Бюллетень Викторина Глава Диплом Доклад |
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы гомуми Балтач муниципаль бюджет учреждениесе |
 Скачать 223.87 Kb. |
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы
гомуми Балтач муниципаль бюджет учреждениесе
«Карадуган урта гомуми белем мәктәбе»
“Каралды”
Методик берләшмә
җитәкчесе:
__________ Әюпова Г.С..
Беркетмә № 1
21 нче август, 2015 нче ел
| “Килешенде”
Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары:
___________Әхмәтова Г.Р. 24 нче август, 2015 нче ел
| “Расланды”
ГБМБУ«Карадуган гомуми белем мәктәбе» директоры:
_________ Зарипова Г.Ф.
Боерык № 220
26 нчы август, 2015 нче ел
|
ЭШ ПРОГРАММАСЫ
Татар әдәбиятыннан
Сыйныф: 8 нче
Сәгатьләр саны: 70
Базалы укыту
Укытучы: Хаҗиева Фәридә Фәрит кызы, беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Педагогик киңәшмә утырышында каралды.
Беркетмә №1, 26 нчы август, 2015 нче ел.
2015 - 2016 нчы уку елы
АҢЛАТМА ЯЗУЫ Эш программасы түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде: 1. “Россия Федерациясендә мәгариф турында” Россия Федерациясенең федераль Законы (29.12.2012 №273-ФЗ);
2. Гомуми белем бирү дәүләт стандартының федераль компоненты (Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган № 1089 приказы 05.03.2004 ; ред.19.10.2009);
3. Белем бирү учреждениеләрендә 2015-2016 нчы уку елына укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән Федераль һәм региональ дәреслекләр исемлеге (приказ МО и Н РФ 19.12.12. №1067, г.Москва, зарегистрирован в Минюсте РФ 30.01.2013г. Регистрационный №26755);
4. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы (гамәлдәге редакциядә)
5. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
6. .“2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).
7. Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен ана теленнән программа (5 – 9 нчы сыйныфлар).Төзүче-авторлары: Г.Р. Галиуллина, М.М. Шәкүрова.-Казан 2013.
8. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар әдәбиятыннан программа (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
9. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының “Карадуган гомуми урта белем мәктәбе” нең 2015-2016 нчы уку елына педагогик киңәшмә карары нигезендә расланган төп укыту программасы (Беркетмә № 1, 2015 нче елның 26 нчы августыннан);
10. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының “Карадуган урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең 2015-2016 нчы уку елына педагогик киңәшмә карары нигезендә расланган укыту планы (кабул ителде: беркетмә №1, 26.08. 2015 нче ел, боерык № 220, 2015 нче елның 26 нчы августыннан).
11. ГБМБУ “Карадуган урта гомуми белем мәктәбе”нең эш программасы турында нигезләмә.
8 нче сыйныфларда татар әдәбиятыннан урта (тулы) гомуми белем бирүнең максаты:
Матур әдәбият әсәрләрен форма һәм эчтәлек берлегендә аңларга һәм анализларга өйрәтү, логик фикерләү сәләтен үстерү һәм камилләштерү, балаларның рухи дөньяларын баету.
Бурычлары: укучының төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне белүенә ирешү һәм анализ барышында кулланырга күнектерү;укучыда матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗы булдыру;укучының телдән һәм язма сөйләмен үстерү;укучыда үз милләтенә, аның әдәбиятына, мәдәниятенә карата хөрмәт, дөньяга гуманлы караш, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, үз милләтенең, шушы төбәктә яшәүче башка халыкларның мәдәни кыйммәтләренә хөрмәт хисләре тәрбияләү. Татар әдәбиятына базис укыту планында атнага 2 сәгать вакыт бирелгән ( 35 уку атнасы, барлыгы 70 сәгать).
Эш программасының эчтәлеген үтәү өчен кулланылган уку әсбабы:
Уку әсбабы:
1. Әдәбият. 8 нче сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. 2 кисәктән. 1 кисәк / Ф.Ә.Ганиева, Ч.Р. Рамазанова. - Казан: Татар кит. нәшр., 2015. – 217 б. 2 кисәк / Ф.Ә.Ганиева, Ч.Р. Рамазанова. - Казан: Татар кит. нәшр., 2015. – 231 б.
8 нче сыйныф өчен программада татар әдәбиятына 68 дәрес каралган, эш программасында уку елы дәвамында 70 дәрес үткәрү планлаштырыла.
Укыту курсының эчтәлеге Сәнгать төре буларак әдәбият Урта гасырлар әдәбиятында дини-суфичыл әсәрләр
Суфичылык һәм суфичылык әдәбияты. Мөхәммәдьярның “Нәсыйхәт” шигыре.
Мәгърифәтчелек әдәбияты
Муса Акъегет. “Хисаметдин менла” романы – мәгърифәтчелек реализмы әдәбиятының беренче әсәрләреннән. Үзәк геройлар – шәхес иреге өчен көрәшүчеләр, аларның асыл сыйфатлары. Романның стиль үзенчәлекләре.
Дәрестән тыш уку. Атилла Расих “Урланган хәзинә”повесте.
XX гасыр башы татар әдәбиятының үзенчәлеге
XX гасыр башы татар әдәбиятында дини-суфичыл әсәрләр. М.Гафури “Нәсыйхәт” шигыре.
Габдулла Тукай иҗатында дин фәлсәфәсе. .“Ана догасасы”,”Тәәссер” ,”Таян Аллага”,”Нәсыйхәт” шигырьләре.
XX гасыр башы татар әдәбиятында психологизм. Ш.Камал. Тормыш юлы турында кыскача белешмә. “Буранда” хикәясе. Әсәрдә геройның хисләренә бәя бирү.
XX гасыр башы татар әдәбиятында сызлану фәлсәфәсе.
Ф. Әмирхан. «Бер хәрабәдә» хикәясендә милли-романтик рух. Әсәрдә күтәрелгән проблемалар.
Кәрим Тинчурин “Искәндәр” әсәре.
XX гасыр башы татар әдәбиятында мәхәббәт фәлсәфәсе. Ф. Борнаш “ Таһир – Зөһрә” трагедиясе. Драманың үзәгендә кеше шәхесе, аның язмышы, бәхеткә хокукы мәсьәләсе.
Дәрестән тыш уку.Р Төхфәтуллинның “Йолдызым” повесте. Әсәргә анализ ясарга өйрәнү. Әсәрнең эчтәлеген табу.
20-30 нчы еллар әдәбиятында мәхәббәт фәлсәфәсе һәм яңа тормыш өчен көрәш романтикасы.
К.Тинчурин. «Сүнгән йолдызлар» драмасы. Рольләргә бүлеп уку. Конфликтның хәл ителешендә кешеләр холкының роле. Әсәр тукымасында реалистик һәм романтик алымнар. Сәнгатьле детальләрнең роле.
Һ. Такташ иҗаты турында мәгълүмат бирү. ”Алсу” шигыре. Яшәү шатлыгы, оптимизм, үзеңне бәхетле тою хисләре чагылышы.
Дәрестән тыш уку. Һ.Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасын анализлау. Зөбәйдә һәм Мәхмүт образлары.
Г. Кутуй.«Тапшырылмаган хатлар» повесте. Чорга бәйле рәвештә язучы иҗатына өлешчә бәя бирә белү, әдәби әсәрдәге катлаулы проблемаларны аңлый, әсәрнең поэтик матурлыгын күрә, бәяли, гомумән, әсәрләрне өлешчә анализлый белү.
Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты Ф. Кәрим иҗаты. “Сибәли дә сибәли” һ.б. шигырьләре . Табигать күренеше белән кеше психологиясе арасында бәйләнеш.
Дәрестән тыш уку. Ә Еники «Кем җырлады?», “Туган туфрак” хикәяләре.
60-80 нче еллар әдәбияты Г. Бәширов тормыш юлы һәм иҗаты.“Туган ягым-яшел бишек” әсәре. Халыкның ерак тарихтан килә торган яшәү рәвеше, рухи байлыгы, әхлакый кагыйдәләре. Гореф– гадәтләрне чагылдыру. Әсәрнең автобиографик хасияте.
А. Гыйләҗев.”Язгы кәрваннар” әсәре. Сугыш чоры яшьләренә килгән тормыш һәм хезмәт авырлыкларының чагылышы. Күңел төшенкелегенә бирелмәү, яшьлек хисләренең юл яруы. Эчке кичерешләрнең төгәл чагылдырылуы.
Дәрестән тыш уку. Ш Галиев шигырьләре: “Камырша”, “Утсыз төтен булмый”, “Үзең нинди”, “Тимерче Гомәр һәм гомер”.
Миргазиян Юныс “Шәмдәлләрдә генә утлар яна”әсәре.
Р.Фәйзуллин. «Җаныңның ваклыгын сылтама заманга...», “Аккошлар”,«Мин сиңа йомшак таң җиле», «Якты моң». Кыска шигырьләр. Шигырьләрдәге хисләр байлыгы, күңел тибрәнешләренең табигыйлеге, поэтик бизәкләргә муллык. Сүз белән сурәт ясау осталыгы.
Т. Миңнуллин “Әлдермештән Әлмәндәр” драмасы. Әлмәндәр карт образының тормышчан фәлсәфи нигезе: ил картының тормышка мәхәббәте һәм яшәү дәрте, халык акылын һәм тәҗрибәсен чагылдыруы. Комедиядә яшәү һәм үлем фәлсәфәсенең оста хәл ителүе. Шартлылыкка киң мөрәҗәгать итүнең сәнгатьчә аклануы.
Ф.Яруллин. «Җилкәннәр җилдә сынала» повесте. Повестьта хикәяләү үзенчәлекләре. Образлар системасы. Ихтыяр көче, авырлыкларны җиңә белү сыйфатлары. Фәлсәфи фикерләр, табигыйлек.
М.Әгъләмов шигырьләре: «Җил дә җил», «Учак урыннары», «Каеннар булсаң иде”,”Без”,”Сабантуй” шигырьләре”.
Укыту – тематик план
№
| Бүлекләр
| Сәгатьләр саны
| 1
| Сәнгать төре буларак әдәбият
| 1
| 2
| Урта гасырлар әдәбиятында дини-суфичыл әсәрләр
| 2
| 3
| Мәгърифәтчелек әдәбияты
| 5
| 4
| XX гасыр башы татар әдәбиятының үзенчәлеге
| 27
| 5
| Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты
| 6
| 6
| 60-80 нче еллар әдәбияты
| 29
|
|
|
|
| Барлыгы:
| 70
|
|
|
|
| Бәйләнешле сөйләм үстерү
| 13
|
| Дәрестән тыш уку
| 5
|
8 нче сыйныф укучыларының әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:
- тәкъдим ителгән эпик, лирик һәм драматик әсәрләрне уку һәм аларга үз мөнәсәбәтең, бәяң булу;
- сайлап алган әсәрнең (кыскача, тулы, аерым бүлекләренең) эчтәлеген сөйли белү;
- эпик әсәрләр буенча изложение язу;
- әдәби әсәрнең төрләрен (хикәяләп язылган әсәр, шигырь, пьеса) аера алу;
- сайлап алып (яки тәкъдим ителгән) язучының тормыш юлын, иҗатын сөйләү;
- әдәби әсәрнең төрен, жанрын исбатлау;
- әдәби әсәрнең темасын, төп фикер – идеясен билгеләү;
- әдәби әсәр героена характеристика бирү;
- эпик әсәрнең бер өлешен образлы сөйләү, цитаталар китерү;
- шигырьне яттан белү яки прозадан өзекне яттан сөйләү;
- әсәрнең сәнгать күренеше икәнлеген аңлата алу;
- бер яки берничә әсәр геройларын чагыштырып, уртак һәм үзенчәлекле якларын табу;
- төрле әсәрләрнең проблемаларын яки темаларын чагыштыру, үзенчәлекләрен билгеләү;
- әдәби әсәрнең әһәмиятен, кыйммәтен, үзенчәлекләрен дәлилле итеп аңлата, исбатлый белү;
- сәнгатьле итеп яттан әсәр яки өзекләр сөйләү;
- әдәби әсәрне чор белән бәйләп характерлау, чорның уңай сыйфатларын, төп кыйммәтләрен таба белү;
- әсәрдә сюжет элементларын аера, композициясен, тел- сурәтләү чараларын күрсәтә, аңлата белү;
- автор фикерен һәм әсәргә үз мөнәсәбәтең, фикереңне аңлату;
- автор сөйләмен һәм персонажлар телен анализлау;
- әдәби әсәрләр буенча сочинение язу;
- теге яки бу чордагы татар әдәбиятының төп проблемаларын бәйләнешле итеп аңлату;
- татар, рус (яки башка халыкларның) әдәбиятларында бер төрдәге темага язылган әсәрләрне чагыштыру, милли үзенчәлекләрен ачыклау;
- өстәмә укыган әсәргә, спектакль яки фильмга бәяләмә язу;
- ирекле темага сочинение язу (әдәби материалдан, тормыштан алган тәэсирләрдән файдаланып).
Календарь - тематик план
№
| Дәреснең темасы
| сәг.
| Үткәрү вакыты
| Искәрмә
| план
| фак.
| 1
| Сәнгать төре буларак әдәбият.
| 1
| 02.09
|
|
| 2
| Урта гасырлар әдәбиятында дини-суфичыл әсәрләр.
| 1
| 04.09
|
|
| 3
| Мөхәммәдьярның “Нәсыйхәт” шигырен уку, анализ ясау.
| 1
| 09.09
|
|
| 4
| Муса Акъегетнең “Хисаметдин менла” повесте белән таныша башлау
| 1
| 11.09
|
|
| 5
| Муса Акъегетнең “Хисаметдин менла” повестен укуны дәвам итү
| 1
| 16.09
|
|
| 6
| Муса Акъегетнең “Хисаметдин менла” повестен уку, фикер алышу
| 1
| 18.09
|
|
| 7
| Муса Акъегетнең “Хисаметдин менла” повестена анализ ясау.
| 1
| 23.09
|
|
| 8
| Дәрестән тыш уку. Атилла Расих “Урланган хәзинә”.
| 1
| 25.09
|
|
| 9
| М.Гафури иҗаты, шигырьләре белән танышу.
| 1
| 30.09
|
|
| 10
| М. Гафуриның “ Нәсыйхәт” шигырен уку, фикер алышу.
| 1
| 02.10
|
|
| 11
| Габдулла Тукай иҗатында дин фәлсәфәсе. Шигырьләре белән танышу.
| 1
| 07.10
|
|
| 12
| Г.Тукай.“Ана догасасы”,”Тәәссер” ,”Таян Аллага”,”Нәсыйхәт” шигырьләре.
| 1
| 09.10
|
|
| 13
| Ш.Камалның тормышы, иҗаты турында белешмә. “Буранда” хикәясе белән таныша башлау.
| 1
| 14.10
|
|
| 14
| Ш.Камалның “Буранда” хикәясе буенча фикер алышу.
| 1
| 16.10
|
|
| 15
| Ф.Әмирханның тормыш юлы, иҗаты..
“Бер хәрабәдә” хикәясе белән таныша башлау
| 1
| 21.10
|
|
| 16
| Ф.Әмирханның Бер хәрабәдә” хикәясен укуны дәвам итү, фикер алышу.
| 1
| 23.10
|
|
| 17
| Сочинение №1. “Кеше бәхет өчен туа”
| 1
| 28.10
|
|
| 18
| Сочинениене язма эшләр дәфтәренә күчерү
| 1
| 30.10
|
|
| 19
| К.Тинчурин турында белешмә. «Искәндәр» әсәрен уку.
| 1
| 11.11
|
|
| 20
| К.Тинчуринның «Искәндәр» әсәре белән танышуны дәвам итү.
| 1
| 13.11
|
|
| 21
| К.Тинчуринның «Искәндәр» әсәренең идея эчтәлеге, образларның үзенчәлекле бирелеше.
| 1
| 18.11
|
|
| 22
| Ф. Борнашның “Таһир – Зөһрә” трагедиясе белән таныша башлау
| 1
| 20.11
|
|
| 23
| Ф. Борнашның “Таһир – Зөһрә” трагедиясен укуны дәвам итү. Драманың үзәгендә кеше шәхесе, аның язмышы, бәхеткә хокукы мәсьәләсе
| 1
| 25.11
|
|
| 24
| Ф. Борнашның “Таһир – Зөһрә” әсәренә анализ ясау.
| 1
| 27.11
|
|
| 25
| Дәрестән тыш уку. Р. Төхфәтуллинның “Йолдызым” повесте. Әсәргә анализ ясарга өйрәнү. Әсәрнең эчтәлеген табу.
| 1
| 02.12
|
|
| 26
| К.Тинчурин иҗаты белән танышуны дәвам итү. «Сүнгән йолдызлар» драмасын уку.
| 1
| 04.12
|
|
| 27
| К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасы белән танышуны дәвам итү.
| 1
| 09.12
|
|
| 28
| К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасының идея эчтәлеге, образларның үзенчәлекле бирелеше.
| 1
| 11.12
|
|
| 29
| БСҮ. Әсәргә рецензия язу.
| 1
| 16.12
|
|
| 30
| Һ.Такташ иҗаты турында тулырак мәгълүмат бирү. “Алсу” поэмасы белән танышу, анализ.
| 1
| 18.12
|
|
| 31
| Дәрестән тыш уку. Һ.Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасына анализ ясау.
| 1
| 23.12
|
|
| 32
| Г.Кутуйның тормыш юлы, иҗаты.
| 1
| 25.12
|
|
| 33
| Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте белән танышу.
| 1
| 13.01
|
|
| 34
| Сочинение №1. “Кеше бәхет өчен туа”
| 1
| 15.01
|
|
| 35
| Сочинениене язма эшләр дәфтәренә күчерү
| 1
| 20.01
|
|
| 36
| Ф. Кәрим иҗаты. “Ант” шигырен уку, анализ ясау.
| 1
| 22.01
|
|
| 37
| Ф.Кәримнең “Ватаным өчен”, “Сөйләр сүзләр бик күп алар”, “Бездә яздыр”шигырьләрен уку, анализ ясау.
| 1
| 27.01
|
|
| 38
| Ф. Кәрим иҗаты. “Сибәли дә сибәли”,”Теләк”, “Газиз әнкәй” шигырьләрен уку, анализ ясау.
| 1
| 29.01
|
|
| 39
| Дәрестән тыш уку. Ә Еникинең «Кем җырлады?», “Туган туфрак” хикәяләре
|
| 03.02
|
|
| 40
| Сочинение №2. “Нәрсә ул батырлык?”
| 1
| 05.02
|
|
| 41
| Сочинениене язма эшләр дәфтәренә күчерү
| 1
| 10.02
|
|
| 42
| Г.Бәширов . Язучы турында кыскача белешмә. “Туган ягым – яшел бишек” повесте белән таныша башлау.
| 1
| 12.02
|
|
| 43
| Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәре. Халыкның ерак тарихтан килә торган яшәү рәвеше.
| 1
| 17.02
|
|
| 44
| “Туган ягым- яшел бишек” әсәрендә халыкның гореф- гадәтләре.
| 1
| 19.02
|
|
| 45
| Г. Бәшировның “Туган ягым - яшел бишек” әсәрендә күңел байлыгы.
Автобиография язу.
| 1
| 24.02
|
|
| 46
| Сочинение №4. “Халкымның күңел байлыгы”
| 1
| 26.02
|
|
| 47
| Сочинениене язма эшләр дәфтәренә күчерү
| 1
| 02.03
|
|
| 48
| Аяз Гыйләҗев. Биографик белешмә. “Язгы кәрваннар”повесте.
| 1
| 04.03
|
|
| 49
| А.Гыйләҗевнең ”Язгы кәрваннар” повесте белән танышуны дәвам итү.
| 1
| 09.03
|
|
| 50
| А.Гыйләҗевнең ”Язгы кәрваннар” повестен анализлау
| 1
| 11.03
|
|
| 51
| Дәрестән тыш уку. Ш.Галиев шигырьләре. “Камырша”, “Утсыз төтен булмый”, “Үзең нинди”, Тимерче Гомәр һәм гомер”.
| 1
| 16.03
|
|
| 52
| М.Юныс. Язучы турында кыскача белешмә. “Шәмдәлләрдә генә утлар яна”повесте.
| 1
| 18.03
|
|
| 53
| М.Юныс.“Шәмдәлләрдә генә утлар яна”повес-
те.
| 1
| 30.03
|
|
| 54
| М.Юныс. “Шәмдәлләрдә генә утлар яна”по-
вестен анализлау.
| 1
| 01.04
|
|
| 55
| БСҮ. Образларга характеристика бирү. Бергәләп тикшерү, тулыландыру, редакцияләү.
| 1
| 06.04
|
|
| 56
| Р.Фәйзуллинның тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. «Җаныңның ваклыгын сылтама заманга..», «Вакыт», «Аккошлар» шигырьләре
| 1
| 08.04
|
|
|
57
| Р.Фәйзуллинның «Мин сиңа йомшак таң җиле», «Якты моң» һәм кыска шигырьләре белән танышу.
| 1
| 13.04
|
|
| 58
| Т. Миңнуллин иҗаты. “Әлдермештән Әлмәндәр” драмасы белән таныша башлау.
| 1
| 15.04
|
|
| 59
| Т. Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” драмасы белән танышуны дәвам иттерү
| 1
| 20.04
|
|
| 60
| Т. Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” драмасына анализ ясау. Образларга харатеристика бирү.
| 1
| 22.04
|
|
| 61
| Сочинение №5.“Әлмәндәр – ил карты”
| 1
| 27.04
|
|
| 62
| Сочинениене язма эшләр дәфтәренә күчерү
| 1
| 29.04
|
|
| 63
| Ф.Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты. «Җилкәннәр җилдә сынала» повесте белән таныша башлау
| 1
| 04.05
|
|
| 64
| Ф.Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” повестен укуны дәвам итү, анализ ясау
| 1
| 06.05
|
|
| 65
| Ф.Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” повестенда образларга харатеристика. Әсәрнең сәнгатьчә эшләнеше
| 1
| 11.05
|
|
| 66
| Арадаш йомгаклау контроль эше (тест)
| 1
| 13.05
|
|
| 67
| М.Әгъләмов һәм аның шигырьләре:«Учак урыннары», «Каеннар булсаң иде».
| 1
| 18.05
|
|
| 68
| М.Әгъләмов “Җил дә җил”, “Без”, “Сабантуй” шигырьләре.
| 1
| 20.05
|
|
| 69
| БСҮ. “Минем тормышымда матур әдәбиятның роле”. Кыска күләмле сочинение язу.
| 1
| 25.05
|
|
| 70
| Ел буе үтелгәннәрне кабатлау. Йомгаклау дәрес
| 1
| 27.05
|
|
| Укыту – методик әсбаплар исемлеге. Уку әсбабы: 1. Әдәбият. 8 нче сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. 2 кисәктән. 1 кисәк / Ф.Ә.Ганиева, Ч.Р. Рамазанова. - Казан: Татар кит. нәшр., 2015. – 217 б. 2 кисәк / Ф.Ә.Ганиева, Ч.Р. Рамазанова. - Казан: Татар кит. нәшр., 2015. – 231 б.
Өстәмә әдәбият исемлеге. 1. Татар әдәбиятыннан хрестоматия (ярдәмлек): Унберьеллык урта мәктәпнең 8нче сыйныфы өчен.- Казан:ТР “Хәтер” нәшрияты, 2003.
2. Минһаҗева Л.И., Мияссарова. И.Х. Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия: ике томда. 1том. Гомуми белем бирү мәктәпләре, урта һәм югары педагогик уку йортлары өчен уку ярдәмлеге.- Казан: ТР “Хәтер” нәшрияты, 2010.
3. Минһаҗева Л.И., Мияссарова. И.Х. . Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия: ике томда. 2 том. Урта һәм югары педагогик уку йортлары өчен уку ярдәмлеге.- Казан: ТР “Хәтер” нәшрияты, 2003.
4. Трофимова С.М. Татар теле һәм әдәбияты укытучысына (Рус һәм татар мәктәпләрененең татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен ярдәмлек).- Казан: Яңалиф, 2005.
5. Заһидуллина Д.Ф, Закирҗанов Ә.М. , Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты: Терия. Тарих.- Казан: Мәгариф, 2004.
6.Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: “Мәгариф”, 2004.
Электрон – укыту ресурслары
Төре
| Әсбап
| Мультимедияле
программа (татар, рус
һәм
инглиз телләрендә)
| “Гасырларда калыр батырлык” (М.Җәлилнең
тормыш юлы һәм иҗаты), “Мастер” ҖЧҖ
тарафыннан ТР Мәгариф һәм фән
министрлыгы
заказы буенча эшләнгән, 2006.
| 6 CD тан торган
комплект
| Татар әдәбияты дәресләренә
фонохрестоматия,
“Аксу” студиясе тарафыннан ТР Мәгариф
һәм фән
министрлыгы заказы буенча эшләнгән, 2008.
| Интерактив дәреслек
| ХХ гасыр башы татар әдәбияты ( Г.Тукай,
Дәрдемәнд, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов,
Г.Камал,Ш.Камал). Казан, 2011
|
8 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан якынча йомгаклау контроль эше (тест) 1. Бу әсәрләрнең кайсысын А.Гыйләҗев язмаган ?
а) “ Кәҗүл читек”
ә) “Язгы кәрваннар”
б) “Җомга көн кич белән”
2. “Язгы кәрваннар” повестенда вакыйга кем исеменнән сөйләнә ?
а) Дамир
ә) Хәкимҗан абзый
Б) Ибраһим
3. Колакай, Тамыр, Камыр кушаматлары тагылган герой
а) Габбас абзый ә) Ибраһим б) Дамир
4. Кәсле авылына симәнәгә орлыкка ничә чана кузгала?
а) 65 чана ә) 75 чана
Н.Фәттах иҗаты буенча сораулар:
“Итил суы ака торур” әсәрендә Акбүре ыруының башынада кем тора?
А) Күрән би;
Б) Алмыш хан
В) Ямгырчы би 6. Сугышчы яу кырында нинди киемнән булган?
А) җиңелчә генә киенгән;
Б) калын тимер киемнән;
В) бронежилеттан. 7. Батырлар көрәше ничек уздырылган?
А) 1: 1 Б) 2: 1 В) 3 : 1 Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты буенча сораулар:
8. Җəлилче язучыны билгелəгез:
а) С.Хəким б) А.Алиш в) Ф.Кəрим
9. Казанда Җəлил исемен нинди мəдəни оешма йөртə:
а) Татар филармониясе
б) Опера һəм балет театры
в) Зур концерт залы 10.. М. Җəлилнең иң беренче шигыре ничек атала?
а) “Бəхет”
б) “Кызыл гаскəрлəргə”
в) “Киттелəр” 11 . Муса Җəлил кайсы елны əсирлеккə төшə?
а) 1941 б)1942 в)1943 12. Муса Җəлил оешмасындагы ничə кеше үлемгə хөкем ителə?
а) 8 б) 10 в) 11 13. Китерелгəн юллар кайсы шигырьдəн?
Сездə минем бөтен тойгыларым,
Сездə минем керсез яшьлəрем
Сез үлсəгез, мин дə онытылырмын,
Яшəсəгез, мин дə яшəрмен.
а) “Кошчык” б) “Кичер, илем в) “Җырларым” 14. Җəлилчелəрнең гомерлəре кайсы төрмəдə өзелə?
а) Плетцензее б) Моабит в) Шпандау 13 . “Сандугач һəм чишмə” əсəренең жанры.
а) Баллада б) Поэма в) Лирик шигырь 14. М.Җəлил сугыш елларында кайсы фронтта хезмəт итə?
а) Украина
б) Белорусия
в) Волхов 15 . М.Җəлилнең əсирлектəге псевдонимы
а) Вилданов б) Махмутов в) Гомəров 16. “Ул борынына тәмәке сала, нәтиҗәдә, төчкереп-төкереп, аларга шактый ук мәшәкать тудыра”. Сүз кайсы герой турында?
а) Утташ кам
б) Салих бабай
в) Шәрәфи карт 17.”Әлдермештән Әлмәндәр”, “Авыл эте Акбай”, Әниләр һәм бәбиләр” кебек үлемсез әсәрләрне кайсы драматург иҗат иткән? |
|
|