Бюллетень Викторина Глава Диплом Доклад |
6 нчы номерлы гомуми урта белем мәктәбе |
 Скачать 0.74 Mb. |
Татарстан Республикасы Зәй муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
“6 нчы номерлы гомуми урта белем мәктәбе”
КАРАЛДЫ: КИЛЕШЕНДЕ: РАСЛАНДЫ:
МБ утырышы беркетмәсе Директор урынбасары Мәктәп директоры
№ 1 “ 26 ”август 2013ел _____________ Камалиева Л.Ю . ______________ Кузнецов С.А.
МБ җитәкчесе __________Романова Г.Н. 27 август 2013 ел
225 номерлы боерык белән гамәлгә кертелде
29” август 2013 ел
5нче А,В сыйныфларының рус төркемнәре өчен татар теле буенча эш программасы
Төзүче: 1 квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Миннегулова Миләүшә Мөсәвир кызы
КАБУЛ ИТЕЛДЕ:
Педагогик совет беркетмәсе
№ 1 “28” август 2013 ел
2013-2014 нче уку елы.
Аңлатма язуы
Эш программасы статусы
Программа
“Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законына – Федеральный закон РФ от 29.12.12 № 273-ФЗ «Об образовании в РФ» и Закон РФ от 10.07.1992 №3266-1 “Об образовании в РФ”
Татарстан Республикасының “Телләр турында законы”на (РТ №44-3РТ 28.07.2004);
ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган « Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасына(1 — 11 нче сыйныфлар)» ( Р.З.Хәй
дәрова, Р.Л.Малафеева, 2011 ел),
Тр Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында бирелгән “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасына” (Р.З.Хәйдәрова, К.С. Фәтхуллова, Г.М. Әхмәтҗанова), Казан, 2013 ел,
ТР Фән һәм Мәгариф министрлыгы 29.04.2010 числосында 1763/10 номерлы “Уку курсларының, фәннәрнең эш программаларын якынча эшкәртмәләренең тәртибен ТР белем учреждениеләренең раславы турында” боерыгына таянып,
2013-2014нче уку елы өчен Зәй муниципаль районы “6 нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе” бюджет белем учреждениесе уку планына нигезләнеп төзелде.
Эш программасы структурасы
Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.
5нче сыйныфларда татар теленнән төп гомуми белем бирүнең максатлары һәм бурычлары
Укучыларның башлангыч мәктәптә фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү.
Укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү.
Телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү.
Татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү, сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен аңлату.
Телнең милли мәдәниятнең чагылышы булуын, тел һәм тарих бердәмлеген аңлату, татар теленең милли-мәдәни үзенчәлегенә төшендерү; татар һәм башка халыкларның рухи мирасына ихтирам тәрбияләү.
-Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле белем бирүне дәвам итү.
-Укучыларның сөйләм һәм язу культурасын үстерү, мөстәкыйль эшчәнлеген активлаштыру.
Баланың үзен тәрбияләү, үзе белән идарә итү, үз фикерен яклый алу сәләтен үстерү.
Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү.
Укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын камилләштерү.
Коммуникатив компетенция
Сөйләм эшчәнлегенең төрләре (тынлап аңлау, сөйләү, уку, язу һәм язма сөйләм) узләштерелә. Икенче баскычта укучылар укылган яки тыңланган текстның темасы, төзелешен һәм төп фикерен, текст буенча әңгәмә үткәрә, телнең орфографик һәм орфоэпик, лексик, морфологик, синтаксик нормаларын саклап, телдән яки язмача эчтәлеген кыскача, тулы, сайлап алып җиткерә. Телнең әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга диалогик һәм монологик сөйләм оештыра. Төрле типтагы язма эшләр, шул исәптән компьютер кулланып башкара. Татар сөйләм этикеты нормаларын дөрес һәм урынлы куллана.
Лингвистик компетенция .
Татар теленең тармаклары буенча үзләштерергә тиешле төп теоретик мәгълүматлар:
Иҗек, татар теленең ижек калыплары. Басым, интонация һәм аларның төрләре. Орфография һәм орфоэпия.
Сүз. Аның лексик мәгънәсе. Сүзләрнең мәгънә ягыннан төрләре. Татар теленең сүзлек составы. Лексикография, сүзлекләрнең төрләре.
Сүзләрнең мәгънәле кисәкләре, аларнын төрләре, сүз ясалыш ысуллары.
Мөстәкыйль сүз төркемнәренең лексик-семантик һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләре, бәйләгеч һәм модаль сүз төркемнәренең грамматик үзенчәлекләре, сөйләмдә кулланылышлары. Сүзтезмә һәм җөмлә, сүзләр һәм җөмләләр арасында бәйләнеш төрләре. Җөмлә кисәкләре. Татар телендә тыныш билгеләре. Татар теленнән 5 нче сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсенә таләпләр:
татар теленең төп берәмлекләрен һәм аларның билгеләрен билү;
татар теленең фонетик, лексик системаларын, грамматик төзелешен үзләштерү;
грамматик үзенчәлекләренә карап, сүз төркемнәрен аера белү;
җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен аера белү;
җөмлә төрләрен аеру, алар янында тыныш билгеләрен куярга өйрәнү;
Татар теленнән 5 нче сыйныф укучыларының формалашырга тиешле күнекмәләр:
телдән һәм язма сөйләм, диалог һәм монолог, аралашу ситуациясне аңлау һәм гамәлдә дөрес куллану;
төрле стиль һәм жанрдагы текстларны сәнгатьле итеп уку күнекмәләре булдыру;
текстның эчтәлеген телдән яки язмача төгәл итеп, сайлап яки кыскача сөйләп бирү, текст буенча куелган сорауларга төгәл җавап бирү;
бирелгән темага, куелган максатка яраклы рәвепггә, төрле ситуацияләрдән чыгып, тасвирлау яки хикәяләү характерындагы текстларны телдән яки язмача әзерләү;
текстның планын төзү ;
- тәкъдим ителгән текстларны рус теленнән татар теленә һәм татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү.
Татар теленнән 5 нче сыйныф укучыларына җиткерелә торган мәгьлүматлар:
татар теленең тулы бер система булуы, аның тармаклары;
төрле типтагы сүзлекләр һәм белешмәләр, электрон чыганаклар.
Татар теленнән 5 нче сыйныф укучылары өчен предметара эшчәнлек:
татар теленең башка фәннәрне өйрәнү һәм белем алу чарасы икәнен аңлау:
татар телен әдәбият белән бәйләп, тел чараларының матур әдәбият әсәрләренең тәэсир көчен, сәнгатьлелеген булдырудагы ролен ачыклау;
телне мәдәният белән бәйләп, татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт, зәвык тәрбияләү;
татар телен рус теле белән бәйләп, телләр һәм халыклар арасындагы уртак хәзинә – рухи кыйммәтләргә ихтирам, башка милләт вәкилләренә карата түземле - ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү;
телне тарих, җәмгыять белеме фәннәре белән бәйләп, дөнья, кешелек җәмгыяте, аның үсеше турында күзаллау формалаштыру;
татар теле дәресләрендә алган белем һәм күнекмәләрне телнең кеше һәм җәмгыять тормышында тоткан урынын аңларга ярдәм итү.
Татар теленнән гомуми төп белем бирү (5 сыйныфлар) баскычында укучыларның шәхси үсеш-үзгәреше:
баланың акыл, мөстәкыйль фикерләү эшчәнлеген активлаштыру;
баланың үзен тәрбияләү, үзе белән идарә итү, үз фикерен -яклый алу сәләтен үстерү;
сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен аңлау;
укучының үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;
җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләренә, әхлак нормаларына төшендерү.
Язма эшләрне тикшерү һәм бәяләү
Укучыларның тел һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү өчен, татар теле дәресләрендә төрле язма эшләр үткәрелә.
Төп гомуми белем бирү мәктәбендә язма эшләр ике төркемгә бүленә:
өйрәтү характерындагы эшләр
контроль эшләр (сүзлек диктанты; күрмә диктантлар).
Язма контроль эшләр өчен барлык укучыларның билгеләре сыйныф журналына куела. Өйрәтү характерындагы язма эшләргә килгәндә, бары тик уңай билгеләрне генә сыйныф журналына куярга мөмкин.
Уку елы дәвамында язма эшләрнең саны һәм төрләре укучыларның лексик-грамматик һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү максатыннан чыгып билгеләнә.
Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә «5»ле куела.
Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1—3 төзәтүе яки 1—2 орфографик хатасы булган эшкә «4»ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4—5 төзәтүе яки 3—5 орфографик хатасы булган эшкә «3»ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә «2»ле куела
|
| №
| Эш төрләре
| 5нче сыйныф
| 1.
| Тыңлап аңлау
| 0,5-0,7 минут
| 2.
| Диалогик сөйләм
| 5-6 реплика
| 3.
| Монологик сөйләм
| 7-8 фраза
| 4.
| Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү
| 4
| 5.
| Уку
| 55-60сүз
| 6.
| Язу:
|
|
| сүзлек диктанты
| 8-10сүз
|
| сочинение
| 5-7 җөмлә
|
5 нче сыйныф (105 сәг.) Программаның кыскача эчтәлеге.
Коммуникатив максат
| Якынча сөйләм үрнәкләре
| Сүзләр һәм сүзтезмәләр
| Без мәктәптә (17 сәг.)
| Дәресләр расписаниесен, нинди дәресләр әзерләү, әзерләмәүнең сәбәбен әйтә белү.
Уку-язу әсбапларын тәртипле тоту турында киңәш бирә белү.
Китапханәгә барырга чакыра, нинди китап кирәклеге турында әйтә белү
| Күнегү эшлим, мисал, мәсьәлә чишәм. Битләрне пычратма, ташлама, ертма, бөкләмә. Наил, әйдә китапханәгә барабыз. Миңа табигать турында китап кирәк.
| Әдәбият, ташлый, чирек азагы, кәеф, язма эш, шакмаклы, сызыклы, әзерләнә, сүздә тору, сыйныф җитәкчесе, быел, узган ел, югалта, мөстәкыйль эш, вакытында эшләргә, борчыла, ерта, пычрата, ачык, ябык, куша, ала, тапкырлый, бүлә, төшеп калган, маҗаралы.
| Мин зур ярдәмче (17 сәг.)
| Өйдә эшләгән эшләрне әйтә, сорый, куша белү.
Эш эшләргә риза булуыңны,
булмавыңны белдерү. Өйдәге хезмәттә катнашуга карап, кешеләргә бәя бирә белү.
Өйдәге эшләрне эшләргә киңәш бирә, яхшы эшләр өчен мактый белү.
| Мин идән юам. Син идән юасыңмы? Идән ю әле.
Ярый, мин идән юам. Юк, юмыйм. Мин риза (түгел). Айдар эшчән малай, чөнки ул әнисенә булыша. Әнигә булышырга, идән юарга кирәк. Син булдыргансың, яхшы эшләгәнсең. Син эшчән, тырыш, ярдәмчел.
| Тузан суырта, тузан сөртә, кер үтүкли, чүп чыгара, себерә, ашарга әзерли, әрчи, тыңлаучан, ихтирамлы, җитез, көчле, мактанчык (түгел), алдаша, булышчы, алдашмый, минем фикеремчә, минем уйлавымча, мич, ярдәмчел, иртә тора, алтын, тимер, иртәнге, кичке, көндезге, булдыра.
| Бергә эшлә, бергә аша (15 сәг.)
| Өй эшләрендә үзеңә булышырга, ярдәм итәргә сорый, нәрсә эшләргә кирәк икәнен әйтә белү.
Кереш сүзләр кулланып, геройларадымына карата үз фикереңне әйтә белү.
| Аня, миңа булыш әле. Миңа савыт-саба юарга ярдәм ит әле.
Минемчә, Аня дөрес эшләмәде, чөнки ...
Минем уйлавымча, Супермалай – эшчәнтүгел, чөнки ... .
| Ярдәм, чакыра, бозыла, йокы, минемчә, синеңчә, билгеле, әлбәттә, минем фикеремчә, беренчедән, икенчедән, мич, он, көртлек, чишмә, утын кисә, утын яра, маҗаралы, кар көри, су алып кайта.
| Ничек эндәшсәң, шулай җавап бирерләр (8 сәг.)
| Үзеңә, иптәшеңә, ярдәм итүне итагатьле сорый, ярдәмеңне тәкъдим итә белү.
Өлкән кешегә сорау белән мө-рәҗәгать итә белү.
Телефоннан сөйләшә белү этикеты.
| Миңа булыш әле. Гали, көрәк алып чык әле. Зинһар миңа ярдәм ит әле. Сиңа булышырга кирәкме?
Әйтегезче (әйтегез әле), киемнәр кибете кайда? Гафу итегез, тукталыш кайда?
Оляны телефонга чакырырга мөмкинме? Миңа Оля кирәк иде.
| Тиз-тиз, башкалар, пычрак, тәмле сүз, тәмле телле, оялды, чакырыгыз, гафу үтенә, тупас, ялгыз, мактана, гаепле, очрады, тукталыш, кагыйдә, ашыга, гафу ит, шалтырата.
| Минем туган көнем (13 сәг.)
| Туган көнгә чакыру яза белү.
Бәйрәм табынын әзерләү турында сөйләшү. Нинди ризыклар яратканыңны, яратмаганыңны әйтә белү.
Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.
Туган көн уеннары турында сөйләшә белү.
| Оля, мин сине туган көнгә чакырам. Туган көн кич сәгать 6да башлана, безнең адрес: ... .
Туган көнгә нәрсә пешерәбез, кемнәрне чакырабыз? Табында нәрсәләр була? Төрле салатлар, ... . <...>
Син нинди ризыклар яратасың
( яратмыйсың)?
Табын янында сөйләшергә, ашыгырга ярамый. <...>
Нинди уеннар уйныйбыз? Син нинди тизәйткечләр, табышмаклар беләсең?
| Чакыру кәгазе, татар халык ашлары исемнәре, туңдырма, пылау, токмачлы аш, коймак, акмай, беренчегә, күрше, авыз чапылдату, ашыга, пәрәмәч, вак бәлеш, күтәрә, кыстый, тук, яңа гына, кулын суза.
| Минем дустым бар (8 сәг.)
| Дустыңның нинди булуын сөйли белү.
Дусларның бергә аралашуы турында сөйли белү.
Дустыңны уенга чакыра белү.
| Минем дустым – Катя. Ул матур җырлый, яхшы ... . <…>
Дуслар бергә дәрес әзерлиләр, ... .
Оля, әйдә уйнарга барабыз. <…>
| Шатлык, шаян, иптәш, ярдәмчел, киңәш, менә, төшә, үлгән, ишек алды, юлдаш, һәркем, һәрбер, кызгана.
| Дүрт аяклы дусларыбыз (9 сәг.)
| Дүрт аяклы дусларыбызның токымнары, кыяфәтләре, гадәтләре турында сөйләшә белү.
| Минем этем (песием) бар. Ул йонлач, ... . <...> Ул тәпиен бирә, ... . <...>
| Йорт эте, ау эте, сакчы эт, йонлач, ут яна, тәпи, юаш, тугры, сөяк, күсе, тычкан, ягымлы, тәпиен суза.
| Без спорт яратабыз (5 сәг.)
| Тән әгъзаларының исемнәрен, нәрсә авыртуын табибка әйтә белү.
Җәйге, кышкы спорт төрләрен аера, үзеңнең нинди спорт төрен яратканыңны әйтә белү.
| Минем тешем сызлый, башым авырта. <...> Мин чаңгы шуарга яратам. <...>
| Спорт төрләре, салкын тия, башым әйләнә, сызлый, күз табибы, теш табибы.
| Без Татарстанда яшибез (9 сәг.)
| Татарстанның табигате: елга-лар, үсемлекләр, җәнлекләрнең исемнәрен әйтә белү.
Сабантуйдагы милли уеннарны әйтә, Сабантуйга афиша яза белү.
| Татарстан – зур, бай республика. Татарстанда зур елгалар, ... .
Сабантуйда ат чабышы, ... . <...>
| Чулман, Агыйдел, Зәй, Ык, озынлыгы, киңлеге, бодай, арыш, карабодай, борчак, чөгендер, көнбагыш, тары, бәхәсләшә, кебек, ризык, татарча көрәш, капчык белән сугышу, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү.
| Светофор – минем дустым (4 сәг.)
| Юл йөрү кагыйдәләрен сөйли белү.
| Юл янында уйнарга, ... ярамый. Кызыл ут яна, ашыкма. Юлда йөгерергә ярамый.
| Җәяүле, уң як, сул як, урам аша, ашыга, тукталыш, юл бирә.
| |
|
|