык һәм рус-Европа әдәби-фәлсәфи, мәдәни казанышларын үзләштерүе. Романтик мотив, психологизм.
Б.с.т. үстерү. “Хәят образының бирелеше”
Г Камалның тормыш юлы һәм иҗаты.“ Банкрот” комедиясен уку, әсәрнең темасы. Тематика, проблематика, сюжет, композиция, әсәр теле. Г. Камалның “Банкрот” әсәрендә образлар бирелеше. Юмор, сатира.
Б.с.т. үстерү. Көлке: юмор, сатира, сарказм, шарж.
Мәхмүт Галәүнең тормыш һәм иҗат юлы белән танышу. М. Галәүнең “Мөһаҗирләр” әсәренең эчтәлеге белән танышу, анализ.Урын һәм вакыт.
Г. Кутуйның “Сагыну” нәсере. Инверсия.
Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы. “Җырларым”, “Тик булса иде ирек” шигыре. Тезмә һәм чәчмә сөйләм.
Б.с. үстерү . Тезис буенча сочинение язу.
Әмирхан Еникинең тормыш һәм иҗат юлы. “Кем җырлады” хикәясе. Сюжеты, катнашучы геройлары.
Сыйныфтан тыш уку. Ә. Еникинең “Ялгыз каз” хикәясе.
Хәсән Туфанның тормыш һәм иҗат юлы. “Кайсыгызның кулы җылы?” “Киек казлар” шигырьләре. Әдәбиятның яңалыкка омтылышы, яңа иҗади агымнарга, жанр формаларына, темаларга мөрәҗәгать итү, герой эзләү.
Аяз Гыйләҗевның тормыш һәм иҗат юлы.“Җомга көн кич белән” әсәре белән танышу. Әсәрнең идея – проблематикасы. Әсәргә анализ,образлар бирелеше. Деталь.
Сыйныфтан тыш уку. Аяз Гыйләҗевнең “Әтәч менгән читәнгә” повесте.
Нурихан Фәттахның тормыш һәм иҗат юлына күзәтү.“Итил суы ака торур” романы. Тарихи роман турында төшенчә. Әсәрнең сюжеты.Тема, проблема, идея, пафос, идеал.Әсәрдә образлар бирелеше.
Сыйныфтан тыш уку. М. Хәбибуллинның “Кубрат хан” романы.Тарих бирелеше, сурәте.
Туфан Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлы. Кулъяулык” драмасы. Музыкаль драма турында төшенчә. Әсәрнең сюжет – композициясе, идея – проблематикасы, тел – стиль чаралары.
Б.с.т. үстерү. Әсәргә рецензия язу.
Сыйныфтан тыш уку Т. Миңнуллинның “Илгизәр + Вера” драмасы
Әдәби процесс ( барыш) , чор әдәбияты.
ХХ-ХХI гасыр чигендә татар әдәбиятының тагын бер тапкыр үзгәрүе, яңа дулкын булып күтәрелүе. Совет һәм постсовет заманына тәнкыйди бәя биргән, шәхес һәм җәмгыять каршылыгы ноктасыннан, ил тарихындагы олы этапларның сурәтен тудырган әсәрләр язылу.
Ф. Садриевның тормыш һәм иҗат юлына күзәтү. “ Таң җиле” романы. Романның сюжеты. Азатлык, шәхес иреге, фикер хөрлеге мәсьәләләре.Психологик башлангычның алга чыгуы аша, шәхес тормышы, эчке дөньясының тарихи – иҗтимагый чынбарлыктан өстен булуын раслау.
Сыйныфтан тыш уку. Ф. Садриевның “Кыргый алма әчесе” әсәре.
Б.с.т. үстерү. Әдәби алымнар, кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту ( ретроспекция)
Зөлфәтнең тормыш һәм иҗат юлы. “Тамыр көлләре”, “Тойгыларда алтын яфрак шавы” шигыре. Фәлсәфи лирика.
Дөнья әдәбиятының барышы. Татар, рус, чит ил әдәбиятлары арасында күп төрле бәйләнешләр. Мәңгелек тема, образлар.
Сыйныфтан тыш уку. И. Юзеевның “Өчәү чыктык урак юлга” әсәре
Язу стиле: көлке, тәнкыйди, фаҗигале, экзистенциаль, публицистик башлангычлар.
Үткәннәрне гомумиләштерү.
Укыту-тематик план
№ п\п
| Бүлекләр
| сәг. саны
| 1
| Әдәбиятның башка сәнгать төрләре арасында урыны.
| 1
| 2
| Борынгы һәм урта гасырлар татар әдәбиятының шәрык әдәбиятына йөз тотып үсү-үзгәрүе
| 1
| 3
| Яңа төр һәм жанрларның аерымлануы.
| 1
| 4
| З. Бигиев
| 5
| 5
| Ф.Әмирхан
| 3
| 6
| Г Камал
| 4
| 7
| М. Галәү
| 3
| 8
| Г. Кутуй
| 2
| 9
| М.Җәлил
| 2
| 10
| Ә. Еники
| 2
| 11
| Х. Туфан
| 1
| 12
| Әдәбиятның яңалыкка омтылышы
| 1
| 13
| А. Гыйләҗев
| 5
| 14
| Н.Фәттах
| 5
| 15
| Т. Миңнуллин
| 4
| 16
| Әдәби процесс, чор әдәбияты
| 1
| 17
| ХХ-ХХI гасыр чигендә татар әдәбияты
| 1
| 18
| Ф. Садриев
| 4
| 19
| Зөлфәт
| 2
| 20
| Дөнья әдәбияты
| 1
| 21
| Язу стиле
| 1
| 22
| Кабатлау, йомгаклау
| 2
| 23
| Йомгаклау контроль эше (тест)
| 1
| 24
| Бәйләнешле сөйләм телен үстерү
| 8
| 25
| Сыйныфтан тыш уку
| 7
|
| Барлыгы:
| 68
|
9 нчы сыйныф укучыларының әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:
1. Әдәби-тарихи процессның төп закончалыкларын, этапларын, чор әдәбиятына зур өлеш керткән әдипләр иҗатын белү.
2. Мәктәп курсында өйрәнелгән әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә өзлексез барыш итеп күзаллау.
3. Әдәбият тарихы һәм теориясе буенча белемнәргә (тема, проблема, идея, пафос, образлар системасы, сюжет-композиция, телнең сәнгати сурәтләү чаралары, әдәби деталь) нигезләнеп, әдәби әсәрне анализлау һәм шәрехләү.
4. Әсәрне чорга хас әдәби юнәлеш белән бәйлелектә тикшерә һәм аңлата белү.
5. Классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын белү.
6.Әдәбият теориясенә караган иң әһәмиятле төшенчәләрне, аларның билгеләмәләрен белү (әдәби процесс, иҗат методы, сәнгатьчә алымнар-чаралар, анализ төрләре, язучының стиле, әдәбият һәм чор, шәхес һәм җәмгыять бәйләнешләре).
7. Татар әдәбиятында традицияләр һәм яңару процессы, жанрлар үсеше турында гомуми күзаллау булу. Формалаштырылырга тиешле күнекмәләр 1. Әдәби әсәрне иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә аңлау.
2. Өйрәнелгән әсәрләр буенча яки бирелгән тема буенча сочинение яза белү.
3. Тәкъдим ителгән яки укучы үзе сайлаган әсәрләрне (шигырь, проза) яттан сөйләү.
4. Язучыларның иҗатларын, әсәрләрен чагыштырып уртак һәм аермалы якларын аңлата, бәяли белү.
5. Әсәрләргә телдән һәм язмача фикереңне белдерә, аларга бәя бирә алу.
6. Дәреслек белән эшләү, конспектлар төзү, белешмә әдәбияттан (төрле сүзлекләрдән, тәнкыйть материалларыннан, фәнни чыганаклардан һ.б.) файдалану күнекмәләре булу.
Календарь - тематик план
№
| Дәрес темасы
| сәг
| Үткәрү вакыты
| Искәрмә
| план.
| факт
| 1
| Кереш. Сүз сәнгате буларак, әдәбият, әдәбиятның формалашуы, үсүе. Сүз сәнгатендә тормыш моделен төзү үзенчәлекләре.
| 1
| 01.09
|
|
|
| Борынгы һәм урта гасырлар татар әдәбияты
| 7+2+1
|
|
|
| 2
| Борынгы һәм урта гасырлар татар әдәбиятының шәрык әдәбиятына йөз тотып үсү-үзгәрүе, ислам идеологиясенә, фәлсәфәсенә нигезләнүе.
| 1
| 04.09
|
|
| 3
| Сүз сәнгатендә яңа төр һәм жанрларның аерымлануы. Бу чор әдәбиятында төп тема һәм мотивлар буларак аң-белем, мәгърифәт, әхлак, тәрбия.
| 1
| 08.09
|
|
| 4
| Б.с.ү. Шәркый жанрлар системасы. Традиция, яңачалык. Дини әдәбият, дөньяви әдәбият.
| 1
| 11.09
|
|
| 5
| Заһир Бигиевның тормыш һәм иҗат
юлына күзәтү. ” “Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә” романы
| 1
| 15.09
|
|
| 6
| Заһир Бигиевнең “Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә” романы. Эчтәлек белән танышу.
| 1
| 18.09
|
|
| 7
| Закир Бигиевнең “Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә” романы. Әсәргә анализ.
| 1
| 22.09
|
|
| 8
| Закир Бигиевнең “Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә” романы. Образларга характеристика.
| 1
| 25.09
|
|
| 9
| Б.с.ү. Сочинение №1. З. Бигиевнең “Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә” романы буенча.
| 1
| 29.09
|
|
| 10
| Сыйныфтан тыш уку. Заһир Бигиевнең “Зур гөнаһлар” романына анализ ясау
| 1
| 02.10
|
|
| 11
| З. Бигиевнең “Ауропа сәяхәтнамәсе”. Төрара форма, сәяхәтнамә.
| 1
| 06.10
|
|
|
| XX йөз — ХХI йөз башы татар әдәбияты
| 42+ 6+6
|
|
|
| 12
| Фатих Әмирхан тормыш юлы, иҗаты. “Хәят” әсәре
| 1
| 09.10
|
|
| 13
| Ф. Әмирханның “Хәят” повесте. ХХ гасыр башында сүз сәнгатенең шәрык һәм рус-Европа әдәби-фәлсәфи, мәдәни казанышларын үзләштерүе.
| 1
| 13.10
|
|
| 14
| Ф. Әмирханның “Хәят” повесте. Романтик мотив, психологизм.
| 1
| 16.10
|
|
| 15
| Б.с.ү. Сочинение №2. Ф. Әмирханның “Хәят” повесте буенча
| 1
| 20.10
|
|
| 16
| Г Камалның тормыш юлы һәм иҗаты.
| 1
| 23.10
|
|
| 17
| Г Камалның “ Банкрот” комедиясен уку
| 1
| 27.10
|
|
| 18
| Г. Камалның “Банкрот” әсәренең темасы. Тематика, проблематика, сюжет, композиция, әсәр теле.
| 1
| 30.10
|
|
| 19
| Г. Камалның “Банкрот” әсәрендә образлар бирелеше. Юмор, сатира. юмор, сарказм, шарж.
| 1
| 10.11
|
|
| 20
| Б.с.ү. Сочинение №3. Г Камалның “Банкрот” комедиясе буенча
| 1
| 13.11
|
|
| 21
| Мәхмүт Галәүнең тормыш һәм иҗат юлы белән танышу
| 1
| 17.11
|
|
| 22
| М. Галәүнең “Мөһаҗирләр” әсәренең эчтәлеге белән танышу, анализ.
| 1
| 20.11
|
|
| 23
| М. Галәүнең “Мөһаҗирләр” әсәре. Урын һәм вакыт.
| 1
| 24.11
|
|
| 24
| Г. Кутуйның “Сагыну” нәсере.
| 1
| 27.11
|
|
| 25
| Г. Кутуйның “Сагыну” нәсере. Инверсия
| 1
| 01.12
|
|
| 26
| Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы. “Җырларым” шигыре
| 1
| 04.12
|
|
| 27
| Муса Җәлилнең “Тик булса иде ирек” шигыре. Тезмә һәм чәчмә сөйләм.
| 1
| 08.12
|
|
| 28
| Б.с.ү. Сочинение №4. “Җырга әйләнгән гомер”
| 1
| 11.12
|
|
| 29
| Әмирхан Еникинең тормыш һәм иҗат юлы. “Кем җырлады” хикәясе.
| 1
| 15.12
|
|
| 30
| Әмирхан Еникинең “Кем җырлады” хикәясе. Сюжеты, катнашучы геройлар.
| 1
| 18.12
|
|
| 31
| Сыйныфтан тыш уку. Ә. Еникинең “Ялгыз каз” хикәясе.
| 1
| 22.12
|
|
| 32
| Хәсән Туфанның тормыш һәм иҗат юлы. “Кайсыгызның кулы җылы?” “Киек казлар” шигырьләре
| 1
| 25.12
|
|
| 33
| Әдәбиятның яңалыкка омтылышы, яңа иҗади агымнарга, жанр формаларына, темаларга мөрәҗәгать итү, герой эзләү.
| 1
| 12.01
|
|
| 34
| Аяз Гыйләҗевның тормыш һәм иҗат юлы.
| 1
| 15.01
|
|
| 35
| А. Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” әсәре белән танышу
| 1
| 19.01
|
|
| 36
| А. Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” әсәренең идея – проблематикасы. Әсәргә анализ
| 1
| 22.01
|
|
| 37
| А. Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” әсәрендә образлар бирелеше
| 1
| 26.01
|
|
| 38
| А. Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” әсәре. Деталь
| 1
| 29.01
|
|
| 39
| Сыйныфтан тыш уку. Аяз Гыйләҗевнең “Әтәч менгән читәнгә” повесте.
| 1
| 02.02
|
|
| 40
| Нурихан Фәттахның тормыш һәм иҗат юлына күзәтү.
| 1
| 05.02
|
|
| 41
| Н. Фәттахның “Итил суы ака торур” романы. Тарихи роман турында төшенчә
| 1
| 09.02
|
|
| 42
| Н. Фәттахның “Итил суы ака торур” романы. Әсәрнең сюжеты.
| 1
| 12.02
|
|
| 43
| Н. Фәттахның “Итил суы ака торур” романы. Тема, проблема, идея, пафос, идеал.
| 1
| 16.02
|
|
| 44
| Н. Фәттахның “Итил суы ака торур” әсәрендә образлар бирелеше.
| 1
| 19.02
|
|
| 45
| Б.с.ү. Сочинение №5. Н. Фәттахның “Итил суы ака торур” романы буенча
|
| 23.02
|
|
| 46
| Сыйныфтан тыш уку. М. Хәбибуллинның “Кубрат хан” романы. Тарих бирелеше, сурәте.
| 1
| 26.02
|
|
| 47
| Туфан Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлы.
| 1
| 01.03
|
|
| 48
| Т. Миңнуллинның Кулъяулык” драмасы. Музыкаль драма турында төшенчә
| 1
| 04.03
|
|
| 49
| Т. Миңнуллинның Кулъяулык” драмасының сюжет – композициясе, идея– проблематикасы.
| 1
| 08.03
|
|
| 50
| Т. Миңнуллинның Кулъяулык” драмасының тел – стиль чаралары.
| 1
| 11.03
|
|
| 51
| Б.с.ү. Миңнуллинның Кулъяулык” драмасына рецензия язу
| 1
| 15.03
|
|
| 52
| Сыйныфтан тыш уку Т. Миңнуллинның “Илгизәр + Вера” драмасы
| 1
| 18.03
|
|
| 53
| Әдәби процесс ( барыш) , чор әдәбияты.
| 1
| 01.04
|
|
| 54
| ХХ-ХХI гасыр чигендә татар әдәбиятының тагын бер тапкыр үзгәрүе, яңа дулкын булып күтәрелүе. Совет һәм постсовет заманына тәнкыйди бәя биргән, шәхес һәм җәмгыять каршылыгы ноктасыннан, ил тарихындагы олы этапларның сурәтен тудырган әсәрләр язылу.
| 1
| 05.04
|
|
| 55
| Ф. Садриевның тормыш һәм иҗат юлына күзәтү. “ Таң җиле” романы.
| 1
| 08.04
|
|
| 56
| Ф. Садриевның “Таң җиле” романының сюжеты
| 1
| 12.04
|
|
| 57
| Ф. Садриевның “Таң җиле” романы. Азатлык, шәхес иреге, фикер хөрлеге мәсьәләләре.
| 1
| 15.04
|
|
| 58
| Ф. Садриевның “Таң җиле” романында психологик башлангычның алга чыгуы аша, шәхес тормышы, эчке дөньясының тарихи – иҗтимагый чынбарлыктан өстен булуын раслау.
| 1
| 19.04
|
|
| 59
| Сыйныфтан тыш уку. Ф. Садриевның “Кыргый алма әчесе” әсәре
| 1
| 22.04
|
|
| 60
| Б.с.т. үстерү. Әдәби алымнар, кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту ( ретроспекция)
| 1
| 26.04
|
|
| 61
| Зөлфәтнең тормыш һәм иҗат юлы. “Тамыр көлләре” шигыре
| 1
| 29.04
|
|
| 62
| Зөлфәтнең “Тойгыларда алтын яфрак шавы” шигыре. Фәлсәфи лирика.
| 1
| 03.05
|
|
| 63
| Дөнья әдәбиятының барышы. Татар, рус, чит ил әдәбиятлары арасында күп төрле бәйләнешләр. Мәңгелек тема, образлар.
| 1
| 06.05
|
|
| 64
| Сыйныфтан тыш уку. И. Юзеевның “Өчәү чыктык урак юлга” поэмасы
| 1
| 10.05
|
|
| 65
| Язу стиле: көлке, тәнкыйди, фаҗигале, экзистенциаль, публицистик башлангычлар
| 1
| 13.05
|
|
|
| Кабатлау, йомгаклау
| 3
|
|
|
| 66
| Татар әдәбиятыннан йомгаклау контроль эше (тест)
| 1
| 17.05
|
|
| 67
| IX сыйныфта үтелгәннәрне кабатлау.
| 1
| 20.05
|
|
| 68
| Йомгаклау дәресе.
| 1
| 24.05
|
|
|
Укыту – методик әсбаплар исемлеге Уку әсбаблары.
1. Әдәбият (Борынгы һәм Урта гасыр, ХИХ йөз татар әдәбияты): татар телендә төп гомуми белем мәкт. һәм гимназияләрнең 9 нчы сыйныфы, урта махсус уку йортлары, педагогия училищелары, колледж һәм лицей укучылары өчен дәреслек/ Х.Й.Миңнегулов, Ш.Ә.Садретдинов.- Төзәтелгән 4 нче басма.-Казан: Тат. кит. нәшр., 2011.-407 б.:рәс.б-н.
2. Әдәбияттан хрестоматия: Татар урта гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен/ Төз. Х.Й.Миңнегулов, Ш.А.Садретдинов.- Өченче басма.-Казан: Мәгариф, 2005.-495 б.:рәс.б-н.
Өстәмә әдәбият исемлеге. 1. Минһаҗева Л.И., Мияссарова. И.Х. Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия: ике томда. 1том. Гомуми белем бирү мәктәпләре, урта һәм югары педагогик уку йортлары өчен уку ярдәмлеге.- Казан: ТР “Хәтер” нәшрияты, 2010.
2. Минһаҗева Л.И., Мияссарова. И.Х. . Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия: ике томда. 2 том. Урта һәм югары педагогик уку йортлары өчен уку ярдәмлеге.- Казан: ТР “Хәтер” нәшрияты, 2003.
3. Трофимова С.М. Татар теле һәм әдәбияты укытучысына (Рус һәм татар мәктәпләрененең татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен ярдәмлек).- Казан: Яңалиф, 2005.
4. Заһидуллина Д.Ф, Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты: Терия. Тарих.- Казан: Мәгариф, 2004.
5. Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: “Мәгариф”, 2004. Электрон – укыту ресурслары 1. http://gzalilova.narod.ru/adabiyat_deftere/9к.html
2. mon.tatarstan.ru/tat
3. tarkhanova.ru
4. miras.belem.ru
5. geonames.de/wl-turkic. html
6. tatar.com. ru
7. lyaysan.ru
8. muslum-tat.narod.ru
9. http://www.languages-study.com/tatar-links.html
10. http://www.tugantelem.narod.ru
11.http://gabdullatukay.ru
12. http://www.tatknigafund.ru
13. http://tatarile.org/tatartele
9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан якынча йомгаклау контроль эш (тест) 1 . Каберташ язмаларының икенче исеме
а) фольклор ;
ә) проза;
б) эпитафия. 2. Төркиләрнең иң беренче сүзлеген кем төзегән ?
а) Күлтәгин;
ә) Билгә-каган;
б) Мәхмүт Кашгарый. 3. Болгар дәүләте ислам динен кайчан кабул итә ?
а) 865 елда;
б) 922 елда;
в) 737 елда. 4. “Кыйссаи Йосыф “ та сурәтләнгән гүзәл хатын – кызның исеме –
а) Ширин;
б) Зөһрә;
в) Зөләиха. 5. Мәүлә Колый әсәрләренең төп жанры-
а) газәл;
б) хикмәт;
в) дастан. 6. Бу шигъри юллар кем турында?
“Аңына килгәч, күлмәкне ул кулга алды,
Үбә-коча, егълый-егълый күзен салды..”
а) Ягъкуб
б) Йосыф
в) Зөләйха 7. Бу строфа нинди ике гашыйк турында?
“Бу язма бер хыял җимеше түгелдер,
Ике гашыйк турында булган эш бер”.
а) Йосыф - Зөләйха
б) Ромео - Джульетта
в) Сөһәел вә Гөлдерсен 8. Татар халык иҗатының таҗы - “Идегәй” – нинди жанрда иҗат ителгән?
а) газәл
б) поэма
в) дастан 9. Авторның сәяхәт иткән вакытта күргәннәрен чагылдырган әсәр-
а) сәяхәтнамә;
б) мәдхия;
в) мәрсия.
10. Шагыйрь,укытучы, комментатор, тәрҗемәче, сүзлекләр, биобиблиографик, энциклопедик белешмәлекләр төзүче-
а) Таҗеддин Ялчыгол;
б) Мөхәммәдъяр;
в) Утыз Имәни 11. Исән кешенең эш-гамәлләрен данлаучы, тантаналы, шатлыклы вакыйгалар, мөһим күренешләр уңае белән иҗат ителүче мактау шигыре-
а) мәрсия
б) мәдхия
в) некролог 12. Татар драматургиясенең беренче карлыгачларын тудыручылар-
а) Г.Камал, К.Тинчурин
б) Г.Ильяси,Ф.Халиди
в) М.Фәйзи, Г.Исхакый 13. ”Гөнаһе кәбаир” романында кайсы герой иң күп хәсрәт чигә?
а) Җиһангир Агиев
б) Маһруй
в) Ягъкуб Галиев 14. Җинаять һәм шуңа бәйләнешле хәлләрне тикшереп, җепнең очын табуга, җинаятьне ачуга, гаеплене эзләүгә корылган әсәр-
а) детектив
б) магик
в) реалистик 15.Р.Фәхреддин язган әсәрнең тулы исеме “Әсма, яки Гамәл вә...”
а) акыл
б) җәза
в) эшләр 16. Г.Кандалыйның татар әдәбиятына алып килгән яңалыгы-
а) гади татар авылы кызларын, хезмәт иясе крестьян кызларын тасвирлый
б) ниндидер хыялый дөньяны, гадәттән тыш хәлләрне сурәтли
в) сөю хисенең кешенең җанын-тәнен биләп алган олы бер тойгы икәнен исбатлый 17. ”Хикмәт балаларның исемен онытуда түгел, ата икәнеңне онытмауда”,- дигән сүзләрне кайсы әдип әйтә
а) Утыз Имәни
б) Мөхәммәдьяр
в) К.Насыйри 18. Халык кайсы әдипне үз итеп, яратып, ”Җырчы Җәкәү” дип атый.
а) Риза Фәхреддин
б) Габделҗәббар Кандалый
в) Яков Емельянов 19.”Без-татарлар, телебез-татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул”. Шушы фикерне кайсы әдип әйткән?
а) Г.Тукай
б) Утыз Имәни
в) К.Насыйри 20.”Мин малай чакта безнең авылда “...” кыйссасы иң затлы, иң кыйммәтле китаплардан санала, кияүгә чыкканда, аны кызларга иң кадерле истәлек сыйфатында бүләк итеп бирәләр иде”. Г.Бәширов кайсы китап турында әйткән?
а) Коръән
б) “Кыйссаи Йосыф”
в) “Алтун ярук” (“Алтын балкыш”) |
|
|