Главная страница

Авылым тарихында Бөек


Скачать 54.85 Kb.
НазваниеАвылым тарихында Бөек
Дата22.04.2016
Размер54.85 Kb.
ТипСочинение


МБГБУ "Казанбаш төп мәктәбе"



Сочинение

Тема : Авылым тарихында Бөек

Ватан сугышы чагылышы
Башкарды Ганиева Алидә Илфир кызы

Җитәкче Габдрахманова Луиза Минһаҗ кызы

2012

План

1.Бөек Ватан сугышы – бар халык фаҗигасе.

2.Авылдашым Мәкъсүд Сәгъдиев истәлекләреннән.

3.Яшь буынга теләкләр.

4.Сугыш афәте кабатланмасын.

5. Сугышта һәлак булучыларны һәм хәбәрсез югалганнарны онытмыйк.

Һәйкәл булып баса җиңүчеләр,

Һәйкәл булып баса батырлар.

Ә батырлар ике тапкыр үлми,

Җирдә алар мәңге балкырлар.

Тарихта тиң булмаган Бөек Ватан сугышы 1418 көн һәм төн дәвам итте. Илебез халыклары дошманга каршы бердәм күтәрелделәр. Тик ике юл бар: я – үлем, я – җиңү!

Безнең Казанбаш авылыннан да Бөек Ватан сугышына авылыбызның иң батыр, кыю, эшчән 227 ир-егете киткән. Аларның күбесенә җиңү көнен күрү, туган авылына, балалары, гаиләсе янына әйләнеп кайту насыйп булмаган. Әйе, җиңү зур корбаннар бәрабәренә килде. Сугыш һәм хезмәт ветераны Сөембикә Вәлиева әйтүе буенча, Татарстанда яшәгән халыкның уннан бере һәлак булган. Ә безнең Казанбаш һәм Көтек авылларыннан сугышта һәлак булучыларга куелган һәйкәлдә 252 исем-фамилия бар. Без бүген дә исән ветераннарның протезлары шыгырдавын, чәчләренә вакытсыз чал кергән аналарның сугыштан кайтмый калган ирләрен, улларын көтеп үксеп-үксеп елауларын ишетәбез. Әле дә фронтовикларның куркыныч төшләр күреп кычкыру-ыңгырашулары ишетелә. Хатынь авылы набатлары яңгырап, безне кабат-кабат кисәтә:

“Сугыш бүтән кабатланмасын!”

Әйе, без барыбыз да сугышның бутән кабатлавын , җирдә тынычлык хакимлек итүен телибез.

Без, укучылар, артта калган шушы вәхшәтле көннәрнең эчтәлеген ныграк аңлау өчен Бөек Ватан сугышында җанын-тәнен биреп фашист илбасарлары белән көрәшкән сугышчылардан, ә хәзерге вакытта ветераннар булып саналган бабаларыбыздан сорашып беләбез. Сугышның ачы хәсрәтләре аларга бик күп кайгы алып килгән һәм алар бу көннәрне искә алганда күз яшьләрсез сөйли алмыйлар. Авылыбызда бары тик ике генә исән ветеран калды. Моннан берничә ел элек, әле исән вакытта шуларның берсе -элеккеге физкультура укытучысы-Сәгъдиев Мәкъсүд абый белән сөйләштем. Ул авыр хәлдә урын өстендә ята, ләкин ул миңа үзенең Бөек Ватан сугышында үткәннәрен сөйләргә берсүзсез ризалашты. Менә аның сугыш истәлекләре:

“1941 елның беренче маена кадәр Куйбышев шәһәрендә элемтә мәктәбендә укыдым, шуңа күрә отсрочка итеп алмый тордылар. 1942 нче елда Арча районы Гөберчәк башлангыч мәктәбендә башлангыч классларда укыткан вакытта сугышка алдылар. Казан военкаматында ике тәүлек тоткач, Мәскәүгә хәрби диңгез флоты экипажына китерделәр. Мәскәүгә Химкин лагерендә тордык. Хәрби әзерлек уздык. Кием, корал бирделәр, сугышырга өйрәттеләр. Өч ай торгач, Ленинград фронтына җибәделәр. Бу вакытта Ленинград чолганышта иде инде. Безне урман эченә алып керделәр, чиста киемнәр белән паек бирделәр. Паек дигәне сохари- киптерелгән икмәк иде. Тормыш юлы Ладога күле аша үтте.

Аерым киемнәр киеп, боз өстеннән чыга башладык. Боз ярылган, боз өстендә су, билгә кадәр чыландык, юеш киемнәр боз булып катты. 30 километрдан артык юл үттек, олыраклар бу хәлгә түзә алмады, туңып-өшеп үлде. Аларны иртән җыеп алып өлгергәннәрдерме, белмәдек. Өстән, як-яктан немецлар ут яудыра. Ладоганы чыккач, землянкага керттеләр, шул юеш кием белән яттык, аяк киемнәре җебеп беткән,төпләре төшеп калган. Ут ягып, өс, аяк киемнәрен киптереп киеп, иртән Ленинградка киттек. “Лесной проспект” дигән урынга килеп урнаштык. Пушкино шәһәреннән 5 км. ераклыкта землянкада яшәдек. Сумканы артиллерия утына тоталар. Өйрәнүләр алып бардык. Снайперлык мәктәбен бетердем. Полк штабы каршындагы автоматчылар группасында идем. Яңа киемнәр биреп, безне сугышка керттеләр. Сукмактан читкә тайпылсаң, сазлык суырып ала. Узколейка аша кердек, төрле-төрле пушкалар безгә керергә мөмкинлек биреп тордылар. Безнең арттан сугыш кирәк-яраклары керде, ә яралыларны алып чыктылар. Безнең бурыч – Синявино биеклеген алу иде. Ул немецлар кулында. Таң алдыннан сугыш башланды. Безнең бурыч – пехотага юл ачу. Бик күп сугышчан иптәшләрне югалту бәрабәренә без бу биеклекне алдык. Минем өлешем дә зур булды. Мин немец снайперын юк иттем, иптәшләргә юл ачтым. Бу эшем өчен мин “За боевые заслуги” медале белән бүләкләндем. Аннан траншеяда сугыш башланды. Мин граната ыргыта идем. Граната шартлап мин яраланганмын. Күп кан югалтып, хәлсезләнеп егылгач, мине санитарлар кыр госпиталенә алып китеп, осколканы алганнар. Ул сөяккә тигән булган.

Башта Ленинград госпиталендә, аннан соң тазару батальонында дәваландым. Сәламәтләнеп чыккач, кече командирлыкка укырга җибәрделәр. Алты ай укыдым. Комиссия килеп тикшерде һәм флотка җибәрде. Кронштадка эләктем. Бер ел корбальдә хезмәт иттем. Расчет командиры идем. Фин заливын саклау, немецларны Ленинградка кертмәү иде безнең бурыч. “Ленкор” да физик тәрбия буенча инструктор булып та эшләдем. Эскадрада гел беренче була идек. 1948 нче елда гына “Ленкор” да хезмәтне тәмамладым. Сугыштан соң 1950 нче елдан 1960 нчы елга кадәр Сеҗе мәктәбендә, ә 1960-1983 нче елларда Казанбаш урта мәктәбендә физкультура укыттым. 1983 нче елдан лаеклы ялда. Бүгенге яшь буынга без күргән афәтләрне күрергә язмасын, ил күге тыныч булсын, тормышның кадерен белеп яшәгез. Тырышып укып ныклы белем алыгыз, илеҗезнең лаеклы гражданнары, чын патриотлар булып үсегез, ” - дип тәмамлады сүзен ветеран сугышчы. Ленинград блокадасы турында без тарих дәреслекләреннән генә укып белсәк, авылдашыбыз бу коточкыч мәхшәрне үз башыннан кичергән, батырлыклар күрсәткән, Ленинградны азат итү өчен кан түккән. Моңа кадәр минем өчен Мәкъсүд абый гап-гади кеше булса, үзе белән сөйләшкәннән соң аңа хөрмәтем тагын да артты.

Менә шундый сугыш елларын үткән Мәкъсүд абый. Ул Казанбаш авылында үзенең тормыш иптәше Суфия апа белән тыныч кына гөрләшеп яшәде. Берсеннән-берсе акыллы өч ул һәм өч кыз тәрбияләп үстереп олы тормышка озатты . Уллары Айрат Диңгез флотында хезмәт итә, капитан дәрәҗәсе алды. Хәзерге көндә Мәкъсүд абый безнең арабызда юк. Ветеран солдат Бөек Җиңүнең 65 еллыгына санаулы гына вакыт калганда вафат булды. Мәкъсүд абый истәлекләре һәрчак минем күңелемдә сакланыр. Сугыш беркайчан да кабатланмасын. Илебез күге һәрчак аяз булсын.

Безнең авылда Бөек Ватан сугышыннан кайта алмаганнарга һәйкәл куелган.Анда 160 солдатның исеме язылган.Күбесенең кайда һәлак булуы билгеле булса да, арада хәбәрсез югалучылары да бар. Соңгы вакытта сугышта үлеп калучы һәм хәбәрсез югалучылар турында мәгълүматлар табу мөмкинлеге ачылды. Хәбәрсез югалган солдатларның язмышына ачыклык кертелә башлады. Мин дә интернет сайтлар ярдәмендә сугышта хәбәрсез югалган берничә авылдашым язмышын ачыклый алдым. Сибгатуллин Габбас 1942 елда хәбәрсез югалган. Туганнары аның турында берни ачыклый алмаган. Мемориал сайтыннан эзләп, мин аның 1941 нче елның октябрь аенда әсирлеккә эләгүен, 1942 нче елның февралендә вафат булуын ачыклый алдым. Гроднода 353 нче шталагта коточкыч авыр шартларда гомере өзелз аның.Нибары 29 яшь була аңа! 3 баласы ятим, хатыны тол кала.

Сугышта һәлак булган һәм хәбәрсез югалганнар язмышына беребез дә битараф булмасак иде, музейларга куяр өчен документлар эзләп, киләчәк буыннырга сугыш чоры фаҗигасен бөтен тулылыгы күрсәтү кирәк. Үткәнне белмәгән халыкның киләчәге юк. Без үзебезнең тарихыбыз белән кызыксынырга, аны өйрәнергә бурычлы. 2012 нче елның Татарстан Республикасында Татарстан президенты указы белән тарихи- мәдәни мирас елы дип игълан ителүе юкка түгел. Совет халкының Бөек Ватан сугышындагы тиңдәшсез батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр!

Таш һәйкәлләр җырлый эчтән генә,

Бухенвальд та җырлый, Хатынь да...

Һәйкал җыры –

Батырлыкка гимн –

Мәхәббәт һәм нәфртәт хакында!

Таш һәйкәлләр балкый тыныч кына,

Өйрәнгәннәр алар тынлыкка.

Һәйкәлләргә килик,

Гөлләр куйыйк!

Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына!